Портфолио воспитателя детского сада
  1. Главная
  2. Занятия с детьми
  3. Лунтик: Кеше ярдәме һәм юл йөрү кагыйдәләре

Лунтик: Кеше ярдәме һәм юл йөрү кагыйдәләре

Миннегалиева Фардия Шамиловна
Миннегалиева Фардия Шамиловна
DOCX
139
0

Документ, созданный автором Миннегалиевой Фардией Шамиловной в МБДОУ "Детский сад №67", посвящен обучению детей основам безопасности на дороге через увлекательную историю с Лунтиком. В данной работе акцент сделан на визуальном восприятии и положительном опыте, который поможет детям лучше усваивать информацию. Дети представляют себя в роли Лунтика, что добавляет игривую атмосферу в процесс обучения.

На занятии используется светофор и зебра, что делает процесс изучения правила дорожного движения более интерактивным. Вместе с Лунтиком дети узнают, что такое светофор, его цвета и значение, как важно знать и соблюдать правила перехода дороги, чтобы избегать опасных ситуаций на улице. Участие всех детей в этом процессе создает командный дух и сплачивает группу.

Педагог включает игрoвые элементы, которые снимают напряжение и помогают детям не просто слушать, а активно действовать. Используя музыкальное оформление и замечательные костюмы, занятия проходят весело и безмятежно. История Лунтика становится важной вехой на пути воспитания безопасных привычек у детей, делая процесс запоминающимся и интересным.

В конечном итоге, цель данного документа заключается в том, чтобы помочь детям не только узнать о правилах дорожного движения, но и сформировать у них чувство ответственности за собственную безопасность и безопасность окружающих. Ребята выходят с занятия не только с новыми знаниями, но и с пониманием важности соблюдения правил безопасности на улице.

