О проекте
Портфолио воспитателя детского сада
  1. Главная
  2. Занятия с детьми
  3. Тукай бәйрәме: Праздник творчества и вдохновения для детей

Тукай бәйрәме: Праздник творчества и вдохновения для детей

Яппарова Нурания Миннахматовна Яппарова Нурания Миннахматовна
DOC
90
1

В детском саду №36 «Очкынкай» мы гордимся тем, что имеем возможность провести уникальный проект, посвященный выдающемуся татарскому поэту Габдулле Тукаю. Этот проект будет приурочен к 125-летию со дня рождения великого автора, вдохновившего не одно поколение детей и взрослых своим творчеством. Тукай — это не просто имя, это символ татарской культуры, языка и литературы. Мы стремимся помочь нашим детям лучше понять и оценить его наследие через праздники, игры, конкурсы и творческие занятия.

Основная задача нашего проекта — познакомить детей с жизнью и творчеством Тукая, воспитать в них любовь к своему языку и культуре. Во время празднования Тукая ребята смогут узнать о его детских годах, трудностях, с которыми он столкнулся, и о его великих произведениях, которые учат доброте, честности и уважению к природе. Мы надеемся, что каждый ребенок сможет найти в его стихах частичку себя, свою историю и своей судьбы.

Праздник Тукая пройдет в нашем саду с участием родителей и всех желающих. Будут организованы конкурсы на лучшее чтение стихов, совместные физические игры, творческие мастерские, где дети создадут свои произведения, вдохновляясь творчеством любимого поэта. Все это поможет развить их творческие способности и обучение в интересной и доступной форме.

Также в рамках нашего проекта мы постараемся установить органичное сотрудничество с родителями. Часть работы будет посвящена совместному чтению произведений Тукая, обсуждению его тяжелой судьбы, а также значимости его творчества для народа. Вместе мы создадим атмосферу творчества, вдохновения и уважения к нашему культурному наследию.

В современном мире, когда культурные традиции могут постепенно стираться, наш проект — это шаг к сохранению и популяризации татарской литературы среди молодежи. Мы верим, что, познакомив детей с великим поэтом, мы посеем в их сердцах семена любви к родной стране, ее языку и культуре. Тукай останется в наших сердцах навсегда, и его творчество продолжит вдохновлять новые поколения.

Предпросмотр

Алабуга муниципаль районы муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе 36 нчы “Очкынкай” балалар бакчасы





Проектны әзерләде:
1 нче категорияле татар теле
тәрбиячесе Яппарова Нурания
Миннахматовна


Алабуга
Тукай бәйрәме” проектаның актуальлеге


Һәр ел саен апрель аенда без татар халкының яраткан шагыйре Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтәбез. Быел шагыйрьнең тууына 125 ел.
Г.Тукайның әкиятләре, шигырьләре кечкенәдән белем алырга, эш сөяргә, табигатьне яратырга һәм аны сакларга өнди. Тормыш аңа бик күп мәшәкатьләр китерсә дә, аның туган авылына халкына, теленә хөрмәте зур булып кала.
Һәр халык, һәр милләтнең үсешендә күчеш- күтәрелеш чоры була. Андый чакта ул үзенең олы шәхесләренә мөрәҗәгать итә, аларның мирасыннан акыллы киңәшләр эзли, кылган гамәлләрен, уй- фикерләрен чагыштыра, шуннан чыгып, ялгыш хаталардан аерыла.
Без дә бүген шундый күчеш- күтәрелеш чорын кичерәбез.Тукайны борчыган сораулар бүген безне дә борчый, алар бүген дә актуаль. Менә ни өчен бүген тагын Тукайга, аның үлемсез мирасына мөрәҗәгать итәбез. Тукай иҗатында аның шигырьләрендә, проза әсәрләрендә - бүгенге көннең күп сорауларына җавап табып була. Шуңа күрә Тукай безгә һәрчак бик якын.
Ятим үсеп, бу фани дөньяда нибары 27 ел гомер яшәп, биш – алты томлык мәңгелек әсәрләр иҗат итеп калдырган, исеме Пушкин, Дантелар белән янәшә куелырлык даһи шагыйре булган миләтнең дә тарихта үз урыны булырга тиеш.
Без егерменче гасырда Тукай белән яшәдек , егерме беренче гасырга да аның белән бергә атлап керәбез. Тукай мирасы яшәгәндә, милләтебез дә яшәр.






