Портфолио воспитателя детского сада
  1. Главная
  2. Занятия с детьми
  3. Сценарий праздника «Гусиное пёрышко» для детей

Сценарий праздника «Гусиное пёрышко» для детей

Багаутдинова Резида Салимовна
Багаутдинова Резида Салимовна
DOCX
133
2

Сценарий детского татарского праздника «Гусиное пёрышко» призван создать для детей яркие впечатления от национальных традиций. Праздник проходит в атмосфере дружбы и радости, где каждая деталь важна для создания единого настроения. В начале праздника, как только дети приходят, они надевают национальные костюмы, готовятся к большому мероприятию. Девочки в белых платках и пылающих ярких фартуках, а мальчики облачаются в тюбетейки и рубашки, что создает особую культурную атмосферу.

Далее начинается приготовление традиционных блюд, которое становится интерактивным процессом. Воспитатели вовлекают детей в создание теста и начинок для блюд, чтобы ребята не только увидели, но и подготовили к празднику угощения. Все это помогает детям лучше понимать татарскую культуру, обычаи и традиции, которые с каждым годом становятся все более актуальными в современном обществе.

Каждый этап праздника наполнен песнями и играми. Например, детские хороводы под песни «Каз канаты» и «Минем өем» создают неповторимый дух совместного празднования. Дети танцуют, поют, разучивают старинные татарские народные игры, что не только развлекает, но и укрепляет их культурные корни. К концу праздника каждый участник уходит с ощущением единства и тепла, что очень важно в воспитании дошколят.

Завершение праздника включает в себя совместное чаепитие, где дети пробуют угощения, которые они сами приготовили. В этом уютном круге они делятся впечатлениями, рассказывают о своих ощущениях, и это создает дополнительную связь между ними. Программируем праздник так, чтобы каждая деталь способствовала культурному обмену и укреплению родословной памяти у детей, что очень ценно в воспитании будущих поколений.

