Кишер һәм аның файдалары: Аксу авылы тарихы
Бу документта Аксу авылының мәдәни мирасын аңлатып, кишер үстерү традицияләрен өйрәнәбез. Кишер — һәр хуҗабикәнең аш бүлмәсендә иң кирәкле яшелчә, балаларның яраткан азыгы. Аның бай витамин составы сәламәтлеккә зур файда китерә. Мәсәлән, кишернең А витаминасы, күз күрү проблемаларын киметә, шулай ук кан составын яхшырта. Шулай ук, кишер — халыкның иң яраткан продуктларыннан берсе, аның ярдәмендә күп төрле ризыклар әзерләргә мөмкин.
Документта Аксу авылының тарихы һәм кишерчелектәге уникаль традицияләр турында да мәгълүмат бар. Кишер чәчү 100-150 ел элек башланган, һәм аны үстерү авыл халкының төп кәсебенә әверелгән. Кишер Аксуының даны еракларга таралган. Авылда шырпыдан да уңышлы рәвештә кишер уңышы алына, шулай ук яна сортлар белән тәҗрибәләр үткәрелә. Бу документта кишер сортлары, аларның үзенчәлекләре һәм файдалы аспектлары турында уйланылган. Кишер — тормышны тота торган, халык тормышының бер өлеше булып торган яшелчә.
Икенчедән, документта кишернең чыганаклары, авылыбызның мәдәни мирасын саклау, киләчәктә планлаштырылган проектлар, кибетләрдә кишер продукцияләрен сату турында сөйләшәм. Киләчәктә дә Аксу авылында яңа инициативалар белән шөгыльләнергә, мәдәни һәм икътисади яктан үсеш алырга телибез. Кишер үстерүдә файдаланылган методлар, дәүләт программалары, агрономик тәҗрибәләр дә теркәлгән.
МУНИЦИПАЛЬ МӘКТӘПКӘЧӘБЕЛЕМ Б ИРҮ БЮДЖЕТ УЧРЕЖДЕНИЯСЕ «ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ БУА МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ АКСУ БАЛАЛАР БАКЧАСЫ»
“Яшелчәдә витамин күп,
Кишер дә бит яшелчә”
дигән темага тикшерү эше
Эшләде: Аксу балалар бакчасы тәрбичесе Шамсетдинова Резидә Хәҗәт кызы
Эчтәлек
I. Кереш.................................................................................................................3
II. Төп өлеш.
1. Аксу авылы тарихы..........................................................................................5
2. Тарихка күз салыйк...........................................................................................6
3. Кишер сортлары төрлелеге..............................................................................6
4. Кишер һәм кеше сәламәтлеге...........................................................................7
5. Кишерне көндәлек тормышта һәм аш-су өлкәсендә куллану........................8
6. Кишер игү................................................................................................8-9
7. Кишер сортлары белән тикшерү эше.......................................................10
III. Йомгаклау.....................................................................................................11
IV. Кулланылган әдәбият................................................................................12
V. Кушымта................................................................................................13-15
Кереш
Т икшерү эшендә кишерне яшелчә буларак алдык, чөнки ул һәрбер хуҗабикәнең аш бүлмәсендә иң кирәкле яшелчә, балаларның яраткан азыгы һәм безнең якларда популяр яшелчәләрнең берсе. Моннан тыш, кишер витаминга бай туклыклы азык булып тора.
Һәр ел саен матурланып
Үсә Буа районы,
Буа районына карый
Безнең Аксу авылы.
Тирә - якта бу авылны
Кишер Аксуы диләр,
Әйе! - бу бик дөрес исем
Бездә кишер чәчәләр.
Кишер Аксуы дигән авылның даны еракларга таралган. Һәм ул, аның исеменнән үк күренеп торганча, кишер белән бәйле. Бер уйласаң, нәрсәсе бар? Кишер үстермәгән, башка яшелчәләр белән бер-рәттән, бакчасында кишер түтәленә дә урын бирмәгән авыл кешесе булырмы? Кишер Аксуының бакчаларын үз күзләре белән күрмәгән кеше, һичшиксез, шулай дип уйлар. Һәм бик тә ялгышыр. Аксуның кишере тумышы белән үк гаҗәеп кызыклы, бай тарихка ия. Авыл кешеләре аның орлыгы Астраханьнан ук кайтарылган дип ышаналар. Кайдан кайткандыр, билгесез, ә менә алып кайтучысы — авылдашыбыз — Хөснетдин улы Шәрәфетдин булган.
