Портфолио воспитателя детского сада
  1. Главная
  2. Занятия с детьми
  3. Мир традиций: Аулак өй для детей 6-7 лет

Мир традиций: Аулак өй для детей 6-7 лет

Миргасимова Гульнар Наиловна
Миргасимова Гульнар Наиловна
DOC
185
1

В этом материале мы подробно рассмотрим организацию развлекательного вечера «Аулак өй» для детей в возрасте 6-7 лет. Данный проект направлен на знакомство детей с традициями нашего народа, а именно через музыкальные, танцевальные и игровые формы. Мы создадим праздничную атмосферу, которая поможет не только весело провести время, но и углубить знания о национальной культуре.

Основные цели данного мероприятия заключаются в том, чтобы развивать у детей интерес к народным праздникам и традициям. Мамы и папы будут приятно удивлены, увидев, как их дети на практике осваивают татарские национальные игры, обряды и праздники. Это не только способствует развитию у детей речевых навыков, но и развивает их творческие способности.

Также мы планируем использовать различные технические средства: ноутбуки, музыкальные диски, народные инструменты, что позволит создать незабываемую атмосферу праздника. Зал будет оформлен в стиле аулка, с элементами народного быта, что также поможет детям глубже погрузиться в атмосферу прошлого и увидеть, как жили их предки.

Каждое место будет продумано до мелочей. Например, на столах будут размещены народные угощения, такие как бәлеш, чәк-чәк и другие лакомства, знакомые с детства. В процессе развлечений дети будут изучать пословицы и поговорки, которые также относятся к нашей культуре. В завершении вечеринки мы планируем общее представление, где каждый сможет продемонстрировать свои таланты, будь то пение, танцы или актерское мастерство.

Таким образом, «Аулак өй» станет для детей не просто игрой, а целым путешествием в мир татарской культуры, основами которой они смогут пользоваться в будущем. Мы надеемся, что это мероприятие надолго запомнится и подарит детям не только радость, но и знания о родном языке и культуре.

Предпросмотр

Тема: “Аулак өй”
6-7 яшьлек балалар өчен

  1. Оештыру формасы: күңел ачу кичәсе.

  2. Бурычлар:

-балаларны милли йолалар белән якыннан таныштыруны дәвам итү;
-сөйләм телен үстерергә һәм иҗади сәләтләрен ачарга ярдәм итү;
-халык авыз иҗаты әсәрләренә кызыксыну уяту, туган телебезгә, халкыбызның йола бәйрәмнәренә хөрмәт хисләре тәрбияләү.
Максат: Балаларда халкыбызның йола бәйрәмнәренә кече яшьтән үк кызыксыну уяту.
Техник чаралар: ноутбук, дисклар, бию көйләре, милли музыка кораллары.
Зал бизәлеше: зал түрендә өйнең эчке күренеше, анда борынгы сандык, чиккән мендәрләр, сөлгеләр; өчпочмак, бәлеш, чәк-чәк муляжлары.
Алдан эшләнгән эш: әңгәмәләр уздыру, мәкальләр, җырлар, уеннар өйрәнү.
Алып баручы: Исәнмесез, мөхтәрәм кунаклар, балалар, әти-әниләр. Бүген бездә – аулак өй. Аулак өй турында ишетмәгән кеше сирәктер. Ишеткәнегез булмаса, әйдәгез, аулак өйгә рәхим итегез, без сезне аулак өйгә чакырабыз, әби-бабаларыбыздан калган йола, уен, бәйрәмнәрне искә төшерәбез.


1 күренеш
 
Авыл өе күренеше.Әби гөлләргә су сибеп йөри. Өстәлдәге радиодан Ә. Авзалова башкаруында “Картая мени соң йөрәк” җыры яңгырый. Әби тынып кала һәм җырга кушылып җырлый. Урындыкка барып утыра, күз яшьләрен сөртә. Музыка тәмамлана.
Әби: И-и-и үткән гомерләр аккан суларга тиң икән. Безнең дә бар иде бит яшь чаклар. Инде оныклар үсеп килә, ә бер дә картаясы килми икән шул.
Бабай: И, Гөлҗамал карчыгым, сөбханАллаһ, бигрәк матур көн. Күр инде, ничек матур итеп кошлар сайрый, чишмә чылтырап ага.
Әби: Нәрсә дисең?
Бабай: И, сиңа сөйләгән мин юләр. Әйдә, кил әле монда, утырыйк.
Әби: Әйдә, әйдә. (Икәүләшеп урындыкка барып утыралар. Машина тавышы, заманча музыка уйный.)
 Бабай: И-и-и бу яшьләрнең эшләре юк инде. Шул тимер атларына атланып, доңгыр-доңгырларын бөтен авылга яңгыратып, тыз-быз йөрүләрен күр инде.
Әби: Карале син аны, мин сөйләгәнне ишетми, әллә кайдагы доңгыр-доңгырны ишетә ул.
Бабай: Ярый. Гөлҗамал, ачуланма инде. Хәзерге яшьләрнең кыйланышлары йөрәкләрне әрнетә шул. Эх. . . Яле, бер гармунымны сыздырып җибәрим әле.
Бабай: Бар иде шул бәхетле чаклар. . .
Балачаклар, яшь чаклар. . .
Күз ачып йомганчы үткән дә киткән....
Әби: Гомер китабымны альбом кебек,
Карап чыгарга дип бирсәләр. . .
“Яшьлек” дигән өч-дүрт битен
Урлар идем, әгәр күрсәләр. . .
Качар идем ерак җирләргә,
Яшьлегемне салып ияргә. . .
 Әби: Әйдә, картым, рәхәтләнеп яшь чакларны бер искә төшереп алыйк әле. И-и-и исеңдәме гөрләтеп аулак өйләр уздырган чаклар.
Бабай: Истә, карчык, истә.


