Портфолио воспитателя детского сада
  1. Главная
  2. Занятия с детьми
  3. Көзге уңыш бәйрәме

Көзге уңыш бәйрәме

Асадуллина Резида Миннебаевна
Асадуллина Резида Миннебаевна
DOCX
2191
101

Көзге уңыш бәйрәме - табигатьнең саргылт, алтын төсләрне яраткан фасылы. Көзне матур итеп үткәрү өчен, безгә җыелган табигый байлыклар, кырау һәм игеннәр тәкъдим итә. Һәр фасылның үз заманында безгә ниләр алып килгәне турында уйланырга кирәк. Көз, көзнең матурлыгы балаларга истәлекле мизгелләр һәм куанычлар китерә. Менә, кечкенә дуслар, без бу бәйрәмгә өйрәнергә, күңел ачарга, яңа дуслар табарга билет алабыз.

Бәйрәмне башлаганда, Көзбикә балаларны чакыра, һәм төрле уеннар оештырыла. Балалар, яфраклар җыеп, иҗади гамәлләрдә катнашалар, яфраклар белән бизәлгән бөтенләй яңа дөньяга юл ала. Табигатьнең мөмкинлекләре һәм матурлыгы безне зурга берләштерә. Көз интеграциясендә, табигый байлыклар сезнең күңелегезне күккә күтәрәчәк. Дуслар, көтеп алынган көзге уңышларны, дуслыкны, шатлыкны һәм агын-сагыбызны алырга җыелдык.

Көзге уңыш бәйрәме - күңел ачарга, җырлашырга, биергә һәм дуслар белән бергәләп күңелле вакыт уздырырга мөмкинлек бирә. Көзнең үзенчәлекләре билгеле: җимешләр, яшелчәләр, табигать турында уку, дуслык һәм ярдәм итү. Балалар тырышлыгы һәм эмоциональ атмосфера бәйрәмне тагын да ямьлерәк итә. Бәйрәмебездә шулай ук балалар өчен кызыклы уеннар чыгарылып, яшелчәләр һәм җимешләр турында җырлар башкарылды.

Предпросмотр

Көзге уңыш бәйрәме
Алып баручы: Һәрбер чорның үз матурлыгы бар. Кыш үзенең ачы бураннары, яз - тезелешеп кайткан кыр казлары белән матур. Җәйнең йөзен аллы-гөлле чәчәкләр бизи. Ә көз? Алтын көз! Исеме дә әнә нинди матур яңгырый.
Борын заманнарда бер авыл агаеннан
- Синеңчә яз яхшыракмы, әллә көзме?- дип сораганнар.
Ул, һич тә аптырамыйча:
- Күз өчен яз яхшы, авыз өчен көз яхшы,- дип җавап биргән. Чөнки, балалар, барлык яшелчә, җиләк-җимешләр көз көне өлгерә. Көз безгә уныш, муллык алып килә.
Менә шундый авыз өчен яхшы булган  табигатьнең иң асыл, фасылында, без “Көзге бал” бәйрәменә җыйналдык.

Бала:Ни арада җәй үтте,
Матур көз килеп җитте.
Шатлык тулы бу бәйрәмне
Балалар күптән көтте.
  
Бала:Җиргә яфрак коелган,
Сап-сары келәм булган.
Яфракларны без җыярбыз,
Букет ясап куярбыз.
 
Бала: Көз көннәре килеп җитте,
Хушлашабыз җәй белән.
Бөтен җиргә яфраклардан
Алтын келәм җәелгән.
 
Бала: Җылы якларга кошлар да китә.
Көз агачларны сап-сары итә.
Алар коела җил искән саен.
Җилферди җилдә сап-сары каен.

А.б: Балалар, кая икән Көзбикә? Әйдәгез чакырый үзен.
Балалар: Көзбикә, кил безгә!
Музыка уйный. Көз киемендә Төлке керә.
Төлке:Исәнмесез. Сез мине чакырдыгызмы? Менә вакыт табып бәйрәмегезгә килдем.
Мин – Көзбикә! Ох! Патшабикә булуы җиңел түгел шул! (Тәхеткә утыра).

