- Главная
- →
- Сценарии мероприятий
- →
- День пожилого человека
- →
- Сценарий праздника, посвященный Дню пожилых
- →
Сценарий праздника, посвященный Дню пожилых
Сценарий праздника, посвященный Дню пожилых, стал ярким мероприятий для Ишимовской начальной школы – детского сада. Это событие наполняет сердца молодежи глубоким уважением к пожилым людям, которые отдали много сил и любви на протяжении своей жизни. Мы пригласили всех старших членов общества на эту встречу, чтобы показать им наше признание и заботу.
В рамках праздника планируются выступления детей, которые представят различные номера, подчеркивающие значимость пожилых людей в нашем обществе. Будут читаться стихи, исполняться песни и танцы, каждый из которых отражает ту безграничную любовь и уважение, которое мы испытываем к нашим родителям и бабушкам с дедушками.
Особое внимание будет уделено поздравлениям, где дети смогут выразить свои чувства и тепло, которое они испытывают в отношении своих близких. Мы уверены, что такие мероприятия играют важную роль в воспитании подрастающего поколения, формируя у них правильные моральные принципы и ценности уважения к старшему поколению.
Праздник включает в себя и игровые моменты, что делает его еще более увлекательным. Дети смогут в интерактивной форме поучаствовать в различных конкурсах и играх, которые помогут создать атмосферу радости и веселья, тем самым сгладив границы между поколениями и сближая всех участников.
Мы верим, что это событие оставит теплые воспоминания в сердцах всех участников и будет чудесным примером единства и взаимоуважения. Не упустите возможность стать частью этого прекрасного праздника, который подчеркивает ценность жизни каждого человека.
МАОУ “Березниковская СОШ им.М.Г.Имашева”
СП “Ишимовская начальная школа – детский сад”
Сценарий праздника,
посвященный Дню пожилых
Воспитатель:
Аптукова Айсылу Наилевна
Ишимово, 2017 г.
Исәнмесез, диеп башлыйк әле
Очрашулар бит шулай башлана.
Исәнмесез, диеп башланса ул
Күңелләрдә ныграк саклана.
Хәерле көн, хөрмәтле өлкәннәребез!
Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла. Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара.
Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Аларны өлкән булган өчен генә түгел, ә әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз булган өчен дә хөрмәт итәбез, яратабыз.
Бүгенге бәйрәм кичәбез сезгә багышлана. Алда яңгыраячак җырларыбыз, матур биюләребез сезнең өчен. Бәйрәм белән сезне!
Бүген сезгә сәлам юллыйбыз без,
Сәлам сезгә безнең буыннан!
Бар дөньяны бүләк итәр идек
Әгәр килсә безнең куллардан!
Шигырь “Әбием килгән”
Бию “Һинд кызлары биюе”
Гомерләре буе хезмәттә кайнаган, кайберләре сугыш һәм сугыштан соңгы авырлыкларны иңнәрендә күтәргән әби-бабаларыбыз картлык көннәрендә зур игътибарга, хөрмәткә лаек.
Рәхмәт сезгә, бу дөньяда куйган хезмәтләрегез, кылган изгелекләрегез өчен. Без, яшьләр, сезнең киңәшләрегездән тайпылмабыз, үрнәк булырга тырышырбыз.
Бию “Яңгыр тамчылары”
Җыр “Көз җитте”
Безнең өчен иң кадерле кешеләр алар безнең әбиләребез. Бүген дә алар безгә җылы оекбашлар, бияләйләр бәйләп, тәмле ашлар пешерәләр, матур гөлләр үстерәләр, үзләренең киңәшләре белән безгә һәрчак ярдәм итеп торалар.
Авырлыкны җиңәр өчен көч кирәк,
Ә кешегә һәрчак җылы сүз кирәк.
Бер назлы сүз мең дарудан көчлерәк.
Назлы сүзгә һәркем мохтаҗ, түз, йөрәк!
Шигырь “Әбиемнең куллары”
Бию “Татар егетләре биюе”
Заман авырлыкларына бирешмичә, әби-бабаларыбыз алдагы тормышка өмет белән карап яшиләр. Пенсияләре зур булмаса да, безгә һәрвакыт ярдәм кулларын сузалар.
-Пенсия акчам – кечкенә,
Җиткерим ничек кенә
Кесәмә салсам, һич тормый-
Чыга бит тишеп кенә.
-Аптырама, оныгың бар,
Тәрбияләрләр үскәчтен,
Бер баегач “Дәү әни! ”-дип
Китерер күчтәнәчен...
Безнең урам әбиләре
Менә шулай сөйләшә.
Сүз уйнатып, бер-берсенә
Шатлыкларын өләшә.
Шигырь “Дәү әнием”
Бию “Курчаклар”
Җыр “Әбием, кадерлем!”
Бию “Гармунчы егетләр”
Шигырь “Рәхмәт, сезгә, өлкәннәр!”
Безнең заман әбиләре
Бар яктан да килгәннәр.
Мондый әбиләргә карап,
Супер әби – диярләр.
Уен уйнап алу: кем тизрәк кәтүкне җыя.
Котлаулар!!! Бүләкләрне тапшыру.
Бию “Яфраклар биюе”
Яшәсен безнең өлкәннәребез
Сәламәт һәм шат булып.
Балаларының, оныкларының
Кадерлеләре булып!
Сезгә булган безнең хөрмәтебез
Урын алсын йөрәк түрендә
Зур бәхетләр, шатлык-куанычлар
Юлдаш булсын сезгә гомергә!
Зур рәхмәт сезгә!