Предпросмотр

Сценарий детского татарского национального
праздника «Гусиное пёрышко».
Иртән, килу белән, кулларын юып, балалар миллим киемнәр кияләр. Кызлар – ак чигуле яулыклар , алъяпкычлар бәйлилэр, малайлар – тубәтәйләр башларына кияләр.
Тэрбияче апа камыр баса – балалар булышалар – каймакка тоз, шикэр комы, сода салып бутыйлар. Эрегэн май, он белэн тэрбияче камыр баса.
Шуннан сон тэрбияче апалар балалар алып килгэн бэрэнгене чистарталар. Олы балаларга аларны турарга бирэлэр. Узлэре суган чистарталар, турыйлар, суга салалар.
Аннары тугэрэктэ иртэнге исэнлэшу була : - Исэнме, минем кузем…
Иртэнге аштан сон балалар тэрбияче апалары белэн остэлгэ клеенка жэялэр, кечкенэ такталар, кечкенэ уклаулар тараталар. Мин такталарга он сибеп чыктым , балаларга кечкенэ генэ камыр кисэклэре элэштем. Аларны балалар куллары белэн тэгэрэттелэр, шар ясадылар. Аннары такталарына куеп, бармаклары белэн экрен генэ басып, тугэрэк коймак я тугэрэк кояш ясадылар.
Тэрбияче апа аш кашыгы белэн камыр уртасына бэрэнге белэн суганны элэшеп чыкты, ничек очпочмакны ябырга курсэтте, кечкенэлэргэ – булышты, ачылмас очен бармакларны онга манып ныграк ике якны ябыштырып курсэтте.
Очпочмакларны ясап бетергэч, кулларны юып, матур милли киемнэр балаларга кигезэбез.
Малайларга – җилетлар, тюбэтэйлэр, кызларга – ал япкычлар, калфаклар, яулыклар бәйлибез.
Кулга кул тотышып – малай-кыз-малай-кыз ,”Каз канаты” җыры белэн булмәгә керәбез, тугәрәккә басабыз.
-Исәнмесез, балалар! Буген без сезнең белән көзге бәйрәмгә, “Каз өмәсе” дигән татар халык бәйрәменә җыелдык!
Менә инде беренче карлар да яуды, салкынайтты. Кыр казлары, кыр урдәкләре, бутән күчмә кошлар җылы якларга юл тоттылар.
Авылларда бу вакытта өмәләр башлана. Әйдәгез, без дә әби, бабай янына авылга барып кайтыйк
-Азат, мә сиңа рул , син буген шофер буласың. Хэзер без авылга барабыз, әби,бабай янына.
Җыр “Барабыз, барабыз, авылга без барабыз,
Әби, бабай янына авылга без барабыз”.
Өй” янына килеп җитәбез. Шакылдатабыз.
-Кем анда?- әби, бабай тавышы.
-Бу – без, балалар, кунакка кайттык!
Әби”, “бабай” булып киенгэн балалар өйдән чыгалар- Софа, Андрей- Янина, Асхат, балалар белән исәнләшәләр.
-Әби, бабай! Балалар көз турында бик куп җырлар, уеннар, биюләр өйрәнделәр.
Әби, бабай, басыгыз безнең белән тугәрәккә! Әйдәгез, бергә җырлап-биеп алыйк!
Җыр”Минем өем”.(Ахырында:- Монда яши песи! –Мин_ песи! Мияу, мияу, мин песи!
Монда яши эт Акбай!- Мин эт! Мин –Акбай!
Әйе шул, әйе шул, бу өй матур, бу өй зур!
(Акбай белән песи Мияу чыгалар –безнең дуслар).
-Әйдәгез, песи белән уйнап алабыз!
Җырлы- биюле тугәрәк “Песи кунакка килә!” Ахырында песигә боерыклар бирәбез:
-Песи, утыр! Балалар, песи нишлий?
-Әйе, песи утыра! Песи, йокла! Балалар, песи нишлий?
-Әйе ,песи йоклый! Песи, сикер! (йогер! Мә, сөт эч!)
-Ә хәзер эт белән, Акбай белән уйныйбыз!
Җырлы – биюле тугәрәк “Акбай кунакка килә!” Аңа да боерыклар бирэбез.
-Әби, бабай, без бакчаларда мул уңыш устердек! Хәзер без сезгә яшелчә бакчасы турында ңырлап бирәбез!
Бар матур бакча!” –җырлы – биюле тугәрәк.(кишер, суган, кәбестә, кыяр, бәрәңге).
-Бу –мин, бу – син, бу – без! Без – зурлар, без – дуслар! Әйдәгез, дуслык турында җырлап-биеп алыйк! “Дустым бар!” – җырлы- биюле тугәрәк.
-Ә хәзер мин сезгә табышмак әйтәм, ә сез җавабын табыгыз!
Суда – йөзә, навадан оча, җирдән йөри, безне ит белән сыйлый! Дөрес, бу – каз белән урдәк!
Хэзер малайлар урындыкларга утыралар, ә кызлар – “Каз канаты” биюенә басалар.
Каз канаты” биюе. Ахырында зур кызлар парга зур малайларны алып, “Дудәк, дудәкне” биилэр.(кечкенәләр урындыкларда утырып торалар). Парлы бию “Дудәк, дудәк”.
Ә хэзер кечкенәлә дә басыгыз тугәрәккә! Уйнап алыйк!
Җырлы-биюле тугәрәк “Чума урдэк, чума каз”.
Ишеккә шакылдаталар. Ишек артында – капчык. Тәрбиячелэр капчыкны алып керәләр., ачалар.
Капчык эченнән кечкенә каз чыга.
-Менә нинди безгә кучтәнәч көз җибәргән! Рәхмэт сиңа, көз! Сау бул, көз! Исәнме, кыш!
Шуның белән безнең бәйрәмебез ахырына килеп җитте! Дөн ялар тыныч булсын, кук йөзебез зәңгәр булсын, сугышлар булмасын, балаларыбыз, узебез –исән-сау булыйк!
Әйдәгез, кечкенә каз бэбкэсе белэн тагын “Каз канаты “ биюен биик!
Әби, бабай, безнең өчпочмакларыбыз да әзер! Әйдәгез , бергә чәй эчәбез!
Бергәләп чәй эчу, фотога тешу.Shape1
Shape2
Shape3