Публикации воспитателей детских садов
О проекте

Сценарий" Мы из страны сказок"( на татарском языке)

Гимадиева Гульназ Загитовна Гимадиева Гульназ Загитовна
DOCX
232
1
Предпросмотр

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Черки-Гришинский детский сад Буинского муниципального района Республики Татарстан»


Сценарий «МЫ ИЗ СТРАНЫ СКАЗОК»
(на татарском языке)








Выполнила
Воспитатель МБДОУ
«Черки-Гришинский детский сад»
Гимадиева Гульназ Загитовна


Бурычлар:
Балаларның Г.Тукай иҗаты буенча алган белемнәрен гомумиләштерү һәм сәхнәләштерү беләнкызыксыну тәрбияләү.
Телнең сәнгатьлелеген камилләштерү, хәтер сәләтен үстерү.
Әкияттәге төп фикерне аңларга, әсәрне сәхнәләштерергә өйрәтүне дәвам итү.
Сүзлек: тирәли, җәнлекләр, киек-җанвар, чыңласын, тирәкләр, посып утыра, киметкән, шикләнмәгез, тугры, кыланышы, бүгеннән.
Җиһазлар: магнитофон, әкиятләр буенча слайдлар яки рәсемнәр.
Матур әдәбият: Г.Тукайның “Шүрәле”, “Сарык белән кәҗә” әкиятләре.
Тәрбияче белән бергә татар киемнәре кигән кызлар чыгалар.
Тэрбияче:
Ягез әле, килегез,
Тирәли утырыгыз.
Әкият сөйлим сезгә,
Тезеп сүзләрен сүзгә.
(Шул вакытта саескан киеме кигән бала очып үтә)
Борын-борын заманда
Ерак Кырлай урманында
Яшәгәннәр җәнлекләр,
Беркемгә тимәгәннәр.
(Саескан очып килә, телеграмманы бирә, тәрбияче укый)
Шушы Кырлай ягыннан
Хәбәрчебез саескан
“Шүрәлене саклагыз”, – дип
Телеграмма суккан.
Чөнки байтак урманнар
Шүрәлесез ди хәзер.
Киек-җанвар аннан башка
Ямь табалмый нигәдер.
(Кызлар бер-берсенә карашып аптырашалар)
Борчылмагыз, дусларым,
Миннән сезгә теләк шул.
Кичәбезнең түрендә
Буген олы кунак ул.
Шүрәлеләр бүтән хәзер
Усал түгелләр һич тә.
Алар якын дуслар белән
Очраша иртә-кичтә.
Һәммәсе дә шат күңелле,
Уйныйлар да көләләр.
Якын дусларын алар да
Кунак итә беләләр.
Сез дә барыгыз әле
Кырлай урманнарына.
Урманнарның Шүрәле
Яши торганнарына.
(Кызлар китәләр, моңлы татар халык көе яңгырый)
Чү, әнә үзләре дә киләләр бугай.
(Гармун тоткан малай, аңа ияреп кызлар чыга)
1 бала
Уйныйм әле, уйныйм әле,
Авазлары чыңласын.
“Әкият бәйрәменең” җырын
Иптәшләрем тыңласын.
Җыр “Шурэле ”
(Кызлар биеп җырлыйлар)
(Шүрәле чыга, кызлар куркып, артка чигенәләр)
2 бала
Шушы бәйрәм хөрмәтенә
Усаллыгын киметкән.
Гафу итәрбез, Шүрәле,
Безнең белән биесәң.
3 бала
Әкияттән чыктыңмы син,
Урманнан киләсеңме?
Әгәр булсаң чын Шүрәле
Кытыклап кара безне.
Шүрәле:
Бер дә шикләнмәгез, кызлар
Мин карак, угры түгел.
Юлда кисмимен, шулай да
Мин бик үк тугры түгел.


Җырлы биюле уен “Шүрәле”
Безнең Әкият бәйрәменә
Килгән икән Шүрәле.
Бәйрәмне безнең бозмакчы,
Кыланышын күр әле.
Кушымта: Шүрәле, Шүрәле,
Шүрәлене күр әле,
Кети-кети уйныйк диеп
Торган була бит әле.
Безнең бакча балалары
Әкиятләр ярата.
Кәҗә белән сарыкны
Дусларым күптән көтә.
(Аркаларына капчыклар аскан сарык белән
кәҗә керәләр, кулларында китап)
Кәҗә:
Килдек сезгә кунака
Әкиятләр иленнән.
Сарык дус белән икәүләп
Сезнең дуслар бүгеннән.


Сарык:
Белем бәйрәменнән башлап
Китап укый башладык.
Тукай абый китапларын
Сатып ала башладык.
Кәҗә:
Әкиятләр сөйләп, тыңлап
Телләребез ачыла.
Киләчәктә бергә калыйк.
Без әкият илендә.
Тэрбияче:
Алдагы көннәрегездә
Телибез зур уңышлар.
Әкияттә дә, тормышта да
Иҗат итик без, дуслар.