Публикации воспитателей детских садов
О проекте

Зурлар төркеменең театраль эшчәнлек буенча перспектив планы.

Галлямова Радифя Минхасановна Галлямова Радифя Минхасановна
DOCX
17
0
Предпросмотр

1. Аңлатма язуы.
Мәгариф өлкәсендәге үзгәрешләр мәктәпкәчә тәрбиягә дә зур йогынты ясый. Мәгарифтәге юнәлешләр үзгәреше- белем формалашу ориентациясе- күпкырлы үсеш күнекмәләре формалаштыру бурычы бөтен үсеш этабында да иң мөһим чара булып тора.
Мәктәпкәчә тәрбия- мәгариф өлкәсендә беренче һәм иң җаваплы звено булып тора. Мәктәпкәчә яшьтә туган телне белү, баланың иң мөһим табышы булып тора. Чөнки бу яшьтә бала бик тиз үзләштерә, истә калдыра.Шуңа күрә, мәктәпкәчә яшьтәге балаларда сөйләм үстерү иң мөһим проблема. Халыкның рухи мирасы, күңел җәүһәрләре балага дөрес, нәтиҗәле тәрбия бирүдә бай хәзинә.Табигать тарафыннан кешегә сәләтләр төрлечә бирелә, ләкин даими күнегүләр ярдәмендә һәр баланың сәләтен үстерергә мөмкин.
Сөйләм телен үстерү- ул телнең образлы, эмоциональ булуын да ачыклый.Кешенең сөйләме образлы, сәнгатьле булырга тиеш.
Психолого-педагогик әдәбиятны анализлау, сөйләм сәнгатьлелеге интеграль характерны кирәклеген күрсәтә. Ул вербаль(мимика, ишарә,кыяфәт) һәм вербаль булмаган(интонация, лексика, синтаксис) чараларын үз эченә ала.
Без тиз арада балалар бакчаларына йөрүчеләргә татар һәм рус телләрен уңайлы һәм нәтиҗәле итеп өйрәнү өчен тиешле шартлар тудырырга бурычлы.Телләр үзләштерү байлык! Республикабызның киләчәге булган балаларның дәүләт телләрен үзләштерү процессына мәктәпкәчә яшьтә үк старт бирү-мәктәп,югары уку йортларында белем алу этабы өчен яхшы фундамент әзерләү ул.Балаларга тәкъдим ителгән укыту-методик комплектларынигезендә шөгыльләнүләрен,беренче чиратта,мавыктыргыч һәм югары дәрәҗәдә профессиональ итеп оештыру зарурлыгын кабат-кабат ассызыкланды.Заманча педагогик технологияләр белән янәшә мультимедиа чараларын һәм Интернет мөмкинлекләреннән киң файдалану өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте мул ярдәм итте.
Сәнгатьле сөйләм формалаштырганда балага белем бирү шартлары гына түгел, ә аларны эшкәртергә һәм үзләренең карашын билгеләргә дә мөмкинлек бирә.Моның өчен иң әйбәт чара булып театральлештергән шөгыльләр тора.Чөнки уен- мәктәпкәчә яшьтәге балаларда иң әһәмиятлеләрдән санала.Ә театр иң демократик, яшь үзенччәлекләренә туры килерлек сәнгать төре. Ул педагогик һәм психологик актуаль проблемаларны хәл итәргә булыша. Алар әхлак тәрбиясе бирергә , коммуникатив шәхес формалаштырыга, күзаллау, фантазия, инициатива, фикер йөртүгә, туган телне яратырга ярдәм итә. Театральләштергән шөгыльләр аша балалар образлар, тавыш, буяу аркылы әйләнә-тирә белән танышалар.Театраль чара аша бала яңа хисләр, белемнәр, күнекмәләр, матур әдәбиятка кызыксыну, сүз байлыгы, сөйләм телен үстерү зәвык һәм әхлак тәрбиясе алалар.
1.1.Актуальлеге.
Методик кулланма баланы индивидуаль, кабатланмас зыялы шәхес итеп тәрбияләүне күз алдында тота. Махсус театральләштерелгән шөгыльләр балаларның сөйләм үстерүдә зур чара. Ә сөйләм үстерү- зур проблемаларның берсе.


