Публикации воспитателей детских садов
О проекте

Конспект по татарскому языку на тему "Татар халык бәйрәмнәре"(подготовительная группа)

Яппарова Нурания Миннахматовна Яппарова Нурания Миннахматовна
DOC
214
3
Предпросмотр

Алабуга муниципаль районы муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе 36 нчы “Очкынкай” балалар бакчасы






Проектны әзерләде:
1 нче категорияле татар теле
тәрбиячесеЯппарова Нурания
Миннахматовна


Алабуга


Яз бәйрәме –Нәүрүз”” проектаның актуальлеге
Тәрбия һәр халыкта аның теле белән бергә барлыкка килгән. Күп гасырлар буена ул, кшелекне дәвам иттерү чарасы буларак, табигый ихтиаҗ булып яшәп килгән. Яшь буын өлкәннәр белән аралашкан, тормышта кирәкле күнекмәләргә, ешеләр арасында үз-үзен тотарга, аралашырга өйрәнгән,халыкның гореф гадәтләрен, йолаларын өлкән буын ярдәме белән үзләштерелгән.
Балачак чоры – үзе бер кабатланмас, тылсымлы дөнья.Үзенчә матур, үзенчә серле бу дөньяда тормышыбыз дәвамчылары – яңа шәхесләр тернәкләнә. Шытып чыккан яшь үсенте сыман, нәниләребезгә дә якты кояш, “игелекле туфрак” кирәк. Нәниләр өчен бу, мөгаен, халкыбызның гасырлардан килгән зирәк акыллы, моңлы күңеле, җор теле тудырган иҗат җәүхәрләре – матур гореф – гадәтләр, йолалардыр.
Менә шуларны мин перспектив планнар төзегәндә төп тәрбия чаралары итеп алдым. Халык йолаларын һәм бәйрмнәрен икегә бүлеп өйрәнү кабул ителгән: гаилә тормышына һәм ел фасылларына караган йолалар һәм бәйрәмнәр.Мәктәптәгечә яшьтәге балаларга ел фасылларына бәйле йолалар һәм бәйрәмнәр күбрәк аңлашыла һәм ул аларга якын да. Шуңа күрә мин балаларны шул бәйрәмнәр, йолалар белән таныштыруны кирәкле һәм отышлы дип таптым.
Беренчедән, милли йолалар һәм гореф –гадәтләр алыштыргысыз тәрбияви чара булып тора.
Икенче яктан, халык бәйрәмнәре – шәхесне иҗтимагый тормыш тәлапләренә күнектерү чарасы да.
Шуның белән бергә, халыкның йола бәйрәмнәре милли хисләр фрмалашуга, аларның культурасын өйрәнүгә, милли горурлык тәрбияләүгә ярдәм итәләр, туган илгә, туган җиргә, туган табигатькә, туган телгә мәхәббәт тәрбиялиләр.Шулай ук йола бәйрәмнәре аркылы туган табигатебез турындагы белемнәрне киңәйтү , табигатьтәге үзгәрешләрне күрә белергә, ел фасылларын аера белергә өйрәтү, туган табигатьтәге башка тереклек ияләренә сак караш һәм мәхәббәт тәрбияләү бурычлары да үтәлә.
Нәүрүз бәрәме – фаасылына караган бәйрәм булганлыктан, балаларны ул бәйрәм белән таныштыруны язгы ел фасылына багышлап , аның белән таныштырудан башлап җибәрергә кирәк.
Яз темасына караган дәресләрне, Нәүрүз бәйрәмнәрен уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән үткәрергә кирәк. Татар баласын чын татар, милли рухлы шәхес итеп үстерергә телибез икән, киләчәк буын иң беренче ата-бабаларның рухи хәзинәсен, гореф –гадәтләрен белергә тиеш. Шулай булганда гына изге теләгебезгә ирешербез дип уйлыйм.
Нәүрүз бәрәме
Нәүрүз – фарсыча “яңа көн” дигәнне аңлата. Ул бик борынгыдан килгән бәйрәм – Яңа елны каршылау бәйрәме булган. Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга -21-22 мартка туры килгән.шулай ук бу бәйрәм безнең төбәкләрдә, язны каршылап . язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме булып санала.
ХIХ гасырдан калган мәгълүматларга караганда, Нәүрүз атна –ун көнгә сузылган. Ул көннәрне йорттан-йортка кереп “нәүрүз әйтеп” йөрү гадәте булган. Нәүрүз такмагы әйтеп, хуҗаларга бәхет,уңышлар теләп йөргәннәр.
Яшьләрнең , укучы балаларның – шәкертләрнең болай йөрүләре үзенә күрә беркүңел ачу була.салкын кышлар бетеп килүенә шатлану, авыл халкының күңклен күтәрү өчен җырлар чыгарылган:
Ач ишегең керәбез,
Нәүрүз әйтә киләбез,
Хәер – дога кылабыз,
Аш –сый көтеп торабыз,
Нәүрүз мөбарәкбад! Һ.б.
Нәүрүз такмаклары төрлелеге белән аерылып торган.
Кысасы, тапкырлык чишмәсе шиңмәгән, кипмәгән.


