- Главная
- →
- Занятия с детьми
- →
- Музыкальное воспитание детей с использованием национальной культуры: Язгы ташу
- →
Музыкальное воспитание детей с использованием национальной культуры: Язгы ташу
Настоящий материал посвящен использованию богатых традиций национальной культуры в практике музыкального воспитания детей дошкольного возраста. В нем рассматривается не просто внедрение музыки в образование, но и организация яркого, насыщенного содержания, которое формирует гармоничное развитие личности. Особое внимание уделяется теме Язгы ташу, которая обладает глубокими культурными корнями и является неотъемлемой частью татарской идентичности.
Музыка и народное творчество играют важную роль в воспитании чувств у детей, формировании их эстетического восприятия мира. Темы, связанные с весной, обновлением природы и традициями, которые предаются из поколения в поколение, помогают детям не только осознать богатство своего наследия, но и ярко проживать каждую эмоцию, возникающую во время исполнения песен и танцев. Важным аспектом является вовлечение детей в активную музыкальную деятельность, доступную им в форме игр, песен и соревнований.
В ходе работы с детьми используются различные формы и методы, которые не только развивают творческие способности, но и формируют навыки взаимодействия. Песни под аккомпанемент игривого народного инструмента, хороводы, игры – всё это создает атмосферу радости и веселья. Участие родителей и бабушек в организации мероприятий придаёт дополнительный смысл и укрепляет взаимосвязь поколений, что крайне важно для детей в их эмоциональном развитии.
Также важно отметить, что использование национальной культуры в воспитании помогает формировать у детей уважение к своим корням. Это не просто игра, но и понимание исторической роли традиций, обрядов и культурных знатоков. Взаимодействие с народным искусством позволяет детям понять, что они являются частью большого культурного пространства, которое обогащает их личность. Следовательно, педагогам необходимо подходить к вопросам музыкального воспитания комплексно, обогащая содержание образовательного процесса элементами народного творчества.
Таким образом, использование темы Язгы ташу в музыкальном воспитании дошкольников открывает новые горизонты для развития детей. Это обогащает их мир, способствует формированию чувства гордости за свою культуру и значение ее сохранения. В конечном счете, такие занятия не только позитивно влияют на эмоциональное развитие детей, но и активизируют их стремление узнать больше о родном языке, культуре и традициях своего народа.
Использование национальной культуры в музыкальном воспитании детей дошкольного образования по теме «Язгы ташу»
Выполнила: музыкальный руководитель
МБДОУ детского сада №46 «Кояшкай» Зеленодольского района дер. Тат.Танаево
Гилязова Ф.Х.
Казань, 2015
Авыл көе яңгырый. Бүлмәдә әби коймак пешерә. Бала йөгереп керә.
Бала: Әбием, әбием, әйдә боз киткәнне карарга барабыз. Син бит миңа әйткән идең. Боз киткәндә иптәшләрең белән бергә барып, уеннар, җырлар, биюләр күрсәтермен диеп.
Әби: Әйе, кызым, хәзер, Әсма әбиеңне дә чакыра тор.
Бала чыгып китә, әби җырлый.
Үтә гомер аккан сулар кебек,
Ә күңел һич туймый яшьлектән
Йөзләребез инде картайса да
Ник күңелләр болай яшь икән.
Әби кәрзингә үзенең әйберләрен җыя: тукмак, кызыл башлы сөлге, яулык, түбәтәй, чиккән әйберләр, алъяпкычлар.
Икенче күренеш: су буе, читән, аңа эленгән чиккән әйберләр. Әбиләр балаларны җитәкләп, “Ак каен” халык көе, Зыя Ярмәкәй сүзләре җырына керәләр. Җыр барышын да хәрәкәтләр башкарыла.
Яфраклары яшел ак каенның,
Хәтфә җәйгән кебек һәр ягы.
Әйлән-бәйлән уйный яшьләр бабалар,
Гөрләп тора һәр көн тау ягы.
Яшь балалар, бигрәк матур кызлар
Ак каенны сөеп мактыйлар.
Яз башында алар һәр ел саен
Ак каенда бәйрәм ясыйлар.
Ап-ак каен – инде бик карт каен,
Бизәлә ул язлар килгәндә.
Яшел яфрак яра һәр ел саен
Кояш җылы нурлар сипкәндә.
Әби: Балалар, чак килеп җиттек.
1 бала: Әби, әнә карагыз нинди матур зур бозлар китеп баралар. (Бозларга карыйлар).
