Без – Тукай оныклары: Праздник и культура Габдуллы Тукая
На празднике «Без – Тукай оныклары» дети погружаются в мир творчества великого татарского поэта Габдуллы Тукая. Мероприятие направлено на формирование любви к литературе, культуре и национальным традициям. В процессе праздника дети изучают стихи, песни и народные сказания, погружаясь в волшебный мир родного языка и литературы.
Программа включает в себя различные виды деятельности, такие как театрализованные представления, музыкальные номера и литературные конкурсы. Ведущие праздника рассказывают о жизни и творческом пути Тукая, подчеркивая важность его наследия для татарского народа. Дети активно участвуют в конкурсах, исполняют любимые стихотворения и песни, что создает атмосферу радости и веселья.
Праздник проходит в яркие интерактивной обстановке, где каждый ребенок получает возможность проявить свои таланты. Все участники праздника одеты в костюмы сказочных героев, что добавляет еще больше волшебства в мероприятие. Главное внимание уделяется не только развлечению, но и образовательной значимости процесса, что способствует углублению знаний о культуре и языке.
В завершение праздника проходит общий концерт, где дети демонстрируют свои навыки, исполняют песни на стыках народного и современного творчества. Целью этого события является не только развитие интереса к творчеству Тукая, но и воспитание уважения к родной культуре и языку, что является крайне важным для формирования их личности и будущего.
“Без –Тукай оныклары”
(Зурлар төркемендә бәйрәм иртәсе)
Тәрбияче: Әгъләмова Ф. Н.
21.04.2017
Максат: Г.Тукайның күпкырлы иҗатына кызыксыну, ихтирам, горурлык хисләре тәрбияләү.
Бурычлар:
Балаларның Г.Тукай иҗаты турындагы белемнәрен баету һәм камилләштерү;
Сәнгатьле сөйләм, чыгыш ясау осталыкларын үстерү;
Балаларда күтәренке кәеф, бәйрәм рухы булдыру.
Җиһазлау: интерактив такта, музыкаль центр, балаларга әкият геройлары киемнәре, әкиятне сәхнәләштерү өчен атрибутлар.Залда Г.Тукай портреты эленгән, бәйрәмчә бизәлгән. “Бәйрәм бүген” җыры яңгырый. Габдулла Тукайга багышланган презентация.
Бәйрәмчә киенгән балалар музыка астында залга керәләр.
Алып баручы:
Әкиятләрдәге Шүрәлеләр
Кырлаеңда яши бүген дә .
Шигырь чишмәләрең җырга күчеп,
Яши сандугачлар телендә.
Ничә буын сине иң кадерле
Бер кешесе итеп сагына.
Син остаз да,мөгаллим дә булып,
Яшисең күк туган ягыңда.
Кадерле балалар, без бүген сөекле шагыйребез Г.Тукайның туган көнен билгеләп үтәбез.Умырзаялар баш калкытып,гөрләвекләр челтерәп акканда, кояш үзенең якты, җылы нурларын сипкәндә, безнең яраткан шагыйребез Габдулла Тукай дөньяга аваз сала.
Салкын кышлар үтеп яз килгәндә, (Ләйлә)
Җылы яктан кошлар кайтканда,
Туган көнең синең, бөек Тукай,
Тугры халкың итә тантана.
(моңлы музыка яңгырый)
(“Бөек Тукай” Рәхимә Арсланова шигыре)
Асрамага бала бирәм (Алия)
Я, кайсыгыз ала? —
Шомлы тавыш ишетелде
Печән базарында.
Кайберәүләр читләп үтте,
Кемдер кызганды.
Арадан бер мәрхәмәтле
Аны күтәреп алды.
Бала чакта әле бик күп (Амира)
Кулдан кулга йөрде.
Җылы кочак, кадер-хөрмәт
Апуш бик аз күрде.
Халкына да мәхәббәте
Аның сүрелмәде.
Хакыйкатькә туры юлны
Ул күрсәтә белде.
- Үз улыбыз! - диде халык
Бөеклеген таныды.
Исеме дә мәңгелеккә
Җир йөзендә калды.
Алып баручы: Әйе, балалар, кечкенә Апушның (Тукайны кечкенә чагында Апуш дип йөрткәннәр) балачагы бик авыр булган.