2 күренеш
Аулак өй күренеше. Бизәлгән өй. Гөлҗамал өстәл янында кайнаша.
Гөлҗамал: Күмәк бию уен-көлке
Була кичке уенда.
Кызлар, егетләр җыела,
Кичен аулак өендә.
Кызлар, әйдәгез тизрәк, бездә аулак өй, әбиләр кунакка киттеләр.
Сөмбел. Без әзерлибез табын
Китереп бөтен ягын
Уртага куйдык чәчәк
Чәчәк янына- чәкчәк.
Исламия . Бавырсак һәм кош теле
Ризыклар төрле-төрле.
Сумса, бәлеш, өчпочмак
Гөбәдия һәм коймак.
Ләйлә. Һәркемгә чыгар өлеш,
Бар кыстыбый һәм бәлеш!
Җитешегез кунаклар,
Кыстатмагыз, кунаклар!
(Кызлар керә, исәнләшәләр, кулларында кул эшләре, эскәмиягә утыралар, “Каз канаты” җыры астында кул эшләрен эшлиләр)
Кызлар: Каз канаты каурый-каурый,
Сәлам язарга ярый.
Уйнамагач та, көлмәгәч,
Бу дөнья нигә ярый.
Күбәләк” җыры ишетелә, егетләр керә.
Сызгырган тавыш ишетелә. Кызлар тыз-быз киләләр, көзге каршында мәҗ киләләр.
Шулвакыт тышта малайларның тавышлары ишетәлә.
Ильяс. Егетләр, бүген Гөлҗамалларда аулак өй. Әйдә, барыйк, кызлар карыйк.
Малайлар: Кызлар-йолдызлар, былбыл кошлар, аулак өйгә кертегез әле.
Кызлар: Юк, юк, кертмибез.
Малайлар: Кертегез инде, бер почмакта гына утырып торырбыз.
Әмир: Гөлҗамал, ач инде.
Гөлҗамал: Ач булсаң, ашап кил.
Сөмбел: Бусага ялын түләмичә, кертмибез!
Раяз : Түлибез, түлибез, кертегез инде!
Әминә: Ялыгыз нинди?
Рөстәм: Мин биим!
Арсен : Мин җырлыйм!
Артем : Мин такмак әйтәм!
Кызлар : Болар бигрәк оста.Әллә кертәбезме?
Малайлар хәйләгә керешә. Бер малайны кыз итеп киендерәләр.
Йосыф : Кызлар, монда кунак кызы басып тора. Нишләп аны кертмисез? Күрше авылның бик оста биючесе диләр аны.
Кызлар: Кунак кызы керсен, биеп күрсәтсен.
 Кунак кызы керә.
Кызлар: Каян килдең?
Ильяс (Нечкә тавыш белән): Кукмарадан.
Кызлар: Әйдә, биеп күрсәт! (Бию көе)
 Түгәрәк ясап бииләр, шул вакытта малайлар керә. Кызлар бер якка, малайлар икенче якка тезелеп басалар.
Малайлар: Сәлам сезгә, кара күзләргә, нурлы йөзләргә.
Кызлар: Сәламегезне алдык, кесәгә салдык.
Х. Мансур: Кызлар, без буш килмәдек, күчтәнәч алып килдек (кәнфит тараталар)
Кызлар:Егетләр килгәннәр,
Безнең монда җыелганны,
Әллә каян белгәннәр.
 
Егетләр:Һай кызлары, кызлары,
Янып тора күзләре.
 
Кызлар:Безнең авыл егетләре
Берсеннән-берсе матур,
Үзе матур, сүзе матур,
Туган илдә бер батыр.
 