Максат:
1.Балаларны яз билгеләре, яз көне табигатьтәге үзгәрешлр турында күзаллауларын киңәйтү. Нәүрүз бәйрәме, аның йолалары белән таныштыруны дәвам итү.
2. Балаларның сүз байлыгын үстерү һәм активлаштыру.
3. Табигатькә сак карарга, аның матурлыгын тәсвирлап сөйли белергә өйрәтү, туган табигатькә сак караш тәрбияләү.
Бурычлар:


  • балаларны проблемалы ситуациягә кую, Нәүрүз бәйрәме. Аның йолалары турында нинди мәгълүмат белүләрен ачыклау;


  • балаларда комуникативлык сәләтен, иҗади активлыкны үстерү, коллектив эшендә катнашу теләген уяту;


  • балаларның хәтер сәләтен һәм иҗади күзаллауларын үстерү, сөйләм культурасын тәрбияләү;


  • үткәрелгән бәйрәм аша балаларда татар халкының милли бәйрәмнәренә карата мәхәббәт тәрбияләү, татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту.




Проектның этаплары:


  • Проектның максатын, бурычларын билгеләү

Проектның төрен билгеләү;

    • Проектның тематикасын һәм эчтәлеген билгеләү;

    • Проектның башкару формасын билгеләү;

    • Проектның план-схемасын төзү

    • Өй эшләре, мөстәкыйль эш өчен биремнәр;

    • Ата-аналар белән эш төрләрен билгеләү;

    • Проектның сценариясен төзү;

    • Проектны презентацияләү.


Проектның төре:
Иҗади (балалар язгы күренешләр,Нәүрүз бәйрәме белән танышалар, барлыкка килгән проблемаларны үзләренчә чишеп чыгалар)
Проектның тематикасы һәм эчтәлеге:
Иҗади проект(татар халык бәйрәме. Балалар әти-әниләргә,килгән кунакларга, балаларга бәйрәм күрсәтәләр)
Проектның башкару формасы:
Татар халык бәйрәме– Нәүрүзне сәхнәләштереп күрсәтү.
Проектның дәвамлылыгы:
Дәвамлы проект(1 ай)


Катнашучылар:


Балалар бакчасы хезмәткәрләре, балалар, ата-аналар.


Проектның план-схемасы

Башлангыч этап


Балалар белән эш


Ата-аналар белән эш


Тәрбиячеләр, белгечләр һәм социум белән эш


1 .Балаларга яз билгеләре, табигать күренешләре белән таныштыру


2.Язгы табигать. Язгы бәйрәм, йолалар турында белемнәрен тулыландырып балалар белән әңгәмә үткәрү


3. “Яз”, “Язгы бәйрәмнәр” темасына рәсем бәйгесе уздыру.



1. Ата-аналар җыелышында про ект оештырылуы хакында әйтү. Кыскача проектның эчтәлеге белән таныштыру.








1. Проект турында әйтү. Максатлар һәм бурычлар белән таныштыру.


2. Музыка җитәкчесе белән проектның эчтәлеге хакында сөйләшү, темага туры килә торган репертуар сайлау.







