Портфолио воспитателя детского сада
  1. Главная
  2. Занятия с детьми
  3. Мы- будущие нефтяники

Мы- будущие нефтяники

Нуртдинова Фанзия Давзятовна
Нуртдинова Фанзия Давзятовна
DOCX
353
3

В данном документе представлено увлекательное занятие для детей о профессии нефтяника, через которое они смогут познакомиться с уникальной культурой и историей нефтяной индустрии Татарстана. Урок направлен на развитие знаний о том, как добывается нефть, а также о роли нефтяников в нашем обществе.

Дети будут участвовать в ролевых играх и обсуждениях, которые дадут им возможность представить, каких специалистов требуют нефтяная отрасль. Урок включает в себя изучение выгод, которые приносит работа нефтяников, а также предметов, связанных с тематикой, таких как бораулау вышкалары и электриклар.

Занятие организовано в форме интерактивного обучения, где юные нефтьчелы смогут не только получать теоретические знания, но и развивать свои творческие способности через игры, чтение стихов и просмотр видео. Такой подход способствует формированию уважения к труду и родному краю.

Также в рамках занятия предусмотрены практические задания, где дети погружаются в процесс изучения нефти: они разберутся, что такое нефть, и узнают, как важна она для нашей жизни. Занятие заканчивается обсуждением, в котором ученики смогут поделиться своими мыслями о будущем нефтяников и рынке труда в этой индустрии.

Предпросмотр

Без – булачак нефтьчеләр ( Мы- будущие нефтяники)
НУРТДИНОВА ФАНЗИЯ ДАВЗЯТОВНА,
Әлмәт муниципаль районы мәгариф идарәсе В.Д. Шашин исемендәге “Татнефть” ПАҖ “Ямашнефть” НГЧИ прогимназиясенең югары категорияле балаларны татар теленә өйрәтүче тәрбияче
Программа эчтәлеге: Балаларның нефтьчеләр хезмәте турындагы белемнәрен ныгыту. Уенның сюжетын җәелдереп, балаларның иҗади эшчәнлеген үстерү. Үзеңә алган рольне дөрес башкарып чыгу. Ләйсән Кәшфинең «Нефтьче әлифбасы» китабыннан шигырьләр сөйләү. Нефть тармагында эшләүчеләрнең хезмәте белән танышу. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү. Зурлар хезмәтенә ихтирам, туган якның байлыклары белән горурлану хисләре тәрбияләү.
Җиһазлау: Нефть салынган колба, «Нефтьтән нәрсәләр җитештерәләр» дигән плакат, ягулык кулланыла торган машиналар рәсеме, нефть җиһазлары макетлары.
Алдан башкарылган эшләр:

  • Нефтьчеләр хезмәте турында видеязма карау.

  • Балаларның әти-әниләре белән әңгәмәләр үткәрү.

  • Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән Әлмәт нефть институтына экскурсия оештыру.

  • «Нефтьчеләр – безнең горурлыгыбыз», «Нефть – кара алтын», «Татарстан байлыгы – нефть», «Геологлар турында сөйләшәбез» темаларына дәресләр үткәрү.

Лексик доза: нефть, бораулау вышкасы, геолог, бораулаучы, станок-качалка (сиртмә), электрик, оператор.
Тәрбияче: Исәнмесез, хәерле көн! Әйдәгез, балалар, кунакларны үзебез белән таныштырыйк. Безнең эшчәнлегебез мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән үтә.
- Минем исемем Әхмәт. Син кем? Минем исемем Элина. Син кем?
- Гали, сиңа ничә яшь. Миңа җиде яшь. Айгөл, сиңа ничә яшь?
Тәрбияче: - Балалар, сез үскәч кем булырга уйлыйсыз?
1 нче бала - Мин үскәч абый булам,
Аннары бабай булам.
2 нче бала - Ә мин, бабай булгач та,
Гел әйбәт малай булам!
3 нче бала - Мин үзем әни булам!
4 нче бала - Үскәч кем буласымны
Мин әле әйтми торам!
5 нче бала - Мин батыр солдат булам!
6 нчы бала - Ә миңа әни, үскәч
Куша кеше булырга!
7 нче бала Мин шофёр булам.
8 нче бала Шофёр булуы – яхшы,
Табиб та әйбәт,
Ә мин нефтьче булам,
Өйрәтсеннәр генә мине!
9 нчы бала: - Нефтьче? Нинди һөнәр иясе?
Белергә иде шуны!
10 нчы бала: - Җир астында кара алтын
Ясала икән ничек?
11 нче бала: - Нефть ярала, - ди бабам,-
Ерак гасырлар кичеп.
Тәрбияче:
- Нинди генә хезмәт кешеләре юк. Ә хәзер нефтьче хезмәте турында сөйләшик әле.
- Ә нинди профессия соң ул нефтьче?
- Нефтьчеләр нефть таба.
- Ә нефтьне каян алалар соң?
- Нефтьне җир астыннан алалар.
- Вышкалар һәм качалкалар ни өчен кирәк?
- Алар җир астыннан нефть һәм газ чыгару өчен кирәк.
Уен «Нефть табуда кемнәр эшли?» Карточкалар белән эш
Тәрбияче:

