Әбекәй – алтыным, минем иң якыным
Документта татар педагогикасының күренекле вәкиле Ризаэддин Фәхреддин иҗаты нигезендә оештырылган шөгыльләр тәкъдим ителә. Бу шөгылләр балаларның татар халык мәдәниятенә ихтирамын һәм кызыксынуын арттыру, традицион кыйммәтләрне аңлату өчен исәпләнелгән. Балалар бирелгән темага бәйле рәвештә, Фәхреддиннең иҗаты аша сөйләм телен үстерү һәм төрле бизәкләр белән танышу мөмкинлеген ала.
Шөгыль барышында балалар халык мәгърифәтчесенең үгет-нәсыйхәтләре аша хөрмәт хисләре тәрбияләнә. Ризаэддин Фәхреддиннең иҗаты, балаларга татар әдәбиятын һәм халык телен өйрәнүдә ярдәм итә, аларга сүзләрнең кыйммәте һәм яхшы культура кагыйдәләрен аңлата. Балалар халык бизәкләре ярдәмендә иҗади процессларда актив катнашып, безнең халкыбызның гореф-гадәтләрен тергезәләр.
Тәкъдим ителгән шөгыльләрдә, эстетик зәвык формалаштыру, көзгедәге әхлакый кыйммәтләрнең әһәмияте турында да сүз бара. Балалар шөгыль вакытында Фәхреддинның әсәрләре аша әтием, әнием һәм әби-бабайларның әһәмиятен, аларга ихтирам белән карау кирәклеген аңлый. Шулай ук, алар үз әбиләренә күңелле бүләкләр ясап, ижат процессы аша мәхәббәт хисләрен белдерәләр.
Шулай итеп, «Әбекәй – алтыным, минем иң якыным» темасы татар телен һәм мәдәниятен укытуда киң куллану мөмкинлеген тудыра. Бу материалларда халык иҗаты, Ризаэддин Фәхреддинның үгет-нәсыйхәтләре кертелүе белән беррәттән, балаларда иҗади фикерләү, хезмәткә мәхәббәт формалаштыра. Шөгыльләр неченге өлеше үткәннән соң, нәтиҗәләрне туплау, балаларның фикерләрен җыю, аларны кичерешләрен чагылдырырга мөмкинлек бирә.
Тема:“ Әбекәй – алтыным, минем иң якыным “
Программа эчтәлеге:
Татар халык мәгърифәтчесе – Ризаэддин Фәхреддин иҗады белән таныштыра башлауны дәвам итү, хикәя төзеп сөйләүне үстерү; татар халык бизәкләрен: ромашка, лалә чәчәкләрен, яфраклар, бөтеркә бизәкләрен, аларның төсләрен ( кызыл, алсу, яшел, сары) белүне ныгыту.
Темага бәйле рәвештә балаларның сөйләм телен үстерү һәм баету; тигез һәм бер уңайдан гына буяу күнекмәләрен үстерү.
Әби – бабай, әти - әни, тәрбиячегә карата Р. Фәхреддиннең үгет – нәсыйхәтләре аша хөрмәт хисләре тәрбияләү, ихтирамлы булырга өйрәтү, әхлакый сыйфатлар булдыру; пөхтәлек һәм иҗадилыкны үстерү.
Җиһазлау.
Күрсәтмәлелек:
Әбиләрнең фоторәсемнәреннән стенд, татар халык бизәкләре үрнәкләре, Р. Фәхреддин портреты, китапларыннан күргәзмә, татар көе яздырылган кассета.
Тарату:
Шаблоннар ( чәчәк, яфраклар), 20×20 квадрат кәгазь бите, акварель, пумалалар, салфеткалар, гади карандашлар.
Алдан эшләнгән эш.
Әбиләр турында әңгәмә, Р. Фәхреддиннең “ Тәрбияле бала” хезмәтеннән өзекләр өйрәнү. Татар халык бизәкләре белән таныштыру, “Рәсемне төзе” дидактик уены, шигырьләр ятлау, җырлар өйрәнү.
Шөгыль барышы.
Исәнмесез, балалар!
Исәнмесез, апа!
Кәефләрегез ничек?
Кояшлы иртә кебек.
Кадерле, балалар! Тәрәзә аша кояш елмая, ул безгә күңел күтәренкелеге һәм уңышлар тели. Шуңа без дә сөенәбез, шөгылебезне башлыйбыз. Әйтегез әле, шөгыльләр ни өчен кирәк?
Күп нәрсәләр белер өчен, акыллы булыр өчен, кызыксыныр өчен...
Ә моның өчен шөгыльдә үз – үзеңне ничек тотарга кирәк?
Әйбәт.
Балалар, менә бу рәсемдә сез кемне күрәсез?
Бу – Ризаэддин Фәхреддин.