Узган гасырның 60 нчы елларында, әтисе Хөснетдин яшь хатын алып кайткач, Шәрәфетдин исемле 10 яшьлек бу малай өеннән чыгып качкан. Күп юллар үтеп, күп нужалар күреп, Самара шәһәренә барып җиткән. Бер сәүдәгәргә эшкә ялланып, башта йомышчы малай булып йөргән, аннары үзен приказчик итеп куйганнар. Чит җирләрдә, ят кешеләр арасында да югалып калмыйча, тормышта үз урынын таба алган бу яшүсмернең ныклы характерына, тырышлыгына сокланмый мөмкин түгел. Авыллары өчен суга төшкәндәй юкка чыккан Шәрәфетдин, унбиш еллап гомер узгач, өйләнерлек, өй салырлык мая туплап, төрле яшелчә орлыклары алып, туган ягыбызга яңадан кайтып төшә. Авылыбызда бүгенге көнгәчә игелгән кишер — әнә шул илгизәр Шәрәфетдиннең авылдашларына калдырган мирасы .
Игелекле мирасы бу гына да түгел. Ул авылында Гайнелнәвал исемле урта хәлле крестьян кызына өйләнә, гаиләләрендә алар ун бала тәрбияләп үстерәләр. Яшьтән үк дөнья күргән Шәрәфетдин, заманына күрә аңлы-белем-ле кеше булып, «Шура» журналы, «Йолдыз», «Кояш», «Вакыт», «Тәрҗеман» газеталары ише басмалар белән танышып бара, дөнья, әдәбият, мәгърифәт яңалыкларыннан хәбәрдар булып яши. Хатыны Гайнелнәвал да укымышлы гаиләдә тәрбияләнгән. Димәк, балаларының да белемле, үз заманының зыялы кешеләре булып җитешүе гаҗәп түгел.
Шәрәфетдин белән Гайнелнәвал һәм уллары Гыйльметдин 1909 ел
Балаларның һәммәсенә өйдә нигезле башлангыч белем бирелә, ә инде ир туганнар — алары бишәү — Казандагы атаклы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә белем алуларын дәвам итәләр. Авылдашлары тормышында гына түгел, татар халкы тарихында, әдәбиятында-мәдәниятендә сизелерлек эз калдырган шәхесләр. Алар: Шиһабетдин, Шәһер, Борһан, Гыйльметдин һәм Галимҗан Шәрәфләр.
Элек-электән, узган гасыр урталарыннан ук, авылдашлары Шәрәфетдин башлап җибәргән изге эшне (һәм табышлы эшне!) авыл халкы ирекле рәвештә дәвам итә.
Төп өлеш
Максат:
Туган авылымда кишерчелек шөгелен өйрәнү һәм яхшы кишер сортларын билгеләү.
Бурычлар:
1.Кишер Аксуының тарихын өйрәнү
2.Кишернең кеше сәламәтлеге өчен файдасын ачыклау.
3.Тикшерү эше өчен алынган кишер сортларындагы сок күләмен һәм тәмен ачыклау.
4.Кишердән төрле ашамлыклар әзерләргә өйрәтү.
1.Аксу авылы тарихы
Олы буын вәкилләре Аксу авылы оешу тарихын болай сөйлиләр: “Моннан өч йөз ел элек хәзерге Аксу авылы урнашкан урында куе урман була. Урман уртасындагы иңкүлектән чишмә агып чыга.
Тау итәгеннән төшкәч Бола елгасына бер километрлар чамасы җитмичәрәк "каты җир" дигән урын бар. Тау итәген ике яктан ермак кочып алган формада тора. Тау итәгеннән соң бик матур болын, шул болынның "каты җир" янына якынрак кара кизләү чишмәсе урнашкан. Шул чишмә янында Аксу исемле кеше яши. Тора-бара бу урында 6-7 хуҗалыктан торган "Аксу" исемле кечкенә генә авыл барлыкка килә”.
