Эмоция һәм сөйләм теле: балаларның хисләрен аңлау
Эмоция һәм сөйләм теле бәйләнеше бала үсешен формалаштыруда мөһим роль уйный. Социаль адаптация һәм социализация процессында эмоцияләрне тану һәм җиткерү дәрәҗәсе мөһим фактор булып тора. Баланы туганнан алып, аның хисләрен, хәрәкәтләрен һәм сөйләм телен аңлау социум белән бәйләнешне ныгыта. Психик һәм физик кимчелекләр балаларның эмоцияләрен һәм социализациясен тоткарларга мөмкин.
Галимнәр Н.Д.Былкина, Д.В.Люсин, О.А.Прусакова һәм Е.А.Сергиенко баланың шәхси тәҗрибәләре эмоциональ дөньясына йогынты ясый дигән фараз куя. Эмоцияләрне аңлау һәм җиткерү процессын оптимальләштерү өчен логопедиягә мөрәҗәгать ителә. Эмоциональ халәтләрнең, шул исәптән “курку” һәм “аптырау” кебек базаль хисләрнең баланың сөйләм үсешенә йогынтысы ачыклана.
Тикшерү Минаева В.М. методикаларына таянып, Татарстан Республикасының Казан шәһәрендә 333 нче номерлы балалар бакчасында уздырылды. Тикшерүдә катнашкан балаларның икесе нормаль сөйләм үсеше һәм икесе сөйләм теле тоткарлыгы булган балалардан торды. Нәтиҗәләр күрсәтә ки, тел кимчелекләре булган балалар эмоцияләрне аңлау һәм җавап бирүдә кыенлыклар кичерәләр, шул рәвешле, аларның социаль адаптациясе һәм үсеше тоткарыла.
Нормаль сөйләм үсеше булган балалар, киресенчә, эмоцияләрне төгәл аңлаттылар һәм үзара коммуникациядә уңышлы булды. Алар башка балаларның эмоциональ халәтләрен тануда күпкә алгарышлы булдылар. Эмоцияләрне график рәвештә аңлатканда, нормаль сөйләм үсеше булган балалар шактый яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Бу күрсәткечләр мәктәпкәчә яшьтәге балаларның хис-тойгыларын аңлау дәрәҗәсенең формалашуында эмоцияләрнең әһәмиятен ассызыклый.
Шулай итеп, балаларның эмоцияләрен тану һәм аңлау өчен логопедик хезмәтләрне активлаштыру зарур. Эмоцияләрнең график сурәтләнешен һәм социаль даими бәйләнешләрне үстерү кирәк. Бик мөмкин, бу алдагы психик-коррекцион программаларны тормышка ашырганда тагын да нәтиҗәлерәк якынлашуга китерәчәк.
Эмоция һәм сөйләм теле бәйләнеше.
Хайруллина Алсу Василовна,
Казан шәһәренең 333 нче номерлы балалар бакчасы логопеды
Бала тууга ук социаль күрстәкечләргә күмелә: сүзләр, образлар, хәрәкәтләр. Баланың уңышлы социализациясе һәм социаль адаптациясе шул шартларга бәйле. Психик һәм физик кимчелекләр социаль һәм эмоциональ үсешне әкренәйтә яисә тоткарлый.
Галимнәр арасыннан Н.Д.Былкина, Д.В.Люсин, О.А.Прусакова, Е.А.Сергиенко да шәхси тәҗрибә һәм субъектив кичерешләр баланың эмоциональ дөньясына зур йогынты ясый, дип исәплиләр.