Тукай безнең күңелләрдә


Шагыйрь Габдулла Тукай әдәбиятыбыз күгендә балкыган йолдызларның иң яктысы.
Габдулла Тукай 1886 елның 26 апрелендә, хәзерге Арча районы Кушлавыч авылында, Мөхәммәтгариф мулла гаиләсендә дөньяга килә. Габдуллага 4-ай булганда- әтисе, 3 яшьтә 9 ай чагында әнисе Мәмдүдә вафат була.
Шуннан соң шагыйрьнең газаплы, авыр тормышы башлана: кулдан кулга, авылдан-авылга йөрү, ятимлек, фәкыйрьлек, кимсетүләр...
Г. Тукайның ятимлектә үткән балачагы безгә аның “Исемдә калганнар” әсәреннән мәгълүм:
“ Мин кышкы көннәрдә, төнлә яланаяк, күлмәкчән көенчә тышка чыгам икән дә бераздан өйгә кермәкче булып ишеккә киләм икән. Әмма ишекне ача алмыйм, аякларым бозга ябышып катканчы көтеп торам икән. Шуннан әби- карчыкның: “Кадалмас әле, клмешәк!” – дигән сүзләрен ишетәм.Ул мине орыша –орыша кертә икән...
Әни үлгәч, мин бөтенләй ятим булып калдым. Беркөнне, Казанга бара торган бер ямщикка утыртып, мине Казанга озаталар.”
Оядан ояга күчеп, җылылык эзләп йөргән бу сабыйның алдагы тормышы Кырлай авылы белән бәйле. Кырлай аны җылы каршы ала. Бала чагының иң матур көннәре шунда үтә дисәк тә дөрес булыр. Кырлайда нәни Габдулла беренче тапкыр мәдрәсәгә укырга йөри башлый. Анда булган кызыклы хәлләрне ул үзенең шигырьләрендә яктырта.
Ул авыл малайлары белән – су буенда, балыкта; печән вакыты җитсә - ул печәндә; урагы җитсә, ул да уракта була. Рухи яктан авыл, крестьян тормышын тәмам күңеленә сеңдергән Тукайны көннәрдән бер көнне әтисенең дусты эзләп таба да Җаек (Уральск) шәһәренә алып китә. Җаек бер үк вакытта Тукайга олы белем һәм иҗат дөньясына юл ача.
Әмма туган туфрак шагыйрьне Казанга тарта. 19 яшьлек Габдулла яңадан Казанга кайта. Ни кызгаыч шагыйрь гомере кыска була. Әмма шул кыска вакыт эчендә дә, ул балалар өчен әкият – поэмалар, шигырьләр, мәсәлләр иҗат итә.
Тукай үзенең әсәрләрендә хезмәткә өйрәнергә, зурларны хөрмәт итәргә, таар телен яратырга өндәгән.
Габдулла Тукай бары тик 27 ел гына яши, әмма бик күпне эшләргә өлгерә. Ул үзе исән чагында ук чын мәгънәсендә халык шагыйренә әверелә. Аның әдәби мирасы саллы – саллы биш том тәшкил итә.Аныә әсәрләре 150 тапкыдан артыграк басылып чыкты. Алар дөнья халыкларының күп телләренә тәрҗемә ителде.
Тукайның васияте булган, диләр: шигырьләреннән килер акчага бер ятим бала үстерүләрен теләгән, имеш. Ул чак бу теләк үтәлми кала. Безнең көннәрдә шагыйрьнең нияте тормышка аша: шигьрият дигән гүзәл дөньяда Тукай меңләгән бала үстерә.



Максат:
1.Балаларны татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тормыш юлы, иҗаты белән таныштыру эшен дәвам итү, аның әкият, шигырьләрен аңлауларына ирешү.
2. Балаларның сүз байлыгын үстерү һәм активлаштыру.
3.Бала күңелендә “Тукай дигән бер кешегә зур бер ихтирам” тәрбияәү, Тукайның шигырьләре үрнәгендә тормышка әзер кшеләр тәрбияләү.
Бурычлар:


  • балаларны проблемалы ситуациягә кую, Г. Тукай, ,аның тормыш юлы, иҗаты турында нинди мәгълүмат белүләрен ачыклау;


  • балаларда комуникативлык сәләтен, иҗади активлыкны үстерү, коллектив эшендә катнашу теләген уяту;


  • балаларның хәтер сәләтен һәм иҗади күзаллауларын үстерү, сөйләм культурасын тәрбияләү;


  • үткәрелгән бәйрәм аша балаларда татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайга, аның иҗатына карата мәхәббәт тәрбияләү, татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту.