Егетләр:Безнең авылның кызлары
Берсеннән-берсе чибәр,
Шул чибәрләр хөрмәтенә
Өздереп җырлап җибәр.
Сөмбел: Бигрәк оста сөйлисез икән. Булдырдыгыз! Ә хәзер, әйдәгез, уйнап алабыз! “Йөзек салыш” уенын беләсезме соң?
Малайлар, кызлар: Беләбез, беләбез!
Санамыш ярдәмендә йөзек салучыны билгелиләр.
Рамазан: Йөзек салучыны үзем билгелим!
Санамыш: Әлчи, бәлчи
Әни миңа күлмәк үлчи.
Анда тора бер чыпчык,
Монда тора бер чыпчык.
Артык булсаң очып чык!
Йөзек салучы: Кемдә йөзек – сикереп чык! Нинди җәза бирәбез?
Барысы: Әдәп турында шигырь сөйләсен.
Ш. Мансур
Бергә: Булдырды, булдырды!
Йөзек салучы: Кемдә йөзек – сикереп чык! Нинди җәза бирәбез?
Бергә: Биеп күрсәтсен!
Гөлҗамал һәм Ильяс (парлы бию)
Бергә: Булдырды, булдырды!
Йөзек салучы: Кемдә йөзек – сикереп чык! Нинди җәза бирәбез?
Барысы: Әдәп турында шигырь сөйләсен!
Әмир: Борын- борын заманда,
Яшәгән ди бер малай.
Сөйләп тә тормам әле.
Тавышлансагыз алай.
Бергә: Булдырды, булдырды!
Ләйлә: Малайлар, тагын нинди һөнәрләрегез бар?
Ильяс: Әйдәгез, такмаклар әйтешәбез!
Эмиль: Исәнмесез, саумысез,
Нигә кәҗә саумыйсыз,
Әтәчегез күкәй салган,
Нигә чыгып алмыйсыз?
Әминә: Ике сарык юлга чыккан,
Кулларында чемодан,
Иреннәрен буяганнар,
Ә битләре юмаган!
Рөстәм: Безнең песи бигрәк уңган,
Табакка су тутыра,
Бозавыбыз мич башында
Оек бәйләп утыра.
Адилә: Ике чеби алып киткән
Безнең чишмә улагын,
Берсен әтәч тотып алып
Борган диләр колагын!
Гөлҗамал: Булдырдыгыз, кызлар, малайлар! Кәрия-Зәкәрия уенын уйныйбызмы?
Кәрия-Зәкәрия уены уйнала.
А. Әмир: И-и-и,бигрәкләр дә күңелле! Кызлар шундый матур күлмәкләрдән, малайларның түбәтәйләре шундый шәп, үзләренә килешеп тора.
Зәлия. Дәү әнием энҗе калфак,
Бүләк итте үземә.
Энҗе калфак үзе ап- ак,
Бик килешә йөземә.
Сөләйман. Йөзләремә килешәсен,
Кайлардан гына белгән.
Туган көнгә дәү әтием,
Кәләпүш алып килгән.
Бергә: Әйдәгез, Түбәтәйле уенын уйнап алабыз.
Балалар түгәрәккә басалар. “Түбәтәй” уены уйныйлар.
Түбәтәеңнең матурын кигәнсең
Бик ераклардан кунакка килгәнсең
Төскә матур,эшкә батыр икәнсең
Тирә-якны сокландырыйм дигәнсең.
Куш: Туп-туп-туп түгәрәк түбәтәй (2 тапкыр)
Түбәтәең энҗеле дә укалы,
Түбәтәең менә кемдә тукталды.
Ильяс: Без биибез тыпыр- тыпыр,
Без биибез тып та тып.
Бер башласак, бик тиз генә
Булмый безне туктатып.
Дусларым, инде кайтырга да вакыт җитә. Бергәләп биеп тә алыйк әле!
Күмәк татар биюе башкарыла.
Сөмбел. Ягез, сез дә кушылыгыз,
Утырмагыз, торыгыз!
Җырлап, биеп, күңел ачыйк,
Сез кул чабып торыгыз.
Килгән кунаклар да биюгә чакырыла.


Алып баручы: Аулак өйдә уйнала торган уеннарны, җырлана торган җырларны бер көндә генә башкарып бетереп булмый. Алар безгә гасырлар дәверендә җыелып килгән. Хөрмәтле кунаклар, без дә аларны сакларга, түкми-чәчми киләчәк буыннарга тапшырырга тиеш. Милли бәйрәмнәребез, йолаларыбызны онытмыйбыз икән – милләтебез дә беркайчан югалмас.
Шуның белән безнең Аулак өй кичәсе тәмам, игътибарыгыз өчен рәхмәт!