Публикации воспитателей детских садов
О проекте

Балаларны дәүләт телләренә өйрәтү

Гиниятуллина Римма Фоатовна Гиниятуллина Римма Фоатовна
DOCX
12
0
Предпросмотр

Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Өнсә авылы «Гүзәл» балалар бакчасы



Балаларны дәүләт телләренә өйрәтү ”



Төзеде: Гиниятуллина Р.Ф.
Iкв. категорияле тәрбияче


2016
Балаларны дәүләт телләренә өйрәтү


  1. Республикабызда хәзер татар теле һәм рус телләре тигез хокуклы дәүләт телләре булып санала.

  2. Әхмәт Ерикәйнең күп еллар элек язылган бу шигыре бүген дә актуаль яңгырый:
    Заман миңа: «Югарыга мен!» — дип,
    Ике канат биреп үстерде.
    Канатымның берсе — татар теле,
    Икенчесе — бөек рус теле!..

Белүебезчә, билингвизм - ике телдә иркен аралаша алу, ситуациягә карап, бу телләрне кирәк чакта куллана белү. Без дә балаларыбызны балалар бакчасыннан ук икетеллелек мохитендә тәрбиялибез. Ике теллелек мохите балага табигый булсын өчен, моңа җирлек ясап, уен аркылы балада икенче телгә дә мәхәббәт уятырга, ихтыяҗ тудырырга тиешбез.Соңгы берничә дистә ел дәвамында галимнәр тарафыннан үткәрелгән тикшеренүләр күрсәткәнчә, икетеллелек балада хәтердә калдыру, логик фикерләү, отып алу, аңлау һәм анализ ясау тизлеген арттыра. Андый балалар теләсә ниди ситуациядә дә югалып калмыйлар, башка балалар белән аралашуга җиңел баралар һәм киләчәктә чит телләрне үзләштерүгә җиңел биреләләр. Дөрес, икетеллелекнең уңай яклары булган кебек, тискәре яклары да бар. Икенче тел өйрәтү ана телен үзләштерүгә зыян салырга тиеш түгел. Икетеллелекнең уңай ягы күбрәк, һәм бу заман таләбе, шуңа күрә без үз эшебезне белеп, югары профессиональ дәрәҗәдә башкарырга тиеш.

  1. Соңгы берничә ел эчендә мәгариф өлкәсендә, шул исәптән, мәктәпкәчә белем бирү системасында күп кенә стратегик юнәлешләр, үзгәрешләр булды: «Киләчәк», «Мәгариф турында» закон, Федераль дәүләт мәгариф стандарты кабул ителде. Балаларны Татарстан Республикасы дәүләт телләренә өйрәтүдә дә яна технологияләр, алымнар барлыкка килде. Без, тәрбиячеләр, яңа

программа нигезендә Мәгариф министрлыгы тарафыннан бирелгән укыту-методик комплектлары ярдәмендә балаларны туган телгә өйрәтә башладык. Бу эш бездән бик зур җаваплылык, түземлелек һәм осталык сорый. Балаларны дәүләт телләренә өйрәтүдә безнең иң якын ярдәмчеләребез - ата-аналар.

  1. Ата- аналарны үзебезнең эшкә җәлеп итү өчен балаларны дәүләт телләренә өйрәтү чаралары, алымнары, татар халык бәйрәмнәре, татар язучыларының юбилейларына багышланган материаллар, гомумән, мәгариф өлкәсендәге яңалыклар белән таныштыру өчен информацион-күрсәтмә материаллар булдырдык.

Яңа укыту-методик комплектлар хакында сүз алып барганда, без татар гаиләләре өчен рус телен һәм рус гаиләләрендәге балалар өчен татар телен үзләштерүне эффектив итә торган заманча әсбаплар турында сөйлибез. Барлык балаларның да ике телне дә яхшы белүе мөһим.
Татарстанда рус телле балалар 4-5 яшьтә 62 сүз белергә, ә инде дүртенче сыйныфта аларның сүзлек запасы 1167 сүзгә җитәргә тиеш. Комплект һәрбер эшчәнлекне оештыру өчен төсле, матур күрсәтмә һәм таратма рәсемнәр, битлекләр, аудиоязма, бармак театрын үз эченә ала. Болар барысы да балаларның сүз байлыгын, сүзләрне отып калу аша хәтер, зиһенен үстерә һәм иң дә отышлысы – гади диалогта катнаша белү күнекмәсен үстерә.

  1. Яңа программа нигезендә балаларны ике телдә аралашырга өйрәтү бурычы тора. Шуңа да аның тагын бер мөһим таләбе: тәрбиячеләренең дә көнкүреш дәрәҗәсендә ике телне белүе. Без балаларны каршы алганда ягымлы сүзләр белән каршы алырга өйрәттек. Хәзер алар үзләре турында гади генә җөмләләр төзи беләләр. Саннарны, төсләрне, атна көннәрен, үзләре турында кечкенә диалог төзергә өйрәнәләр. Без УМК дагы лексик минимумнарны балалар белән кабатлыйбыз, эшчәнлектә кулланабыз.