Бола елгасының икенче ягында Кукау дигән рус авылы урнашкан. Анда бик зур имениясе булган алпавыт яшәгән. Менә шушы авыл халкы Аксу халкын кыерсытканнар, талаганнар, кыйнаганнар, җирләрен алганнар. Бу кыерсытуга чыдый алмыйча, Аксу бабай, мондагы булган барлык хуҗалыкны ияртеп тау башындагы чишмә янына килеп урнаша. Халык тау башындагы урманны эшкәртеп, чишмә тирәсенә урнаша башлый.
Бу чишмәнең суы бик тәмле була, шулай ук ул күп сулы да була. Хәзерге вакытта бу чишмә кое итеп эшләнгән һәм "Бикмәмәт кое"сы дип атала. Яңа урында барлыгы 50-60 йорт кына була һәм ул да тирә - яктан биек койма белән әйләндереп алына. Бу койма чит кешеләрнең һөҗүменнән саклану өчен эшләнгән була. Күчеп урнашкан авыл Аксу бабай хөрмәтенә "Аксу" исемле булып кала. Шушы 50-60 йорттан торган Аксу халкы өчен авылдан читкә чыгарга бары тик бер генә капка була. Кешеләр кая гына барырга теләсәләр дә, шушы капкадан чыгып йөрергә тиеш булганнар. Бу кечкенә генә Аксу авылында кешеләр күч-күч булып урнашканнар, яки бер ишек алында 10-15 хуҗалык яшәгәннәр. Ләкин болай яшәү тора-бара авыл халкында ризасызлык тудырган. Чөнки авыл халкы һаман арткан һәм койма белән әйләндереп алынган кечкенә авылда халык бернинди һөнәр белән дә шөгыльләнә алмаган, һәм авыл халкы землемер чакырта. Ул авыл халкына тигез итеп җир бүлә һәм авыл халкын тигез урамнарга урнанаштыра. Шуннан соң авыл һаман зурая бара, ә халкы игенчелек белән шөгыльләнә башлый. Авыл һаман зурая һәм, күпмедер вакыт үткәннән соң, бер ярым километрга сузылган өч урам барлыкка килә.
2.Авылымның бүгенгесе.
Ә кишер чәчү моннан 100-150 еллар элек башланып китә. Авыл халкы сөйләве буенча бер кеше Астрахань шәһәренә күчеп китә. Ә монда яшелчәлек бик нык алга киткән булган. Шуннан бу кеше орлык табыштырып Аксуга кайта һәм кишер чәчә башлый һәм аннан күп кенә доход ала. Аңардан күреп, әкренләп, башка хуҗалыклар да кишер чәчү белән шөгыльләнә башлыйлар. Тора-бара кишер чәчү барлык хуҗалыкның төп кәсебенә әверелә. Колхозлашканчы һәр хуҗалык 2-3 әр гектар кишер чәчкәннәр һәм аны якын-тирәдәге авылларга чыгып сатып, күп кенә доход алганнар. Хәзерге вакытта да Аксу халкы бу һөнәрен ташламаган, һәр хуҗалык кишер чәчү белән шөгыльләнә. Кишер чәчү белән бергә Аксу халкы башка яшелчәләр үстерү буенча да күп кенә авыллардан өстен торалар.
2.Тарихка күз салыйк... (кишернең килеп чыгышы һәм таралуы)
Кишеркешегә бик борынгы заманнардан бирле таныш үсемлек. Моннан 4000 ел элек, башта, дару үләне, ә аннан инде азык үсемлеге буларак билгеле. Кишернең туган ягы булып Урта Азия санала.Тора бара кишер бөтен дөнья буйлап тарала.
Хәзерге көнгә кадәр Европа, Азия һәм Африкада кишернең борынгы сортларын - кыргый кишерне күрергә мөмкин. Ул Америка һәм Авсралиягә дә үтеп керде. Кыргый кишерне безнең якларда коры сөзәклекләрдә һәм юл кырыйларында күрергә мөмкин.