Проектның этаплары:


  • Проектның максатын, бурычларын билгеләү

Проектның төрен билгеләү;

    • Проектның тематикасын һәм эчтәлеген билгеләү;

    • Проектның башкару формасын билгеләү;

    • Проектның план-схемасын төзү

    • Өй эшләре, мөстәкыйль эш өчен биремнәр;

    • Ата-аналар белән эш төрләрен билгеләү;

    • Проектның сценариясен төзү;

    • Проектны презентацияләү.


Проектның төре:
Иҗади(балалар шагыйрьнең тормыш юлы, әсәрләре белән танышалар, барлыкка килгән проблемаларны үзләренчә чишеп чыгалар)
Проектның тематикасы һәм эчтәлеге:
Иҗади проект (Тукай бәйрәме. Балалар әти-әниләргә,килгән кунакларга, балаларга бәйрәм күрсәтәләр)
Проектның башкару формасы:
Тукай бәйрәмен– сценарий буенча үткәрү.
Проектның дәвамлылыгы:
Дәвамлы проект (1 ай)


Катнашучылар:


Балалар бакчасы хезмәткәрләре, балалар, ата-аналар.
Тукай бәйрәменә әзерләнү өчен перспектив план


Төп эшләр

Шигырьләр, әкиятләр

уеннар

җырлар

Уртанчы
лар төркеме


Балаларны Г. Тукай иҗаты белән таныштыра башлау, аларда язучының әкиятләренә мәхәббәт тәрбияләү. Кыюлык, югалып калмау сыйфатлары тәрбияләүгә этәргеч бирү.


“Кәҗә белән
Сарык” әкияте,
“Гали белән Кәҗә”
шигыре


Йөзек салыш уены

“Туган тел”


Зурлар төркеме

Балаларга Г. Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат бирүне дәвам итү. Язучының балалар өчен язган әсәрләре белән танышуны дәвам итү. Шагыйрьнең иҗатына һәм матур әдабият әсәрләренә кызыксыну уяту.

“Кызыклы шәкерт” “Бу кайсы вакыт?” “Безнең гаилә” “Бала белән күбәләк”

“Йөзек салыш” “Ачык авыз”

“Туган тел” “Бала белән күбәләк”Тукай сүз З.Хабибуллин көе;

Мәктәпкә әзерлек төркеме

Балаларны татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тормыш юлы, иҗаты белән таныштыру эшен дәвам итү, аның әкият, шигырьләрен аңлауларыа ирешү. Шагыйрьгә карата соклану, кызыксыну, ярату хисләре тәрбияләү.

“Туган авыл” “Карлыгач” “Бала белән күбәләк” “Кошларга” “Чыршы” “Ак бабай”

Йөзек салыш” “Ачык авыз” “Кап та коп” “Су анасы”

Пар ат”-З.Хәбибуллин көе, Г.Тукай сүзләре.
“Туган тел” “Бала белән күбәләк”Тукай сүз З.Хабибуллин көе; “Тукай абый” М. Шәмсетдинов көе,З. Туфайлова сүзләре, “Шүрәле” С Сабирова сүзләре һәм көе


Проектның план-схемасы

Башлангыч этап


Балалар белән эш


Ата-аналар белән эш


Тәрбиячеләр, белгечләр һәм социум белән эш


1.Балаларны татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тормыш юлы белән таныштыру
2.Шагыйрьнең шигырьләрен, аның сүзләренә язылган җырларны өйрәнү.
3.Г. Тукай әсәрләре буенча рәсем бәйгесе уздыру.


1.Ата-аналар җыелышында про ект оештырылуы хакында әйтү. Кыскача проектның эчтәлеге белән таныштыру.






1.Проект турында әйтү. Максатлар һәм бурычлар белән таныштыру.
2. Музыка җитәкчесе белән проектның эчтәлеге хакында сөйләшү, темага туры килә торган репертуар сайлау.
3.Китапханәчеләр белән экскурсиягә бару турында киңәшләшү.
4.”Кәҗә белән сарык” театрына билетлар алу.



Эшчәнлекне оештыру


Балалар белән эш


Ата-аналар белән эш

Тәрбиячеләр, белгечләр һәм социум белән эш

1.Балаларны күренекле шагыйребез Г.Тукай иҗаты белән таныштыру. Шагыйрьнең әсәрләрен белүләре турындагы белемнәрен барлау. Балаларның фикерләрен тыңлау.
2.Бәйрәм темасына кагылган, “Тукай бәйрәмен”дә уйналасы уеннарны өйрәнә башлау.
3. Балалар белән бергә“И туган тел, и матур тел, әткәм - әнкәмнең теле” дигән плакат ясау.
4.Балаларны “Тукай бәйрәме”нең сценариясе белән таныштыру.
5. Бәйрәмгә өйрәнеләсе шигырьләрне бүлеп бирү.

