Портфолио воспитателя детского сада
  1. Главная
  2. Занятия с детьми
  3. Туган тел – милли тәрбиянең нигезе

Туган тел – милли тәрбиянең нигезе

Валиева Гульшат Асхатовна
Валиева Гульшат Асхатовна
DOCX
304
4

Туган тел, милләтебезнең рухи байлыгы, безнең тарихыбызны, гореф-гадәтләребезне, мәдәниятебезне чагылдыра. Ана теле аша тәрбияләнгән бала, үз халкының традицияләрен һәм мораль кануннарын аңлап, милләтенә чын күңелдән ихтирамлы була ала. Балалар бакчасында милли тәрбия бирү, иң әүвәл, балаларга республика, туган як турында мәгълүмат бирүдән башлана. Мәгълүмат алуда балаларны милли хисләр белән таныштырып, горурлану, соклану хисләрен тәрбияләргә кирәк. Бакчада мөһим урын алган эшчәнлекләр арасында, махсус рәвештә оештырылган шөгыльләр, халык тарихын өйрәнү, мәдәни байлык, язучылар һәм сәнгать кешеләре белән танышу тора.

Әдәби һәм мәдәни кыйммәтләрне күрсәтү өчен без төрле интерактив методлар кулланабыз. Кесә, китаплар, мультфильмнар, һәм аудио-видео язмалар балаларның кызыксынуын арттыра. Халык авыз иҗаты, шул исәптән бармак уеннары һәм халык әкиятләре, шөгыльләрдә киң кулланыла. Мәсәлән, бармак уеннары балаларның телләрен ачуда һәм сөйләмнәрен формалаштыруда уникаль урын тота, чөнки алар күңелле, интерактив һәм нәкъ үсеш өчен иң кулай шартлар тудыра.

Балалар белән «Сөмбелә» һәм «Нәүрүз» бәйрәмнәрен үткәрү, татар халкының йолалары, гореф-гадәтләре белән танышу, баланың иҗади сәләтен үстерә. Бу бәйрәмнәрдә балалар татар милли киемнәрендә чыгыш ясап, төрле уеннар уйныйлар, бу исә төркемдә уңай атмосфера тудыра. Без, шулай ук, халык авыз ижатының башка формаларын кулланып, балаларның фикерләү сәләтен, төсле образларны күзаллавын һәм дөньяны киңәйтүләрен стимуллаштыралар.

Туган телнең ихтыяҗын, аның матурлыгын һәм байлыгын аңлату өчен, шөгыльләребездә исемнәр һәм аларның мәгънәләре белән танышу да зур әһәмияткә ия. Без белем алучы балаларның шәхес буларак формалашуында ярдәм итәргә тырышабыз, һәм һәр балага үз исеме белән горурланырга кирәклеген төшендерәбез.