Әби: Әйдәгез башта су турында сөйләп китим сезгә, бу борынгыдан килгән риваятьләр.
Кемнең дә булса бите-йөзе бозылса, шешләр чыкса, “су тоткандыр” диләр. Мондый авыруга каршы шундый имләү кулланыла.
Сишәмбе көн төнлә су алырга баралар, чәршәмбе көнгә кадәр аны каплап калдыралар. Чәршәмбе көнне авыруны шул су белән коендыралар.
Имләү вакытында әйтелә торган догалар, әфсеннәр су хуҗаларына, “Су газизләренә вә су әүлияләренә” багышлана.
Су атасы Сөләйман,су анасы Сылубикә,
Синнән саулык, миннән яулык.
Киртә тоттым, казык кактым,
Име-томы шул булсын!
дип су өстенә өрәләр, шулай су ияләренең мәрхәмәтен яуламакчы булалар.
Әсма әби: Су ияләре җибәргән авырудан котылуның берничә ысулы бар. Бер уч ярма алганнар, тоз белән катыштырып, аны елгага, күлгә яки инешкә салганнар. Икенче берәүләр ярманы тозсыз гына, чүпрәккә төреп, суга җибәргәннәр, үзләре: “Каян килдең, шунда кит, ияңә илтеп бир”, - дип өч мәртәбә өйткәннәр. Бу имләү йоласын татарлар “Тоз-ярма җибәрү” дип атаганнар.
Су чире белән авырган кешеләр елга-сулыкларга үз чәчләрен дә илтеп салырга тиеш булганнар.
Борынгылар, су авыруы җеннәр эше, дип санаганнар. Ә җеннәрнең иң курыкканы – мүк җиләге. Шуңа күрә су авыруы тигән кешеләргә мүк җиләге кайнатып эчергәннәр, яткан түшәкләре астына да аның сабакларын, яфракларын куйганнар.
Әби: Әсма, ярар җитәр, әфсеннәреңне куеп тор, әйдә балаларга үзебез яшь чакта җырлаган җырларны, уеннарны, биюләрне өйрәтик.
Балалар: Әйдәгез, әйдәгез.
Әби: Ягез, кызлар-малайлар, “Габдулла”, “Гөлбану” уеннын уйныйк.
Син уртада, без кырыйда
Әйләнебез, Габдулла,
Син ни әйтсәң, син ни кушсаң,
Шуны эшләргә була.
Син уртада, без кырыйда
Әйләнебез, Гөлбану,
Син ни әйтсәң, син ни кушсаң,
Шуны эшләргә могу.
(Җырлап, кулга-кул тотынып, түгәрәк әйләнәләр, бер бала уртада, ул нинди хәрәкәт башкарса, башкалар да шуны эшләргә тиешләр. Соңа калган кеше уртага баса. Уен шул рәвешле дәвам итә. И ке тапкыр калган кешегә җәза бирелә).
2 бала: Әбием, ә сез тагын нинди уеннар уйный идегез?
Әби: Менә, улым, “Капкын” уеннын уйнап карыйк, бик кызык уен.
Ике бала озын сөлге яки бау алалар. Аннан элмәк ясыйлар, өченче бала шул элмәккә кулын кертә һәм кире тартып алырга тиеш, алып өлгермәсә, элмәк кысыла һәм капкын ябылганны аңлата. Уенда оттырган уенчыга төрле җәза бирелә.(Мәсәлән: яз көне кайта торган кошларны кычкырып күрсәтергә...)
Әсма әби: Матурларым, ә телисезме мин сезгә тукмак уеннын күрсәтәм, яле түгәрәккә басыгыз. Мин тукмакны әйләндерәм, ә сез шундый сүзләр әйтәсез:
Әйлән, әйлән син тукмак,
Яшел чирәм өстендә.
Тукта-тукта син тукмак
Иң яраткан кешеңдә.
Тукмакның сабы кемгә карап туктый, шуңа җәза бирелә. (Мәсәлән: яз көне кышкы йокыдан уянган җәнлекләрне күрсәтергә...).
Әби: Яз турында җыр җырлап алыйк.
Там, там, тамчы там.
Тамганыңны яратам.
Тамган тамчыларга карап
Мин җырларга яратам.
Тамчы тама, тамчы тама
Тамчы тама түгелме
Тамчы тамса матур язлар
Килеп җитә түгелме.
Без уйныйбыз, уйныйбыз
Якты көннән туймыйбыз
Кулны кулга чаба-чаба
Көләбез дә, җырлыйбыз.
