Мастер-класс по витражному искусству
Витражное искусство – это захватывающее направление, которое объединяет в себе красоту и творческое самовыражение. Мастер-класс, посвященный этой теме, поможет участникам не только узнать о технологии создания витражей, но и самостоятельно погрузиться в процесс. Сначала участники познакомятся с историей витража, его корнями, уходящими в древние культуры, а также с современными методами его освоения.
На занятии вы получите четкое представление о том, какие материалы необходимы для работы: от цветного стекла до различных лаковых и красочных покрытий. Основное внимание будет уделено техникам, позволяющим создавать удивительные рисунки, превращающие стеклянные поверхности в настоящие произведения искусства. Всех ждет практическая часть, где каждый сможет выразить свою индивидуальность, создавая уникальные витражи, выбранные по своему вкусу.
Кроме эстетического момента, витражное искусство развивает усидчивость, внимание к деталям и творческое мышление. Участники научатся не только основам работы со стеклом, но и тому, как воплощать свои идеи в реальность, что является важным аспектом любой художественной деятельности. Будет возможность задать вопросы, обсудить интересующие моменты и получить поддержку на каждом этапе создания витражного шедевра.
Эстетика витража выражается в гармонии цветов и форм, и каждый, кто примет участие в нашем мастер-классе, сможет оценить, как много радости приносит создание такого рода искусства. Мы рады пригласить всех, кто готов открыть для себя мир витражей, узнать все тонкости этой увлекательной работы и в итоге создать нечто совершенно уникальное!
Витраж сәнгате
мастер-класс эшкәртмәсе
Тәрбияче:Галиева Альфинур Минхафиз кызы
Тема: Витраж сәнгате
Максат:
Пыялага рәсем ясау турында турында технологик аңлатма бирү ;
Пыялага рәсем ясау ысуллары белән таныштыру;
Пыялага рәсем ясау ысулы белән материаллар әзерләү;
Эстетик һәм иҗади сәнгать әйберләрен ясауга кызыксыну уяту.
Бурычлар.
Алган белемнәрне тәҗрибәдә куллана белү;
Шәхесне иҗади эшчәнлеккә, мөстәкыйллеккә , профессиональ осталыкка омтылдыру.
Эшчәнлекнең үткәрү алымы :
Эшләү тәртибен күрсәтү, куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен искә төшерү, технологик карта һәм схемасын аңлату.
Җиһазлау:
Үрнәк эшләрдән ясалган күргәзмә;
Эш коралллары һәм җайланмалар, материаллар үрнәге;
Уңайлы эш урыны;
Индивидуаль материаллар.
Кирәкле материаллар.
Витраж ясау өчен материаллар:
Рәсемле кәгазьләр;
Буяулар;
Кисточкалар;
Карандашлар;
Төрле лаклар, буяулар;
Ялтыравыклар.
Эшчәнлек барышы
1.Оештыру моменты.
-Сәламләшү;
-Эшчәнлекнең максатын һәм бурычларын аңлату.
2.Теоретик өлеш.
1. Яңа материалны аңлату.
а) Витраж турында тарихи мәгълүмат:
Пыялага рәсем ясау бик борынгы заманнардан билгеле. Аны беренче тапкыр Египетта Александр Македонский уйлап тапкан һәм майлы буяулар белән рәсем ясаган. Египетлылар бу эш белән кызыксынып эмаль буяулар белән буйый башлаганнар һәм аларның эшләре Италиягә һәм Сүриягә таралган.
Пыялага буяу техникасы белән бизәү Германиядә XVII гасырда, Россиядә 19-20 гасырда кулланыла башлый. Шул чакта ук өй җиһазларын, идәннәрне, стеналарны бизәгәннәр һәм лак белән каплаганнар. Алар бик матур булып күрен. Бу техника Англиядә XIX гасырда таралган.