Россиядә кишер турында VI-IX гасырларда ук беләләр. Аны XIV-XVI гасырларда үстерә башлыйлар, ә XVII гасырда кишер пироглары төрле бәйрәмнәрнең түрендә тора. Кишерне төрле континентларда эшкәртәләр. Россиядә һәм Украинада бу үсемлек зур мәйданнарны биләп тора. Тамыразыклар арасында кишер беренче урынны алып тора, ул туклыклы яшелчә була.
3.Кишер сортларының төрлелеге.
Бүгенге көндә кишер бөтен дөньяда үстерелә. Кыргый кишердән күп санлы бакча сортлары уйлап чыгарылды. Аларның зурлыклары, формалары һәм тамыразыкның төсләре үзгәрде. Өлгерүе буенча кишерне тиз, урта һәм соң өлгерүче сортларына аералар. Бүгенге көндә кишерне елның төрле фасылында алырга була. Шунлыктан ул кыйммәтле продукт булып тора.
Түбәндәге сортларны үстерәләр: Нантская 4, Нантская харьковская, Шантенэ 2461, Шантенэ сквирская, Артек, Бирючекутская 415, Витаминная 415 һәм башкалар. Бу сортлардан тыш бакчачылар тагын Рог-неда, Несравненная, Московская зимняя сортларын үстерәләр. Тамыразыкларның йомшаклыгы һәм тәме буенча Нантская 4, Нантская 14 аерылып тора. Ә Шантенэ 2461, Консервная сортлары озак сакланалар. Кишернең сортлары һәм аларның характеристикасы таблицада бирелгән (кушымтадан карарга).
4.Кишер һәм кеше сәламәтлеге.
Кишер – Урта Европа үсемлеге. Бу – кеше тарафынннан файдаланылган бик борынгы үсемлек.
Үзенә генә хас тәме һәм шикәрнең күп булуы белән кишер тәмле, туклыклы азык булып тора. Кишерне көн саен куллану организмны ныгыта, йогышлы авыруларга каршы торучанлыкны арттыра. Аны йөрәк-кан тамырлары, бавыр һәм бөер авырулары булганда азык итеп кулланалар. А витамыны җитмәгәндә, күз күрү кимчелекләре булганда кишернең файдасы күп. Шулай ук кишер ашаган кешенең каны, ашказаны чистара, тәнендә ныклык һәм көч арта. Каны аз кешегә дә кишер аларга киңәш ителә.
Әгәр дә җәрәхәтләнгән урынга кишерне төеп япсаң, яра тиз төзәлә, яшь ит үстерә. Тамакта шеш булганда кишер суына яртылаш бал кушып чайкасаң бик файдалы. Кишернең орлыгында да дәвалау үзлекләре бар.
Һәрбер хуҗабикәнең хәстәрле кулы астында көтелмәгән очраклар килеп чыкканда куллану өчен нинди генә булса да үзе белгән яки каяндыр өйрәнеп әзерләп куйган дәвалау чаралары саклана. Мәсәлән, кишердән дә менә дигән дару ясап була икән. Дөресрәге, сүз кишер мае хакында бара. Аны әзерләүнең бер кыенлыгы да юк, ә үзенең шифалылык сыйфаты ягыннан атаклы сырганак (облепиха) маеннан һич тә калышмый. Аның ярдәмендә тәндә озак ятып тишелгән урынны (пролежень), тән җәрәхәтен (язва) һәм ярылган, бозылган урыннарны дәваларга мөмкин. Бу май шулай ук ашказаны һәм уникеилле эчәк җәрәхәте вакытында да ярдәм итә, бу очракта аны ашар алыннан 1-2 чәй калагы кабарга киңәш ителә. ә ничек ясала соң ул кишер мае?