Габдулла Тукай 1886 нчы елның 26 апрелендә Арча районының Кушлавыч авылында туа. Ул бишектә чагында ук әтисе Мөхәммәтгариф үлеп китә. 4 яшендә инде ул әнисез дә кала. Балачагы Кушлавыч, Өчиле, Кырлай авылларында үтә. Г. Тукай үзенең туган авылын, аның матур табигатен, балачагын сагынып яши. Шушы сагынуы аның «Туган авыл» шигырендә бик ачык чагыла.
Җыр. «Туган авыл». Г. Тукай сүзләре, А. Монасыйпов көе.
Җиңелчә көй яңгырый. Залга күбәләк очып керә. Артыннан чәчәкле чиләк тоткан кыз бала керә. Күбәләкне тотмакчы булып куып йөри.
Кыз: Нинди матур күбәләк,
Сөйләшикче бергәләп.
Җыр. «Бала белән күбәләк». Г.Тукай сүзләре, З.Хабибуллин көе.
Кыз: Монда ничек күңелле. Нәкъ Тукай абыйның шигырендәгечә «кура жиләк тә, җир җиләк, күз ачып йомганчы һичшиксез җыярсың бер чиләк».Кызлар,әйдәгез җиләккә барабыз!
Җыр. «Бүләккә» Н. Яхина көе һәм сүзләре.
Ф. Яруллинның «Шүрәле» балетыннан музыка яңгырый. Кыз куркып кача. Шүрәле музыка астында хәрәкәт итә. Кача, поса агач арасында йөри. Ат пошкырган тавыш ишетелә, Шүрәле агач артына кача. Биленә балта кыстырган Былтыр керә. Агач янына килеп кисәргә тотына. Шүрәле аның янына килә.
Шүрәле: Әй, матур егет, әйдә кети-кети уйныйбыз. Син ни атлы егеткәй?
Егет: Мин Былтыр. Ә син кем?
Шүрәле: Мин - Шүрәле. Әйдә кети-кети уйныйбыз.
Былтыр: Я, ярый уйнарбыз. Син башта мине тыңла. Әнә бер бүрәнә ята. Башында ярыгы бар. Тык шунда бармагыңны и урман сарыгы.
Шүрәле бармагын тыга. Былтыр чөйне сугып чыгара. Шүрәленең бармаклары кысылып кала.
Шүрәле: Кысты, кысты бармагымны Былтыр кысты, килегез, коткарыгыз...
Алып баручы: Балалар, бигрәк кызганыч бит, әллә ярдәм итәбезме?
Берничә бала Шүрәленең кулын ычкындыра.
Алып баручы: Балалар, әйдәгез Шүрәле дә бүген бәйрәм итсен әле, аңа җыр бүләк итик.
Җыр. «Шүрәле» (түгәрәктә).
Шүрәле: Рәхмәт, балалар. Мин урманга китим инде. (Чыгып китә). Магнитофон язмасында су аккан тавыш ишетелә. Басмага Су анасы килеп утыра. Кулында алтын тарак. Чәчен тарый.
Су анасы: Суларга карыйм әле,
Чәчемне тарыйм әле,
Чумып бакалар белән
Бер уйнап алыйм әле.
Җыр. «Бакалар җыры».
(Җыр беткәндә малай басмага кереп таракны урлап йөгерә).
Су анасы: Качма, качма, тукта, тукта и карак
Ник аласың, ул бит минем алтын тарак.
(Су анасы куркып кирегә китә. Малай йөгереп өйгә кайта).
Малай: Әни, алтын тарак таптым
Сусадым, ардым, әни,
Мин бик озак чаптым.
Әни (малайның башыннан сыйпап): Рәхмәт, улым, әйдә йокларга ятыйк.
Г. Тукайның «Бишек җырын» җырлап малайны йоклата. Су анасы ишек шакый.
Әни: Ни кирәк, кем бу?
Кара төндә вакытсыз кем йөри?
Нәрсә бар соң төнлә белән,
Әй пычагым кергере.
Су анасы: Су анасы мин, китер кайда минем алтын тарак?
Бая көндез урлап качты синең улың карак.
(Әни таракны тәрәзәдән ыргыта).
Әни: Нигә сораусыз кеше әйберенә тиясең, ах юньсез малай. Бу һич тә ярый торган эш түгел. Бүтән алай эшләмә.
Малай: Аңладым, әни, аңладым. Башка бер вакытта да рөхсәтсез кеше әйберенә тимәм.