А.б: Сез утырып торыгыз, ял итегез, ә без сезнең күңелне күтәрербез, уйнарбыз, җырларбыз, биербез. Нәрсә карарга телисез?
Төлке: Нинди күңел ачу! Нинди җыр-бию?! Кара болытлар чыксын, яңгыр яусын, агачтагы бөтен яфраклар коелып бетсен! Бөтенегез йоклап китсәгез дә мин бик сөенер идем!
А.б: Ничек йокларга?! Без синең белән күңел ачарга “Көзге уңыш” бәйрәменә җыелдык. Балалар, әйдәгез әле тикшереп карыйк. Бәлки бу Көзбикә түгелдер?
Әйдәле әле, сөйлә, син яфрак бәйрәмен яратасыңмы?
Төлке: Нәрсә соң ул? Нинди яфрак бәйрәме?!
А.б: Балалар, яфрак бәйрәме турында җыр җырлап күрсәтик әле.
Җыр: “Яфрак бәйрәме”
Төлке: Юк! Юк! Юк! Ошамый миңа сезнең яфрак бәйрәме. Бөтен җирдә яфрак коелган. Куяннар яфрак астында качып утыралар. Берсен дә табып булмый!
А.б: Аңламыйм? Нигә кирәк сиңа куяннар?... Ярар, тагын бер сорауга җавап бир алайса. Көз көне яуган яңгырларны яратасыңмы син?
Төлке: О! Юк, яратмыйм! Бөтен куяннар юеш була, урмандагы юлларда су җыела. Шул юеш аркасында бер куянны да куып тотып булмый.
А.б: Тагын куяннар сөйли башлады. Балалар, бу Көзбикә түгел бугай. Ничек уйлыйсыз, кем безнең урманда куяннар аулый?
Балалар: Төлке!
А.б: Әйе шул, бу бит Төлке Хәйләбай! Әйт, тиз бул, Көзбикәне кая куйдың?
Төлке: Көзбикә, Көзбикә? Кая куйдым әле мин аны... Ә, бер җыр җырлап күрсәтсәгез әйтәм. Ә мин тагын әзрәк Патшабикә булып торам әле!
А.б: Балалар әйдәгез җыр җырлыйк.
Җыр:  «Осень в лесу»
А.б: Хәйләбай, без синең теләгеңне үтәдек. Әйт, кайда Көзбикә? Хәйләләмә
Төлке: Хәйләләмә дисез. Ничек инде хәйләләмә... Мин бит дөньяда иң бәхетсез төлке! (елый)
А.б: Нәрсә булды? Нигә бәхетсез соң син?
Төлке: Минем бер дустым да юк. Берәүнең дә минем белән дус буласы килми. Сезнең балалар әнә нинди дус. Аларны бәйрәмгә чакырганнар, ә мине юк! (елый)
А.б: Төлке, син хәйләләүдән туктасаң, дусларың күбәер иде. Әйт әле менә, кайда Көзбикә?
Төлке: Әйтсәм, минем белән дуслашасызмы?
Балалар: Әлбәттә дуслашабыз.
Төлке: Ярар, алайса әти инде. Сезнең Көзбикәгезнең эше бик күп. Ул агачтагы яфракларны төрле төсләргә буяп, кошларны җылы якка озатып йөри. Мин сезгә бер кулчатыр бүләк итәм. Ул гади түгел, тылсымлы кулчатыр! Кулчатырны әйләндерә башлауга, теләгегез кабул булыр. ( Кулчатырны бүләк итә, Музыка волшебство).
Төлке: Хәзер без дуслармы инде?
А.б: Әлбәттә, Төлке, без хәзер дуслар. Без сиңа бәйрәмдә калырга рөхсәт итәбез.
А.б: Әйдәгез балалар, кулчатырны әйләндерик.
Балалар: Әйлән, әйлән кулчатыр, күрен безгә, Көзбикә! (Музыка. Көзбикә керә).
Көз: Исәнмесез, балалар!  Мин Көзбикә булам. Без сезнең белән бер ел күрешмәдек! Мин сезне бик сагынып килдем. Сезгә көзге байлык, көзге муллык китердем. Кырларда – игеннәр, бакчаларда яшелчәләр өлгерттем. Бар табигатьне алтын төскә төрдем.
Бию: “Яфраклар”