1.“Балаларның тәрбияви үсешендә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай иҗатының роле” дигән темага консультация бирү.
2.Ата-аналаларны “Тукай бәйрәме”н әзерләү буенча оештыру эшенә җәлеп итү.
3.Өйдә балалар белән Г.Тукайның әкиятләрен, шигырьләрен уку.

1.Сценарий белән таныштыру, музыка җитәкчесе белән репертуарга һәм сценарий эчтәлегенә төзәтмәләр кертү.
2.Тәрбияче, муз. җитәкчесе киңәше буенча балаларга шигырьләр, рольләр бирү.
3.Тәрбиячеләр белән бергәләп китапханәгә экскурсиягә бару.
4.Минзәлә театрының “Кәҗә белән Сарык” әкиятен карау.




Проектны тормышка ашыру


Балалар белән эш


Ата-аналар белән эш


Тәрбиячеләр, белгечләр белән эш

  1. Эш темасына багышланган мәкальләр өйрәнү.

  2. Бәйрәм сценариясенә кергән җырлар һәм уеннар өстендә эшләү.

  3. Балаларга бирелгән шигырь ләрне сәнгатьле сөйләү өстендә эшләү.

  4. Чакыру билетлары, афиша әзерләү.

  5. Сценарие буенча репетицияләр ясау. Презентациягә әзерләнү.

1 Ата-. аналарның һәм балаларның мөстәкыйль эшчәнлеге буларак
бәйрәмгә өйрәнә торган җырлар, шигырьләрнең сүзләрен балалар белән ятларга булышу .
2. Аерым балаларның ата-аналары белән сөйләшү, шигырьләрне дөрес ятлау турында киңәшләр бирү.
3. Бәйрәм өчен кирәк булган атрибутлар һәм костюмнар әзеләүдә катнаштыру.

  1. Репетициядә катнашу, аерым күренешләрне кабатлату.

  2. Музыка җитәкчесе һәм тәрбиячеләр ярдәмендә сценариягә кергән җырларны өйрәнү

  3. Декорация ясауда, костюмнар әзерләүдә катнашу.

  4. Оештыру моментларында катнашу.

  5. Чакыру билетлары,афишалар ясау


















Презентация


Балалар белән эш


Ата-аналар
белән эш


Тәрбиячеләр, белгечләр белән эш



Әти-әниләргә, балаларга, тәрбиячеләргә, килгән кунакларга
Тукай бәйрәмен күрсәтү.




Үткәрелгән бәйрәм буенча үзләренең уй-фикерләрен, хисләрен теләкләр дәфтәрендә белдерү.



Тукай бәйрәмен үткәрү.
Фотосессия.






Тукай бәйрәме сценариясе
Зал бәйрәмчә бизәлә. Сәхнә түренә Габдулла Тукайның портреты эленә, әсәрләреннән , китапларыннан күргәзмә оештырыла. Әкерен генә “ Тукай маршы” З.Хабибуллин көе яңгырый. Балалар залга керәләр.
А. б.: Бар күңеллек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген!
Нәрсәдән бу? – Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!
Әйе , бәйрәм бүген, балалар. Шундый матур яз көнендә, ямьле апрель аенда, безнен яраткан шагыйребез, халкыбызның сөекле улы - Габдулла Тукай туган. Менә буген без аның туган көн, 125 ел тулган көн кичәсенә жыелдык. Чөнки Г. Тукай балаларны, сезне, бик яраткан.
1бала.Итуган тел, и матур тел әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
А.б.:Балалар, бөек Тукаебызнын эшен дәвам итеп, безнен бик күп шагыйрь ләребезтатар теленә мәдхия жырлаганнар.
2 бала.Телсез идек,Тукай безне телле итте,
Җырсыз идек Тукай безне җырлыитте.
Татарча да яхшы бел,урысча да яхшы бел
Икесе дә безнең өчен иң кирәкле затлы тел.


А.б.:Балалар,Тукай абыебызнынң бала чагы авылда үткән. Барлык балалар кебек ул халык уеннарын бик яратып уйнаган. Без хәзер сезнең белән
Г. Тукайның яраткан уены “Ачык авыз”ны уйнарбыз.


