Әкият «Тавык һәм тычканнар»
Әкият «Тавык һәм тычканнар» - балалар арасында хикәятләрнең мөһимлеген ачыклап, дуслык һәм хезмәтнең кыйммәте турында өйрәтә. Тавык һәм тычканнарның мәзәк вакыйгалары, үзара мөнәсәбәтләре, һәм бергә эшләргә кирәклеге турында күңелле риваятька әверелә. Балалар өчен иҗади һәм мавыктыргыч алымнар кулланып, әкиятне тутыра.
Тавык себерке белән ишек алдында, тычканнар исә түгәрәккә басып, күңелле җырлап уйныйлар. Уйнау кебек, хезмәтнең дә әһәмияте турында төшендерә. Тавык һәрвакыт эшле, ягъни ул хезмәтне югары бәяләр. Аның белән бергә тычканнар да эшләргә тиеш, ләкин алар үзләре эшләмәскә киңәш итәр.
Әкият баланың иҗат сәләтен һәм коммуникациянең ничек мөһим булуын ачыклап бирә. Хикәятнең ахырында дуслыкның көче, хезмәтнең әһәмияте ачыклана. Тавык тычканнарга: «Ялкаулык – хурлык», - дип әйтә. Сүзләр һәм җырлар ярдәмендә, балалар үзләренә тиешле кыйммәтләрне өйрәнеп, күңеллелек һәм аңлашуның әһәмиятен аңлыйлар.
Әкият
«Тавык һәм тычканнар»
«Күк чәчәк»
балалар бакчасы.
Шиапова Т.Х.
Тавык себерке белән ишек алдын себереп йөри. Тычканнар түгәрәккә басып, уйнап җырлыйлар.
Җыр «Дустым бар»
Л.Хисмәтуллина муз. һәм сүз.
Тавык. Башак таптыш!
Башак таптыш!
Тычканнар. Күрсәт әле! Күрсәт әле!(йөгереп
киләләр, карыйлар).
Булдыргансың, тавык!
Тычкан. Башакны суктырырга кирәк!
Тавык. Ә кем суктыра?
Тычканнар. Мин түгел.
Мин дә түгел.
Тавык. Ярый алайса, үзем суктырам.
Тычкан. Әйдәгез биибез.
(Тычканнар бииләр, ә тавык таяк алып башакны суктыра).
Тавык. Карагыз әле, мин күпме орлык суктырдым.
(Тычканнар йөгереп киләләр, карыйлар, тавыкны мактыйлар).
Тавык. Төгермәнгә кем бара?
Тычканнар. Мин барыймын.
Мин дә барыймын.
Тавык. Ярый алайса, үзем барам. (тавык төгермәнгә китә).
Тычканнар. (җырлыйлар).
Төгермәнгә бармыйбыз,
Эшләргә яратмыйбыз
Әйлән – бәйлән уйныйбыз
Биибез дә, җырлыйбыз.
Эх, кул чабабыз бик күңелле уйныйбыз
Без уйныйбыз, уйныйбыз,
Якты көннән туймыйбыз.
Кулны кулга чаба – чаба
Биибез дә, җырлыйбыз.
Эх, кул чабабыз
Бик күңелле уйныйбыз.
(Тычканнар туп тәгәрәтеп уйный башлыйлар)
Тавык. Онны өйгә кем алып кайта?
Тычканнар. Мин түгел.
Мин дә түгел.
Тавык. Ярый алайса. Үзем алып кайтам. (җырлый).
Уйныйлар да, уйныйлар,
Өзмиләр дә, куймыйлар.
Бик озак уйнасалар да,
Бер дә уйнап туймыйлар.
Төгермәннән кайтам мин
Эшләргә яратам мин.
Кем эшләми, шул ашамый,
Ялкау буллу ярамый.
Тавык. Карагыз, мин күпме он алып кайттым.
(Тычканнар йөгереп киләләр, тавыкны мактыйлар)
Тавык. Ипи пешерергә кирәк. Кем пешерә?
Тычканнар. Мин түгел!
Тычкан. Әйдәгез уйныйбыз.
Уен. Күңелле туп тиз-тиз әйдә
Кулдан кулга тәгәрә
Күңелле туп кемдә калса
Хәзер шул биеп ала.
(Тавык мичкә яга, камыр баса, икмәкне мичкә куя.)
Тавык ипине мичтән ала. (җырлый)
Туган җирдә үскәнгә,
Чык суларын эчкәнгә,
Ул татлы, тәмле була
Табында балкып тора.
Без бит аны олылап
Ипекй дип атыйбыз .
Ташламыйбыз, атмыйбыз
Изге күреп саклыйбыз.
Тавык ипине өстәлгә куя. Чәй эчәргә утыра.
Тычканнар. Минем ашыйсым килә! Минем дә ашыйсым килә.
Тавык. Туктагыз! Туктагыз!Ә сез эшләдегезме?
Тычканнар. Юк. Гафу ит безне, тавык.
Тавык. Ярый. Мин сезне ашатам. Ләкин, исегездә тотыгыз – Ялкаулык – хурлык.
Тычканнар. Хәзер инде без беләбез.
1 тычкан. Эше барның ашы бар.
2 тычкан. Эш беткәч уйнарга ярый.
3 тычкан. Эшләмәгән ашамый.
4 тычкан. Бүгенге эшне иртәгә калдырма.