Эшчәнлекне оештыру


Балалар белән эш


Ата-аналар белән эш


Тәрбиячеләр, белгечләр һәм социум белән эш

1.Балаларны Нәүрүз бәйрәме белән таныштыру. Нәүрүз бәйрәме,яз , язгы табигать турындагы белемнәрен барлау. Балаларның фикерләрен тыңлау.
2.Бәйрәм темасына кагылган, Нәүрүз бәйрәмен дә уйналасы уеннарны өйрәнә башлау.
3. Балалар белән бергә“Хуш киләсең Нәүрүз” дигән плакат ясау.
4.Балаларны “Нәүрүз бәйрәменең сценариясе белән таныштыру.
5. Бәйрәмгә өйрәнеләсе шигырьләрне бүлеп бирү.

1.“Балаларның тәрбияви үсешендә татар халык бәйрәмнәренең роле” дигән темага консультация бирү.
2.Ата-аналаларны “Нәүрүз бәйрәме н әзерләү буенча оештыру эшенә җәлеп итү.

1.Сценарий белән таныштыру, музыка җитәкчесе белән репертуарга һәм сценарий эчтәлегенә төзәтмәләр кертү.
2.Тәрбияче, муз. җитәкчесе киңәше буенча балаларга шигырьләр, рольләр бирү.


Проектны тормышка ашыру


Балалар белән эш


Ата-аналар белән эш


Тәрбиячеләр, белгечләр белән эш

  1. Яз турында табышмаклар, мәкальләр , сынамышлар өйрәнү.

  2. Бәйрәм сценариясенә кергән җырлар һәм уеннар өстендә эшләү.

  3. Балаларга бирелгән шигырь ләрне сәнгатьле сөйләү өстендә эшләү.

  4. Чакыру билетлары, афиша әзерләү.

  5. Сценарие буенча репетицияләр ясау. Презентациягә әзерләнү.


1 Ата-. аналарның һәм балаларның мөстәкыйль эшчәнлеге буларак
бәйрәмгә өйрәнә торган җырлар, шигырьләрнең сүзләрен балалар белән ятларга булышу .
2. Аерым балаларның ата-аналары белән сөйләшү, шигырьләрне дөрес ятлау турында киңәшләр бирү.
3. Бәйрәм өчен кирәк булган атрибутлар һәм костюмнар әзеләүдә катнаштыру.

  1. Репетициядә катнашу, аерым күренешләрне кабатлату.

  2. Музыка җитәкчесе һәм тәрбиячеләр ярдәмендә сценариягә кергән җырларны өйрәнү

  3. Декорация ясауда, костюмнар әзерләүдә катнашу.

  4. Оештыру моментларында катнашу.

  5. Чакыру билетлары,афишалар ясау



Презентация


Балалар белән эш


Ата-аналар
белән эш


Тәрбиячеләр, белгечләр белән эш


Әти-әниләргә, балаларга, тәрбиячеләргә, килгән кунакларга
Нәүрүз бәйрәмен сәхнәләштереп күрсәтү.




Үткәрелгән бәйрәм буенча үзләренең уй-фикерләрен, хисләрен теләкләр дәфтәрендә белдерү.


Нәүрүз бәйрәмен сәхнәләштереп күрсәтү.


Фотосессия.




Нәүрүз бәйрәменә әзерләнү өчен перспектив план


Төп эшләр

Шигырьләр,

уеннар

җырлар

Уртанчы
лар төркеме


Балаларны язгы табигать, яз күренешләре.табигатьтә булган үзгәрешләр белән танышу. Яз күренешләрен сөйләп бирергә, рәсемнәрдән, табигатьтән табарга өйрәтү. Табигатьтә ел фасылларының бер-берсеннән аерылып торуын, кабатланмавын, һәр ел фасылында үзенә хас халык бәйрәмнәре булуын аңлату. Халык аваз иҗаты әсәрләре белән таныштыруны дәвам итеп, яз турында шигырьләр, җырлар, уеннар, хәрәкәтле уеннар, мәкальләр, табышмаклар өйрәнү.