(Балалар алга баралар, артка таба чигенәләр, кара-каршы башып кул чабалар).
3 бала: Әле без бит табышмаклар әйтешмәдек.
1 бала: Мин башлыйм. Кышын ята таштай, язын чаба аттай (Боз).
2 бала: Төбе бер, башы мең (Агач).
3 бала: Аягы юк, кулы юк,
Сөйләшергә теле юк,
Кояш кебек нуры юк,
Күрергә күзе юк,
Һич җитмәгән җире юк (Җил).
4 бала: Якты вакытта караңгы була,
Суык вакытта җылы була,
Җылы вакытта суык була (Кар базы).
5 бала: Уты юк, төтене бар (Томан).
6 бала: Өй артында озын агай, энә белән кое казый (Тамчы).
7 бала: Аты юк, тәртәсе юк, көне-төне бара, юлы кала (Елга, чишмә).
Әби: Бик күп табышмаклар беләсез икән, ә мин сезгә мәзәк сөйлим әле.
Элек безнең авылда көтүчеләр күрше чуваш авылыннан килеп көтү көткәннәр, чираттан йөреп, йорт саен әбәт ашаганнар. Менә көтүчеләр яхшы гына тормышлы кешегә ашарга кергәннәр. Хуҗа хатын ашыгып токмачын вак итеп турап тормаган, ә озын “кияү” токмачы пешергән. Иптәшләре тыныч кына токмачны кашык белән кисеп ашаганнар, ә мондый озын токмач күрмәгән яшь чуваш егете тирләп пешеп озын килеш азапланып ашап бетергән. “Чтапан, тагын аша, аш тәмле бит”, - дигәннәр иптәшләре. “Монысы белән дә азапланып беттем”, - дигән ачуланып егет. Иптәшләре эчләрен тота-тота көлгәннәр.
Әсма әби: Кугәрченкәйләрем, әле бит сезгә үзебезнең яшьлектәге матур “Чума үрдәк, чума каз” дигән җырлы-биюле уеныбызны күрсәкмәдек.
Чума үрдәк, чума каз,
Тирән күлне ярата.
Чума үрдәк, чума каз,
Тирән күлне ярата.
Ләйсән, үзенә иптәш эзли
Ул кемне ярата?
Ләйсән, үзенә иптәш эзли
Ул кемне ярата?
(Парлап басалар, бер кеше парсыз, арадан чыга, үзенә ошаган кешене ала. Берничә тапкыр парсыз калган кешегә җәза бирелә).
Әби: Хәзер мин сезгә узебез җырны җырлап күрсәтәм.
Аллия-Гөллия
Йөгереп кердем өйләргә,
Бүрегем элдем чөйләргә
Яшь чагында уйна да көл,
Калсын сагынып сөйләргә.
Кушымта:
Аллия-Гөллия,
Гөллия тирәккәем,
Сандугачлар сайраганда
Өзелә үзәккәем.
Тәрәзә җимнәр сиптем,
Ашагыз кошкайларым.
Алсу-зәңгәр чәчкә эчендә
Яшәгез дускайларым.
Кушымта:
Аллия-Гөллия,
Гөллия тирәк кенә.
Чын мәхәббәт белән сөя
Ялкынлы йөрәк кенә.
(Куплетта түгәрәк белән йөриләр, Кушымта да култыклашып әйләнәләр).
Әсма әби: Ә хәзер санамышлар әйтеп, сезне ике командага бүлик.
Бер, ике, өч,
Әнә тегендә күч.
Ипи-тоз, матур кыз.
Карга, чыпчык,
Берең кал да,
Берең чык!
- Җепсез орчык,
Чәүкә, чыпчык.
Кара балчык,
Син кал, бу чык!
- Тор, тор тургай,
Таң ата бугай,
Тургай, чыпчык,
Син кал, бу чык!
- Елгада бер басма,
Син анда ялгыш басма.
Әгәр бассаң китереп,
Кырыйга чык сикереп!
- Каенда - карга,
Имәндә - чыпчык,
Җирдә – елан,
Һавада – кош,
Бар син дә оч!
Әби: Менә икегә бүлдек сезне. Хәзер ярышып алыйк. Кем тизрәк шушы тукмакларны бер-берсенә тапшырып бетерә.
Бала: Әбием, минем ашыйсым килә.
Әби: Хәзер, улым, карыныгыз ачкандыр. (Кәрҗиннән коймаклар алып, балаларга тарата).