Ачык авыз” уены. Балалар икешәрләп (аллы – артлы), түгәрәккә басалар. Бер бала парсыз кала. Музыка уйный башлагач, артта басып торган балалар түгәрәк буйлап биеп йөриләр. Көй туктагач тиз генә парлашып басалар. Парсыз калган бала “ачык авыз” була.
А.б.:Әхәзер без Тукай абыебызның кайбер әсәрләрен искә төшерәбез.
Мәтәлчек ата-ата Акбай /малой/ килеп керә,уйный.Малай керә.
“Кызыклы шәкерт” шигыре..
Яз килә”(чәчәкләр, күбәләкләр биюе)
А.б.:Габдулла Тукай шигырьләренә күп кенә җырлар да язылган.
БАЛА БЕЛӘН КҮБӘЛӘК” җыры.
А. б.:
Тукай исән, җыры күңелләрдә,
Яшәсәк тә үзен күрмичә
Тукай килә моңлы сазын уйнап.
Шагыйрьләргә тынгы бирмичә.
Газраилләр юкка сөенгәннәр,
Карап шагыйрь яткан табутка.
Аерылгысыз бер көч булып
Җаны яши аның халыкта
Киләчәкне күреп бара шагыйрь,
Пар атлары күптән җигелгән
Күчә Тукай яңа мәйданнарга
Халык йөрәгенең түреннән.
Жыр “Пар ат” (З. Хабибуллин көе, Г.Тукай сүзләре)
А.б. : Балалар, яраткан шагыйребезнең гомере бик кыска була, шул кыска вакыт эчендә, ул балалар өчен әкият – поэмалар, шигырьләр, мәсәлләр иҗат итә.
Кәҗә белән Сарык керә , куллларында капчык.
Сарык: Мә-ә-ә! Без кайда килеп чыктык? Урман да түгел, алан да түгел. Ә бу нинди балалар?
Кәҗә:Ми-ки-ки-ки! И надан сарык! Күрмәдеңмени! “Очкынкай” балалар бакчасы дип язылган иде бит.
Сарык: Мә-ә-ә! Исәнмесез балалар! Бигрәк матур киенгәнсез, әллә берәр бәйрәмгә җыелдыгызмы?
Балалар: Әйе, бүген сөекле язучыбыз Г. Тукайның туган көне, бүген бәйрәм.
Кәҗә: Ми-ки-ки-ки! Нәрсә карап торасың, ач тизрәк капчыгыңны. Бәйрәмгә бүләксез килмиләр бит.
(Сарык капчыкны чишә башлый)
Сарык: Мә-ә-ә! Бүре башы гына тартып чыгара күрмә, балалар куркып качарлар. Бәйрәм бит бу!
Кәҗә:Ми-ки-ки-ки! Капчыкта китаплар күп, балаларның барсына да җитәр.
Сарык: (Капчыктан китап ала) Менә бу -“Бәхетле бала” китабы. Күргәнегез бармы, балалар?
Бәхетле бала” шигыре.
Кәҗә: Ми-ки-кики! Капчыктагы китап саны 12 ки-ки! Менә бу нинди китап?.
Балалар: “Су анасы”!
Кәҗә: ....Сачын тарап алтын тарак белән
И бизәнә, ясана.
Вә шуннан соң кинәт суга чума-
Нәрсә кала басмада.?
Балалар: Алтын тарак.
А.б:
НәкъКазан артында бардыр
Бер авыл- Кырлай диләр
Җырлаганда көй өчен
Тавыклары җырлай диләр.
" Балалар, менә шулай Г.Тукайның “Шүрәле” әкияте башланып китә.
Кәҗә: Ми-ки-ки-ки! (Капчыгын актара) Капчыкта ниләр бар икән?..
(Шүрәле чыга кәҗәне кытыклый.)
Кәҗә:Хи-хи-хи! Кытыгым килә ! Шүрәле ич бу!
Сарык:Китаплар бетте, карын ачты, китик тизерәк.
(Кәҗә белән сарык чыгып китәләр)
Шурәле: Кемнәр ул минем турында сөйләшәләр, монда нинди бәйрәм бара.Ник сез мине дә чакырмадыгыз бәйрәмгә. Кәҗә белән сарык монда ни эшләп йөриләр.
А.б.:Әйдә, Шүрәле рәхим ит, без монда сине уйлап чыгарган Тукай абый ның туган көнен бәйрәм итәбез. Безнең белән уйнап, көлеп шаярып ал.
Шурәле:Әй, бармагым бик авырта, Былтыр бармагымны кысты бит.
А. б: Әйдә безнең белән уйнап ал, бармагың да төзәлер, безгә дә күңелле булыр.
УЕН : Кап та коп.
Шүрәле кытыклап йөри, кем көлә, шуңа җәза бирелә. Балалар Г. Тукай шигырьләрен сөйлиләр.
А.б: .Шүрәле син Тукай абыйның шигырьләрен белмисеңдер әле. Без сиңа аның-шигыръләрен сөйләп күрсәтербез.
( Туган авыл, Гали белән Кәҗә, Карга, Безнең гаилә, Бабай, Карлыгач, Яңгыр. Бу кайсы вакыт?)
А.б:Шүрәле дус, без бит синең турында җыр да беләбез әле.Тыңла.
Җыр “Шүрәле.” (С Сабирова көе һәм сүзләре)
Шүрәле:И, рәхмәт балалар, бик матур җырладыгыз.
А.б:Я Шүрәле сиңа безнең белән күңеллеме? Әле без тагын мәкальләр дә беләбез. Балалар килегез әле. Без сезнен белән «Серле төен» дигән уен уйныйбыз. Менә букулъяулык, монда төен, әгәр сез мин башлаган мәкальне дәвам итсәгез бу төен чишелә:
1.Кем эшләми- шул ашамый.
2.Хезмәт- төбе хөрмәт.
3.Кунак булсаң-тыйнак бул.
4. Тырышкан табар- ташка кадак кагар.
5.Ахмак узен мактар.
Татарча күмәк бию.
Шүрәле: Менә балалар булдырдыгыз, рәхмәт,бармагым да төзәлде. Бик кунелле булды, миңа урманга китәргә вакыт, дусларым янына. Тукай абыйның туган көненә багышланган бәйрәм турында урман дусларыма да сөйләрмен. Сау булыгыз! (Шүрәле чыгып китә)
Бала:
Тукай абый
Әле укый белмәсәк тә,
Туган телне җырлый быз.
БуТукай абый бүләге
Иң гүзәл бер җыр дибез.
Әкиятләр сөйләп тыңлап
Телләребез ачыла.
“Су анасы”, “Шүрәле”ләр
Безнең дуслар барсы да.
А.б: Халык моңы – синең моңың булды,
Халык күңеле - синең күңелең.
Ил гомере – халык гомере кебек
Озын булыр, шагыйрь, гомерең!
Ә хәзер барыбыз да Габдулла Тукайнын“Туган тел”җырын җырлыйбыз.
Җыр: Туган тел (Г.Тукай сүзләре, халык көе.)Бәйрәмгә өйрәнелгән мәкальләр