“Яз” –Шәүкәт Галиев,”Яз” – Бари Рәхмәт,
“Тышта яз”- Әхмәт Ерикәй
шигыре


“Тамчы тама”,”Көн аязды”, “Коеп яяяңгыр ява”

“Язгы тамчы”-Ф. Шаймарданов музыкасы һәм сүзләре


Зурлар төркеме

Нәүрүз бәйрәме белән таныштыруны язгы табигать, андагы үзгәрешләр белән әйләп үткәрү. Бәйләнешле, диалогик сөйләп күнекмәләре булдыру. Язгы ел фасылыа караган халык аваз иҗаты жанырлары белән таныштыруны дәвам итү.

“Март аенда”- Әминә Бикчәнтәева, “Яз булгач”-Нәкый Исәнбәт “Сыерчыклар килгәч”-Дамир Гарифуллин.

“Юешләндек” “Яңгыр”

“Яз килде”-Әхмәт Ерикәй сүзләре, Салих Сәйдәшев көе.“ Яз җитә”- Фатих Кәрим сүзләре. Әхмәт Фәйзи көе.

Мәктәпкә әзерлек төркеме

Нәүрүз бәйрәменең кайчан, ничек, ни өчен үткәрелүен, нинди ырым- йолалар саклануын аңлату. Туган табигать турындагы белемнәрен
киңәйтү. Үсемлекләр , хайваннар тормышы турында мәгълүматлар бирүне дәвам итү. Яз айларын тасвирлап, һәр айда нинди үзгәрешләр булуын аңлату. Балаларның ел вакытлары турында белемнәрен барлау, ачыклау,Һәм шулр нигезендә аларның сүз байлыгын үстерү, табигать күренешләрен тулырак аңлату, табигать белән кызыксыну һәм аңа мәхәббәт тәрбияләү. Табигатьнең матурлыгын һәм шуңа бәйле рәвештә Нәүрүз бәрәменең дә аның бер өлеше икәнен аңларга өйрәтү. Күзәтүчәнлек һәм кызыксынучанлык, әйләнә –тирә табигатькә хөрмәт тәрбияләү.Балаларның фикерләү сәләтен үстерү. Халык аваз иҗатының кече жанырлары: табышмаклар,сынамышлар, такмаклар белән таныштыруны дәвам итү.

“Яз”-Нури Арсланов
Кайтыгыз кошкайлар” –Роберт Миңнуллин.
“Карлыгач” –Габдулла Тукай

“Яз” –җырлы уен. “Яңгыр” “Апрель”

“Кояшлы ил”-Л. Батыр-Болгари көе, Әхмәт Рәшит сүзләре.
“Яз җитә” Фатих Кәрим сүзләре, әхмәт Фәйзи көе; “Нәүрүз һәм балалар җыры” Г. Гәрәева көе һәм сүзләре
“кайт карлыгач” И. Сынгаевский сүзләре, Р. Вәлиева тәрҗемәсе. Л. Батыр- Болгари көе.


Бәйрәмнең сценариясе
Яз бәйрәме - Нәүрүз


Кыз: Тиздән Нәүрүз бәйрәме җитә, ләкин үзе һаман килми. Урманга барып эзләп кайтыйм әле. Бәлки ул урманда йөридер.
(Кошлар тавышы ишетелә, Кыз җырлый.)
«Кайт, карлыгач» җыры(И. Сынгаевский сүзләре,Р. Вәлиева тәрҗемәсе,Л. Батыр-Болгари көе) башкарыла.
Ай-һай, бигрәк күңелле урманда, кошлар сайрый. Умырзая­лар да чәчәк аткан икән. Нинди матурлар! Чәчәкләр җыйыйм әле. Нәүрүзгә бүләк итәрмен, бәйрәм белән котлармын. Эх-э-эх! (Колачларын җәеп әйләнә, җырлый.)
Шулвакыт Урман хуҗасы килеп чыга.
Урман хуҗасы: Кем бар анда, минем язгы урманымда кем тавыш чыгарып йөри?
Кыз: Бу мин — Инзилә
Урман хуҗасы: Ни эшләп йөрисең син, кызыкай?
Кыз: Тиздән Нәүрүз бәйрәме җитә, ә Нәүрүз үзе юк та юк. Аны эзләргә дип килгән идем, адаштым.(Елый.)
Урман хуҗас:. Йә, елама, менә мин сиңа тылсымлы чәчәк бүләк итәм (чәчәк бирә), ул сиңа Нәүрүзне табарга ярдәм итәр.
Кыз:Ай, минем елыйсым килми башлады, күңелемкүтәрелеп китте, җырлыйсы, биисе килә. Әйдә бер биеп алыйк!
«Татар халык биюе»н башкара. Урман хуҗасы кушыла.
Урман хуҗасы: Ярый, Инзилә, хәерле юл сиңа, мин дәкитим, чөнки урманда эшем бик күп, яз бит.
Кыз: Рәхмәт сиңа, Урман хуҗасы, сау бул.(Кыз, кулын болгап, Урман хуҗасын озатып кала, урман буйлап китә, чәчәк җыя, сөйләшә, кинәт аның каршына ике бүре килеп чыга).
Бүреләр: У-у-у, ашарга ит тә булды... ашыйбыз.
Кыз:Туктагыз, Бүре дуслар! Исәнмесез!