1.2. Яңалык.
Методик кулланмада зурлар төркемендәге балаларның сөйләм телен үстерү театраль һәм уен эшчәнлеге чаралары һәм методлары системага салынган.
1.3. Максат.
Театральләштергән шөгыльләрдә зурлар төркемендәге балаларның вебаль һәм вербаль булмаган сөйләм телен үстерү.
1.4. Бурычлар.
Театр уеннарына уңай караш, укыту методик комплекты буенча ясалган аннимацион сюжетларныуйнау теләге, яшьтәшләренә эмоциональ уңай караш, Идел буе халыклары культурасына, гореф-гадәтләренә, үз-үзләренә ышану хисе, ихтыяр көче тәрбияләү.
Психофизик процесслар (хәтер, танып-белү, фикерләү сәләте), вербаль һәм вербаль булмаган сөйләм теле, иҗади сәләт(рольләрне башкарырга), махсус күнекмәләр(актер, тамашачы) үстерү.
Мәктәпкә әзерлек төркемендәге балаларны театр культурасына якынайту, театр төрләре, халык авыз иҗаты, укыту методик комплекты буенча аннимацион сюжетларны, вербаль һәм вербаль булмаган сөйләм төрләре аша образларны сүрәтләргә өйрәтү.
1.5. Яшь үзенчәлеге.
Театр эшчәнлегендә 5-6 яшьлек балалар катнаша. Чөнки бу яшьтә балалар актив һәм мөстәкыйль уеннарга иҗади карыйлар.
1.6. Дәвамлылыгы.
5-6 яшьлек балалар белән ел дәвамында шөгыльләнү.
1.7.Шөгыльләр формасы һәм режимы.
Шөгыльләр атнага бер тапкыр, төркемнәргә бүлеп уздырыла.Шөгыльнең озынлыгы-25 минут. Структурасы шөгыльнең максатыннан чыгып төзелә. Һәр шөгыльдә нинди дә булса яңалык булырга тиеш: күнегү, бирем яки уен.Шөгыль һәрвакытта , укыту методик комплектыннан аннимацион сюжет карау белән тәмамлана.Театр курчаклары кулланган шөгыльләрдә бармак гимнастикасы файдалыныла.Шөгыльләрне үткәрү формалары төрлечә: теоретик шөгыльләр(уку, тәрбияче сөйләме, балалар белән әңгәмә, балалар сөйләме, тәрбияче үрнәге), практик шөгыльләр(курчак спектакльләренә әзерләнү һәм үткәрү, әкиятләрне сәхнәләштерү)
1.8. Көтелгән результат
Шөгыльләрне уздырганна соң балаларда билгеле бер белемнәр, күнекмәләр, вербаль һәм вербаль булмаган сөйләм теле, үз-үзенә ышанучанлык, сәләтләрен ачыклау барлыкка килә,татар теле буенча белемнәрен ныгыту.


1.9. Методик кулланманы ассызыклау ысуллары.

  • КВНнар, әдәби викториналар, конкурслар, ачык шөгыльләр,

  • Балалар өчен уздырылган бәйрәм чараларында катнашу,

  • Җәй аларында уртанчылар төркемендәге балаларга спектакль күрсәтү,

  • Методик берләшмәләрдә катнашу.

2. Ата-аналар белән эш юнәлешләре.

  • Ата-аналарны ачык шөгыльләргә чакыру,

  • Ачык ишекләр көненә чакыру,

  • Гомуми ата-аналар җыелышларында балалар белән чыгышлар ясау,

  • Курчаклар тегүгә ата-аналарны җәлеп итү.


3.Укыту-тәрбия процессын оештыру методлары һәм алымнары.
Театр шөгыльләрен оештыруда практик методлар киң кулланыла: аннимацион сюжет, уен, уенны импровизацияләү методы(баланың көнкүрештән театр сәнгатенә күчү күпере), күнегүләр, сәхнәләштерү һәм драматизацияләү.
Сүзләр методы: сөйләү, тәрбияче укуы, балалар сөйләве, әңгәмәләр, халык авыз иҗаты әсәрләрен өйрәнү.
Бөтен методлар да комплекслы кулланыла.







Тематик план.
Сентябрь

  1. Әңгәмә: “Театр илендә”;

  2. Видеоязмадан театр турында тапшыру карау;

  3. Театр терминнары буенча “Сорау – җавап “ уены;

  4. Төрле ситуацияләр чишү: “Белмәмеш театрда”.

5. Украин халык"Башак" әкиятен сәхнәләштерү.
Октябрь
1атна

  1. “Теремкәй” әкиятен бармак театры аша күрсәтү.(УМК)

  2. “Күңелле хәрәкәтләр” уены.

  3. “Хайваннар дөньясында көенә импровизация.

