Сценарий утренника "День матери" на татарском языке
Сценарий утренника «День матери», подготовленный воспитателем Черки-Гришинского детского сада, представляет собой яркое и трогательное мероприятие, посвященное самым важным и дорогим людям – матерям. В каждом детском сердечке вложены теплые слова и эмоции, которые являются отражением любви к матери. В сценарии учтены элементы народной татарской культуры, что делает праздник не только радостным, но и насыщенным своим смыслом.
Начало утренника дарит всем присутствующим радость и улыбки. Дети поздравляют своих матерей стихами, в которых рассказывают об их любви и заботе. Каждое выступление – это не просто слова, это настоящая признательность и дань уважения. Им важно, чтобы их мамы чувствовали, насколько они ценны и любимы. В сценарии предусмотрены поэтичные и музыкальные номера, которые помогут передать атмосферу уважения и любви к матерям.
Ожидание праздника наполняет зал теплом и радостью. Дети, одетые в красивые костюмы, готовятся к выступлениям. Таким образом, утренник становится не только рутинным мероприятием, но и настоящим шоу, где бурное вдохновение и искренние эмоции переплетаются в каждом выступлении. Все дети с нетерпением ожидают момента, когда смогут в полном объеме продемонстрировать свои таланты.
Уникальность сценария состоит в его содержании и направленности. В ходе мероприятия взрослые участвуют в викторинах и конкурсах, а также могут насладиться песнями и танцами, исполненными детьми. Подобный интерактив позволяет родителям сблизиться с детьми, добавить в праздник атмосферу радости и комфорта. Такой подход привносит в утренник не только воспитательный, но и развлекательный характер.
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение “Черки-Гришинский детский сад Буинского муниципального района Республики Татарстан
СЦЕНАРИЙ УТРЕННИКА «ДЕНЬ МАТЕРИ» на татарском языке
Выполнила:
Воспитатель МБДОУ
«Черки-Гришинский детский сад»
Гимадиева Гульназ Загитовна
Максат: Әниләрнең газиз, кадерле кеше булуларын балаларга тагын бер кат аңлату. Әниләргә, өлкәннәргә игътибар, ихтирам хисе тәрбияләү.
Җиһазлау: компьютерда слайдлар, магнитофон, аудио һәм СД язмалар.
Зал бәйрәмчә бизәлгән. Шарлар эленгән. Балалар ярымтүгәрәк ясап басалар. Алып баручы алга чыга.
Бәйрәм барышы.
алып баручы: Хәерле көн, безнең иң кадерле кунакларыбыз - әниләр, әбиләр, мәктәбебезнең барлык хезмәткәрләре! Сезне барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз.
1 балаНигә бүген бөтен җирдә
Чәчәкләр балкый бездә,
Нигә кояш көлеп карый –
Беләбез һәммәбез дә.
2 бала Бүген әниләр бәйрәме,
Бүген җирдә тантана.
Кояш шуңа көлә бүген,
Гөлләр шуңа шатлана.
3 балаӘниләрнең бәйрәменә
Куана шулай алар.
Әниләрне котлый бүген
Җирдә барлык балалар
«Җырлыйм әнием турында» Г. Зәйнәшева сүзләре, Ф. Әхмәдиев көе.
Бер кыз бала
Җыр чыгарган
Багышлап әнисенә.
Әйдә икәү
Җырлыйк диеп
Өйрәткән энесенә.
Кояш, кояш
Мәңге балкый,
Мәңге нур сибә.
Кояш гомере телим мин,
Әнием сиңа.
Җырны чишмәләр
Ишеткән,
Кошлар отып алганнар.
Сандугачлар һәм
Тургайлар
Моңлы көйгә салганнар.
Кушыл син дә,
Җырлыйк бергә,
Яңа матур җыр тусын.
Җирдә әниләр
Кояштай
Озын гомерле булсын.
4 балаСин, әнием, минем өчен
Бу дөньяда бер генә.
Елмайганда йөзләреңнән
Бар өйгә нур бөркелә.
Иң кадерле кешебез син,
Сөекле әниебез.
Син булганга без бәхетле,
Тыныч, рәхәт яшибез.
5 бала Әниләрнең назы белән
Без керәбез һәр көнгә
Кояш кирәк җир йөзенә,
Әни кирәк һәркемгә.