  • Монда геолог, нефть табучы оператордан, бораулаучылар, торба линиясе салучылардан, шофёрлардан, лаборантлардан башка эш бармас, ахрысы.

Геолог(компас, керка, рюкзак, планшетник, бау,фонарь, бинокль)
Нефть табучы оператор (бораулау вышкасы, каска, эш бияләе, бәтен җирдә йөри торган машина, станок-качалка (сиртмә, фонарь)
Бораулаучы (бораулау вышкасы, каска, бияләй, рация)
Шофёр (машина йөртүче) (Машина, руль, тәгәрмәч, телефон)
Торба линиясе салучылар (торба, экскаватор,торба салучы машина, торба йөртүче машина)
Лаборант(савытколба, микроскоп, халат,үлчәү,нефть, лаборант җиһазлары)
- Илһам, Кәрим, син геолог булырсың.
Илһам: - Җир катламын өйрәнәм.
Гали: - Мин шофёр булам.
- Ә син нефтьчеләргә ничек булышыр идең?
Тагир: - Мин машинада нефть вышкасы, станок-качалканы, нефтьүткәргеч өчен торбалар, электр җиһазларын алып киләм.
Тәрбияче:
- Әхмәт, син бораулаучы, үз эшең турында сөйлә әле.
- Мин җирдә чокыр(тишек) бораулыйм, шунда торбалар төшерәм.
- Син, Айгөл, нефть табучы оператор. Син нәрсә турында онытмаска тиеш?
Айгөл:- Нефть бары тик торбалардан гына аксын.
Тәрбияче:- Менә бит, балалар, бергә күңелле итеп, бер-беребезгә булышып, нефть табуның серләрен өйрәндек.
Физкультминут «Без җирне бораулыйбыз»
Без җирне бораулыйбыз, бораулыйбыз,
Ә аннары менә шулай, менә шулай
Шулай эшли качалка.
Бию «Без нефть табу серләренә өйрәнәбез» (слайд «Вакыт, алга») Видеофильм «Компания «Татнефть»
Тәҗрибә үткәрү (опыты)
Тәрбияче: - Нефтьне таптык, хәзер тәҗрибәләр ясап карыйк әле.
1. Нефтьнең төсе нинди?
Ак салфеткага пипетка белән нефть тамызабыз.
- Чыннан да куе сыеклык. Әгәр дә колбаны борсак, пыялада эз кала.
- Ә нефть нәрсә соң ул?
- Нефть – кара төстә була.
- Нефть – ул минерал.
- Нефть – ул сыеклык.
- Әйе, балалар, ул чынлап та сыеклык.
- Иснәп карасак, исе нинди булыр икән?
- Иснәп карасак, аның зәһәр исе бар.
Слайд «Нефтьтән нәрсәләр ясыйлар?»
Машиналар өчен – бензин; самолётларга – керосин; тракторларга – солярка кирәк. Мазуттан төрле майлар ясыйлар – соляр мае, машина мае. Шулай ук гудрон ясыйлар, аны түбә япканда кулланалар. Әле тагын вазелин, парафин, пластмасс, синтетик каучук һәм башка әйберләр ясыйлар.
- Нефтьне нинди һөнәр ияләре таба?
- Нефтьне – нефтьчеләр таба.
- Әйе, ә нефтьне табу, җитештерү өчен бик тату бердәм геологлар, бораулаучылар, торба линиясе үткәрүчеләр, слесарь-ремонтчылар, лаборантлар эшлиләр.
- Балалар, нефтьчеләргә багышлап бик күп шигырьләр һәм җырлар язганнар. Хәзер без шуларны тыңлап китәрбез.
Кара алтын яктысы
Ләйсән Кәшфи
