Портфолио воспитателя детского сада
  1. Главная
  2. Занятия с детьми
  3. Әбиемнең күңел сандыгы

Әбиемнең күңел сандыгы

Галиуллина Нурзия Шамиловна
Галиуллина Нурзия Шамиловна
DOCX
192
0

«Әбиемнең күңел сандыгы» проектында без татар халык бизәкләрен өйрәнәбез. Әбием Миңсылуның зәһәрлеген, иҗат дөньясын ачыклап, милли традицияләрнең матурлыгын сезгә җиткерәчәкбез. Проектның максаты – балаларда милли киемнәргә һәм бизәкләргә мәхәббәт тәрбияли. Әбиемнең сандыгы безгә милли гореф-гадәтләребезне, сәнгать мәгънәләрен һәм тарихын аңларга ярдәм итә.

Балалар белән Миңсылу әбигә кунакка барып, аның секретларын белүчеләрнең берсе булачакбыз. Милли киемнәрдән бизәкләр төшеп, чиккән, суккан әйберләр ясарга өйрәнәбез. Проект кысаларында без трафаретлар ярдәмендә матур бизәкләр ясау, кәгазьне бөкләү кебек кызыклы чаралар үткәрәбез.

«Әбиемнең күңел сандыгы» проектында һәр бала үзе өчен уникаль, милли бизәкләр белән бизәлгән читекләр ясарга өйрәнә. Әбекәйнең дә кул эшләре аша без татар иҗатын, тарихын, мәдәниятен яңадан тергезәбез. Проект махсус материаллар белән: төсле кәгазьләр, кайчы, карандаш, салфеткалар белән үтәлә.

Әбиемнең өйе безне татар халкының мәдәнияте, кеше хезмәте һәм иҗатын яхшырак аңларга, югарыга күтәрергә чакыра. Сандыктагы һәр әйбер хәтәр хикмәтләр, хәтерланган мизгелләр һәм татар мәдәниятенең байлыгы турында сөйли.

Шулай ук, проект барышында балалар үзләренең иҗатларын куркынычсыз урыннарда урнаштыра алалар. Проект азагында әбием Миңсулу безгә яраткан читекләребезне бәяләп, киләчәктә шушы матурлыкны сакларга вәгъдә итәчәк.

Предпросмотр

Әбиемнең күңел сандыгы.
Максат: Татар халык бизәкләрен кулланып читек бизәргә өйрәтү.
Бурычлар:Трафаретлар ярдәмендә бизәкләр төшерү, кайчы белән кисеп алып ябыштыру. Кәгазьне икегә бөкләп бер үк детальләрне җайлы ысул белән кисә белергә өйрәтү. Татар милләтенә аның милли киемнәренә , байлыкларына гореф- гадәтләренә мәхәббәт тәрбияләү,балаларда милли тойгылар уяту, халкыбызның җәүхәрләрен аларның нечкә күңелләренә җиткерү.Татар халык бизәкләренә соклану хисләре тәрбияләү, матурлыкны күрә һәм саклый белергә күнектерү.
Эшчәнлекнең эчтәлеге:

  1. Миңсылу әбигә кунакка бару.