1.Кем эшләми- шул ашамый.
2.Хезмәт- төбе хөрмәт.
3.Кунак булсаң -тыйнак бул.
4. Тырышкан табар- ташка кадак кагар.
5.Ахмак узен мактар.


Бәйрәмгә әзерләнгәндә өйрәнелгән уеннар:
Кап та коп” уены.
Балалар бер түгәрәк булып утыралар, бер-берсенең баш бармак ларын учлаган килеш, йодрыкларын йодрык өстенә куеп, кулларын бергәләп күтәреп- төшереп шуны әйтәләр:
Без-без, без идек,
Без унике кыз идек:
Базга төштек бал ашадык,
Келәткә кердек май ашадык;
Өйгә мендек өйрә эчтек,
Бер тактага тезелдек,
Кап та коп,
Авызыңны ач та йом! –
диләр дә барсы да берьюлы авызларын йомалар.
Моннан соң уенчылар берсе дә авызын ачмаска, көлмәскә, сөйләшмәскә тиеш.
Кем авызын ача шул җәза ала. Бу очракта Г.Тукайның шигырен сөйли.
Ачык авыз” уены.
Балалар икешәрләп (аллы – артлы), түгәрәккә басалар. Бер бала парсыз кала. Музыка уйный башлагач, артта басып торган балалар түгәрәк буйлап биеп йөриләр. Көй туктагач тиз генә парлашып басалар. Парсыз калган бала “ачык авыз” була.
Су анасы” уены.
Уенны алып баручы - Су анасы, күзләре бәйләнгән килеш, түгәрәк уртасында утыра. Балалар кулга –кул тоттынып җырлый –җырлый аның янында әйләнеп йөриләр.
Су анасы, Су анасы,
Су астында ниләр бар?
Кил бире чык,кил бире чык
Безнең белән уйнарга.
Уйнаучылар туктап калалар. Су анасы аларга якынрак килә һәм бармагы белән берәр уенчыга төртеп күрсәтә. Капшап карап, ул аның кем икәнлеген әйтсә шул уенчы Су анасы була. Дөрес әйтмәсә, Су анасы үзурынына кире китә.
Телсез идек,Тукай безне телле итте,
Җырсыз идек Тукай безне җырлыитте.
Татарча да яхшы бел,урысча да яхшы бел
Икесе дә безнең өчен иң кирәкле затлы тел.
Тукай исән, җыры күңелләрдә,
Яшәсәк тә үзен күрмичә
Тукай килә моңлы сазын уйнап.
Шагыйрьләргә тынгы бирмичә.
Газраилләр юкка сөенгәннәр,
Карап шагыйрь яткан табутка.
Аерылгысыз бер көч булып
Җаны яши аның халыкта
Киләчәкне күреп бара шагыйрь,
Пар атлары күптән җигелгән
Күчә Тукай яңа мәйданнарга
Халык йөрәгенең түреннән.
Тукай абый
Әле укый белмәсәк тә,
Туган телне җырлый быз.
Бу Тукай абый бүләге
Иң гүзәл бер җыр дибез.
Әкиятләр сөйләп тыңлап
Телләребез ачыла.
“Су анасы”, “Шүрәле”ләр
Безнең дуслар барсы да.
А.б: Халык моңы – синең моңың булды,
Халык күңеле - синең күңелең.
Ил гомере – халык гомере кебек
Озын булыр, шагыйрь, гомерең!
Бәйрәмгә әзерләнгәндә өйрәнелгән җырлар:
Туган тел.
Халык көе. Г. Тукай сүзләре.
И туган тел, и матур тел, әткәм- әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишетә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең белән синең,
Кечкенәдән аңлашылган шатлыгы кайгым минем.
И туган тел! Синдә булган иң элек кылган догам:
Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, Ходам!
Шүрәле.
С.Сабирова көе һәм сүзләре
Бүген безнең бәйрәмгә
Килгән икән Шүрәле.
Бәйрәмне безнең бозмакчы
Кыланышын күр әле.
Кушымта : Шүрәле, Шүрәле, Шүрәлене күр әле!
Кети, кети уйныйк диеп торган була бит әле!