  1. нче бүре: Карале, нинди ягымлы кыз!

  2. нче бүре. Кем син, исемең ничек?

Кыз: Минем исемем — Инзилә, карагыз әле, нинди матур чәчәк, исе тәмле, иснәгез.

  1. нче бүре. Нинди хуш ис бу! Явызлыгым тәмам бетте.

  1. нче бүре. Җырлыйсы килә башлады. Яз бит, шул
    турыда бер җырлап алыйк булмаса.


Яз җитә”җыры (Җ.Фәйзи көе, Ф.Кәрим сүзләре)
Кыз: Рәхмәт сезгә, Бүре дуслар!
Шулвакыт куаклар арасында өч куян күренә, алар калтырап
утыралар.
Кыз: Куяннар, килегез бирегә.
Куяннар(калтырап).Ю-ук, без бүреләрдән куркабыз.
Кыз: Курыкмагыз, килегез бирегә. (Чәчәк иснәтә.)
Куянна:. Нинди хуш исле гүзәл чәчәк, берәүләрдән дә курыкмый башладык. Безнең уйныйсы килә.
Куяннар музыка уен коралларында уйныйлар.
Кыз:Рәхмәт сезгә, бик матур итеп уйнадыгыз.
Куяннар китә. Кыз юлын дәвам итә, урман арасыннан ике тиен
килеп чыга.
Кыз: Исәнмесез, тиеннәр!
Тиеннәр. Исәнме, Инзилә, син кая барасың?
Кыз: Менә минем чәчәгемне иснәп карагыз, аннан соң
әйтермен.
Тиеннәр. Ай-һай, нинди хуш ис бу! Күңелләребез күтә­релеп китте. Биисе килә башлады!
«Тиеннәр биюе» башкарыла.
Кыз:Рәхмәт сезгә, тиеннәр, бик матур биисез икән.Тиенкәйләр, тыңлагыз! Мин Яз кызы — Нәүрүзне эзләп йөри идем, сез белмисезме, ул кайда икән?
Тиеннәр. Беләбез, беләбез, әйдә безнең арттан.
Нәүрүз яшәгән өй янына киләләр,шакыйлар.
Нәүрүз: Кем бар анда?
Кыз: Бу-мин Инзилә.
Нәүрәз: Исәнме ,Инзилә, син бу вакытта урманда нишләп йөрисең?


Нәүрүз: Ай рәхмәт, Инзилә, бәйрәм җиткәнен онытыпторам икән бит. Хәзер барабыз.
Кыз:Мин килгәндә урманда бик күп төрле җәнлекләрочраттым, барысы да шундый әйбәтләр, аларны да бәйрәмгә алып барасым килә.
Нәүрүз: Ярый, Инзилә, барсыннар. Иптәш кызларыңны,дусларыңны да чакырырга онытма.
Кыз:Дусларым, малайлар, кызлар! Әйдәгез, Нәүрүзбәйрәменә барабыз. Соңга калмагыз! Ашыгыгыз! Ашыгыгыз!
Балалар залга керәләр. «Нәүрүз , һәм балалар җыры»н (Г. Гәрәева көе һәм сүзләре) җырлап, авылга юнәләләр.
Нәүрүз: Дуслар, әйдәгез, бәйрәмгә сый җыйыйк, барлык кешеләрне бәйрәмгә чакырыйк.
1нче бала. Нәүрүз килде, яз булды,
Яңгыр яуды, аз булды,
Яз булса да саз булды,
Нәүрүз мөбарәкбад!
2нче бала. Әгәр булмаса акчагыз,
Йөзегез кызартмагыз,
Ни булса да бирегез,
Нәүрүз мөбарәкбад!
3нче бала. Әгәр булса көнегез,
Бардыр сезнең оныгыз.
Савап булыр, бирегез,
Нәүрүз мөбарәкбад!
4нче бала. Бардыр сезнең маегыз,
Яки бардыр балыгыз.
Барын бергә куегыз,
Нәүрүз мөбарәкбад!
5нче бала. Ач ишегең, керәбез,
Нәүрүз әйтә киләбез.
Нәүрүз котлы булсын!
Нәүрүз котлы булсын!


