Математика илендә: Уроки для малышей
Данный конспект занятия по математике предназначен для детей дошкольного возраста. Цель занятия заключается в укреплении знаний о числах от 1 до 5, а также в развитии умения отвечать на вопросы «нича?» и «ничәнче?». В процессе обучения используются различные игровые задания, способствующие не только обучению, но и развитию логического мышления и внимательности детей.
На уроке предусмотрено использование дидактических игр, таких как «Буш өйләр», в ходе которой дети помогают числам вернуться в свои дома. Участие в таких играх помогает детям лучше запомнить порядок чисел и увеличивает их интерес к учебному процессу. Также важным элементом занятия является использование геометрических фигур, что способствует развитию пространственного мышления и восприятия.
К концу занятия детям предложат провести рефлексию: обсудить, что им понравилось, чему они научились и как стремление к учебе помогает им «выращивать» цветы в игре. Такой подход позволяет создать положительную атмосферу на занятии и стимулирует детей к активному обучению.
Конспект: “Математика илендә”
Максат: 1,2,3,4,5 саннары турындагы белемнәрен ныгыту; 5 кә кадәр санау буенча белемнәрен арттыру; ничә? ничәнче? дигән сорауларга дөрес җавап бирүләренә ирешү. Геометрик фигуралар турындагы белемнәрен үстерүне дәвам итү. Игътибарлылыкларын, логик фикерләү сәләтләрен, тизлекләрен, үстерү.
Җиһазлар: кәгазь битендә геометрик фигуралар һәм саннар төшерелгән карточкалар, төрле төстәге геометрик фигуралар, кәгазь битендә ясалган геометрик фигуралар , төсле карандашлар, уен өчен кечкенә туп, кәгазьдән ясалган чәчәкләр, өй рәсемнәре, хат,уенчык рәсемнәре.
Барышы:
Килгән кунаклар белән исәнләшү.
– Әйдәгез әле, балалар, без шөгыльгә кергәнче сезнең белән көчлеләр иленә барабыз. (Балалар басалар һәм “1, 2, 3 – безнең кулда көч” – дип гимнастика ясап алалар.)
– Менә хәзер без көчле, булдырдыгыз. ( Шулвакыт хат күрәләр.) Ах, карагыз әле, нинди хат бар. Анда нәрсә язылган икән, әйдәгез әле укыйк. (Хат укыйлар.) “Сез көчлеләр иленә килеп кердегез. Әгәр сез үз көчегезне белемдә күрсәтсәгез, монда чәчәкләр үсеп чыгар. Уңышлар сезгә. Көчлеләр иле патшасы.” Әйдәгез, балалар, бергәләп көчлеләр иленә барабызмы?
1.Дидактик уен “Буш өйләр”
Карагыз әле, безнең өйләр бушап калган, саннар өйләрен югалтканнар. Саннарга өйләренә кайтырга булышабыз? (Саннарны өйләренә кую.)
Сүзле уен “Саннарны санау”Ә хәзер саннарны санап карыйк инде. (Бергәләп санау.) Саннар үпкәләмәсен өчен арттан алга таба да саныйк . (Саннарны кирегә санату.) Булдырдыгыз, карагыз әле, безнең бер чәчәк үсте. Димәк, без дөрес юлдан барабыз.
2.Сүзле уен “Ничәнче?”
Тактадагы рәсемнәрне күрсәтү һәм аларның ничәнче торуларын ачыклау.
Өстәл уены “Геометрик фигуралар”
Геометрик фигураларның исемен һәм төсен әйтүләренә ирешү. (Чәчәк үсә.)
3 Ял вакыты
Менә минем уң кулым,
Менә минем сул кулым.
Менә идән,менә түшәм.
Менә шулай зур үсәм. (Ике тапкыр кабатлау.)
4.Үстерешле уеннар:
а) Һәрбер балага саннар һәм геометрик фигуралар төшерелгән карточкалар, карандашлар таратылган була. Балалар саннарны дөрес иттереп фигуралар белән тоташтырырга тиеш. (Чәчәк үсә.)
б) Геометрик фигуралар төшерелгән битләр, төсле карандашлар таратыла. Тәрбияче кушуы буенча, балалар фигураларны тиешле төскә буярга тиеш. (Чәчәк үсә.)
5.”Танграм”уены
Әти-әниләр,балалар белән берлектә 7 геометрик фигураны да кертеп рәсем ясау. (Чәчәк үсә.)
Йомгаклау.
– Балалар, сезгә бүген математика илендә ошадымы?
-Нәрсә ошады?
– Ни өчен безнең чәчәкләр үсеп чыкты соң?
– Димәк, без көчлеме инде?
– Ничә чәчәк үсеп чыкты соң, санап карыйк инде (Санау.)
-Бүген сез бик тырышып шөгыльләндегез. Барлык биремнәрне дә дөрес башкардыгыз. Булдырдыгыз. Рәхмәт.