Олы бәйрәм хөрмәтенә
Усаллыгың киметсәң,
Гафу итәрбез, Шүрәле,
Дуслар белән биесәң.
Кушымта:


Әкияттән чыктыңмы син,
Урманнан киләсеңме?
Әгәр булсаң чын Шүрәле
Кытыклап кара безне.
Тукай абый.
М.Шәмсетдинов көе. З Туфайлова сүзләре
Әле укый белмәсәк тә,
Туган телне җырлыйбыз
Бу Тукай абый бүләге,
Иң гүзәл бер җыр, дибез
И туган тел, и матур тел!
Әкиятләрен сөйләп, тыңлап,
Телләребез ачыла.
“Су анасы”, “Шүрәле”ләр –
Безнең дуслар барсы да.
И туган тел, и матур те
Тукайга
М.Разов сүзләре, В. Әхмәтшин көе
“Туган тел”не яттан сөйләп,
Үсеп җиткәнбез шулай.
Барлык татар балалары
Ярата сине, Тукай.
Кушымта: Тылсымлы шигырьләреңне
Укыйбыз кабат-кабат.
Балачак хыялларына
Бирәләр алар канат.
Шүрәлеләр яшәгәнгә
Ышанмый кемнәр генә?!
Су анасы әкиятен сөйли
Серле җәй төннәрендә.
Апрель җитсә исемеңне
Җырына куша тургай.
Милләтемнең кояшы син
И моңлы, нурлы Тукай.
Пар ат
З.Хәбибуллин көе, Г Тукай сүзләре
Җиктереп пар ат, Казанга туп- туры киттем карап;
Чаптыра атларны кучер, суккалап та тарткалап.
Кич иде. Шатлык белән нурлар чәчеп ай ялтырый;
Искән әкрен җил белән яфрак, агачлар калтырый.
Һәр тараф тын. Уй миңа тик әллә ни җырлый, укый;
Нәрсәдәндер күз эленгән һәм тәмам баскан йокы.
Берзаман ачсам күзем, бертөрле яп-ят кыр күрәм;
Ах ,бу нинди айрылу? Гомеремдә бер тапкыр күрәм.
Бәйрәм бүген
Җ Фәйзи көе, Г.Тукай сүзләре
Бар күңеллек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген !
Нәрсәдән бу? – Мин беләм: бәйрәм бүген,бәйрәм бүген!
Бер мөкадәс хис белән һәрбер кеше хәйран бүген;
Уйный сазым да минем бәйрәм көен: бәйрәм бүген!


Арттыра, күрдем, кояш гадәттәгедән балкыун:
“Ул киенгәндер!” – дидем: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!
Хис итеп һәр җирдә дә бертөрле хуш ис аңкуын:
“Ислемай сөрткән икән дөнья!” дидем: бәйрәм буген!