Алып баручы: Г. Тукай үзенең шигырьләрендә табигатьне яратырга, хезмәт сөяргә, зурларны хөрмәт итәргә өйрәткән. Татар телебезне яратырга өндәгән. Әйдәгез Г. Тукайның шигырьләрен тыңлап үтик.
Кызыклы шәкерт (Марсель, Азиза)
— Әйдәле, Акбай! өйрән син, арт аягың берлә тор;
Аума, аума! туп-туры тор, төз утыр, яхшы утыр!
— Ник газаплыйсың болай син, мин әле бик кечкенә;
Мин туганга тик ике айлап булыр, йә өч кенә.
Юк, кирәкми, мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә;
Шул болыннарда ятасым, шунда ауныйсым килә.
— Ах, юләр маэмай! тырыш яшьләй, — зурайгач җайсыз ул:
Картаеп каткач буыннар, эш белү уңайсыз ул!
Эшкә өндәү (Самир)
Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә,
Аһ! оят, хурлык, түбәнлекләр иренгәннән килә.
И сабыйлар! Эшләгез сез, иң мөкатдәс нәрсә — эш,
Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш.
Яшьлегеңдә күп тырышсаң, эшкә бирсәң чын күңел,
Каршыларсың картлыгыңны бик тыныч һәм бик җиңел.
Җир йокысы (Зәмирә)
Кырга ак кардан
Юрган ябылган;
Җир язга чаклы
Уйкуга талган.
Ул тормас, йоклар,
Кышлар үтмичә,—
Кыйбладан кошлар
Кайтып җитмичә.
Язның айлары, (Асылъяр)
Апрель, майлары,
Бик матур сызлып
Аткан таңнары;
Урман шаулавы,
Кошлар сайравы,
Күкләр күкрәве,
Яңгыр аннары.
Коену көн саен (Җәмилә)
Кояш нурында;
Аннан соң тагын
Төшкән чык төндә.
Җир йоклый тыныч,
Күреп тәмле төш.
Уяныр әле,
Тукта, үтсен кыш!
Гали белән Кәҗә (Ришат)
Безнең Гали бигрәк тату Кәҗә белән,
Менә Кәҗә карап тора тәрәзәдән.
Гали аны чирәм белән кунак итә,
Кәҗә рәхмәт укый: сакалын селкетә.
Карга (Гөлсия)
Барча кошның да үзенчә сайравы бар, шигъре бар.
Карга, мескен, җырлый белми, кычкыра тик: «кар» да кар.
Карлыгач (Нәргизә)
Күптән түгел безнең тәрәзә капкачын
Оя итте минем сөйгән Карлыгачым.
Ул көн буе аузы берлән балчык ташый,
Балчык берлән матур итеп оя ясый.
Күп эшләде иренмичә; бара-бара
Чыгарды ул матур-матур балалар да.
Ачыксалар Карлыгачның балалары,
Чебен-черки тотып кайта аналары.
Кошларга(Эльвина)
Курыкмагыз, кошлар, күреп сез яныгызда мин барын;
Мин тимәм сезгә, фәкать сайравыгызны тыңларым.
Җырлагыз сез күңлегезгә тәңре нәрсә салганын;
Мылтыгым да юк янымда, юк шулай ук ауларым.
Бик тынычлап сайрагыз сез, мин тимим, сезгә тимим;
Әллә иркендә торуның кадрен белмимме мин?!
Курыкмагыз— яхшы беләм, мин һич тә сезне ауламам;
Сайрагыз, тыңлап торырмын, тын да алмам, шауламам.
Малайлар башкаруында җыр: “Пар ат ”
Җыр тәмамлануга ишектән Кәҗә белән Сарык керәләр. Ишектән кулына печән тоткан Кәҗә, ә аның
артыннан Сарык керә. Ул бер читкәрәк барып сузылып ята.
Кәҗә:
– Безнең Гали мине бигрәк тә ярата инде, гел сусыл печән генә ашатып тора инде.
(Сарык янына килә):
– Әй, нишләп ятасың? Әйдә, тор, печән ашыйбыз.
(Печән ашаган булалар)
– Әле ярый Гали бар, ул булмаса нишләр идек, чөнки әбинең дә печәне бетте.
Сарык:
– Әйдә урманга барыйк, туйганчы бер үлән ашап кайтырбыз.
Алып баручы: Юлда барганда бер бүре башын күрәләр.