Түтәй.Кем бар анда? Әй, исәнмесез, балалар.
Гөрләп тора ишегалдым,
Җырлап тора матур көйгә.
Нәүрүз килә, Нәүрүз килә,
Теләк теләп матур көйгә.
Балалар. Хуш киләсең, Нәүрүз, түрдән уз!
Түтәй.Хуш киләсең, Нәүрүз!
Бирим әле сезгә күкәй,'
Май бирим, күмәч, калач.
Бәйрәм көнендә шатланып,
Рәхәтләнеп күңел ач.


Балалар. Рәхмәт, түтәй, әйдә безнең белән бәйрәмгә.
Балалар, әти-әниләр янына килеп сый җыялар.
Нәүрүз. Балалар, күрегез, никадәрле сыйҗыелды! Бер­гәләп ашап алабызмы, әллә бераз күңел ачабызмы?
Балалар. Күңел ачабыз, күңел ачабыз!


Ишектә телеграмма тоткан Сыерчык күренә.
Сыерчык. Телеграмма, телеграмма!
Түтәй. Күрегез, сыерчык килгән, безгә телеграмма ки­тергән. Кемнән булыр ул телеграмма? Укып карыйк әле. (Укый.)
Кадерле балалар, тиздән сезгә килеп җитәчәкмен.
Кыш бабай.
Кызык, Кыш бабай яңадан киләм дигән Аның вакытыүтте бит инде.
Музыка уйный. Ишектә Кыш бабай күренә..
Кыш бабай. Миннән башка гына нинди бәйрәм узды­расыз, балалар?
Т ү т ә й. Яз кызы — Нәүрүз килде, Кыш бабай аны каршы­лап, Нәүрүз бәйрәме үткәрәбез.
Кыш бабай. Ничек алай? Мин бит әле үтмәгән, китәргәдә җыенмыйм. Нәүрүз белән ярышып карыйк.Әгәр ул җиңсә, яз килер, мин җиңсәм, яңадан кыш булыр.
Кыш бабай(беренче ярыш). Менә минем чаңгыларым. Икебез ике якка йөгерәбез. Кем алдан килә, шул җи­ңүче була.


Кыш бабай җиңелә.;
Кыш бабай. Бу ярышта мин җиңелдем. Безнең бит әлеикенче ярыш та бар.
Бау тартышу. Кыш бабай җиңелә.
Кыш бабай. Булмады бу. Инде, Нәүрүз, синең белән бию ярышы игълан итәм.
Нәүрүз. Мин риза, Кыш бабай.
Бииләр. Кыш бабай егыла.
Кыш бабай. Уф, арыдым, эрим, агам ярдәм итегез!
Балалар бабайга торырга булышалар, җилләндерәләр.


Кыш бабай: Кызым, Нәүрүз, бик булдыклы, зирәк, уңган икәнсең. Инде мин тыныч күңел белән сиңа үземнең тәхетемне калды­рып китәм. Имин яшәгез, бәхетле булыгыз, балалар! Сау булыгыз.
Чыгып китә.
Нәүрүз. Бәйрәмне дәвам итәбез. Инде бер биеп алыйк.