Предпросмотр

Туган тел – рухи байлыгыбыз сандыгына ачкыч ул.  Ана телендә тәрбияләнгән бала гына, үз халкының әхлак кануннарын кабул итеп, милләтенә, аның теленә һәм гореф-гадәтләренә чын мәгънәсендә ихтирамлы була ала.
        Милли тәрбия бирү, халык тарихын өйрәнү, аның мәдәни байлыгы турында күзаллау булдыру, туган теленә, халкына карата соклану, горурлану хисе тәрбияләү, балаларда ул яшәгән республика, шәһәр тарихы турында мәгълүмат бирүдән башлана.   Һәр яктан үсеш алган киләчәк буын кешесе үссен дисәк, барлык тәрбия өлкәләрен дә кулланып, тәрбиягә нигез балалар бакчасындагы нәниләргә юнәлдерелергә тиеш. Безнең «Карлыгач» балалар бакчасында милли хис тәрбияләү түбәндәге юнәлешләрдән чыгып оештырыла:
-балаларга республика, туган як турында мәгълүмат бирү;
-халкыбызның гореф-гадәтләре белән тирәнтен таныштыру;
-әдәби һәм мәдәни байлыгыбыз турында кузаллау булдыру;
-туган телдә сөйләшергә теләк уяту, аны хөрмәт итү;
-төбәктә яшәүче язучылар, сәнгать кешеләре белән танышу;
-милли бәйрәмнәрнең тарихы белән таныштыру, аларда катнашу;
-халыклар, милләтләр арасындагы дуслык төшенчәсе барлыгын җиткерү.
         Безнең төркемдә балаларны милли региональ компонентлар белән таныштыру өчен уңайлы шартлар тудырылган. Төркемдә милли почмагыбыз бар: анда балалар туган төбәгебезне тулырак күзалласын өчен төрле папкалар, күрсәтмә әсбаплар әзерләдек. Мәсәлән, Татарстан һәм Россия дәүләт символлары, туган шәһәребез, башкаладагы истәлекле урыннарның фотографияләре.  Шулай ук Идел буе халыклары: мари, чуаш, удмурт, татар, рус, мордва, башкорт  киемле курчаклар, декоратив-гамәли сәнгать үрнәкләре сурәтләнгән альбомнар,  татар халык әкиятләре, уеннары, балалар матур әдәбияте, аудио һәм видеоязмалар, татарча мультфильмнар бар.
         Балалар белән шөгыльләнү барышында без Рәшит Ягъфәровның “Кәҗә-мәкәрҗә”, Зәки Нури тәрҗемәсендәге “Алтын хәзинә” исемле дөнья халыклары мәкальләре һәм әйтемнәре җыентыгы, М. Ф. Кашапованың “Иң гүзәл тел – туган тел”, “Балалар бакчаларында телдән сөйләмгә өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре”, Г. З. Гарәфиеваның “Сөмбеләне кем белә?”, Р. А. Борһанова, Ф. М. Хисамованың “Татар теле өйрәнә нәниләр”, Г. Х. Измайлованың “Бергәләп тәрбиялибез” һәм башка китапларга таянып эш итәбез.
         Баланың телен ачуда, сөйләмен формалаштыруда бармак уеннары аерым бер урын тота. Әле сөйләм теле ачылмаган бала белән бармак уеннары уйнаганда, сүзләрен өлкәннәр үзләре әйтә бара. Бармак-кул моторикасы үсеше тел ачылуга, сөйләм үсешенә уңай тәэсир ясый. Шуларны искә алып, без халык авыз иҗатыннан алынган бармак уеннарын   кечкенәләр төркеме балалары шөгыльләрендә кулланабыз. Мәсәлән, “Олыга утын ярырга…”, “Бу бармак бабай…”, “Баш бармак бау ишә…” , “Песием, песием, прес!”, “Карга килде казан асты…”. Бармак уеннарын кечкенәләр белән өйрәнү дәресләрне җанландыра, дәресләргә кызыксыну уята, балаларның теле ачылуга ярдәм итә.
 Мәсәлән:
Бу бармак-бабай,
Бу бармак- әби,
Бу бармак-әти,
Бу бармак- әни,
Бу бармак- нәни бәби,
Аның исеме чәнти.
“ Песием, песием”  уены        
( Баланың кул аркасын сыйпап.)
Песи, песи, пес итәр,
Ана песи, сөт эчәр,
Ана песи, сөт эчкәндә
Ата песи күз кысар
Ал дигәндә алмасаң
Лап итәр дә шап итәр!
“Лап итәр” дигәндә сыйпаган теге баланың кулын тартып алып өлгермәсә, тегесе сыйпаучы, монысы сугучы була.
“ Чәбәк-чәбәк” уенын балалар бик теләп уйныйлар.
“Чәп-чәп чәбәкәй” – нәниләр кулларын күтәреп, чәбәклиләр.
кулларыбыз бәләкәй
Ә хәзер тизрәк-тизрәк -  кулларны җиңелче генә тезләргә сугалау
Чәбәклик күңеллерәк.
Нәни балалар үзләрен мактаганны, матур дип әйткәнне бик яраталар һәм аларның бик тиз үсәселәре килә.
Үсәбез уены.
Мин әле бик кечкенә
Миңа бары өч кенә.
Үсә, үсә зур булам
Бик матур малай (кыз) булам
- Балалар алга таба иеләләр,
- Күтәреләләр,
Ике кулның да имән бармакларын бит уртасына куеп башларын чайкыйлар.