Минем әтием нефтьче, (Диляра)
Җирдән алтын таба ул.
Кара алтын торбаларда
Елга булып ага ул.
Кечкенә генә булсак та, (Ахмат)
Аңлап торабыз аны.
Кара алтын яктырта бит
Безнең шушы дөньяны.
Бораулаучы бабам (Дина)
Ләйсән Кәшфи
Бораулаучы булган бабам,
Нефтьче – ветеран ул.
Хатирәләрен яңартып,
Уйланып утыра ул.
Чакрым-чакрым тау токымын
Кимергәндә бораулар,
Аптырап торган йолызлар,
Зыңгырдап торган таулар.
Нефть фонтаннары белән
Коенган чаклар булган.
Зарлана белмәгән алар
Аяк алгысыз юлдан.
Җил-давылга, кар-буранга
Сер бирми тир түккәннәр.
Бүгенге матур тормышка
Сукмак салган түккәннә
- Сез бәхетле балалар, -дип,
Аркадан сөя бабам.
Офыкта вышкалар күрсә,
Уйлана үзе һаман.
Нефть ничек ясала?
Ләйсән Кәшфи
- Җир астында кара алтын (Айгөл)
Ясала микән ничек?
- Нефть ярала, - ди бабам,-
Ерак гасырлар кичеп.
Динозаврлар, мамонтлар
Миллион еллар элек,
Катламнар астында калган,
Туфрак булган тереклек.
Үсемлекләр дөньясы да,
Черемә хасил иткән.
Шул органик калдыклардан
Нефть ясала икән.
Чал тарихның мирасы ул,
Хәзинәсе ул – нефть.
Карыйк без кара алтынга
Изге бер нәрсә итеп.
Нефть маен язалар.
Ләйсән Кәшфи
Олы-олы мичкәләр бар (Юля)
Шәһәрнең аръягында.
Их, менеп карыйсы килә
Шуларга кайчагында.
Резервуар паркы диләр
Шул мичкәләр мәйданын.
Аералар икән монда
Газ, нефть, су катламын.
Нефть хәзерләү цехында,
Табып хәйләсен – җаен,
Тондыралар, кудырталар,
«Язалар нефть маен».
Нефть табу хәйләсе.
Ләйсән Кәшфи
Катлам басымын саклауда (Арина)
Эшли бит минем әти,
Нинди цех искәнен аның
Белмисездер дә бәлки?
Тирән катламдагы нефть,
Атмый хәзер фонтанлап.
Нефть судан җиңел бит ул,
Эшлиләр шуны аңлап.
Су кудыргыч скважиналар
Катламга су тутыра.
Нефть өскә калкып чыга,
Ә су төшеп утыра.
Катлам басымын саклыйлар,
ЦППД цехында.
Нефтьне чыгару әмәле,
Хәйләсе нәкъ шушында.
Әти-әниләр нефть табалар,
Аларны күреп үсә балалар.
Безнең буынга якты киләчәк
Тагын да зуррак эшләр бирәчәк.
Тәрбияче:
- Нефтьче булу өчен мәктәптә тырышып укырга, ә аннары укуны институтта дәвам итәргә кирәк. Күп кешеләр гомер буе нефтьче булып эшлиләр, аннары аларның балалары, оныклары бу һөнәрне дәвам итәләр.
- Нинди данлыклы танылган нефтьчеләрне беләсез? (Шашин, Белоглазов, Мухаметзянов, Галиев)
- Рәхмәт, балалар, шуның белән уен-дәресебез тәмам.
- Сау булыгыз.
Нуртдинова Фанзия Давзятовна 8 (917) 912-55-15
E-mail: nurtdinova.fanziya@mail.ru
Литература:
1) «Бәйрәмнәр бәйләме». Казан. «Мәгариф» нәшрияты. 2005
2) Ләйсән Кәшфи «Безнең шәһәр паркында», «Нефтьче әлифбасы» 2006
3)«Балачак аланы», Казан РИЦ нәшрияты, 2011