Портфолио воспитателя детского сада
  1. Главная
  2. Осень
  3. Осенний праздник в Шугуровском детском саду «Солнышко»

Осенний праздник в Шугуровском детском саду «Солнышко»

Кашипова Рамиля Наилевна
Кашипова Рамиля Наилевна
DOCX
345
6

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шугуровский детский сад «Солнышко» готовится к замечательному осеннему празднику, который называется «В корзине сказка». Это событие станет ярким моментом в жизни маленьких воспитанников, и в нем примут участие дети из 1 младшей группы.

Праздник пройдет в теплой и дружелюбной атмосфере, где каждая деталь будет пронизана любовью к осени и её дарам. Подготовила мероприятие воспитатель по обучению татарскому и родному языкам, Кашипова Рамиля Наилевна, которая создала неповторимое представление для детей, наполненное весельем и обучением.

Во время праздника ребята не только смогут насладиться красивыми осенними песнями и танцами, но и будут принимать участие в играх и конкурсиях, которые помогут развивать их творческие способности и взаимодействие. Каждый из малышей почувствует себя частью сказки, где природа и осень становятся основными героями.

Программа включает различные активности, такие как чтение стихотворений о природе, веселые игры с листьями и осенними фруктами, где дети смогут проявить себя. В конце праздника все участники получат сладкие угощения и подарки, что сделает этот день незабываемым для малышей и их родителей.

Предпросмотр


Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение “Шугуровский детский сад“Солнышко”

Осенний праздник: “В корзине сказка”

1 младшая группа


Подготовила:

воспитатель по обучению детей

татарскому и родному языкам

МБДОО “Шугуровский детский

сад Солнышко”

Кашипова Рамиля Наилевна





2015 год октябрь

КӘРЗИНЕМДӘ ӘКИЯТ

(1-нче кечкенәләр төркеме өчен Уңыш бәйрәме)

А.б: Кадерле балалар! Без бүген көз бәйрәмен уздырырга җыелдык. Көзне без бик яратабыз. Ул безгә төрле төсләр, тәмле җиләк-җимешләр, яшелчәләр бүләк итә.  Карагыз әле, тирә-як нинди матур. Бөтен җир кызыл, сары яфраклар белән тулган.

1 бала: Көз килде. Үләннәр

Саргайды, шиңде.

Сап-сары яфраклар

Җиргә сибелде.

2. бала: Сары,сары, сап-сары

Агачның яфраклары.

Җил исә, ява яфрак

Көзнең матур чаклары.

А.б: Яфракларны коя-коя

Бакчабызга килде көз

Алтын, сары яфракларны

Кулыбызга җыйдык без.

А.б: Килә шаулы, алтын матур көзем

Оча яфрак, исә көзге җил.

Табигатең бигрәк сокландыргыч ,

Хуш киләсең, көзем, әйдә, кил!

Әйдәгез әле, балалар, бергәләшеп Көз турында җыр тыңлап алыйк.

ҖЫР “КӨЗ” (балалар урындыкларга утыралар)

А.б: Балалар, мин сезгә бер табышмак әйтәм, тыңлап карагыз әле .

Ул өстенә җәй дә, кыш та

Энәле күлмәк кия.

Шулай да аны әнкәсе

“Йомшагым” диеп сөя.

Нәрсә икән ул? (балалар җавап бирәләр) Менә ул үзе дә безгә кунакка килеп җитте (яфраклар тотып Керпе керә)

Керпе: Исәнмесез, балалар! (исәнләшәләр) Мин сезгә матур көзге яфракларымны алып килдем. Әйдәгез алар белән биеп алыйк.

ЯФРАКЛАР БЕЛӘН БИЮ”

А.б: (яфракларны чәчә)  Балалар, карагыз әле, шаян җил бөтен яфракларны җиргә таратты, әйдәгез аларны җыеп алыйк.

