Публикации воспитателей детских садов
О проекте

Конспект "Янгын сүндерүчеләр һөнәре белән танышу"

Камалетдинова Гулназ Габдулхамитовна Камалетдинова Гулназ Габдулхамитовна
DOC
1
0
Предпросмотр

Татарстан Республикасы Сарманмуниципаль районы Гомуми үсеш төрендәге 4 нче
Сандугач” балалар бакчасы



Янгын сүндерүчеләр
һөнәре белән
танышу






Тәрбияче: Камалетдинова Г.Г.




Сарман,2017
Тема: Янгын сүндерүче һөнәре.
Максат: Балаларның янгын чыгу куркынычлыгы турында һәм янгын
сүндерүчеләрең һөнәрләре турында белемнәрен ныгыту. Ут-күз
чыкмасын өчен үтәлергә тиешле кагыйдәләр белән танышу.
Балаларнын сөйләм телләрен үстерү. Бу һөнәрдәге кешеләр
турында горурлык хисе уяту.
Жиһазлар:Янгын сүндерүче рәсеме,биремнәр белән конвертлар,ноутбук,туп,рәсемнәр,кисмә карточкалар,значоклар бала саны буенча.
Шөгыль барышы.
Тэрб: Балалар мин сезгә хәзер бер табышмак әйтәм. Игътибар белән тыңлагыз эле.
Янгын чыккан вакытларда
Без кешегә бик кирәк.
01 номерын җыябыз
Янгынга юлыксабыз.
Кем булабыз инде без? ( Янгын сүндерүчеләр).
Тэрб:Дөрес балалар янгын сүндерүчеләр. Тэрб: Кемнәр икән ул янгын сүндерүчеләр?
Балалар:Алар янгын чыккан вакытта, кешегә ярдәмгә килүчеләр.
Балалар, э сез беләсезме без аларны нинди номер белән телефоннан чакырабыз? 01.
Тэрб:Бик дрес балалар, моны бер вакытта да истән чыгармагыз.
Тәрб.: Янгын сүндерүчеләр булыр өчен, нинди булырга кирәк икән?
Балалар: Кыю, көчле, батыр, җитез, әйбәт.
Тәрб.: Бик дөрес эйттегез балалар. Э нинди кешеләр янгын сүндерүче булып эшли алмый?
Балалар: Куркак, ялкау, көчсез, әшәке.
Тәрб.: Әйе, балалар куркак, ялкау, көчсез кеше янгын сүндерүче булып эшли алмый шул. Җитез, кыю, батыр, сәламәт булыр өчен аларга ни эшләргә кирәк икән?
Балалар: Йөгерергә, зарядка ясарга.
Тәрб.: Әйе, балалар аларга һәр төр спорт белән шөгыльләнергә кирәк.
Тәрб.: Әйдәгез балалар хәзер үзебезнең өйрәнгән белемнәребезне күрсәтеп алыйк.
Менә монда безгә янгын сүндерүче абыйлар конвертлар белән биремнәр калдырганнар, безнең белемнәребезне тикшереп карыйсылары килгән аларның.
Әйдәгез 1 конвертта нинди бирем язылган икән ачып укып карыйк әле.
1 нче бирем.“Бутама” дип атала.
Тэрб:Мин сезгә сүзләр әйтәм, ә сез янгын сүндерүгә кагылышлы суз ишетсәгез кул чабып сикерергә тиеш.
Игътибарлы булыгыз.
( Янгын сүндеруче, торт, огнетушитель, уйный, җырлый, 01, шырпы, конфет, ком, су, ипи, кәгазь, янгын сүндеру машинасы )
Тэрб:Булдырдыгыз, балалар. Бу биремне дөрес итеп үтәп чыктыгыз.
2 нче бирем. Хәзер 2 конверттагы биремне карыйк.
Бу бирем “яна-янмый” дип атала.
Түгәрәккә тезелеп басабыз, мин сезгә сүзләр әйтеп туп атам, тупны кем тота шул бала бу предметның янучанмы юкмы икәнен әйтә. Мәсәлэн: кәгазь, су, тимер, ком, китап, урындык, агач, салам, кар, чүпрәк, сөт, дәфтәр, чәч, челтәр.
Тәрб.: Булдырдыгыз, нинди әйберләр янучан, ниндиләр янмаучан икәнен белдегез.
3 нче бирем. Мин сезгә кисмә карточкалар бирәм, сез шулардан янгын сүндеру машинасы җыярга тиеш. Әйдәгез кайсыгыз җитезрәк микән?
Бу биремне дә утеп чыктык.
4 нче бирем. Янгын турында җыр җырлагыз, шигырьләр сөйләгез.
1. Янгын чыгу – куркыныч хәл,
Шуңа без бик сак булыйк.
Бакчадагы апаларның
Сүзләрен һәрчак тыңлыйк.
2. Шырпы белән уйнамыйк без.
Газга якын бармыйк без.
Әтиләрне-әниләрне
Хәсрәткә салмыйк без.
3.Өлкәннәр борчылмасын,
Кайгы-хәсрәт белмәсен.
Кызыл әтәч беркайчан да
Безнең янга килмәсен.
5 нче бирем.
Бу бит мин, бу бит мин,
Бу бит минем дусларым” – уены.
( Кагыйдә дөрес булса шул сүзләрне әйтергә, дөрес булмаса бармак янарга һәм ярамый дияргә кирәк. )

  1. Алар һичбер вакытта

Шырпы белән уйнамый. +

  1. Үзләре генә булганда

Газга якын да бармый. +

  1. Ә болары үтүкне

Розеткага тыга. -

  1. Шырпыны үзе сыза. -

  2. Ә болары җыелып

Качып учак та яга. -

  1. Магнитофон, телевизорны

Куштыралар зурларга. +

  1. Алар инде өйрәнгәннәр

Зурлар сүзен тынларга. +
6 нчы бирем. Янгын чыккан очракта янгынны ни белән сүндереп була?
( Су, ком, кар, тукыма белән )
7 нче бирем. Мозайка уены.
Әйлән - әйлән тизрәк
Безгә бер рәсем күрсәт
Кайсы сиңа ошаганы
Сайлап ал җитезерәк.
( 1 бала түгәрәк уртасында, калганнар такмак әйтә. Такмак беткәч янгынга каршы көрәшү предметын сайлап ала, уен шулай дәвам итә. Сайлап алган рәсемнәрне әйләндергәч янгын сүндеру машинасы рәсеме чыга. )
8 нче бирем. Балалар, янгын сүндерүчеләрне бик җитезләр дидек бит, әйдәгез бездә алар кебек микән.
Чиләк белән су ташыйбыз”.
Пожарный:Булдырдыгыз балалар сез дә бик җитезләр булып чыктыгыз, мин калдырган биремнәрне дә бик әйбәт үтәп чыктыгыз. Рәхмәт сезгэ!
Мин сезне барыгызны да “Бәләкәй янгын сүндерүчеләр” командасына кабул итәм һәм сезгә “Бәләкәй янгын сүндерәчеләр” дигән значоклар бирәм.