Портфолио воспитателя детского сада
  1. Главная
  2. Занятия с детьми
  3. Җирдәге тормыш: Балаларга туган илне һәм табигатьне тәрбияләү

Җирдәге тормыш: Балаларга туган илне һәм табигатьне тәрбияләү

Шамгунова Элина Мустакимовна
Шамгунова Элина Мустакимовна
PPTX
131
0

«Җирдәге тормыш» проектының төп максаты - балаларда туган ил, туган җир төшенчәләрен ныгыту, туган табигатькә һәм ана теленә мәхәббәт тәрбияләү. Бу өлкәдә балаларны кызыксындыру һәм аларның сүз байлыгын арттыру өчен төрле активлыклар уздырыла. Әлеге проектта, балалар әти-әниләре белән берлектә, туган җирнең байлыгы һәм матурлыгын өйрәнәләр, уникаль табигый көчләргә соклану хисе формалаштырыла. Үзенең туган җирен, аның табигатен һәм халыкны хөрмәт итүне өстен куялар.

Балачакта тудырылган мәхәббәт һәм хөрмәт, аларны олы тормышка алып бара. Проект кысаларында балалар глобусны өйрәнәләр, ж.и., буш тегеләрне тулыландыралар, диңгезләр, океаннар һәм кешенең табигать белән бәйләнеше турында белемнәрен киңәйтәләр. Мәкаль-әйтемнәр ярдәмендә балаларның хис-тойгыларын һәм фикер белдерү сәләтен үстерү, киңәшләр бирмәскә өйрәнү, бер-берсенә игътибарлы булу кебек белемнәр формалаштырыла.

Проект барышында балаларга табигать патшабикәсе белән сюрприз мизгелләре дә тәкъдим ителә. Ул балаларга табигый көчләр белән бәйле уеннар куя, шунымен бергә, табигатьне саклау һәм аның байлыгын кадерләү кирәклеген аңлата. “Минем дусларым” уены, шигырьләр һәм җырлар аша, балаларның бәхет һәм шатлыкка чуму хисе тудырыла. Әлеге чаралар ярдәмендә, баланың шәхси үсеше һәм туган илгә олан кадерен белүе максат итеп куелган.

Мәкаләләр һәм шигырьләр аша, «Җирдәге тормыш» проекты, балаларны туган җир, аны саклау һәм аны ярату кебек мәсьәләләр турында уйландыра. Марат картасы, глобус һәм табигый көчләрне өйрәнү, бәйләнешләр һәм табигать белән килешеп яшәү, киләчәктә экологик аң хезмәткәрләре формалаштыру юнәлешендә ярдәм итәчәк.