Бала: Рәхмәт, әбекәй, ә без коймак турында уен беләбез.
“Коймаклар” уены.
Балалар кулга-кул тотынышып, түгәрәкләнеп басалар. Уртага бер бала чыга, кырыйдагы балалар җырлыйлар:
Чакырдык без кунаклар.
Кунакларны сыйларга,
Салдык майлы коймаклар.
Чыж-чыж итеп коймаклар,
Җәелде, әй, җәелде.
Менә тагын кечкенә булып калды, җыелды.
Аннан ары кабарды
Кабарды, әй, кабарды.
Шиңде юп-юка калды.
Пеште инде коймаклар.
Сыйландылар кунаклар,
Тордылар, баш иделәр
Таралдылар, әй, шатлар,
Бииләр, әй-яй, шатлар.
Балалар кулларын як-якка җәяләр
Кысылалар
Кулларын югары күтәрәләр
Чүгәлиләр
Баш ияләр
Бииләр
Әби: Бик матур булды, йомшакларым.
Әсма әби: Без кечкенә чагында, менә шушы урында яшь кызлар-егетләр бер-беренә такмаклар әйтешеп җырлыйлар иде. Сез дә кара-каршы басыгыз әле дусларым. (Бер якка кызлар, ә икенче якка малайлар баса).
Егетләр: Агыйдел алкынына,
Басма су салкынына.
Килмә якын кабынырсын,
Йөрәгем ялкынына.
Кызлар: Агыйдел суы тирбәлә,
Уртасында сал булса,
Суга салсаң калкып чыга
Без насыйп яр булса.
Егетләр: Агыйделкәй, Агыйделкәй
Агыйделкәй суы киң;
Татарстан зур әле
Үзебезгә чыгар тиң.
Кызлар: Агыйделгә төшеп юдым,
Гәрәбә ватыкларын.
Ялындарма, ялынмыймын
Чәчәк күк вакытларым.
Күмәкләшеп биеп алалар.
Әби: Без сезнен белән әле “Капкалы” уенын онытканбыз икән.
Ике бала кулларын өскә күтәреп, капка ясап басалар. Башка балалар көйгә бии-бии капка аша узалар, кинәт кенә капка ябыла. Капкага эләчүгә җәза бирелә. (Шигырь, мәкаль сөйләргә).
Әби: Уңганнарым сез минем. Бик күп уеннар уйнадык, җырладык, биедек. Инде кайтыр вакытта җитте. Әйдәгез Гөбенә елгасының “Су бабасына” рәхмәт әйтеп аңа ярма сибик, су белән барлык начар якларыбыз агып китсен, сау-сәламәт булыйк. Битләрегезне су белән сыпырып алыгыз.
Әсма әби: Дөньялар тыныч булсын, икенче елга кабат шушында килергә язсын. Сулыклар чиста булсын, без табигать балалары.
“Яшә син, туган илем!” җырын җырлап керәләр.
Ал чәчәк ата гөлем,
Гөл чәчәк ата гөлем.
Ал чәчәкләргә күмелеп
Яшә син туган илем.
Кушымта:
Э-эх! Тал арасы,
Сайрый былбыл баласы.
Ямьле күл буе
Кошлар сайрый көн буе.
Безнең илдә – матур җирләр,
Бездә үсә ал гөлләр
Гөлләр кебек матурлана
Безнең хәзерге көннәр.
Кушымта:
Э-эх! Тал арасы,
Сайрый былбыл баласы.
Ямьле күл буе
Кошлар сайрый көн буе.
Күк йөзендә алсу кояш
Алсу нурларын чәчә
Кояш кебек сибүче
Туган илем син яшә.
Кушымта:
Э-эх! Тал арасы,
Сайрый былбыл баласы.
Ямьле күл буе
Кошлар сайрый көн буе.
Кулланылган әдәбият
Галимҗан Гыйльманов хикәяләвендә “Татар мифлары”. Казан: Китап, 1996 ел.
К.В.Закирова, Л.Л. Мортазина “Балачак уйнап-көлеп үсәр чак”. Казан: Китап, 2012 ел.
З.М.Гыйниятова, Х.Г. Фәйзрахманова “Сүз эчендә хикмәт бар”. Казан: Китап, 1999 ел.
“Балар бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясе”. Методик әсбап өчен аудио-кушымта.
Җирле халык авыз иҗаты. “Мәгариф” нәшрияты, 1999 ел.