б) Пыялага рәсем ясау;
Пыялага рәсем ясау- материалны матурлау, декоратив юл белән икенче төсмер бирү иҗаты, сәнгате. Ул рәсем ясау ысулы белән башкарыла. Нәтиҗәдә бик матур иҗади һәм зәвыклы эш килеп чыгарга тиеш. Аларны сәнгать әсәре дияргә мөмкин. Һәрбер кеше үзенә охшаган рәсемне куллана ала.
в) Витраж буявы:
Витраж белән шөгыльләнер өчен витраж буявы кирәк. Ясалган материаллар предметка ярашырга тиеш. Алар ясалган булып күренергә тиеш түгел.
Витраж буявы белән өй җиһазларын, тартмаларны, шкатулкаларны, тукымаларны, чиләкләрне, лейкаларны һәм башка бик күп әйберләрне матурлап була. Эшләгән әйберләрдәге сурәтләр ясалган кебек булып күренәләр. Аларны кайда кулланырга була?
Фантазиябезгә нигезләнеп, витраж белән барлык әйберләрне диярлек бизәп була:
-гөл савытларын;
вазаларны;
- тәлинкәләрне;
- стаканнарны;
- кухня куналарын (агач, пласмасс).
Иң мөһиме шул: барлык фантазияне, зәвыклыкны эшкә җигеп, төгәл һәм чиста башкарсаң витраж бик матур килеп чыгар. Бу төр кул эшен без мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән өйрәнеп,эшләдек. Балалар бик теләп, мавыгып башкардылар. Үзләренең эш нәтиҗәләрен күреп бик сөенделәр . Гади генә фоторамкалар витраж ысулын кулланып матур төсмер алдылар.
г)Инструктаж белән танышу:
Эш башланыр алдыннан тәрбияче әйткәнне тыңлыйсы;
Парта өстенә клеенка ябасы һәм кирәкле әйберләрне әзерлисе;
Пыяла белән сак кына эш итәсе, яннарын скотч белән әйләндереп алсаң яхшы;
Буяуларның күзгә, борынга, авыз эченә керүеннән сакланырга;
д) Эш өчен кирәкле материаллар:
Витраж ясау өчен обьект.
Төшерер өчен рәсемнәр.
Кисточкалар.
Төрле лаклар һәм буяулар.
Ялтыравыклар.
е) Рәсемне беркетү:
Пыялага рәсем ясау өчен махсус савытлар, пыялалар куллану кирәк. Рәсемтөшерер өчен пыялага куела. Рәсем күренеп тора , аны төшерергә дә уңайлы була.
ж) Буяулар, кисточкалар, контурлар;
Витраж буявын тигез буярга кирәк, соңыннан төзәтеп булмый. Буяу әйбәт кибә .
Кисточкалар: 1см киңлектәге кисточкалар белән буярга мөмкин.
Контурлар . Контурларның нечкә һәм юан башлары бар, кайсы уңайлы шунысы белән эшләргә була.
2. Эшләү технологиясе.
Пөхтә итеп кирәкле рәсемне кисеп алыгыз.
Пыяла чиста һәм коры булырга тиеш.
Кисеп алынган рәсемне пыяла астына куеп карагыз.
Рәсемне саклык белән урнаштырыгыз.
Рәсемне контур белән йөртеп чыгыгыз.
Контур кипкәннән соң рәсемне тиешле төсләргә буягыз.
Иҗади эш өчен берничә фикер.
- Ачык урыннарга ачык төс кертергә.
- Үзеңнең ясау предметына ниндидер эчтәлек бирү.
- Витражны бизәгәндә төрле лаклар кулланып матурлау;
- Пөхтә итеп эшне бетерү.
3 .Практик өлеш.
- Витраж эшен башкару.
- Эш урыннарын тикшереп чыгу.
- Эш технологиясен төгәл үтәү.
-Эшне күзәтү, контрольдә тоту.
4. Йомгаклау өлеше.
Эшчәнлеккә нәтиҗә ясау.