УЕН “ЯФРАК ҖЫЮ”

Керпе: Рәхмәт, балалар, бигрәк матур биедегез. Менә суык көз көннәре дә килеп җитте, мин инде хәзер кышка әзерләнәм. Минем урманда дусларым бар, әйтегез әле миңа,  кайсы дустым кишер ашарга ярата? (куян). Дөрес, ә алма ашарга (аю). Бик дөрес. Сез бигрәк уңган балалар икән. Әйдәгез бер уен уйнап алыйк.

УЕН “КЕМ ҖИТЕЗРӘК” (балалар кәрзиннәргә яшелчәләр, җиләк-җимешләр җыялар.)

Керпе: Булдырдыгыз балалар, ә миңа китәргә вакыт, кышка әзерләнергә. Миңа сезнең белән бик күңелле булды.

А.б: Безгә дә бик күңелле булды, рәхмәт сиңа. Без дә сиңа күчтәнәч әзерләдек (кәрзин белән җиләк-җимешләрне бирә)

Керпе: Рәхмәт сезгә,  сау булыгыз, балалар (чыгып китә)

А.б: Балалар, сез әкиятләр яратасызмы? (әйе) Мин бик матур әкият беләм, тик ул әкият иле ерак, барганда арымассызмы?

Без атлап та барырбыз

Сикереп тә барырбыз

Арып китсәк утырып

Аякларны язарбыз. Шулаймы, балалар? Әйдәгез, поездга утырып барабыз.

КҮНЕГҮ «ПОЕЗД»

А.б: Менә әкият иленә килеп тә җиттек. Яшәгән, ди бер бабай (интерактив тактада бабай күренә). Ул беркөнне шалкан утырткан.. Шалкан үссен өчен аңасу сипкән, яңгыр яуганны теләгән.

Бабай болай дип әйткән:

Яңгыр, яу, яу, яу                                  

Бездә уңыш мул булсын,                                  

Балаларга шалкан уңсын!

(Бармак уены: “Яңгыр ява” )

А.б: Безнең шалканыбыз үсә торсын, әйдәгез шалтыравыкларда уйнап бер ял итеп алыйк.

Шалтыравыклар белән уен” (интерактив тактада бәләкәй шалкан күренә)

А.б: Карагыз әле, балалар, шалканыбыз тишелеп чыкты. Шалканыбыз тизрәк үссен өчен безгә кояшны чакырырга кирәк. Балалар, бәлки сез безгә булышырсыз? Безнең Элана кояш турында шигырь белә .

3 бала: Кояш чык, чык, чык

Тәти кашык бирермен

Майлы ботка бирермен

Тәти кашык базарда

Майлы ботка казанда   (интерактив тактада кояш күренә)

А.б: Балалар, карагыз әле, нинди матур кояш чыкты.Балалар, әйдәгез кояш безнең шалканыбызны тагын да зуррак үстерә торсын, ә без уен уйнап алыйк.

УЕН “КҮРСӘТ ӘЛЕ, ҮСКӘНЕМ” (интерактив тактада зур шалкан күренә)

А.б: Менә шалканыбыз да зур үсте! Рәхмәт сезгә, балалар, сез безгә бик булыштыгыз. Ә хәзер бу әкиятнең дәвамын карыйк. (“Шалкан” әкиятен карау)

Ошадымы сезгә әкият, балалар? (әйе) . Мин сезгә шалкан үстерергә булышканыгыз өчен менә шундый кәрзин белән күчтәнәчләр бирәм.

А.б: Менә, балалар, безнең бәйрәм дә бетте. Хәзер төркемгә кереп күчтәнәчләр ашарбыз (залны тагын бер кабат әйләнеп чыгалар)

РЕПЕРТУАР:  

1.Җыр “Көз”

 2.“Яфраклар биюе”  

3.Уен “Яфрак җыю”

4. Уен “Кем җитезрәк?”  

5.Күнегү “Поезд”  

6.“Шалтыравык белән уен”

 7. Уен: “Күрсәт әле, үскәнем”

АТРИБУТЛАР:  Көзге яфраклар, шалтыравыклар , кишерләр, алмалар, күчтәнәчләр-зур алма,  кәрзин белән җиләк-җимешләр.


3