  4. Хәрәкәтле уен “Катып кал”

2 атна

  1. Театр төрләре белән таныштыру.

  2. Мини-сценка «Аш бүлмәсе»

  3. Тавышны үзгәртүгә күнекмәләр “Хайваннар тавышы”

  4. Уен “Ак куян”(УМК)

3 атна
1 .Театрда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлату, “тамашачы”, “актер” төшенчәләрен бирү.
2.Рифмада уеннар.
3.Эмоция тәрбияләү өчен күнекмәләр(шатлану, шаккату)
4.Уен “Яфрак бәйрәме”(УМК)
4 атна

  1. Артикуляцион гимнастика.

  2. «Ишарә» тәшенчәсен бирү.

  3. Уен “Ишарәне танып бел”

  4. "Бакчада кунаклар" өстәл театры

Ноябрь
1 атна

  1. Театр профессияләре белән таныштыру (Актер, драматург, режиссер)

  2. Сәхнә пластикасы турында аңлату.

  3. Уен “Геройның мимикасын аңлат”

  4. «Кем эшләми-шул ашамый” мини-сценкасынсәхнәләштерү(УМК)

2 атна

  1. Телгә гимнастика.

  2. Эчтәлек сөйләү ”Туган көн”(УМК)

  3. Мини-сценка “Акбай туган көнгә бара”(УМК)

  4. Хәрәкәтле уен “Тавык һәм чебиләр”

3 атна

  1. Театраль күнегү.

  2. “Шалкан” әкиятен сәхнәләштерү.(УМК)

  3. Ритмопластика (“Хайваннар дөньясында” көенә)

  4. Хәрәкәтле уен “Утырып туйдык”

4 атна

  1. Тел шомарткыч.

  2. “Тәрҗемәче” уены.

  3. “Насос”, “Шарны кабарт” күнегүләре.

  4. Мини-этюдлар “Бармак театры”

Декабрь
1 атна

  1. Театрпрофессияләре (композитор, бутафор, ут бирүче, гример).

  2. Уен “Исемеңне чәбәклә”, “Баскыч” (тавыш югарылыгы өчен)

  3. Уен “Кем икәнен әйт”

  4. Мини сценка“Куянкайга кунакка” сәхнәләштерү (УМК).

2 атна

  1. Сулыш гимнастикасы.

  2. Уен “Тылсымлы таяк”

  3. Аннимацион сюжет «Уенчыклар үпкәләгән сәхнәләштерү” (УМК)

  4. Уен “Кем кычкырды”

3 атна

  1. Тизәйткеч.

  2. Рифма уеннары.

  3. Уен “Агач курчаклар”

  4. А.Алиш –әкият остасы "Чукмар белән Тукмар" (УМК)

4 атна
1.Уку һәм импровизация“Кар бабай.”
2. Кыш турында мәкальләр һәм әйтемнәр.
3. Пантомимик этюдлар “Кар бабай ясыйбыз”, “Карлы Уены”
4.Уен “Туңдырам”



Гыйнвар
1 атна

  1. Аннимацион сюжет “Батыр Мияу беллән куркак куян сәхнәләштерү” (УМК).

  2. “Тәрҗемәче “уены.

  3. Кышкы уеннар.

2 атна

  1. Тел шомарткычны төрле интонациябелән әйтү.

  2. Түгәрәктә күнегүләр “Йөрү үзенчәлекләре”, “Егылу”

  3. Уен “Нәрсә дөрес түгел-төзәт”

  4. Сулыш хәрәкәтләре.

  5. Уен-импровизация «Кар ява»

3 атна

  1. Телгә гимнастика.

  2. Уен “Кем күбрәк исем әйтә”

  3. Бармак уены.

  4. Мини-сценка“Мияу адашкан”(УМК)

  5. Уен “Катып кал”

4 атна

  1. Сөйләм тренингы., туп белән.

  2. Әкият “Торна белән төлке”сәхнәләштерү.

  3. Уен “Кәеф ничек”

  4. Хәрәкәтле уен “Үз урыныңны тап”

Февраль
1 атна

  1. Дикциягә күнегүләр.

  2. Уен “Тавыш белән әйтеп бетер”

  3. Мини-сценка ”Тәмле кафесында сәхнәләштерү(УМК)

  4. Җыр “Матур күлмәк”(УМК)

2 атна

  1. ”Ике ялкау “ әкиятен уку һәм эчтәлеген сөйләү.