        Без балаларны тәрбияләүдә әкият, сынамыш, санамыш, җырлы-биюле, хәрәкәтле уеннарны да киң кулланабыз, татар халкының милли йолалары, гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре, бәйрәмнәрнең тарихы белән таныштырабыз. Бу эшләрне башкаруда безгә әниләребез, дәү әниләребез ярдәмгә килә. Көз көне балалар белән татар халкының яраткан бәйрәме – “Сөмбелә” бәйрәмен, ә яз көне бакчадагы барлык балалар белән бергәләп “Нәүрүз” бәйрәмен уздырдык. Балалар бу бәйрәмдә татар милли киемнәрен киеп төрле уеннар уйнадылар. Мәсәлән, “Капкалы”,   “Күрсәт әле, үскәнем.”, “Кәрия-Зәкәрия”. Төрле бәйрәмнәр уздырганда балалар белән татарча җырлар, шигырьләр өйрәнәбез, әти-әниләр алдында матур итеп чыгыш ясарга тырышабыз.
        Ел әйләнәсе шөгыльләрдә һәм шөгыльдән тыш вакытларда балалар белән эшчәнлек татар халык уеннары, табышмаклар, бишек җырлары, җырлы - биюләр белән үрелеп бара.
       Телнең нечкәлекләрен, тирәнлеген өйрәнүдә табышмакларның әһәмияте искиткеч зур. Сөйләм телен үстерү шөгыльләрендә табышмаклардан файдалану аеруча уңышлы.  Балаларга әзер табышмаклар гына биреп калмыйбыз, ә бәлки алар белән берлектә яңа табышмаклар да уйлап чыгарырга тырышабыз. Бу эш алымы баланың сөйләм телен дә, уйлау сәләтен дә камилләштерә.
        Халык авыз иҗаты әсәрләреннән балаларга иң якын һәм алар ярата торганы – әкиятләр. Халык әкиятләре – сөйләм телен үстерүдә бай материал булып исәпләнә. Төрле милләт халыклары әкиятләре белән танышабыз. Ләкин күпчелек татар халык әкиятләренә тукталабыз. Барлык әкиятләрдә дә җиңеп чыгучы геройларның тапкырлык, зирәклек, акыллылык, уйлап табучанлык сыйфатлары мактала.  Әкиятләрне сөйләм телен үстерү барышында төрлечә кулланабыз. Башта аудиоязмаларда тыңлыйбыз, булганнарын интерактив тактада карыйбыз, сәхнәләштерәбез. Балалар әкиятләрне яхшы үзләштергәч, аерым өзекләрен хәтердән сөйлиләр, шулай ук “Бу нинди әкияттән?” уенын кулланабыз. Мәсәлән, интерактив тактада әкияттән сюжет, өзек куябыз, бала әкиятнең исемен әйтә, өзекне сөйли. Балалар белән әкиятләрне укып яисә сөйләп кенә калмыйбыз, ә сәхнәләштерәбез дә. Безнең төркемдә курчак театрын сәхнәләштерү өчен ширма, курчаклар, өстәл курчак театры өчен курчаклар, маскалар, бармак курчаклар бар. Балалар курчак театрын карарга гына түгел, үзләре дә уйнап күрсәтергә яраталар. Бу әлбәттә аларның сөйләм телен үстерүдә зур булышлык итә.  
          Г.Тукай татар исемнәренең  киләчәге өчен  борчылып,  ”Исемнәребез турында” исемле мәкаләсендә “Исем милли үзенчәлекне, холыкны һәм милли сыйфатны чагылдырырга тиеш, шуңа күрә балаларга милли исемнәр кушарга кирәк”, дип язып калдырган.  Безнең төркемдәге балалар арасында чын милли яңгырашлы исемнәр бик күп: Әдилә, Рамазан, Камил, Сәид, Әмир, Мәликә, Ясминә, Илсөя, Зәмир һәм башкалар. Без  балалар белән  исемнәр, аларның нәрсә аңлатуы турында да сөйләшәбез. Һәрбер балалага үз исемен яратырга, аның мәгънәсен белергә кирәклеген төшендерергә тырышабыз.  
          Без  үз эшебездә кечкенәләр төркеме балалары белән шулай ук юаткычлар эндәшләр, мавыктыргычлар, бишек җырлары кебек халык авыз иҗаты әсәрләре дә кулланабыз. “Әти, әти, әттәти…”, “Карга әйтә кар, кар…”. Эчтәлеге белән алар балаларның төрле хәрәкәтләр ясавын: кул чабу, баш селкетү, аяк басу, яулык болгау, баштан сыйпау һ.б.  күздә тоталар, кечкенә балаларның хәрәкәт итү ихтыяҗына туры килгән бу әсәрләр рифмалашкан авазларны сиземләү, телнең байлыгын һәм матурлыгын тану да тәрбияли.
       Балалар курчаклар белән уйнарга: киендерергә, күтәреп йөрергә, коляскада йоклатырга, юындырырга, ашатырга яраталар. Алар белән бергәләп курчакларны төрешәбез, җырлар җырлап йоклатабыз, үчтеки иттерәбез.  
Курчакны йоклатканда
        1.Әлли-бәлли, бәбкәсе, кая киткән әнкәсе?
         Каенлыкка җиләккә, Гаделенә ( Камиләгә) бүләккә.
         Әлли-бәлли итәр бу, үсеп буйга җитәр бу.
         Үсеп буйга җиткәчтен, ил сакларга китәр бу.
         2.Әлли-бәлли көйләрмен, әкиятләр сөйләрмен,                                                                                      
         Теләкләрне теләрмен, “бәхетле бул” диярмен.
         3.Әлли-бәлли  итәр бу, үсеп буйга җитәр бу,
         Үсеп буйга җиткәчтен мәдрәсәгә китәр бу,
         Мәдрәсәдә белем алып, галим булып китәр бу.
         4.Әлли-бәлли бәү итә, улым (кызым) йокыга китә,
         Улым (кызым) йокыга китә дә әнкәсе дә ял итә.        
           