Көзбикә: Дуслар бәйрәмгә килгәнсез,
Гөлдәй матур киенгәнсез.
Ниләр китердегез көзгә,
Сөйләп бирегезче безгә!
Бала: Көзге табын – бай табын,
Кыяр, карбыз һәм кавын
Телем-телем теленгән
Өем-өем өелгән.
Бала: Көз көннәре бик күңелле,
Бик күп җимешләр пешә.
Помидор, карбыз өлгерә,
Алмалар өзелеп төшә.
Бала: Алмалары ал төсле
Балкып туган таң төсле.
Капсаң эри авызда,
Һәр кисәге бал төсле.
Бала: Әткәм кебек тырыш көз,
Әнкәм кебек юмарт көз.
Көзләр юмарт булганга,
Бик бәхетле, бик шат без.
Бала: Арыш, бодайлар белән
Колхоз амбары тула.
Яхшы эшләгәч, уңыш күп
Бар кеше дә бай була.

Бала: Күңелләргә якты нур өләшеп,
Шатлык өстәп һәрбер йөрәккә.
Үз муллыгы белән көзләр килә,
Йомгак ясап җәйге хезмәткә.
Көз кызы: Бик тырыш балалар икәнсез.
А.б: Хәзер, “Винегрет” дигән, скетч карап алырбыз.
Скетч : “Винегрет”
Бакчада өстәл. Комлык, уенчыклар. Бер кыз уйнап утыра.Әби тавышы ишетелә:
- Балакаем, карының ач­кандыр бит инде, ашап алыр­га кирәк.
Кыз:И, шушы әбине, бигрәкләр дә борчы­ла инде, минем өчен. (Әбикерә. Кулында ви­негрет).
Әби:Менә, кызым, ашап кара әле. Витаминнар бик күп бу ризыкта, ашап бетерсәң, үсеп тә китәрсең, сәламәт бу­лырсың.
Кыз:Хәзер, әбием. Кулымны гына юам да, ашап карыйм. Витамины булмаса, ашамыйм...(болгатып ка­рый,борчак таба)Ә-ә, менә ниндизур витамин (каба).Тфү, тфү, борчак бит бу, ви­тамин түгел, тагын алдаган­сың инде, әбием.
Әби:Ну, шушы кире­беткән кызны. Витамины күренеп тормый инде аның. Һәр ризыкның үз витамины бар. А, В, С, Д, Р, К витамин­нары. Ашамлыкны, кызым, рәнҗетергә ярамый, ризык­тан өстен булмыйлар. Әйбәтләп кенә утыр да аша, аның чөгендере, суганы, ки­шере, барсы да витамин инде.(китә)
Кыз: Аңламассыңшушы зурларны. Витамин да витамин диләр. Бер витамин да юк монда. Менә бусы чөгендер, бусы кишер, бусы суган - фу исе, ашамыйм.(Сикергәләп йөри)
Әби-әби винегретта
Бик күп, дидең, витамин.
Ашап карадым, эчендә
Витамин юк бит аның.
Әби керә: Кара син бу киребеткәнне, өстәл янында сикергәләп йөри, килешмәг­әнне, утыр, тот кашыгыңны, икенче чыгуыма бер бөртеге дә калмасын, аңладыңмы?
Кыз:Аңладым, әбием, (шигырьне кабатлый-кабатлый йоклап китә. Төш күрә.
(Музыка. Бии, бии яшел­чәләр керә. )

Борчак:
Борчакларым бигрәк матур
Охшаган витаминга
С витамины күп була
Яшелрәк чагымда.
Чөгендер:
Чөгендерем бигрәк тәмле
Кан составын яхшырта
Глюкоза, витаминнар,
Бар минем составымда.
Кишер:
Витамины күп булмаса
Ашар идеме, куян.
Җитез, шаян булу өчен
Килә, дисез, көч каян?
Кәбестә:
Кәбестәдә бик күп була
Витаминның һәр төре.
Кәбестәне әрәм итмә,
Алтын кебек бөртеге.
Бәрәңге:
Бәрәңге, бәрәңге
Бәрәңгене күр, әле.
Апельсинныкыннан да күп
Витаминнар күләме.
Көнбагыш:
Көнбагышның маенда
Е витамины бик күп.
Яшәрепләр китәрсең
Төшен ашасаң бик күп.
Суган:
Исем тәмсез булса да
Сугандай дару сирәк
Салкын тисә, тизерәк,
Суган ашарга кирәк.
Сарымсак:
Грипптан котылырга
Сарымсак ярдәм итә.
Барлык витаминнан ул,
Склад хасил итә.