  2. Уен “Кем оча”

  3. Хәрәкәтле уен “Песи һәм тычканнар”

3 атна

  1. Тизәйткеч.

  2. Этюд “Бу мин!”, “Бу минеке”, “Бир миңа!”

  3. Күнегү “Ишарәләп күрсәт”

  4. Хәрәкәтле уен “Кем тизрәк”


4 атна

  1. Тел шомаркыч.

  2. Бит мускулларына тренировка “Боз сөнгесе”, “Шалтай-балтай”.

  3. Уен “Әйтеп бетер”

  4. Татар халык әкиятен "Ѳч кыз"сәхнәләштерү

Март
1 атна

  1. “Пантомима” төшенчәсен бирү.

  2. Пантомимик этюдлар “Мин туңдым”, “Ми н ашханәдә”, “Мин караңгы бүлмәдә”

  3. “Юмарт аю” аннимацион сюжетын сәхнәләштерү

  4. Уен “Яңгыр һәм кояш”

2 атна

  1. Интонациягә күнегүләр.

  2. Этюдлар “Әбинең куллары пычранган”,”Теш сызлый”.

  3. Уен-күнегү “Күршеңә бир”

  4. “Урманда зур концерт” инсценировкасы. (УМК)

3 атна

  1. Нәүрүз бәйрәме турында сөйләү.

  2. Эндәш өйрәнү.

  3. Уен “Без-без идек”

4 атна

  1. Театр көне (эчтәлеге)

  2. Мини-сценка“Урман китапханәсендә”сәхнәләштерү (УМК)

  3. Уен “Киресен әйт”

  4. Татар халык әкиятен "Кәҗә бәтиләре һэм бүре"сәхнәләштерү

Апрель
1 атна

  1. Артикуляцион гимнастика.

  2. Ихтибарлылыкны үстерүче уеннар.

  3. Сәхнә сәнгате белән таныштыру.

  4. “Кем нәрсә ярата ?”аннимацион сюжетын сәхнәләштерү.

2 атна

  1. Тизәйткеч.

  2. Күнегүләр “Кайтаваз”, “Баскыч”,”Каурыйны өреп төшер”

  3. Г.Тукай “Су Анасы” әкиятен драмалаштыру.


3 атна
1.Әдәби викторина “Тукай әкиятләрен беләсеңме?”
4 атна
1.Сөйләм тренингы.
2.Хайваннарны импровизацияләү.
3.”Циркта”аннимационсюжетынсәхнәләштерү
4.Курчаклар белән мини-этюдлар.
5.Уен “Песи һәм тычканнар”
Май
1 атна

  1. Тел шомарткыч.

  2. Иҗади бирем “Күңелле сәяхәт”

  3. Уен “Кем ничек йөри”

  4. Уен “Чума үрдәк,чума каз”

2 атна

  1. Әңгәмә “Шатлана беләсеңме?”

  2. Рифма уеннары.

  3. Уен “Сихерле әйләндерү”

  4. Уен “Тәрҗемәче”

3 атна

  1. Тизәйткечне төрле интонациядә әйтү.

  2. Кызыклы шигырьләр уку.

  3. Уен “Тасвирлау буенча тап”

  4. Уен “Йөзә, оча, үрмәли”

4 атна
1.А.Алишның “Сертотмас үрдәк әкиятен ” сәхнәләштерү.





Файдаланылган әдәбият.
1.Борһанова Р.А., Юсупов Ф.Ф. Балалар бакчасында татар теле өйрәтү программасы, 2004.
2.Борһанова Р.Г. “Туган як табигате белән таныштыру”
3.Гөлбакча (хрестоматия)
4.Закирова К., Гаффарова С. “Әткәм-әнкәмнең теле”, 2010.
5.Зөлфәт. “Матур бабай”., 2012.
6.Зарипова З.М., Хәмитов И.М. “Бал бабай”.
7.”Иң матур сүз" (хрестоматия)
8.Исмәгыйлова С.Г. “Туган тел-очар канат”, 1994.
9.Ибраһимов Ф. Балалр бакчасында нәфис сүз., 1985.
10. Шәрәфетдинов З.Т. Балалар бакчасында татар теле өйрәнү.









Раслыйм
МБМББУ “Кояшкай” балалар
бакчасы” мөдире
_________А. Д. Заһидуллина






Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы МБМББУ “Кояшкай” балалар бакчасы” “Кыңгырау”зурлар төркеменең
театраль эшчәнлек буенча
перспектив планы.








2016-2017 уку елы