Сарык:
– Кәҗә дус, син тот,
Син сакалбай гайрәтлерәк.
Кәҗә:
– Син тот.
Сарык:
– Син тот.
Тарткалаша, тарткалаша башны капчыкка салалар. Ут күрәләр. Учак тирәли 3-4 бүре ботка пешереп утыралар.
Кәҗә белән Сарыкны күргәч шатланалар.
Бүреләр:
– Боткабызга ит, ит булды.
Кәҗә:
– Кайгырмагыз, безнең капчыктагы ит белән барыгыз да булыр бик тук.
Сарыкка кычкыра:
– Меки-кеки, меки – кеки капчыктагы башы бит уники, китер тизрәк зуррак бүре башын табып.
Алып баручы: Бүреләр куркышып калалар һәм берәм-берәм качып бетәләр.
Кәҗә-Сарык:Сандугачның балалары
Өздереп сайрый усакта.
Бүреләр дә качып китте
Куркып Кәҗә-Сарыктан.
Сарык: Килдек сезгә кунакка
«Тылсым» бакчасына.
Бик күп табышмаклар салдык
Кәҗәнең букчасына.
Балалар, сез табышмаклар яратасызмы? Тыңлагыз әле табышмаклар әйтәм.
Нәкъ кеше кебек үзе,
Ә шулай да шаккаттыра.
Былтыр кысты! - дип кычкыра.
Туганнарын чакыра. Кем ул?
Балалар: Шүрәле.
Кәҗә: Мин дә әйтәм тыңлагыз:
Туннарга киендерә,
Җылыта, сөендерә.
Тоягы аның ярык,
Исеме аның (сарык).
Сарык: Әйе мин ул, дуслар. Тоягым ярык булса да, серле ул тиз йөгерә. Әйдәгез әле, Г. Тукай бик яраткан «Буш урын» уенын уйнап алыйк.
«Буш урын» уены.
Кәҗә: Рәхмәт сезгә! Безгә бик күңелле булды. Без урманга китик инде. (Чыгып китәләр).
«Әллүки» көе яңгырый.
Алып баручы: Тынмый сазың, моңлы сазың
Кем тыя алсын аны.
Син яшәрсең, мең яшәрсең
Син - шагыйрьләр солтаны!
Кадерле балалар, сез - яшь Тукайчылар! Киләчәктә газиз Тукаебыз теленә тугрылыклы, мирасыбызга тап төшермичә, Туган илебезнең бөек уллары һәм кызлары булып үсегез.
Ә хәзер әйдәгез барыбыз да бергәләп бәйрәмебезне Бөек Тукаебызның «Туган тел» җыры белән тәмамлыйк.
Җыр «Туган тел». Г. Тукай сүзләре, татар халык көе.
Кулланылган әдәбият.
1. Гөлбакча: балалар бакчалары өчен хрестоматия / төз.: Ф. Ю. Юсупов, З. Ф. Камалова, Р. А. Борһанова. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – 254 б.
2. Закирова К. В. Уйный – уйный үсәбез: балалар бакчасында уеннар: балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм физкультура инстукторлары өчен методик кулланма. – Казан: Мәгариф, 2005. – 175 б.
3. Иң матур сүз: ата – аналар һәм балалар бакчалары өчен хрестоматия / төз. К. В. Закирова. – Казан: Мәгариф, 2000. – 335б.
4. Туган телем – Тукай теле: балалар бакчалары тәрбиячеләре, музыка җитәкчеләре, башлангыч сыйныф укытучылары, ата-аналар өчен методик ярдәмлек/төз.:Нигъматуллина Г.Г. – Яр Чаллы, 2009. – 108 б.
5. Закирова.К.В. “Балачак аланы” балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм әти-әниләр өчен хрестоматия.- Казан:РИЦ,2011.
6. Шәехова Р.К. “Региональная программа дошкольного образования. Төбәкнең мәктәпкәчә белем бирү программасы. – РИЦ, 2012.
7. Г.Тукай “Шигырьләр, әкиятләр, поэмалар җыентыгы”,Казан Татарстан китап нәшрияте,1990.
8. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен җырлы- биюле уеннар аудиоҗыентыгы “Җырлап-биеп уйныйбыз”. – Казан: Мәгариф, 2007.
9. Методик кулланма өчен аудио-кушымта 4-5 яшь.- Казан: Мәгариф, 2