Шулай ук ата-аналар белән дә даими эш алып барылаТәрбияченең үзенә генә баланы ике телдә сөйләшергә өйрәтү мөмкин түгел, моңа гаиләнең дә ярдәме кирәк. Алар безгә йөз белән борылсыннар иде.

  1. Бүген мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләрендә эшләүче тәрбиячеләр алдында торган бурычларның иң мөһиме –балаларга ике телне өйрәтү, аларны халкыбызның тарихы, матур йола, гореф-гадәтләре, милли бәйрәмнәре, мәдәнияте белән таныштыру. Бу эшне төрле методик алымнар белән оештырырга мөмкин:

  • балалар белән сөйләшү;

  • аерым темага әңгәмәләр үткәрү;

  • тәрбияченең сәнгатьле итеп укуы һәм әдәби телдә сөйләве;

  • балаларның үзләреннән сөйләтү;

  • дидактик уеннар уйнау;

  • тизәйткечләр, санамышлар, табышмаклар, халык мәкальләреннән файдалану һәм башкалар.

  1. 8. Бакчабызда “Халыкара туган тел көне”, “Нәүрүз” бәйрәме, “Тукай безнең йөрәкләрдә”, “М.Җәлил-герой шагыйрь” бәйрәмнәре булып узды. Балаларга һәм әти-әниләргә мондый чаралар, бәйрәмнәр бик ошый. Чөнки балалар төрле яклап ачылалар, үзләренең осталыкларын, сәләтләрен, тел белүләрен күрсәтәләр.

  1. Ике телдә дөрес сөйләшергә өйрәтү өчен, балаларны кызыксындыра алырлык аралашу даирәсе булдыру, сюжетлы уеннар оештыру, гомүмән, баланың актив сөйләмен үстерү зарур. Сөйләшергә өйрәтү өчен баланы мөмкин кадәр күбрәк аралашуга җәлеп итәргә кирәк. Балалар бакчаларында заманча методик алымнар һәм чаралар куллану, татар һәм рус телендәге мультфильмнар, электрон ярдәмлекләр, аудио һәм видеоматериаллар кулланып белем һәм тәрбия бирү моңа зур этәргеч булып тора.

  2. Белем бирү эшчәнлекләренең темасы баланың сөйләм телен камилләштерү максатын күздә тотып төзелгән. Аудиоматериал һәм мультипликацион сюжетлар һәр эшчәнлектә дә кулланмый. Кулланылган очракта да эшчәнлекнең бер өлеше булып бара. Шулай ук эшчәнлектә без төрле уеннар уйныйбыз. ”Бармак уеннары”, “Шалкан әкияте” театры, “Яшелчә”, “Кием”,

Савыт-саба”, “Уенчык” кибете уеннары, битлекләр белән уеннар.
Эшчәнлектәге өйрәнгән сүзләрне тагын да ныграк ныгыту, балаларны кызыксындыру өчен үзебез ясаган дидактик уеннар кулланабыз. Эшебездә балалар белән җырлы-биюле уеннарны да бик яратып кулланабыз. М-н: “Бар матур бакча”, “Бу өй матур, бу өй зур”, “Төсле туп” һ.б.

  1. Балаларның төп эшчәнлеге уен. Уен технологияләрен куллану балаларның иҗат мөмкинлеләрен ача, мөстәкыйльлекләрен арттыра, оештыру сәләтләрен үстерергә ярдәм итә. Без ял минутлары, хәрәкәтле, дидактик уеннарны әзерләгәндә К.В. Закированың “Балачак- уйнап-көлеп үсәр чак”, “Уйный-уйный үсәбез” , М.Ф.Кашапованың “Иң татлы тел, туган тел” методик китапларын кулланабыз.

  2. Безнең максатыбыз һәрбер баланың ике телдә сөйләшә алуына ирешү. Моның өчен УМК киң кулланыла, ягъни, без ике телдә мультфильмнар карыйбыз, хикәяләр, әкиятләр укыйбыз һәм балалар белән бергә эчтәлеген сөйләп карыйбыз, сюжетлы-рольле, хәрәкәтле һәм түгәрәк  уеннар уйныйбыз. Җырлар өйрәнәбез , шигырьләр ятлыйбыз. Картиналар буенча хикәяләр төзергә өйрәнәбез. Сәнгатьле сөйләм, кычкырып уку, хикәя төзеп сөйләү кебек эшләрне башкарганда  авазларны дөрес әйтү беренче урынга куела.

Алда әйтеп үткәнчә, бала ике телдә сөйләшергә өйрәнсен өчен гаиләдә дә эшне дәвам итәргә кирәк. Шуңа күрә без әти-әниләр белән бергәләп эш алып барырга омтылабыз. УМК составына кергән мультфильмнарны өйдә карарга биреп җибәрәбез. Балалар бакчасында өйрәнгән шигырьләрне ныгыту өчен өйгә алырга тәкъдим итәбез. Бергәләп эшләсәк , зуррак нәтиҗәләргә ирешербез дип өметләнәбез.

  1. Мәктәпкәчә учреждениеләр, мәгариф системасының беренче баскычы буларак, нәниләрне ике телгә өйрәтүдә башлангыч роль уйный.

Бүгенге көндә икетеллелек өчен уңай шартлар тудыру дәвамлы булырга тиешлегенә шигебез юк.