Яңа алынган кишерләрне чистартып юганнан соң вак угычтан кырып үткәрәсең һәм эмальле кәстрүлгә күпшәк кенә итеп саласың. Аннары өстенә көнбагыш мае (яки башка төрле үсемлек мае) саласың, гомум күләме икеләтә артканга кадәр. Хәзер инде шул кәстрүлне сулы савытка (на водяной бане) утыртып утка куясыңһәм 2 сәгатьтотаргакирәк. Суынгач, маен кашык белән банкагаҗыепаласың, ә кишер кәстрүлдә кала. Берникадәр вакыттан банкадагы май «утыра». Шуннан соң өстәге чиста май катламын бер шешәгә агызып алырга кирәк. Кишер мае әзер дигән сүз, ә банка төбендә калган утырманы һәм кәстрүлдәге кишерн е азык әзерләгәндә кулланасыз.
5.Кишерне көндәлек тормышта һәм аш-су өлкәсендә куллану.
Кишер – халыкта яраткан продукт. Кишердә әһәмиятлесе - бу аның диетик үзлеге. Аны чи, пешкән, кыздырган килеш ашыйлар. Кишер ашамлыкларын бөтен аш-су осталары хуплый. Ул тәмле, җиңел үзләштерелә. Шунлыктан аны төрле вакытта һәм төрле микъдарда олы кешеләргә, балаларга һәм авыру кешеләргә бирергә мөмкин.
Кишерне ашханәләрдә киң кулланалар. Анардан шулпалар, гарнирлар, винегретлар, фаршлар, запеканкалар, пудинглар, кайнатмалар, пироглар пешерәләр. Кишердән пешерергә мөмкин булган берничә рецепт тәкъдим итәбез.(Кушымтадан карарга).
Кишерне яшелчәләрдән салатлар ясаганда да файдаланалар. Көндәлек тормышта да кишер кулланыла. Кишер согыннан битлек ясыйлар.Чәчләр әкрен үссү, тамырларына кишер согы белән лимон согын кушып сөртәләр. Биттәге сипкелләрне бетерү өчен дә кишер согын кулланалар.
6.Кишер игү.
Бүгенге көндә авылыбыз 302 хуҗалыктан торган кечкенә шәһәрчеккә тиң, 723 кеше яши. Бакчаларыбызга күз салсагыз: бер җирдә нәрсә генә үсми - кишер, чөгендер, суган, бәрәңге, торма, сарымсак. Ә менә — кишер! Ул бездә һәр өй артындагы бәрәңге бакчасының буеннан – буена сузылган, киңлеге 1 әр метр лы кишер түтәлләре алып тора. Бер сутый җир дә буш ятмый. Киресенчә, биредәге халыкка җир җитми, һәр хуҗалык утызар сутыйлы ике, өч, дүрт... бакча утырта. Шулкадәр җир бары кул белән генә эшкәртелә.
Г омер буе төрле революцияләр һәм үзгәртеп корулар белән дан алган илебездә соңгы елларда эшмәкәрлек, базар мөнәсәбәтләре «чәчәк ата». Булдыра алганы алыпсатарлык белән мәшгуль, булдыра алмаганы авызын ачып карап тора. Югыйсә, эшмәкәрлекнең нигезендә җитештереп сату булырга тиеш тә бит...
Кишер Аксуында һәркем эшмәкәр. Яңача мөнәсәбәтләрнең матур үрнәген нәкъ менә Кишер Аксуы авылында күрергә мөмкин. Мондагы халык сатачак продукциясен — кишерне — үзе җитештерә, акчасын намуслы хезмәт белән үзе эшләп ала.
Кемдер, бәлки, мондагы кишер игү эшенә шикләнеп карар, шул да булдымы табыш китерерлек продукция, дияр.
Иң элек: авылыбызда кишер үстерүнең аерым серен беләләр. Аның хезмәте җиңелтүгел:иртә яздан башланып, җир өсте ап-ак кар белән капланганчы дәвам итә. Үз вакытында, үз ысулларыбыз белән чәчәбез.Кишер үстерүнең әллә нинди зур сере юк кебек: кар эреп бетүгә утыртып, вакытында сирәкләп, чүбен утасаң, уңыш мул була.
