Портфолио воспитателя детского сада
  1. Главная
  2. Занятия с детьми
  3. Яшелчә һәм җиләк-җимешләр проектында белем алуда уеннарның роле

Яшелчә һәм җиләк-җимешләр проектында белем алуда уеннарның роле

Хуснуллина Кадрия Файзрахмановна
Хуснуллина Кадрия Файзрахмановна
DOCX
145
2

Проектның максаты - балаларга яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр турында мәгълүматны системалаштыру һәм аларның аларны куллану күнекмәләрен үстерү. Уеннар ярдәмендә белем алу - бу процессның күңелле һәм эффектив булуын тәэмин итә. Балалар, уйнап, табигатьнең ничә йөз төрен белеп кенә калмый, ә бәлки аларга табигатькә сакчыл караш формалаштыра.

Кичә барысында «Яшелчә бәхәсе» шигыре укылды, ул балаларның шигъри фикерләвен үстерергә ярдәм итте. Соңыннан шигырь буенча сораулар биреп, балаларның укыган сүзләрдән нәтиҗәләр ясап, актив катнашуын эш алып барылды. Әлеге төр сораулар, алар өчен кызыклы һәм уйландырырлыкты тәэмин итте, шул ук вакытта белемнәренә бәйләп, яшелчәләрнең файдасын бәяләү өчен стимул бирде.

Нәкъ шул ук вакытта, табышмаклар уеннары аша да балалар үткән теманы ныгытып, иҗади фикерләү сәләтләрен үстерә алдылар. Корткыч, әмма кызыклы табышмаклар балаларны уйландырып кына калмый, моңа өстәп, һәр җаваптан соң, яшелчә муляжлары белән кәрзингә җыя башладылар. Уйнау барышында һәр бала үзен актив катнашучы итеп хис итте, бу аларның шатлыгын һәм иҗади осталыгын арттырды.

Кичә, шундый күңелле уеннар һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен кызыклы форматлар аша, проектның асыл максатын уңышлы рәвештә тормышка ашырырга мөмкинлек бирде. Перспективада, яшелчә һәм җиләк-җимешләр турында белемен арттыру, безнең җәмгыятьнең сәламәтлегенә һәм табигатькә сакчыл караш ясау өчен мөһим булып тора. Уеннар өйрәтүче, белем алучы һәм кызыксынучан балаларны формалаштырырга ярдәм итә.

Предпросмотр

Яшелчә һәм җиләк-җимешләр” проекты буенча йомгаклау чарасы:
Бакчабызда үсте...” (табышмаклар кичәсе)
Проект максаты: Яшелчәләр. җиләк-җимешләр турында белемнәрен системалаштыру, алган белемнәрен уеннар барышында киңрәк һәм иҗади якын килеп файдалану күнекмәләрен камилләштерү.балаларда туган як табигатенә, яшелчә, җиләк-җимешләргә карата сак караш тәрбияләү. Материал: К.В. Закирова “Балачак аланы”; яшелчә, җиләк-җимеш муляжлары, табышмаклар җыелмасы.
Кичәнең барышы

  • Балалар тыңлагыз әле, мин сезгә Вәсимә апагыз Хәйруллинаның “Яшелчәләр бәхәсе” дигән шигырен укыйм .( “Балачак аланы”, 513 бит)

Шигырь буенча әңгәмә оештырам ,әңгәмә өчен сораулар:

  • Яшелчәләрнең безнең сәламәтлегебез өчен файдасы бармы?

  • Суган һәм сарымсакны , әче булса да , ни өчен ашарга кирәк?

  • Кыяр ашауның нинди файдасы бар?

  • Ни өчен кешеләр помидорны яратып ашыйлар?

  • Чөгендернең файдасы нинди?

  • Бәхәстә нинди яшелчә җиңгән?

-Балалар, тыңлагыз әле нинди мәгънәле халык сынамышлары әйтәм мин сезгә:
Көзге сынамышлар:
а) Көз бик озак торса, ашлык уңмый.
б) Көз озын килсә, яз соң килер.
в) Суган кабыгы калын булса, кыш салкын килә.
-Балалар, ә хәзер сүзле-хәрәкәтле уен уйнап алабыз:
- Кәрзиннәрне алабыз
Без бакчага барабыз
Бабайга булышабыз
Әбигә булышабыз
Яшелчә һәм җиләк-җимеш җыябыз
Ә нәрсәләр җыйганны
Табышмактан беләбез
1) Озын яшел – түтәлдә,
Сары, тозлы – кисмәктә.(Кыяр)
2) Җир астында алтын казык,
Алдык без аны казып.(Кишер)
3) Итләч, йомры яшелен,
Өзеп алдым, яшердем.
Гаҗәпләндем быраздан,
Кояшсыз да кызарган.(Помидор)
4) Ормый, сукмый,
Үзе кешене елата.(Суган)
5) Төрле-төрле төстә алар,
Бу төсләр каян килгән?
Хушбуй исе аңкыталар
Кем аны сөртеп йөргән?(Чәчәк)
6) Турыйсың – турыйсың,
Тураганда елыйсың.(Суган)
7) Төбе алмалы,
Башы чалмалы.(Бәрәңге)
8) Җир астында картыгыз,
Сакалыннан тартыгыз.(Шалкан)
9) Кызыл кызы җир астында,
Чәчләре җир өстендә.(Кишер)
10) Үскәндә яфрагын ашыйлар,
Үскәч тамырын ашыйлар.(Суган)
11)Чәчәге агачында,
Алмасы тамырында.(Бәрәңге)
12) Ашка салсаң, тәм кертә,
Борынга керсә төчкертә.(Борыч)
13) Кызыл эчле яшел өй,
Тәрәзәсез, ишексез.
Авыз итеп карасаң,
Балдан татлы һичшиксез!(Карбыз)
14) Озын-озын агачлар,
Агачларда оялар,
Ояларда кошчыклар.(Борчак)
Табышмакның җавабын әйткәч, бала яшелчә муляжын алып кәрзингә сала.
-Балалар, әйдәгез әле “Мин башлыйм, син дәвам ит” дигән уен уйнап алабыз.

  • Ган-ган- ачы суган

Сак, сак-ачы сарымсак
Ге, ге- сары бәрәңге
Дер, дер-кызыл чөгендер
Шер, шер-озынча кишер
Рыч, рыч-бик тәмле борыч
Яр, яр- яшел кыяр
-Ә хәзер, балалар мин сезнең уңганлыгыгызны тикшерәм.
Иң тәмле салат” уенын уйныйбыз.(интерактив тактада)
-Балалар винегрет салаты ясыйбыз. Бу салатка кергән яшелчәләрне сез дөрес сайларга тиеш. (салатка кермәгән яшелчәләр дә күрсәтелә)
-Балалар, “Кәбестә” уенын уйнап алабыз.
Балалар үзләре арасыннан әби сайлап куялар. Калганнары бер сафка тезелеп утыралар. Алар кәбестәләр була.
Әби: “Кәбестә алырга килгән идем,яхшыларын сайлап алыйм әле”- дип , кәбестәләрнең нык итеп иңбашларына басып-басып китә. Кем егылып китә, ул черек кәбестә була һәм уеннан чыгарыла. Әби моны кабат-кабат эшли. Иң ахыргача нык утырган бала яхшы кәбестә була. Шуны әби үзенә алып китә.