Предпросмотр

Автор: Миннегалиева Фардия Шамиловна
МБДОУ “Детский сад №67”
Тема: Лунтикка ярдәм итик.
Максат: -Балаларны юл йөрү кагыйдәләре белән таныштыруны дәвам итү.
-Юл билгесе-зебра белән таныштыру.
-Балаларда кешеләргә ярдәм итү теләге уяту.
Җиһазлау: Сфетофор, зебра, руль, музыкаль бизәлеш, Лунтик киеме.
ЮЙК буенча шөгыль конспекты.
Балалар ярымтүгәрәк булып утыралар. Залга Лунтик килеп керә. Куркынган кыяфәттә, үзе елый.
Тәрбияче: Исәнме, Лунтик. Нәрсә булды? Ник елыйсың?
Лунтик: Исәнмесез. Мин урамга йөрергә дип чыккан идем. Әз генә машина астына керми калдым. Юлны шундый тиз чабып чыктым. Юлны чыгып та җиттем, таеп та егылдым (тагын елап җибәрә).
Тәрбияче: Лунти, син юл аркылы светофорга карап чыкмадың мени?
Лунтик: Светофор! Ә нәрсә соң ул? Мин андый җәнлекне белмимю
Тәбияче: Җәнлек түгел ул. Светофор безгә юл аркылы чыгарга ярдәм итә.
Лунтик: Өч күзле!?
Тәрбияче: Әйе, Лунтик. Менә безнең балалар светофорның нәрсә икәнен беләләр. Шулай бит балалар? (Әйе.)
Тәрбияче: Балалар, светофорның 3 төсе нәрсәне аңлатканын Лунтикка аңлатыйк әле.(Ярар.)
Светофорны чыгарып куям.
Лунтик: (Светофорны төрле яклап карый.) Ай-яй күзләре бигърәк зур. Күзләре өчәү, ә аягы берәү генә. Ничек бер аяк белән юл аркылы чыга соң ул?
Тәрбияче: Ул юл аркылы чыкмый, бер урында гына тора. Аның һәр күзе безгә кайчан юл аркылы чыга башларга икәнен әйтеп тора.
Лунтик: Авызы күренми бит, ничек сөйләшә соң ул?
Тәрбияче: Юк инде, Лунтик. Менә син монда утырып тор, ә балалар сиңа хәзер барысын да аңлата.(Урындык бирә.) Балалар, әйдәгез Лунтикка светофор турында сөйлик әле. Светофорда нинди төсләр бар?(Кызыл,сары,яшел.)
Тәрбияче: Әйе, кызыл төс нәрсәне аңлата?(Тукта,юлны чыгарга ярамый.)
Тәрбияче:Дөрес.Сары төс нәрсәне аңлата?(Юлны чыгарга әзерлән.)
Тәрбияче: Дөрес, балалар. Ә сары төс нәрсә ди?(Юлны чыгарга ярый.)
Лунтик: Яшел төскә юлны чабып чыгып китәсең.
Тәрбияче: Балалар, юлны чабып чыгарга ярыймы? (Юк.)
Тәрбияче: Балалар, Лунтик дөрес әйттеме?(Юк.)
Тәрбияче: Әйе, юл аркылы чыкканда башта уң якка карыйбыз, аннары сул якка карыйбыз. Шуннан соң гына юл аркылы чыгабыз. Шулай бит, балалар?(Әйе.)
Тәрбияче: Балалар, Лунтик, син бит тагын бер ялгышлык эшләгәнсең.
Лунтик: Нинди ялгышлык?
Тәрбияче: Син урамга узең генә чыгып киткәнсең. Балалар, урамга үзең генә чыгарга ярыймы?(Юк.)
Тәрбияче: Ә кем белән чыгарга кирәк?(Олылар белән.)
Тәрбияче: Әйе, балалар. Лунтик, исеңдә калдымы барысы да?
Лунтик: Калды, калды. Кызыл төстә-көтеп торабыз, сары төстә-әзерләнәбез, яшел төстә-юл аркылы чыгабыз.
Тәрбияче: Булдырдың, Лунтик, әйдә хәзер безнең белән “Светофор уенын уйнап ал инде.(Балаларга уенчык рульләр өләшеп чыга, Лунтикка да бирә.Уен берничә тапкыр уйнала.)
Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар. Әйдәгез урыннарга утырып ял итеп алыйк.(Утырышалар, рульләр җыеп алына.)
Лунтик: Туктагыз, тукта, әгәр мин юлны чыккан җирдә светофор булмаса?
Тәрбияче: Ул очракта син махсус билгеләнгән җирдән чыгасың.Менә ул билге.(Идәндәге зебраны күрсәтә.) Балалар бу нинди билге?(Зебра.)
Лунтик: Зебра Африкада яши торган хайван бит ул.
Тәрбияче: Әйе, зебра Африкада яши. Бу билге ак һәм кара юллы зебрага охшаган. Шуңа аны зебра дип атыйлар. Балалар, кешеләр зебра аша чыкканда машиналар нишли?(Туктап юл бирә.)
Тәрбияче: Әйе. Әйдәгез без дә зебра аша чыгып, бер уен уйнап алыйк әле.(Зебра аркылы чыгалар.) Менә без зебраны чыктык та. Без сезнең белән хәзер “Мәйданчыктагы чебиләр” уенын уйныйбыз.
Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар. Әйдәгез кире кайтыйк инде. Безгә тагын зебра аркылы чыгарга кирәк. Як-якка карап чыгыйк. (Урындыкларга чыгып утыралар.)
Лунтик: Ой, балалар , миңа кайтырга кирәк. Мине өйдә көтәләр бит.
Тәрбияче: Син хәзер юлны ясветофорга карап, яки зебрадан гына чык инде. Һәм беркайчан да уйнарга үзең генә чыкма, ярыймы.
Лунтик: Ярый, рәхмәт сезгә балалар. Ә хәзергә, саубулыгыз.
Тәрбияче, балалар: Саубул, Лунтик.
Тәрбияче: Балалар, Лунтик та өенә кайтып китте. Сезгә аның белән күңелле булдымы?(Әйе.)
Тәрбияче: Сез инде юл йөрү кагыйдәләрен беләсез һәм Лунтик кебек юл кагыйдәләрен бозмагыз ярыймы.(Ярый.)
Тәрбияче: Безнең бүгенге уеныбыз турында өйдә кемгә сөйләрсез?(Әбигә,әнигә........)