а)Милли киемнәрне искә төшерү.
2.Милли бизәк төрләрен искә төшерү.
б) Трафаретлар ярдәмендә бизәкләр төшерү.
в)Читек бизәү алымнарын искәртү.
Кулланма материаллар: өлгеләр ( хәр балага), төсле кәгазьләр, кайчы, карандаш, салфетка, пумалалар,кәгазьдән киселгән читекләр.
Эшчәнлек барышы:
-Балалар карагыз әле нәрсә бу?
-Төенчек.
-Нинди төенчек икән бу, чишеп карыйк әле.Нәрсәләр бар төенчектә?
-Татар милли бизәкләре.
-Өлгеләр.
-Балалар сез монда нинди билгеләр күрәсез?
-Ләлә чәчәге.
-Дәлия чәчәге.
Кыңгырау чәчәге.
-Сырлы яфрак.
-Балалар , ә монда нәрсә?(Хат күрсәтәм)
-Хат.
Ачып укып карыйк әле.
Кадерле балалар! Төенчектәге өлгеләр гади өлгеләр түгел, хикмәтле өлгеләр.Бу өлгеләрне ничек, кая кулланып булуын белергә теләсәгез, минем янга,йортыма кунакка килегез.Сезне көтеп калучы Миңсылу әбиегез.
-Балалар Миңсылу әбигә кунакка барабызмы.
-Барабыз.
-Сез кунакка йөререргә яратасызмы соң.
-Әйе яратабыз.
-Ә сез кунакта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен беләсезме соң. Әйдәгез әйтеп карагыз әле.
-Тәртипле булырга.
-Кычкырып сөйләшергә ярамый.
-Олылар сүзен бүлдерергә ярамый.
-Шаярырга ярамый.
Әбинең ишеген шакыйм.
Әби чыга.
Кем бар анда.
-Бу без Миңсылу әби.
-Исәнме Әбекәй. Без синең чакыруың буенча килдек.
Әби: - Әйдәгез балалар керегез түрдән узыгыз.
Миңсылу әби, авырмыйсыңмы, ни хәлләрдә яшәп ятасың.
-Аллага шөкер, балаларым,таза- сау гына яшәп ятам.
-Менә әби безнең кечкенә генә күчтәнәчебез бар иде.
-Рәхмәт , рәхмәт балалар.
-Балалар карагыз әле, нинди матур әбиебезнең өе.
-Сезгә әбинең өе охшыймы.
-Әйе бик матур әбинең өе.Бигрәк матур әбинең челтәр-челтәр ак пәрдәләре. Бу хезтәтләр барда кулдан башкарылган, шуңа күрә барысыда нәфис, бизәкләре төгәл итеп чигелгән.
-Миңсылу әби , сезнең өегездәге бу әйберләрне : мендәр тышлары, эскәтерләр, сөлгеләр, идәнгә җәелгән палас боларны каян алдыгыз.
Әби: Күбесе әнием, әбиемнең бүләге.Үзем дә кул эшләремне яратам. Яшь чагымда чиккән , суккан әйберләр инде болар.
Миңсылу әби сезнең өегез бик зәвыклы итеп киендерелгән, сезнең кигән киемнәрегездән җылылык бөркелеп тора.
Әби: И,балалар без яшь чакта кызлар җыелып чигү чигә идек.Карагыз әле никадәр хезмәт , күңел җылысы салынган бу бизәкләргә.
Балалар монда якынырак килегез әле.(Сандыкны ачып күрсәтә).Милли байлыгым сандыгым бар. Шунда барлык зиннәтле, үзем өчен кадерле әйберләремне ядькәр итеп саклыйм.Бәлки ул сезгә серен сөйләп бирер.
Әбиебез сандыгында
Сакланмый ниләр генә.
Әйдәгез сорыйк үзеннән
Ачып күрсәтсен безгә.
Әби сандыгыннан милли киемнәр алып күрсәтә.
Чиккән куляулык,сөлге,алъяпкыч, түбәтәй, калфак,чулпы, йөзек ала. Менә бу сөлгеләр- Казан сөлгеләре. Әбиләребез үзе тукып эшләгән, кайсы гына егетнең иңенә ятмаганда ,нинди генә батырларга бүләк булмаган бу сөлгеләр.Әби сандыгыннан алъяпкыч ала. Әбез алъяпкыч турында шигырь дә беләбез.
Алъяпкычның бизәге
Нурлар сибә үзеңә
Чәчәк тоткан һәрбер кием
Килешәдер үзеңә.
Татар кызлары канатлы аъляпкычлар ябып йөргәннәр, чиккән алъяпкыч зифа буйлы кызларга бигрәктә килешеп тора.
Ә монысы бабагызныкы (түбәтәй күрсәтә).
Балкып тора түбәтәйләр
Энҗе бөртекләр белән
Алар монда килгән гүя.
Чын әкият иленнән.
Менә бу түбәтәй энҗе , сәйләннәр белән чигелгән.Түбәтәй тегә һәм чигә торган кеше алтын куллы оста саналган.Хәзер дә түбәтәйләрне яратып кияләр.
Ә бу калфакны мин бәйрәмнәрдә генә кия идем.
Бер бала калфак турында шигырь сөйли.
Бәрхетләрдән тегелгән
Ука белән чигелгән.
Нәркышләре көмешләргә
Алтыннарга күмелгән.
Бу калфак энҗе, сәйләннәр белән чигелгән.Калфак чигү һәм тегү өчен бик зур осталык кирәк.
Сандык төбеннән чулпылар алып күрсәтә.Менә бу чулпылар , яшь чагымда тагып йөргән чулпылар. Элек кызлар чәчләрен толымлап чулпылар белән үреп йөртәләр иде.
Менә бизәкле читегем. Читекләр һәрвакыт яхшы күннән тегелгән, ачык бизәкләр,төсле җепләр белән чигелгән. Бу бизәкле читекләрне бәйрәмнәрдә генә киеп йөрдек. Ә көндә бизәксез читекләр киеп йөрибез.
Балалар менә үземнең матур читекләрем бар да,менә оныгыма да шундый матур бизәкле ,каюлы читекләр киертәсем килә иде. Балалар сез миңа ярдәм итә алмассызмы?.
Ярар әбекәй, безнең балалар бик осталар, булышырбыз.Кушкан вәгъдәне үтәрбез.
-Хәзер инде балалар үзебезнең остахәнәгә барыйкта читекләребезне бизик.
Балалар барыбызда матур итеп утырыйк.(бизәлгән читекне карау).
-Балалар бу читекне бизәүдә нинди бизәкләр кулланганнар.
-Татар милли бизәкләре.
-Ләлә чәчәге.
-Дәлия чәчәге.
-Сырлы яфрак.
-Кыңгырау чәчәге.
-Балалар бездә үзебезнең читекләрне шул бизәкләр белән бизәрбез. Иң беренче читеккә нинди бизәк төшерәбез, шуны сайларга кирәк. Хәзер бизәкләр төшереп кисәргә өйрәтәм.
иң элек кирәкле төсне сайлап алам. Үрнәкне төшерү өчен кәгазьне ике яклап куябыз һәм карандаш алып төшерәбез.Төсле кәгазьне яхшылап тотабыз һәм кисеп алабыз.Ике бизәк чыкты.Иң беренче үрнәк буенча бизәкләрне кисеп алабыз.Соңыннан ябыштырабыз.Балалар салмак көй астында бизәкләрдән файдаланып читек бизиләр.
Менә балалар без сезнең белән нинди матур читекләр бизәдек.Бер бала иң матур читекне сайлап ала ,ни өчен үзенә охшаганын сөйли. Балаларның эшләре молбертка урнаштырыла.
-Миңсылу әби сез безнең эшләрне кабул итеп ала аласызмы.
Әби: Рәхмәт балакайларым. Оныгым бу читекләрне күргәч куаныр инде. Сез милли бизәкләрне истә тотасыз икән.Болай булгач,мирасыбыз,гореф-гадәтләребез югалмас.
Безнең балаларыбыз киләчәктә шушы матур бизәкләрне төшереп алъяпкычлар,куляулыклар,калфаклар чигерләр, ул матур киемнәрне көнкүрештә кулланырлар дип ышанабыз.