Публикации воспитателей детских садов
О проекте

Театрализованная сказка на татарском языке "Урман маҗаралары"

Габдрафикова Люзия Дамировна Габдрафикова Люзия Дамировна
DOCX
868
13
Предпросмотр

Лесная сказка (по сказке М.Ю. Картуновой “Заяц- портной»)
Урман маҗаралары


Персонажлар:
Куян
Эт- Акбай
Керпе
Песи-Мияу
Тычканнар 2
Тиеннәр 2
Әни аю
Аю баласы
Төлке


Автор Аланда, нарат төбендә,
Яшәгән ди бер куян.
Гади ак куян түгел,
Тирә якта танылган тегүче- куян!
(муз. Куян чыга)
Куян Әйе,әйе, мин- куян!
Гади генә куян түгел,
Мин тегәргә яратам.
Әй, дуслар, нәрсә тегим?
Бирегез миңа заказ!
(җырлый- җырлый эт керә.)


Эт Иртәдән кичкә кадәр
Зур йортны мин саклыймын.
Барысына да таныш-
Акбай исемле эт мин. Һау –һау-һау!


Куян Тавышланма әле шулкадәр. Исәнме, Акбай! Нинди заказың бар?
Эт Хәерле көн! Куянкай! Син миңа башлык тегеп бир әле. Кичен бик суык. Салкын тияр дип куркам
Куян (үлчәү лентасын алып үлчәгән кебек бию хәрәкәтләре ясый.)
Иртәгә килерсең, шапкаң әзер булыр.


Эт Ай, рәхмәт, мин бик шат! Дусларымны да чакырыйм әле. Сау бул!
Куян Сау бул!
(Аланга бии-бии тычканнар чыга.)
1 тычкан Исәнме, Куянкай!
2 тычкан Без сине тегәргә яратасын дип ишеттек.
1 тычкан Безгә итәкләр тегеп бирче, кунаклар көтә идек.


Песи (кинәт килеп чыга, куркыныч муз. Уйный) Әллә мине көтәсезме? (тычканнарны куа башлый, тычканнар йөгерешеп качалар).
Песи (куянга) Исәнме, Куянкай- озын колаккай! Таныйсыңмы мине?
Куян Хәерле көн, Мияу! Утырыгыз!
Песи (төпкә утыра). Йомышым бар иде. Минем йомшак аркама тегеп бирче камзул!
Куян (лента белән бии-бии үлчәү хәрәкәтләре ясый.)
Ике көннән килерсең, көтәм.
Песи Ай, рәхмәт! Сау бул! (песи тукыма бирә. Куян җырлый- җырлый тегә башлый.)
Куян Ашыга-ашыга, машина да ашыга
Мияуга бит камзул кирәк
Башлык кирәк Акбайга!
Аһ! Энәм сынды! Керпе дустыма барып, энә сорап карыйм эле!
Куян (йөгерә- йөгерә керпе өенә китә). Исәнме, керпе! (ишек шакый).
Керпе (өйеннән чыга) Исәнме, Куянкай- озын колаккай! Кара эле итекләремә, тишелеп беттеләр! Тегеп бирерсеңме икән?
Куян (тегәргә утыра, җырлый) Куянкай да ашыга
Керпегә бит итек кирәк
Итек кирәк аякка.
(Итекләрне керпегә бирә.) Мә, керпе! Ки итекләреңне. (Матур итекләр бирә.)
Керпе (итекләрне киеп бии). Рәхмәт бик зур! Моның өчен нәрсә бирим?
Куян Керпе дустым! Минем заказларым бик күп. Энәм сынды.... (елый)
Керпе (өенә кереп китә һәм 1 тартма энә алып чыга). Елама,мә куянкай!


Куян Ай, рәхмәт! (сөенә, кочаклап ярата). Тизрәк өйемә йөгерим әле. Эшләремне бетерергә кирәк. (керпе кулын болгап куянны озатып кала.)
(Бии-бии тиеннәр чыга)
Тиеннәр бергә Исәнме Куянкай- озын колаккай!
Куян Исәнмесез, тиеннәр!
1 тиен Сина эшебез бар!Тиздән яз җитә..
2 тиен (әйләнеп ала) Матур күлмәк кирәк.
Куян бии-бии тиеннәрне үлчи.
Куян 3 көннән күлмәкләрегез әзер булыр.
Тиеннәр Сау бул, Куян! (саубуллашып барысы да чыгып китә).
Әни аю баласы белән чыга. Аю баласы карыша.
Аю баласы Юк, йокламыйм, минем уйныйсым килә!
Әни аю Йокла, улым! Йокласаң зур үсәрсең! Нишли? Нишли? Йоклый! Йоклый! (дип җырлый-җырлый, тирбәтә- тирбәтә өенә кереп китәләр.)


Автор (бармагын авызына терәп) Төч! Төч! Аюлар да йоклады, бар җәнлек, кошлар татлы йокыга талды. Бары тик хәйләкәр төлке генә йокламый. (музыкага әкрен генә төлке чыга). Ниндидер хәйләсе бар ахрысы...


Төлке Эшләпәләр, күлмәкләр
Мин бик яратам.
Аларны мин каян алам?
Әлбәттә Куянкай!
Әйе, әйе Куянкай!
(Куянның ишеген шакый, ә кулында капчык)
Исәнме, Куянкай- йомшаккай! Миңа матур күлмәк тегеп бир әле!
(исни-исни куян чыга. Төлке аның башына капчык кигерә. Йогерә башлыйлар. Музыка уйный.)
Куян Акбай! Акбай! Коткар! (төлке катып кала)
Акбай чыга. Акбай Һау! Һау! Кем төнлә барысын да уятып йөри? (иснәнә) Ә-ә- ә-ә, төлке исе килә!(төлкене күреп ала) Менә ул! Тукта! Нәрсә ул капчыкта?
Төлке (калтырый) Юк, юк, юк, юк!
Акбай Күрсәт, күрсәт! Нәрсә бу?
(төлке капчыкны чыгара, куян сикереп чыга.)
(Төлке тамашачыларга карап, тезләнә.) Гафу итегез мине! Мин башка алай эшләмәм!
Акбай (тамашачыларга карап) Гафу итәбезме төлкене?
Куян Әйе, әйдәгез төлкене дә бәйрәмгә чакырабыз.
Барлык җәнлекләрне дә мода күргәзмәсенә чакырам.
Күңелле көй яңгырый. Барлык җәнлекләр дә бии- бии чыга. Яңа киемнәрен кигәннәр.

  1. Акбай башлыгын кигән.

  2. Тычканнар итәкләрен.

  3. Мияу камзулын.

  4. Керпе итекләрен.

  5. Тиеннәр күлмәкләрен.

  6. Әни аю, баласы белән чалбар киеп чыга.

Куян төлкенең башына эшләпә кигерә. Төлке эшләпәне киеп бии-бии башкалар янына килеп баса. Барысы бергә баш ияләр.


Автор Рольләрне башкарды:
Һәрбер персонаж үзе белән таныштыра.