6 бала Дөньяда иң газиз кеше –
Әниләр, һәркем белә.
Аларның җылы сүзләре
Җанга рәхәтлек бирә.
7 бала Әни бит ул – изге кеше,
Изгеләрнең изгесе.
Аннан башка тормыш бармый,
Әни – тормыш көзгесе.
8 бала Әни” диеп, җылы итеп,
Эндәшә һәрбер бала.
Һәрбер кеше шатланадыр
Әни барга дөньяда.
9 бала Әниләрне, әбиләрне
Кадерлибез, зурлыйбыз
Чын күңелдән һәммәгезне
Бәйрәм белән котлыйбыз.
1 бала Күмәкләшеп, барыбыз бергә
Җырлап алыйк, әйдә әле.
Котлы булсын! Гөрләп торсын
Әниләрнең бәйрәме.
«Иң матур җыр»
Күгәрченнәр гөрләшәләр
Язгы кояш нурында.
Алар җырлый иң матур җыр
Минем әни турында.
Нинди булган, нинди уңган-
Ул һәр эштә, һәркайда.
Йомшак сүзе, күркәм үзе,
Нурлы йөзе елмая.
Йөрәгемнең иң түрендә
Иң кадерлем әнием.
Яхшылыкта, матурлыкта,
Үрнәк миңа әнием
Күрәсезме, чәчәк кебек,
Алсу нурлар бәйләме
Кояш котлый март аенда
Минем әни бәйрәмен.
Йөрәгемнең иң түрендә
Иң кадерлем әнием.
Яхшылыкта, матурлыкта,
Үрнәк миңа әнием
2 балаКем куллары өйне, җирне ямьли,
Изгелеге үлчәү тапкысыз?
Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы.
Бергә: Тормыш яме - Әнкәй, хатын-кыз.
3 балаБез сине бик яратабыз,
Бәйрәм белән котлыйбыз.
Бүләк итеп үзеңә
Бер матур җыр җырлыйбыз.
алып баручы:
Бәйрәм белән барыбызны
Тәбриклик, котлыйк әле!
Әйтергә иң җылы сүзләр
Бер дә онытмыйк әле.
Нинди генә телдә сөйләшсә дә,
Алтыннарын әйтер сүзнең ул;
Нәрсә дисә, нәрсә эндәшсә дә,
Җанга якын булыр безнең ул.
алып баручы: Җырлый торган җырларда
Яз гына, сөю генә
Утлары булсын җырларның
Булмасын көю генә.
Әйдә бие, әйдә бие,
Әйдә биегез, кызлар!
Өздереп баскан чагында
Бар кеше «Их-ма» дияр!
Кызлар башкаруында татар биюе.
алып баручы:Күңелегездә сезнең кояш яна,
Нурлы йөзегездә - яз яме.
Җирдә яшәү җырга әверелсен,
Котлы булсын дөнья бәйрәме!
Жыр:“Песня о маме”.
алып баручы: Әниемне котлыймын
Әниләр көне белән.
Матур теләкләр телимен,
Назлы битеннән үбә.
Җыр “Мең яшә, әнкәй”. Башкара Ситдикова Илсинә.
4 бала Аяз күктән шат елмаеп
Балкый мартның кояшы.
Мәңге яшәсен әниләр,
Булсын тормышлар яхшы.
5 бала Әниләргә Алла ярдәм бирсен
Аларгадыр бөтен авырлык.
Әниләргә сүнмәс йолдызлардан,
Я кояштан һәйкәл салырлык.
Малайлар башкаруында матрослар биюе .
алып баручы: Биедек тә, җырладык та,
Шигырьләр дә сөйләдек.
Бәйрәм итеп уйнап алдык,
Матур көйләр көйләдек.
Гомер юлыгыз озын булсын
Тигез тормыш аны бизәсен
Гомерегез бәхет белән үтсен
Авырлыклар мәңге килмәсен.
Уеннар:
Бодай арасыннан борчак ярмасы чүпләү (3 кыз)
Үз балаңны табу
Бала рәсемен ясау
(уенда катнашучыларга бүләкләр тапшыру)
Җыр “Әбекәй, алтыным!”
Энилэргэ уз кулларыбыз белэн эшлэнгэн эшлэрне тапшыру.