Үз эмоцияләрен һәм хисләрен аңлау кешенең шәхси үсешенә ярдәм итә. Эмоцияне тану һәм җиткерү – катлаулы процесс, баланың бирелгән өлкәдә белемен , аерым үсешен таләп итә. Эмоциональ сфера мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм теле белән бәйле. Әгәр балалар бер–берсенең эмоциональ халәтен аңламаса, “укымаса” , аралашу нәтиҗәле булмый. Логопедия әдәбиятының авторлары И.Ю.Кондратенко, О.Л.Леханова, О.С.Павлова, Е.Г.Федосеева күзәтүләре буенча, эмоциянең балалар сөйләме үсешендә һәм аралашуында зур роль уйнаганы ачыклана.
Балаларның хис –тойгыларын тану үзенчәлекләренә төшенү өчен мин , Минаева В.М.- ның “Эмоцияләр пиктограммасы” һәм “Кешенең эмоциональ халәте” методикаларына таянып, тикшерү үткәрдем.
Минаева В.М. методикалары балаларның хис-тойгыларны график рәвештә кабул итүенә, балаларның эмоциональ халәтләрен аңлауга юнәлдерелгән.
Тикшерү Казан шәһәренең Совет районы катнаш типтагы татар телендә тәрбия бирүче 333 нче номерлы балалар бакчасында үткәрелде. Тикшерүдә нормаль сөйләм үсеше белән 5 яшьлек 10 бала һәм сөйләм теле үсеше бозылган ( ягъни гомуми сөйләм теле тоткарланган балалар) 5 яшьлек 10 бала катнашты.
Нәтиҗәдә, анализ түбәндәгеләрне күрсәтте: эксперимент вакытында телендә кимчелек булган балалар , тел үсеше нормаль булган балалар белән чагыштырганда, сорауларга җавапларны күбрәк дөрес бирмәделәр. “Курку” һәм “Аптырау” дигән график рәсемне күп бала таный алмады, озак уйладылар, эмоцияләрне бутадылар. Инструкцияне аңлауда кыенлыклар сизелде, сөйләм телендә нигезсез паузалар, кабатланулар барлыкка килде. Үз эмоциональ халәтләрен аңлау методикасы ярдәмендә 3 нче дәрәҗә тел тоткарлынышлы балаларның “Ачу(Усаллык)” һәм “Кайгы” ситуацияләрен аңлауда кыенлыклар булды. Аларның сорауларга җаваплары примитивлык һәм аңлаешсызлыгы белән аерылып торды.
Тикшерүдәге нормаль тел үсешле балалар группасында күрсәтелгән эмоцияләрне төгәл аңлаттылар, сорауны тыңлап бетермичә, еш дөрес җавап бирделәр. Башка кешеләрнең эмоиональ халәтен аңлауга юнәлдерелгән тикшеренүдә дә алар шулай ук әйбәт нәтиҗә күрсәттеләр: үз тәҗрибәләреннән мисаллар китерделәр, күрсәтелгән ситуацияләрне җанланып сөйли алдылар.
Шулай итеп, телендә тоткарлык булган барлык балалар да хис-тойгыларның график сурәтләнешен дөрес билгеләмиләр, башка кешеләрнең эмоциональ халәтләрен дөрес кабул итмиләр. Башкаларның хис-тойгыларын билгеләү бозылу мәктәпкәчә яшьтәге балаларның шәхесе формалашуда тискәре йогынты ясый. Шуңа күрә алга таба эшчәнлек психик-коррекцион программалар төзүгә юнәлдерергә тиеш.
Кулланылган әдәбият:
Балобанова В.П., Богданова Л.Г., Венедиктова Л.В. и др. Диагностика нарушений речи у детей и организация логопедической работы в условиях дошкольного образовательного учреждения. – СПб.: Детство-пресс, 2001.
Волкова Л.С., Лалаева Р.И., Мастюкова Е.М. Логопедия 2 часть. – М., 1995.
Жукова Н.С., Мастюкова Е.М., Филичёва Т.Б. Преодоление общего недоразвития речи у дошкольников. – М., 1990.
Жукова Н.С., Мастюкова Е.М., Филичёва Т.Б. Логопедия. Екатеренбург. 1999.