Кишер утыртырга ким дигәндә 4 - 5 кеше кирәк. Башта җирне казып, тырмалап тигезлибез.Бер тәүлек суда чылатылган орлыкны, авызыбызга алып, җиргә өреп таратабыз (үтүкләгәндә, коры кер өстенә су өргән кебек). Аннары таратылган орлык өстенә бишәр көрәк туфрак салабыз. Без бу эшне түтәл күтәрү дип атыйбыз. Түтәл күтәргәндә бер-береңә булышу, өмә итү дә гадәткә кергән. Күтәреп бетергәч, өченче кеше тырма белән түтәлне тигезли.
Ш улай итеп, 30 сутыйлы бакчаның буеннан-буена 6 шар, 7 шәр түтәл кишер рәтләре сузыла. Бакчаларының күп дигәндә чирек өлешен генә бәрәңге алып тора. Бакчада кишерне сирәклисе юк — чәчкәндә үк һәр орлык үз урынына төшкән була. Ә түтәл араларындагы тирән сукмакларга салам җәеп чыгалар — монысы дым саклар өчен. Югыйсә, озын – озын кишер түтәлләргә ничек су сибеп җиткерәсең, ди?
Кишерләребез эре, тигез, матур булып үсә. Июль аенда кишерне сайлап, эрерәкләреннән ала башлыйбыз. Кишер сабакларын кул белән генә өзәбез. Орлыкны да үзебез әзерлибез.
Прект методлары:
1.экспериментлау ,2.күзәтүләр , 3.тасвирлаулар, 4.чагыштырулар.
Проектта катнашалар:
1.катнаш төркем балалары (3 яшьтән -7 яшькәчә), 2. Әти- әниләр, 3.Тәрбияче.
Прект тибы:
Төркем ,гаилә белән.
Уздыру вакыты:
Уртача ,6 ай ,(апрель – сентябрь ).
Проект төрләре:
Тикшерү эше.
Проек эшчәнлеген тәэмин итү:методик.
Кишер сортлары белән тәҗрибә.
Тикшерү эше өчен 4 сорт кишер алынды: “Аксу” , “Ням-ням”, “Шантенэ”, “Флакке”.
Иң беренче эш итеп һәр сорттагы иң зур кишерне ачыкладым. Нәтиҗәдә “Флакке” сортлы кишер иң озыны булды.
Икенче эш итеп тикшерүгә алынган һәр сорттан күпме күләмдә сок чыкканын ачыклау. Монын өчен һәр сортттан 500 грамм кишер үлчәп алынды.Сок сыккыч аша кишерләрне чыгарып, түбәндәге нәтиҗә килеп чыкты. “Аксу” сортлы кишердәнчыккын сок күләме иң зурысы булды.
Нәтиҗә:
Соңгы эш итеп , шушы 4 сорт кишердән чыккан сокларның тәмен чагыштырдык. Бергәләп, сокларның тәме буенча, нәтиҗә чыгардык. Иң тәмле сок “Ням-Ням” сортлы кишернеке булды.
Йомгаклау
Шушындый үзенчәлекле һәм ямьле авылда туганыбызга без бик сөенәм. Һәр яңа көн тугач, авылымның матур күренешләрен күреп сокланам, үземә яңалык итеп алам. Бүгенге матурлыгын күрә алу – бер бәхет, ә инде аның үткән хатирәләрен белү – мең бәхет.
Авылымның киләчәге тагын да матуррак, зуррак чистарак булуын телим. Әйләнә – тирәбезнең экологиясе пычрануын теләмим. Киләчәктә туган авылымда “Кишер кондитер фабрикасы” ачылсын иде. Анда безнең кишерләрдән тәмледән – тәмле кишер бәлеше һәм паштеты, кишер чәе һәм согы, кишер кайнатмалары җитештерелсен иде. Бездән чыкккан товарлар тирә – як кибетләргә озатылсын иде.
Кулланылган әдәбият
1. Байрак . 2012. 25 январь.
2. Буа ягым – тау ягым. - Казан: Татар китап нәшрияте, 2000.
3.Буинская энциклопедия. – Казань: 2010.
4. Дудченко Л.Г., Козьяков А.С., Кривенко В.В. Пряно-ароматические и пряно-вкусовые растения. – К.:Наукова выдумка, 1989.
5. Захарова Л.Ф., Толчинская Е.И. Путешествие в страну кулинарию. – Кишинев «Тимпул», 1987.
