Кече тәрбияче эше: сөйләм үстерү ысуллары
Бу документта кече тәрбияче эше турында мәгълүмат тәкъдим ителә. Тәрбияченең балалар белән укыту процессы, уеннар һәм ярдәмче инструментлар ярдәмендә сөйләм үстерүгә юнәлтелгән шөгыле бәхәссез әһәмияткә ия. Аеруча, кече тәрбияченең эшенә хөрмәт хисен тәрбияләү, балаларның сөйләмен заманча һәм кызыклы форматта үстерү - иң төп максатларның берсе.
Шөгыльләр кече тәрбияче өчен бик әһәмиятле, чөнки шулай итеп балалар предметлар белән танышып, уйнарга өйрәнәләр. Мисал өчен, соскы, себерке, чүпрәк, алъяпкыч, яулык, аш савыты һәм башка кирәкле предметлар белән эшләү балаларда активлык һәм ачыклык тәрбияләргә ярдәм итә. Бу шөгыльләр вакытында балалар бергәләп төрле уеннарда катнашып, бер-беренә ярдәм итеп, кече тәрбияче эшен башкаралар.
Моннан тыш, шөгыльләр чикләнмәгән иҗади мөмкинлекләр белән тулган. Балаларны мөмкин кадәр кызыксындырып, төрле сораулар биреп, аларның фикерләрен, конкрет җавапларын тыңлап, коллективта ярдәшлек атмосферасын ныгыта. Балалар укыту процессында бер-берсен өйрәнә, аңлаешлы итеп җавап бирергә, төп мәгънәне ача белергә өйрәнәләр. Нәтиҗәдә, аларның сөйләм сәләтләре арта, җаваплылык хисе формалаша.
Әлеге документта балалар белән оештырылган шөгыльләр структурасы, максатлары һәм дүрт бүлеге турында мәгълүмат бирелә, алар кече тәрбияченең хезмәте аша сөйләм үстерүне уңышлы оештыра. Балалар өчен актив уеннар, катлаулы сораулар һәм предметлар белән эшләү процесслары аша, укытуның уңышлы булуын, баланың шәхесен формалаштыруында мөһим роль уйный. Бу материал кече тәрбиячеләргә файдалы булыр дип өметләнәбез.
Тема:Кечетәрбияченең эше белән таныштыру.
Беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм үстерү буенча шөгыль.
Укыту өлкәсе: социаль-коммуникатив, физик, әдәби-эстетик үсеш.
Максатлар:
1. Кече тәрбияче эшенә карата хөрмәт хисе тәрбияләү;
2. Балаларның сөйләмен, соскы, себерке, чүпрәк, алъяпкыч, яулык, савыт һ.б. шундый сүзләр ярдәмендә үстерү;
3. Тәрбияченең сөйләме аркылы балаларны предметлар белән эшләргә, уйнарга өйрәтү.
Җиһазлар: сюжетлы рәсем, соскы, себерке, чүпрәк, алъяпкыч, яулык, калак, аш савыты, аш чүмече, кәчтрүл.
Эш барышы.
Балалар ярымтүгәрәк булып утыралар. Уртада өстәл. Өстәлдә кече тәрбияче эшенә кирәк булган төрле предметлар: соскы, себерке, чүпрәк, алъяпкыч, яулык, калак, аш савыты, аш чүмече, кәчтрүл.
Т.: – Балалар, карагыз әле, бу өстәлдә нәрсәләр бар?
– Бу нәрсә? (Себерке.)
– Себерке нәрсә өчен кирәк? (Идән себерергә.)
– Бу нәрсә ? (Чүпрәк.)
– Чүпрәк нәрсә өчен кирәк? (Тузан сөртергә.)
– Бу нәрсә? (Аш савыты.)
– Аш савыты нәрсә өчен кирәк? (Аш салыр өчен.)
(Әлеге рәвештә һәр балага сорау бирелә.)
Т.: Балалар, әйдәгез бергәләп кече тәрбияче эшен башкарып карыйк әле. (Балалар әлеге предметлар белән кече тәрбияче эшләрен эшләп карыйлар: себерәләр, яулык һәм алъяпкыч ябып «аш» алып киләләр, савытларга аш бүләләр һ.б.)
Т.: Балалар, сезгә ашханәдән ашны кем алып килә?
Урамга чыкканда кем киенергә булыша? (Кече тәрбияче.)
(Балаларның җаваплары тыңланыла, авырыксынганда тәрбияче булыша.)
Т.: Балалар, әйдәгез бергәләп кече тәрбияче эшләгән эшләрне кабатлап карыйк. (Балалар әлеге предметлар аша кече тәрбияче эше белән танышалар: себерәләр, яулык һәм алъяпкыч киеп «аш» алып киләләр, савытларга бүләләр, чәй ясыйлар һ.б.)
Т.: Булдырдыгыз, балалар, әфәрин.
– Балалар,карагызәле,бурәсемдәнәрсәләрсүрәтләнгән,андакемнәрнекүрәсез?
– Мурат, бу кем? (Бу малай.)
– Малай нишли? (Малай чәй эчә.)
– Сәрия, бу кем? (Бу малай.)
– Малай нишли? (Малай ботка ашый.)
– Карина, бу кем? (Бу кече тәрбияче.)
– Ул нишли? (Ул савыт юа.)
(Шул рәвешле барлык балаларга да сорау бирелә.)
Т.: Булдырдыгыз, балалар. Буген күп уйнадыгыз, ардыгыз. Бергәләп ял итеп алыйк.
Ял минуты «Без уйнадык».
Без уйнадык, без уйнадык, (Бер урында сикерәләр.)
Без бит бүген бик ардык. (Кулларын селкиләр.)
Ә хәзер ял итәрбез, (Иеләләр.)
Аннан тагын уйнарбыз. (Басалар. Кул чәбәклиләр.)
Т.: Молодцы. Буген сезнең белән кем турында сөйләштек? (Кече тәрбияченең эше турында сөйләштек.) Әйдәгез бергәләп кече тәрбияче апабызга рәхмәт әйтеп килик.