Экологик тәрбия: Табигатьне саклау – һәр бала бурычы
Экология – это не просто термин, это настоящая философия жизни, которая гармонизирует человека и природу. Мы, воспитатели детского сада «Бәләкәч», стремимся привить нашим воспитанникам уважение к окружающему миру с самого раннего возраста. В такие весенние дни, когда природа пробуждается ото сна, эта цель становится особенно актуальной. Каждый ребенок должен понять, что спасение нашей планеты зависит от них, и именно поэтому мы активно занимаемся экологическим образованием.
Наш подход включает в себя не только теоретические знания, но и практические занятия на природе. Мы создаем экологические уголки в группах, где дети ухаживают за растениями, наблюдают за их ростом и понимают важность каждого элемента природы. Участвуя в различных мероприятиях и акциях, наши воспитанники учатся бережно обращаться с окружающим миром. К примеру, каждый год мы проводим акции по сбору макулатуры, что позволяет детям осознать важность вторичной переработки и заботы о природе.
Также одной из значимых инициатив является участие в спасении птиц в зимний период. Мы организуем мастер-классы по созданию кормушек, где родители и дети вместе изготавливают уютные домики для наших пернатых друзей. Кормушки, повешенные на деревьях, становятся местом притяжения для детей, которые с удовольствием наблюдают за жизнью птиц. Мы уверены, что такие наблюдения развивают в детях заботу, уважение и любовь к окружающему миру.
Весной мы организуем экскурсии, в ходе которых дети изучают флору и фауну своего региона. Это не только увлекательно, но и познавательно, поскольку мы знакомим детей с редкими и охраняемыми видами растений и животных. Экологические наблюдения делают детей более сознательными к проблемам экологии, а их интерес к природе становится основой для формирования экологического сознания. Мы используем различные формы работы: интерактивные игры, конкурсы и викторины, направленные на изучение экологии.
Кроме того, мы активно привлекаем родителей к участию в жизни детского сада. Совместные мероприятия по уборке территории и озеленению помогают не только улучшить экологическую ситуацию, но и укрепить связи между детьми и взрослыми. Важно, чтобы каждое семейное участие в таких инициативках показывало, что забота о природе – это общее дело. В связи с вышеизложенным, мы уверены, что вклад каждого ребенка и их семей в защиту природы открывает путь к яркому и здоровому будущему не только для них, но и для всей планеты.
Табигатьнең якын дусты булсын иде һәр бала!
Табигать һәм кеше бербөтен.
Пычранмасын сулар, һава һәм җир,
Капламасын Җирне сөрем һәм төтен!
Әлеге язманы менә шундый шигъри юллар белән башлау юкка түгел. Чөнки экология дөньякүләм әһәмиятле, мөһим мәсьәләләрнең берсе булып кала бирә. Бигрәк тә язгы чорда, табигат йокыдан уянган мәлдә, бу проблема турында ныграк уйланабыз.
Без - “Бәләкәч” балалар бакчасы тәрбиячеләре, тирә-якны өйрәнү, табигатькә сакчыл караш, экологик тәрбия бирү юнәлешендә күп кырлы эш алып барабыз, чөнки Табигать- Анабызга булган аңлы караш кече яштән үк бала канына сеңергә тиеш. Табигатьне күзәтү, аны өйрәнү, сакларга омтылу - балаларның рухи дөньясын баета, уйларга өйрәтә. Шушы бурычларны тормышка ашыру максатыннан балалар, әти-әниләребез белән берлектә ел дәвамында төрле эш-гамәлләр башкарабыз. Бу чыгышта шуларның кайберләре белән уртаклашасыбыз килә.
Экологик аң тәрбияләүдә хезмәтнең әһәмияте аеруча зур. Хезмәт процессында бала табигатьнең матурлыгын күрә белергә өйрәнә, шул ук вакытта аңарда сакчыллык, мәрхәмәтлек сыйфатлары да, мәхәббәт хисе дә уяна. Бездә һәр төркемдә экологик почмак бар. Анда матур гөлләр үстерәбез. Балалар һәр көнне аларнын үсүен , чәчәк атуын күзәтәләр, төпләрен йомшарталар, тузанын сөртәләр, сулар сибәләр. Шау чәчәктә утырган гөлләрнең матурлыгына сокланалар. Үсемлекләрнең тере табигать икәнен, аларның үсешенә һава, су, яктылык кирәклеген үз күзләре белән күрәләр. Иртә яздан ук бакчабыз биләмәсен яшелләндерү турында кайгырта башлыйбыз. Балалар белән бергәләп чәчәк, помидор, борыч орлыклары чәчәбез. Аларны су сибеп, тәрбияләп үстерәбез. Җәй айларында хезмәтебез җимеше күпләрне сокландыра – күз явын алырдай аллы-гөлле чәчәкләргә күмелгән бакча әкият илен хәтерләтә. Көнкүреш калдыкларыннан иҗат ителгән әкият геройлары, каз-аккошлар, пальма агачлары бу гүзәллекккә тагын бер бизәк өсти. Пластик шешә, резин тәгәрмәчләрнең берсен дә чүпкә атарга ашыкмыйбыз, ә аларны менә шулай матурлык тудыруда кулланабыз.