Әйе, балалар, бу – күренекле татар мәгърифәтчесе Р. Фәхреддин. Ул шулай ук мөгаллим дә, журналист та булган.Балалар өчен “ Балаларга үгет - нәсыйхәт” китабын язган. Әйдәгез шөгыльдә дөрес утыру, уйлау кагыйдәләрен галимебез Р. Фәхреддиннең “ Балаларга үгет – нәсыйхәт” китабындагы юллар белән әйтик:
( Балалар сөйли)
– Үз урыныңда авышмыйча дөрес утыру.
– Дәрескә күңел салу.
– Сораган сүзне яхшы аңлап, ачык тавыш белән җавап бирү.
– Мөгаллимнең ( тәрбияче, укытучы) һәр сүзен үтәү.
Балалар, Р. Фәхреддиннең тагын нинди үгет нәсыйхәт китапларын беләсез?
“ Ана әдәпләре”, “ Ата әдәпләре”, “Гаилә”, “Тәрбияле ана”, “Тәрбияле бала”.
Дөрес, балалар, Р. Фәхреддин күп еллар элек яшәсә дә, безнең көннәрдә дә кирәкле булган әдәплелек кагыйдәләрен язып калдырган. Әти - әниләрне дә, өлкәннәрне дә, балаларны да тәртипле, эшчән, ихтирам итүчән булырга өндәгән. Әйдәгез урыннарга утырыйк.
( Утыралар )
Менә бер җыр тыңлап алыйк әле.
( “ Минем әби” – Ключарев көе, Г. Латыйп сүзл.)
Балалар, бу җыр кем турында?
Дәү әни, әби турында.
Җырдагы әби нинди?
Ул күзлек кия, чәчләре ак, йокыдан иртә тора.
Нинди матур сүзләр әйтелә әби турында?
Әбекәй – алтыным, иң якыным.
Балалар, сездә үз әбиләрегез турында сөйләгез әле.
(Берничә бала фоторәсемнәр буенча үз әбиләре турындасөйлиләр)
Балалар, сезгә иптәшләрегезнең сөйләве ошадымы? Ни өчен?
Әйе, чөнки алар әбиләрен яраталар, хөрмәт итәләр.
Ризаэддин Фәхреддин дә үз үгет – нәсыйхәтләрендә нәкъ менә шул турыда язып калдырган.
Балалар, без үз әбиләребезне, гомумән өлкәннәрне хөрмәт итәбез, аларга бүләкләр бирәбез. Бүләк бирү ул – ярату билгесе дә, истәлек тә. Әйдәгез бүген кулъяулыклар ясыйк һәм үз әбиләребезгә бүләк итик. Бәйрәмгә аларга чәчәкләр биргән идек инде, ә хәзер тагын бер бүләк бирик.
Менә сезнең алда бизәкләр. Алар нинди бизәкләр әле?
Бу – татар халык бизәкләре.
Әйе, бу жанр – татар халык бизәге, рәсем шөгылендә тагын нинди жанрлар беләсез?
Пейзаж, натюрморт.
Менә Р. Фәхреддин рәсеме нинди жанрга керә?
Бу – портрет.
Бик дөрес.
Балалар, нинди бизәкләр күрәсез?
Лалә, ромашка чәчәкләре, бөтеркә бизәк, нокталар, яфраклар.
Алар нинди төстә? Формада? Зурлыкта?
( Балалар әйтәләр)
Кәгазь битендә ничек урнаштырабыз?
Зур чәчәкләр – уртада, яфраклар – кырда, ә бөтеркәләр белән бизибез.
Пумаланың очы белән генә ясыйбыз, ә төрткеләрен
пумаланың сабы белән ясарга була.
(физкульт минут)
Балаларга шаблоннар бирелә, аны гади карандаш белән йөртеп, пөхтә итеп буйыйлар.
(Татар халык көе куела)
Йомгаклау.
Балалар, сезгә шөгыль ошадымы? Нәрсәләр белдек? Бигрәк тә кайсы өлеше ошады?
Балаларның җаваплары.
Галимебез һәм мәгърифәтчебез Р. Фәхреддинов: “Адәм баласының күңелендә булган нәрсәләрне ачып бирүче – телдер. Шуның өчен тәрбиясез сүзләр сөйләмәгез”, - дигән.
Татар халкында “ Яхшы сүз – җан азыгы”, - дигән әйтем бар.
Балалар, кулъяулыкларны әбиләргә тапшырганда матур сүзләр әйтик.
Дидактик уен “тылсымлы сүзләр”
Менә бу кәрзинне тылсымлы сүзләр – җиләкләр белән тутырыйк.
Балалар : кадерлем, алтыным, яратканым, җимешем, дип, кәрзингә җиләкләр салалар.
Рәсемнәр күргәзмәгә куела.
“Әбекәй - алтыным,
минем иң якыным”
Зональ семинар-практикумга
интеграцияле ачык шөгыль
Төзеде: “Салават күпере”
балалар бакчасының
1 кв. категорияле тәрбиячесе
Зигангирова З. Ф.