 Йокыдан уятканда:
Кызым, кызым, тор-тор, йокыңны ку пырр-пырр.
Кояш кая җиткән, көтү кая киткән?
  “Үчти-үчти”   иттергәндә:
1.Үчтеки-үчтеки, үчтеки, үсмәгәнгә кечтеки.
Үсә-үсә зур булыр, бигрәк матур ул (кыз) булыр.
 2.Үчтеки-үчтеки итәр бу, үсеп буйга җитәр бу.
Үтеп барган бар кешегә сәлам биреп китәр бу. 
      Балалар белән урамда уйнаганда, төркемдә уен моментларында такмаклар, әйтенүләр, үртәвечләр, эндәшләр куллану да бик отышлы. Балалар аларны бик теләп кабатлыйлар.  Бу балаларның фикерләү сәләтен үстерүгә, дөньяны күзаллавына, сөйләм телен үстерүгә зур булышлык итә.
Такмаклар.
       Әтәч менгән киртәгә, кикерикүк итәргә, әтәчкә дә хәбәр килгән армиягә китәргә.
Әтәч әйтә, бармыйм, ди, тавык әйтә, калмыйм, ди,  син армиягә китсәң, бер күкәй дә салмыйм, ди.
Әйтенүләр.
1. Тук, тук, тукран, тукылдатып утырам.
Мичтә бәлеш пешәме? Шуны көтеп утырам.
 2. Карга әйтә, карр-карр, мичтә бәлеш бар-бар.
Мичтән бәлеш алыр идем, өйдә кунак бар-бар.
Үртәвечләр.
Бур, бур, бураган, ике тавык урлаган.
Берсен суйган, берсен куйган, аның белән кем туйган.
Эндәшләр.
1. Эт кояшы, кит, кит, безнең кояш, чык, чык! Майлы ботка бирермен, майлы ботка казанда, тәти кашык базарда, әти китте базарга, тәти кашык алырга.
Тәти кашык – мең алтын, кирәкми безгә салкын, кирәкми безгә салкын.
2. Яңгыр, яу, яу, яу, игеннәр дә күп булсын, сыерлар да тук булсын,
    Безгә катык, сөт булсын, тамагыбыз тук булсын, яңгыр, яу, яу, яу!
Гаиләдә, балалар бакчаларында һәм, ниһаять, мәктәпләрдә, билгеле, бигрәк тә нәниләр, кечкенәләр белән, халык тарафыннан иҗат ителгән җырлар, шигырьләр файдаланып, ана, тәрбияче, укытучы туган телнең илаһи аһәңе, теләсә кайчан кулланылырлык мөмкинлекләре дәрьясына иң тәүге сукмак салу кебек изге эш башкаралар.    
Бездә татар, рус милләтеннән балалар тәрбияләнә. Халык нинди милләттән булуына карамастан аларга хөрмәт белән карарга өйрәтәбез, бердәмлек, дуслык хисләре, халкыбыз йолаларына хөрмәт тәрбиялибез .          
Тарихны белү – ул үткән тормыш кына түгел, ә бүгенгесе дә. Үз милләтебезне генә түгел, ә милләтләр, халыклар арасындагы дуслык, тигезлек принцыбын үзләштергәндә генә, бары тик милли хисләр хөрмәт ителгән җирдә генә без яңа буында гуманлы, культуралы, чын мәгънәсендә әхлаклы, милләтенә, халкына хөрмәт белән карый торган кешеләр үсүен күрербез.