Яр башыннан тыңладым мин бер суның дулкыннарын;
Сөйләшәләр узара: “Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!”
Тыңладым әкрен генә искәндә бәйрәм көн җилен;
Ансы сөйли тагын: “Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!”
Тукай бәйрәменә өйрәнелгән шигырьләр
Кызыклы шәкерт.
-Әйдәле Акбай, өйрән син, арт аягын берлә тор;
Аума,аума туп-туры тор,төз утыр,яхшы утыр.
-Ник газаплыйсын болай син, мин әле бик кечкенә,
Мин туганга тик ике айлап, булыр йә өч кенә.
Юк,кирәкми, мин өйрәнмим минем уйныисым килә.
-Ах, юләр маймай! Тырыш яшләй, зурайгач жайсыз ул;
Картаеп каткач буыннар, эш белү уңайсыз ул.
Бала белән күбәләк
-Әйт әле, күбәләк,
Сөйләшик бергәләп:
Бу кадәр күп очып,
Армыйсың син ничек?
Ничек соң тормышын,
Ничек көн күрмешең?
Сөйләп бирче тезеп,
Табаламсың ризык?
Мин торам кырларда
Болында, урманда,
Уйныймын , очамын
Якты көн булганда.
Иркәли һәм сөя
Кояшның яктысы;
Аш буладыр миңа
Чәчәкләр хуш исе,
Тик гомерем бик кыска:
Бары бер көн генә
Бул яхшы, рәнҗетмә һәм тимә син миңа!


ТУГАН АВЫЛ.
Тау башына салынгандыр безнең авыл,
Бер чишмә бар якын безнең авылга ул;
Авылыбызның ямен суын тәмен беләм.
Шуңа күрә сөям җаным- тәнем белән.
Гали белән Кәҗә
Безнең Гали бигрәк тату Кәҗә белән
Менә Кәҗә карап тора тәрәзәдән.
Гали аны чирәм белән кунак итә,
Кәҗә рәхмәт укый сакалын селкетә.
Карга
Барча кошның да үзенчә сайравы бар,шигыре бар,
Карга мескен җырлый белми кычкыра тик «кар» да «кар».
Безнең гаилә
Әткәй -әнкәй, мин, апай, әби, бабай һәм бер песи
Безнең өйдә без җидәү: безнең песи җиденчесе.
Бергә ашый, чәй эчә безнең берлә йоклый ул.
Бабай
Бабай бик күп яшъ яшәгән, карт ул үзе,
Ләкин һаман сәламәт ул, матур йөзе.
Яңак маңгай жыерылмаган ,тешләр дә сау,
Яшъләрчә саф, ачык чыга аның сүзе
Җитеп килә аның җитмеш яше.
Җҗем-җем итә, җитен сакал, көмеш чәче.
Бабай мескен бу дөнъяда күпне күргән,
Үлеп беткән инде күп яшътәше.
Карлыгач
Күптән түгел безнең тәрәз капкачын
Оя итте минем сөйгән карлыгачым,
Ул көн буе томшыгы белән балчык ташый.
Балчык белән матур итеп оя ясый.
Күпэшләде иренмичә бара-бара
Чыгардыу л матур- матур балалар да
Ачыксалар карлыгачның балалары
Чебен-черки тотып кайта аналары.
Яңгыр
Язның айлары
Апрель, майлары
Бик матур сызылып
Аткан таңнары
Урман шаулавы
Кошлар сайравы
Күкләр күкрәве
Яңгыр аннары.
Бу кайсы вакыт?
Боз һәм кар эреде,
Сулар йөгерде;
Елап елгалар
Яшьләр түгелде,
Көннәр озая,
Төннәр кыскара
Бу кайсы вакыт
Йә әйтеп кара?













Кулланылган әдәбият


Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү программасы /Төзүчеләре : К.В.Закирова. Р.Г.Борһанова. –Казан:Хәтер, 2000.
Иң матур сүз /Төзүчесе : К.В.Закирова. – Казан: Мәгариф, 2000.
Г.Тукай. Сагыныр вакытлар.-Казан: Мәгариф, 2006.
Сабирова С.М. Җырлыйк, уйныйк, нәниләр. – Чаллы,1994.
Зарипова З.М., Гәрәева Г.Г., Гыйлаҗева Р.Г. Балачак бәйрәмнәре. – Яр Чаллы, 1994.
Г.Тукай . Шүрәле. –Казан : “Мы и наше дело” – 1997.