«Татар халык » биюе (татар халык көе),
Бию тәмамланганнан соң, урман ягыннан кулына зур гөмбә тоткан Шүрәле килеп чыга.
Шүрәле. Туктагыз әле, туктагыз, нишләп мине Нәүрүз бәйрәменә чакырмадыгыз?
Түтәй. Нәрсә бар, Шүрәле, нишләп болай ямьсез тавыш белән кычкырасың?
Шүрәле. Мин берүзем урманда калганмын, барлык урман җәнлекләре Нәүрүз бәйрәменә киткәннәр. Нәүрүз минем турында бөтенләй оныткан. (Шүрәле үпкәләп, әйләнеп баса.)
Нәүрүз(Шүрәленец аркасыннан сыйпап). Ярый, Шүрәле, гафу ит мине. Әйдә әле, балалар Шүрәлегә бер матур җыр җырлап күрсәтик. Үпкәләп торма, тыңла.
«Шүрәле җыры» башкарыла.
(С.М.Сабирова сүзләре һәм көе)
Түтәй. Әй, булдырдыгыз балалар.
Шүрәле. Карале, онытып торам икән, минем әбием — өлкән Шүрәле — бүген сезнең балалар бакчасында Нәүрүз бәйрәме икәнен әйтте. Шушы серле гөмбәне балаларга илтеп бирергә кушты.
Яз бәйрәме белән котлыйм сезне, балалар. Менә сезгә күчтәнәч.(Гөмбәне бирә.)
Түтәй. Ай, рәхмәт сиңа, Шүрәле. Өлкән Шүрәлегә дә бик зур рәхмәтебезне тапшырырсың.
Нәүрүз. Ә хәзер безгә китәргә вакыт. Безне башка балалар бакчаларында да көтә торганнардыр. Киттек, Шүрәле. Сау булыгыз. (Чыгып китәләр.)
Түтәй. Балалар, әйдәгез әле, бу серле гөмбәне ачып ка­рыйк. Нәрсә бар икән аның эчендә? (Карыйлар.)Менә нинди тәмле чикләвекләр икән . (Түтәй белән Инзилә балаларга чикләвекләр тараталар.)
Кыз:Язлар, җәйләр имин килсен,
Күк йөзе аяз булсын.
Барчабызга сәламәтлек,
Бәхетләр алып килсен!


Катнашучылар:


Алып баручы- төркем тәрбиячесе,Ч.Г.Сөнгатова.
Нүәрүз- Татар теле тәрбиячесе Э.Р. Сахәбетдинова.
Түтәй– татар теле тәрбиячесе Н. М. Яппарова
Шүрәле- физкультура инструкторы Н.Г. Кашафутдинова.
Кыз –Инзилә, 12 төркем.
Башка рольләрдә 12 зурлар төркеме балалары;
Музыка җитәкчесе-Р.А.Горнастаева.





Кулланылган әдәбят


  1. Балалар бакчаларында тәрбия һәм белем бирү прогаммасы. /Төзүчеләре: К.В.Закирова. Р.Г.Борһанова.- Казан: Хәтер,2000

  2. Вафина Т.В. Җырлар,биюләр,уеннар.-Казан, 1993.

  3. Гәрәева Г.Г. Балалар җырлый. –Чаллы,1993.

  4. Гәрәева Г.Г. Үз җырыбыз булсын әле.-Чаллы, 1993.

  5. Исәнбәт. Н.балалар фольклоры һәм җырлы –сүзле йөз төрле уен. –Казан: Татарстан китап нәшрияте 1984.

  6. Күңел ачыйк бергәләп. /төзүчесе: К.В. Закирова,- Казан6: Мәгариф нәшрияте 2003.

  7. Ягъфәров Р. Кәҗә- мәкәрҗә.-Казан,раннур нәшрияте,1990.

  8. Ягъфәров Р.Татар балалар фольклоры. Казан, раннур нәшрияте, 1999

  9. Иң матур сүз /Төзүчесе: К.В.Закирова, -Казан:Мәгариф нәшрияте2000.

  10. “Яңа алымнар кулланып” Әхмәдиева Н. /Мәгариф №4,2009

  11. “Уйный, уйный өйрәнәбез.” Әдһәмова К. / Мәгариф № 4. 2009.

  12. “ Иң зур теләк нәниләрне милли рухта тәрбияләү” Шәфигуллина Г. //Мәгариф №12. 2002.


9