Тормышыбызга ямь өстәүче, табигатьне корткычлардан арындыручы нәни дусларыбыз – кошларны ел әйләнәсе кайгыртабыз. Салкын кыш айларына аяк баскач, “Кошларга ярдәм ит” акциясен уздырып, җимлекләр ясауны гадәткә керттек.Балалар өйдә әти-әниләре белән берлектә кошларга җимлекләр ясап алып киләләр. Бакчабыз биләмәсендә үсеп утыручы агач-куакларга җимлекләрне элеп, кошлар ашханәсе оештырабыз. Балалар прогулкага чыккач, кышлаучы кошларның тормышын күзәтәләр, үз җимлекләренә кунган кошны күреп, чын күңелдән куаналар. Ә язгы чорда җырчы дусларыбызны күпләгән сыерчык оялары ясап каршы алабыз. Ояларны әтиләр ярдәмендә бакчабыздан ерак булмаган каенлыкка урнаштырабыз. Каенлык ел саен яңадан яңа оялар белән тулыланып тора , аларның сайрауларын тыңлап күңелебезгә ял һәм рәхәтлек алабыз.
Сабабыз урманнарга бай. Безнең алда менә шушы яшел байлыкны саклау, аны тагын да яшәртү бурычы тора. “Урман–безнең байлыгыбыз”, “Янгыннардан саклан” һәм башка шундый табигатьне саклауга , экологиябезне кайгыртуга багышланган атналыклар уздырыла. Лесхоздагы “Урман музее”на барып , балаларны легендар урманчы Нургали Миннехановның тормышы, халык өчен башкарган хезмәте белән таныштырабыз. Урманнарны саклап калу йөзеннән оештырылучы макулатура җыю эшендә дә безнең әти-әниләр иң активлары. Балалар кәгазь калдыкларының ни өчен җыелуын, кирәкмәгән чүп-чарның кирәкле максатларда кулланылуын аңлап үсәләр, шулай ук чисталыкка өйрәнәләләр. Соңгы тапкыр “Экояз” акциясендә уртак көч белән 1 тоннадан артык макулатура жыеп тапшырдык.
Ел саен Татарстан Республикасында язгы чорда чисталык икеайлыгы уза. Саба җирлегендә яшәүчеләр әлеге акциягә җаваплылык тоеп карыйлар, бигрәк тә оешма предприятиеләр. Безнең “Бәләкәч” балалар бакчасы да чисталык сагында торучы учреждениеләрнең берсе. Үзебезнең зур коллектив белән бердәм рәвештә өмәләргә чыгабыз, безгә беркетелгән Пушкин урамын җәй һәм көз айларында карап, чистартып торабыз. Балаларга , аларның әти-әниләренә чисталык икеайлыгы турында хәбәр итәбез , әлеге акциядә актив катнашуларын, йорт тирәсе, капка төпләрен гаилә өмәләре ясап, тәртипләп торуларын сорыйбыз. Чөнки Сабабызның матурлыгы , киләчәге үсеп килүче буын кулында.
Табигатьтә яз. Кояш безне урамга чакыра. Экскурсияләр вакытында балалар турыдан-туры табигать белән “аралашалар” : үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы белән якыннан танышалар, сакланырга тиешле терлек ияләрен барлыйлар, экологик күзәтүләр алып баралар . Ә матур әдәбият әсәрләре , татар халык авыз иҗаты туган як табигате турындагы белемнәрне киңәйтергә ярдәм итә. Табышмаклар, әкиятләр,тизәйткечләр, мәкаль, әйтемнәр куллану экологик тәрбия бирүдә бик отышлы. Менә шуларның барысын да без - тәрбиячеләр үзебезнең эшебездә кулланабыз, Җир-Анабызны саклаучы, яклаучы, кайгыртучы балалар үсәсенә ышанабыз
Табигать ул – тиңсез хәзинә,
Шаулы урман, челтер чишмә дә.
Яшел болын да ул, зәңгәр күк тә,
Сакла аны, аңа син тимә!
Сабаның 5 нче номерлы “Бәләкәч” балалар бакчасы тәрбиячесе
Венера Закирова.