Бергә:
Балаларга үсү өчен
Сәламәт булу кирәк
Безнең белән дус булсагыз.
Үсәрсез сез тизерәк.
Бию: “Яшелчәләр”
Кыз уяна: Төшеммесоң бу, өнемме? Әллә чын­нан да, витамин бар микән бу яшелчәләрдә. Ашап карыйм әле.Кара, кара чыннан да тәмле икән.
Әби керә.
- Менә кызым булдырган­сың. Ашап та бетердеңме?Әллә берәрсебулыштымы?
Кыз:Әйе, әбием, фә­рештәләр булышты..
Әби:Менә, могҗиза. Хә­зер үсәсең дә, үсәсең инде. Сәламәт булырсың, алла бо­ерса.
Җыр: “Яшелчәләр”

Бала: Аша син кәбестә, кәбестә,
Тәнеңә витамин “С” өстә.
Бала: Аша син бәрәңге, бәрәңге,
Бәрәңге туклыклы һәм тәмле.
Бала: Аша син помидор, помидор,
Помидор ашаган армыйдыр.
Бала: Аша син чөгендер, чөгендер,
Алмадан бер дә ким түгелдер.
Бала: Аша син кишер дә, кишер дә,
Чирләми яшәрсең гомергә.
Бала: Аша син шалкан да, шалкан да,
Курыкмассың ялгызың калганда.
Бала: Аша син сарымсак һәм суган,
Суганга витамин күп тулган.
Бала: Аша син кыяр да, кыяр да,
Кирәк ул аппетит җыярга.

Бергә: Белегез яшелчә кадерен!
Бию: “Зонтиклар”
А.б:Әйдәгез, балалар, бергәләп уйнап алыйк.
1. Күзләрне бәйләп “Исәнләшү” уены. (Ике бала ара калдырып капма-каршы басалар. Күзләре яулык белән бәйләнә, берсен икенчесе таба һәм исәнләшәләр.)
2. “Кайсы сүз артык?” уены.
Бәрәңге,алма,чөгендер,кишер.

  • Усак гөмбәсе,гөреҗдә,миләш, ак гөмбә

  • Кара карга,карлыгач,сыерчык,чыпчык.

  • Сентябрь,октябрь,ноябрь,март.

3. “Бер сүз белән әйт” уены.

  • Каен, тополь, миләш.(агач)

  • Кура җиләге, балан, кара җимеш. (җиләк-җимеш)

  • Кыяр кәбестә, помидор, бәрәңге. (яшелчә)

  • Чәйнек, чокыр, тәлинкә.(савыт-саба)

5. Күз бәйләп “Кашык беләнбәрәңге җыю” уены. (Идәнгә бәрәңгеләр таратыла. Шул бәрәңгеләрне чиләккә җыялар. Кем күбрәк җыя, ул җиңүче була.)
Җыр: “Көз килә”
А.б: Бүген сез үзегезнең җитезлегегезне, уңганлыгыгызны күрсәттегез. Рәхмәт сезгә. Ә хәзер сезгә “Көз кызы” үзенең алып килгән күчтәнәчләрен өләшер. (Зонтикта конфетлар яшерелгән)
Көз кызы: (Балаларга бүләкләр өләшә)
Алдагы көннәрегездә
Телимен мин уңышлар.
Муллыкта, рәхәт тормышта
Яшәгез, нәни дуслар!
А.б: Бәйрәм мөбарәк булсын,
Табыннар түгәрәк булсын!
Барыбызга да сәламәтлек,
Тыныч көннәр насыйп булсын!