Публикации воспитателей детских садов
О проекте

Детские стихи на татарском языке. Автор Хуснутдинова Г.Х.

Хуснутдинова Гульнар Халиловна Хуснутдинова Гульнар Халиловна
DOCX
181
0
Предпросмотр

МОИ ЛЮБИМЫЕ СТИХИ
НА ТАТАРСКОМ ЯЗЫКЕ
ВЫПУСК № 2



Өй артында, бакчада,
Үсә яшел кәбестә.
Сулар сибеп үстерәбез,
Яратабыз шул бик тә.



Суган ачы булса да,
Бик файдалы яшелчә.
Бөтен җирдә кулланабыз,
Ни генә пешерсәк тә.



Бәрәңге – тәмле, чиста,
Була зур һәм кечкенә.
Аннан нәрсә пешерергә
Һәр әни яхшы белә.



1,2,3 4,5,6 7,8 9,10
Кайда икән безнең туп?
1,2,3 4,5,6 7,8 9,10
Туп, туп, кызыл туп.



Бит-кулларны юабыз,
Аякларны юабыз.
Без сәламәт булырга,
Һәрвакыт омтылабыз.



Куян кишер ярата,
Алсу куянны сыйлый.
- Кил монда, утыр,
Куян, кишер аша - ди.



Яшелчәләр җыйдык менә,
Кәрзинебез туп-тулы,
Сулар сибеп үстердек,
Яшелчәләр бик уңды.



1,2,3,4,5
Мин саныйм, саныйм, саныйм.
6,7,8,9,10
Беркемнән артта калмыйм.



Красный була кызыл төс,
Зеленый була яшел.
Светофорда алар яна,
Аларны син яхшы бел.



Туплар була төрле төстә:
Яшел, сары, зәңгәре.
Алар белән уйнау кызык,
Төсләрне бел кирәк элгәре.



Күлмәк, чалбар, сарафан
Төрле кием киябез.
Аларны сатып алабыз,
Уйныйбыз кибетле без.



Ашыйбыз без бакчада,
Тәмле ботка, тәмле аш.
Татарча өйрәнәбез,
Суп була икән бит –аш.