6. Рухи башкалабыз: Мәшһүр татар авыллары/ Ф.Г.Гарипова. – Казан: Мәгариф, 2005.
7.Татар энциклопедиясе. – Казан: ТР ФА Татар энциклопедиясе институты, 2002.
8.Татар энциклопедиясе сүзлеге. – Казан: ТР ФА Татар энциклопедиясе институты, 2002.
Кишердән пешерелгән ашамлыкларның рецептлары.
Кишер катламасы
Кирәк:
Камырга (4 өлеш өчен):
2 кечкенә кәсә он;
су;
тоз;
Тоз салып, суга гына уртача йомшаклыктагы камыр басабыз.
Эчлек өчен:
3-4 кишер;
шикәр комы (кем ничек ярата, шикәр комын шуның кадәр
сала);
үсемлек мае.
Эш барышы:
Камыр никадәр юкарак булса, шулкадәр әйбәтрәк. Юка булсын өчен, уклау белән җәйгәннән соң, камырны күтәреп, кул белән тарттырып та җәябез.
Җәем өстенә майны кул белән тидереп-тидереп чыгабыз. Аннан җәймәгә кишер эчлеген җәябез.
Май белән шикәр комы кишергә сеңеп бетсен өчен, эчлекне камыр ясаганчы ук әзерләсәң әйбәтрәк. Кишерне кыргыч аша буйга уабыз. Үсемлек маен табада бик нык кыздырабыз, суытабыз һәм шуннан соң гына кишергә кушабыз. Эчлекне җәем өстенә тигезләп таратабыз һәм рулет сыман төрәбез.
Мантый савытын майлыйбыз, әзер катламаларны шунда урнаштырабыз. Көчле утта 20-25минутта кишер катламасы пешеп тә чыга. Пешеп чыккач, шунда ук алырга кирәк. Табынга, өлешләргә турап, җылы килеш тә, салкын килеш тә чыгарырга була.
Кишер вареньесы.
Варенье өчен кишернең ачык кызгылт-сары төстәге, юка кабыклы, йомшак үзәклесен-“Каротель” сортын алсаң яхшырак.
Кишерне юарга, юка гына итеп кабыгын кырырга да 1,5 см калынлыкта шакмаклап турарга, кайнар су белән пешекләп җибәргәч суытырга.
Әзерләгән сиропның беркадәренә тураган кишерне салып 5-10 минут кайнатырга. Аннары вареньены ут өстеннән алып 8-10 сәгать тоталар да сиропның калганын өстәп кайнатып җиткерергә. Вареньега лимон кислотасы һәм ванилин да салырга мөмкин.
Кирәк:
1 кг тураган кишергә 1,5 кг шикәр алына. Сироп өчен: 800 г шикәргә 2 стакан су.
Кишер бөккәне.
Кишерне өйбәтләп чистартып юалар да өстенә салкын су салып пешерергә куялар. Пешкән кишерне суытып, вак кына турыйлар, шикәр комы, турап каты итеп пешергән йомырка, тоз, май өстиләр һәм, барысын бергә болгатып, бөккән эченә салалар. Йомырка урынына бүрттергән дөге дә кушалар.
Кирәк:
90 г әче камыр, 80-100 г чи кишер, йомырка, 20-30 г бүрттергән дөге, эченә -15 г, таба майлау өчен 3-4 г май, шикәр, тоз.
Кишер салаты.
Чи кишерне шакмаклап яисә вак кына токмачлап турыйлар, эре тишекле угычтан уарга да мөмкин. Аннары саерак савытка салып шикәр комы яисә бал, җиләк-җимеш: башта- салкын су белән, аннан соң кайнар су белән яхшылап юылган йөзем, вак кына тураган күрәгә яисә төшсез кара җимеш, кабыгы әрчелгән алма кушалар. Боларның барысын яхшылап болгаталар да салат савытына салалар, өстенә каймак сибеп, яшел тәмләткечләр белән бизәп бирәләр. Салатка каймак урынына катык салырга мөмкин.
Кирәк:
100 г кишер, 30 г шикәр комы, 50 г җиләк-җимеш, 50 г каймак яисә катык.