Предпросмотр

«Җирдәге тормыш”
Максат: Балаларда туган ил, туган җир,(төшенчәсен ныгыту), туган табигать, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү. Туган җирнең зурлыгына, байлыгына соклану, ул байлыкка кайгыртучанлык, сак караш тәрбияләү.
1.Җир шары макеты һәм андагы 4 табигый көч турында белемнәрен ныгыту. 2.Кошларга-һава, балыкларга-су, кешеләргә бөтен җир кирәк дигән   мәкальнең асылын аңлауларына ирешү.                                                                      
 3.Сүз байлыгын үстерү һәм активлаштыру.
Сүзлек: глобус, җир шары макеты, табигый көче, сулыклар, шарлавык.
Җиһазлау: глобус, 4 табигый көче төшкән рәсемнәр һәм карточкалар, оригаммидан ясалган җәнлекләр.
                                               ШӨГЫЛЬ БАРЫШЫ:
Балалар һәм әти-әниләр залга керәләр (“Туган ил” көй уйный)
1.Әти-әниләр утыралар. Балалар ярым түгәрәк ясап басалар .
Тәрбияче: Туган ил ул – алтын арышлар
                     Туган ил ул – зифа камышлар
1 бала: Туган ил ул – иркен болыннар
               Болыннарда нәни колыннар
2 бала: Туган ил ул – зәңгәр диңгезләр
               Туган туфрак, үскән нигезләр
3 бала: Туган илдә барыбыз бертуган
               Бик кадерле безгә ул шуңа
4бала: Туган ил ул була бер генә
             Туган җирнең кадерен бел генә
2. Шигырь буенча әңгәмә үткәрелә:
Тәрбияче: Балалар бу шигырьдә нәрсә турында сөйләнә?
Балалар: Бу шигырьдә Туган ил, туган җир турында әйтелә.
Тәрбияче: Язучы Туган илне нәрсәләргә тиңли, нәрсәләр белән чагыштыра?
(Балаларның җаваплары)
3.Туп белән уен “мәкәльне дәвам ит”
-  “Үз илем – алтын бишек”
-  “Иленнән аерылган, канаты каерылган”
-  “Туган илем – туган өем”
-  “Илсез кеше – телсез сандугач”
-  “Балыкка-су, кояшка-һава, кешегә туган иле кирәк”
-  “Җире байның иле бай”
-  “Оясыз сандугач сайрамый”
4. Тәрбияче кулында глобус:
- Балалар минем кулымда нәрсә?
- Бу глобус, җир шары макеты.
- Җир шары нинди төстә? (җаваплар)
- Җир шарында нинди төс күбрәк?(җаваплар)
- Зәңгәр төс нәрсәне аңлата?(җаваплар)
- Ә сез нинди сулыклар беләсез?( диңгезләр, океаннар, чишмәләр, буалар, шарлавыклар, күлләр)
- Диңгездә су нинди?(тозлы)
- Ә елгада нинди?(төче)
Тәрбияче балаларга глобустан диңгезләр, океаннар, елгалар күрсәтә.
- Глобуста көрән төс нәрсәне аңлата?( коры җирне)
- Коры җиргә нәрсәләр керә?(таулар, чокырлар, тигезлекләр, далалар)
5.Тәрбияче балаларны 4 табигый көче төшкән рәсемнәр янына алып килә.
- Балалар сез менә шушы куренештә 4 табигый көч – су, коры җир, ут һәм һаваны күрсәтегез әле.
- Ә хәзер балалар без сезнең белән “ Үз төркемеңне тап” дигән уен уйнап алабыз.
Өстәлдә карточкалар җыелмасы. Бер кадәр ара калдырып 4 өстәлгә 4 табигый көч төшкән рәсемнәр куела. Бала карточкаларны тиешле табигый көченә куя.(“ Миндә диңгез рәсеме, мин аны су табигый көченә куям.)
6. Сюрприз моменты.
Ишек шакыйлар һәм музыка астынада Табигать патшабикәсе керә.
-“ Исәнмесез,  кадерле балалар. Минем дусларым. Күчмә кошлар сезнең җирне яратуыгыз, табигать турында күп белүегез турында сөйләделәр. Минем дә бер мөрәҗәгатемне тыңлавызны һәм эшләвегезне сорар идем. Тартмада яши торган җәнлекләр үз урыннарын таба алмыйлар. Аларның һәрбесен үз табигый көчләренә урнаштырсагыз, мин бик шат булыр идем. Әгәр дә бу эшне җиңеп чыга алсагыз, сезне минем бүләгем көтә.”
7. Яңа материал белән танышу. Балалар тартмадан җәнлекләрне алып һәрберсен үз табигый көчләренә урнаштыралар.
Уенның кагыйдәсе:
1.Һәрбер бала җәнлек фигурасына үзе урын табарга тиеш.
2.Сөйләшмәскә һәм киңәшләр бирмәскә.
(Биремнән соң әңгәмә үткәрү)
-Нинди табигый көчтә бернинди дә яшәү юк? (ут)
-Кеше кайда яши? (җирдә)
-Нинди хайваннар кеше янына якынрак урнашалар? (йорт хайваннары)
-Ни өчен? (чөнки алар ашарларына үзләре табып әзерли алмыйлар)
-Нинди хайваннар киресенчә кешедән качалар? (кыргый хайваннар)
-Җирдәге тормыш өчен кем җавап бирә? (кеше, кешенең генә бик зур мөмкинчелекләре бар)
8. Яңа материалны ныгыту (балаларга күренешне күрсәтеп)
-Димәк балалар балыкларга яшәр өчен – су, кошларга – һава, ә кешеләргә яшәр өчен бөтен җир кирәк икән. Кешеләргә табигать барысында бирә: яктылык та, җылылык та, ут та, төрле казылма байлыклары, суны, төрле төзү материалларын да бирә. Ләкин кеше бу табигый көчләрдән усал ниятләр белән файдаланмаска тиеш. Ул җирне сакларга, табигать көчләре белән узара тынычлык, тигезлек булдырырга тиеш.
- Менә балалар без Табигать патшабикәсенең биремен дөрес итеп эшләдек. Ул безгә нинди бүләк калдырды икән.(тартмадан кечкенә капчык һәм язу ала.)
“Балалар бу кечкенә капчыкта чәчәк орлыклары. Сез аны үзегезнең мәйданчыгыгызга утыртыгыз һәм аларны тәрбияләгез, алар үзләренең матур чәчәкләре, чәчәкләрдән килгән хуш исләре белән сезне шатландырып торсыннар. Сезнең хезмәтегезгә, үзегезнең сәламәт булуыгызга, мәйданчыктагы матур чәчәкләргә, кошлар тавышына мин бик сокланырмын һәм сезгә рәхмәт укып башын иярмен.  Җир анагыз.”
-Балалар, әйдәгез без дә Җир анага рәхмәт әйтеп, аңа теләкләр теләп әниләр белән бергә ясаган открыткаларны тынычлык күгәрчен аша Җир анага җибәрик.(балалар теләкләр телиләр).
Җыр: “Яшә син, Туган илем.”
Әйдәгез әле балалар кәгазьгә эз ясап, шуларны кисик (балалар эшлиләр, соңыннан балалардан эшләгән эшләрен әйттерү).
Балалар: -Мин агач утырттым.
 -Мин әти белән бергә җир казыдым һ. б.
Тәрбияче:Балалар! Исегездә тотыгыз, сез нинди генә эш эшләсәгез дә җирдә аның эзе кала. Сез аны күрмәсәгез дә, Җир ана яхшы күрә һәм хәтерли. Җирдә нинди генә эз калдырсагыз да, ул эз җир өчен файдалы эз булырга тиеш.
Җыр: “Кояшлы ил.”