Портфолио воспитателя детского сада
  1. Главная
  2. Занятия с детьми
  3. Габдулла Тукайның иҗатына багышланган кичә сценарие

Габдулла Тукайның иҗатына багышланган кичә сценарие

Миргасимова Гульнар Наиловна
Миргасимова Гульнар Наиловна
DOC
115
0

Календарьларыбыздагы һәр бер якты дөнья кебек, Тукай иҗаты да балаларның күңелендә үз урынын ала. Әлеге кичәдә балалар татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты белән танышачаклар. Бу мәгълүматны алуда аларның фикерләү һәм тыңлау сәләтләре үсәргә, шулай ук шатлык хисләре уянячак.

Кичәнең ныклы максаты - балаларда Г. Тукайның шигырьләре һәм әкиятләре аша туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, аны аңларга һәм тынымга җылы карашка ия булуда ярдәм итү. Кичәнең сценариясе дә балалар өчен җанлы һәм кызыклы фольклор әсәрләренә нигезләнгән.

Алып баручылар Зәлия, Самат һәм Ләйлә, бәләкәй рольләрдә катнашучылар, шулай ук шүрәле, күбәләк, кәҗә һәм башка геройлар белән бергә итеп, спектакльне кызыклы итәчәкләр. Кичәләр блоклап, балалар бергәләп шигырьләр сөйләп һәм җырлар җырлап уза.

Кичә вакытында Габдулла Тукайны данлаган «Туган тел» җыры да башкарылып, балалар туган теленә мәхәббәт белән яраткан шагыйрьләре турында тиз серләрне өйрәнәчәкләр. Тукайның әсәрләре аша алар күңелләрендә татар мәдәнияте һәм традицияләре белән бәйле матур образларны уяныр.

Предпросмотр

Без нәни Тукайчылар
 5-6 яшьлек балалар өчен Габдулла Тукай иҗатына багышланган кичә сценарие.
 Максат:
1. Балаларны татар халкының бөек шагыйре Г. Тукайның тормышы hәм иҗаты белән таныштыруны дәвам иттерү, белемнәрен киңәйтү.
2. Уйлау, фикерләү, тыңлый һəм аңлый белү сəлəтен үстерү, күзаллау сәләтләрен камилләштерү.
3. Шатлык хисләре уяту, сөйләм теленең сәнгатьлелеген үстерү.
4. Балаларда Г.Тукайның шигырьләре, әкиятләре аша туган телгә кызыксыну hәм мәхәббәт тәрбияләү.


Рольләрдә катнашалар:
Алып баручылар: Зәлия, Самат,Ләйлә.
Малай- Х. Мансур
Күбәләк- Сөмбел
Кыз- Ләйлә
Гали- Б. Ильяс
Кәҗә- Арсен
Сарык- Ш. Мансур
Әни- Зәлия
Карак малай һәм көчек- Г. Ильяс
Ел фасыллары – көз (Эмиль), җәй (Рөстәм), кыш (Рамазан), яз(Әмир)
Шүрәле- Самат
Су Анасы- Исламия
Шәкерт- Сәйдәш
(Кичәдә катнашкан һәрбер персонаж залда урын ала бара)
 
Салмак кына «Туган тел» көе яңгырый.
Зәлия:  Кар сулары аккан чакта, зәңгәр күл йөзендә кояш балкыган чакта, шаулап – гөрләп яз ае – апрель килгәндә безнең яраткан шагыйребез Г.Тукай туган. Без бүген сөекле шагыйребезнең иҗат кичәсенә җыелдык.
 Самат: Нинди таныш моңлы көй бу?
Балалар: Тукай җыры “Туган тел”
Истән бер дә чыкмый торган
Халык көе “Туган тел”.
Балалар “Туган тел” җырын башкаралар.
ЗәлияӘйе, сөекле Тукаебызны бер дә истән чыгармыйбыз. Аны яратабыз, зурлыйбыз. Шигырьләрен, әкиятләрен укып яшәргә өйрәнәбез.
 Шигырьләр сөйләү.
 
Б. Ильяс: Зәкия Туфайлова “Тукай абый”
Әле укый белмәсәк тә
Туган телне җырлыйбыз.
Бу Тукай абый бүләге
Иң гүзәл бер җыр дибез.
 
Сөләйман: Әкиятләрен сөйләп, тыңлап
Телләребез ачыла.
“Су анасы” , “Шүрәлеләр”
Безнең дуслар барысы да!
 
 
Рамазан: Мөдәррис Әгъләмов “Тукай көне”
Илдә кояш, җирдә кояш
Тукай көне канат җәйгән.
Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген
Тукай көне безнең бәйрәм. 
Сәхнәгә күбәләк (кыз) очып керә. Аның артыннан малай керә, күбәләкне куа, тотмакчы була..
 
Шигырь “Әйт әле, күбәләк”
Малай: Әйт әле, күбәләк,
Сөйләшик бергәләп.
Бу кадәр күп очып
Армыйсын син ничек?
 
Ничек соң томышың?
Ничек көн күрмешен?
Сөйләп бирче тезеп –
Табаламсың ризык?
 
Күбәләк: Мин торам кырларда,
Болында урманда.
Уйныймын, очамын
Якты көн булганда.
 
Иркәли һәм сөя
Кояшның яктысы.
Аш буладыр миңа
Чәчәкләр хуш исе.
 
Тик гомрем бик кыска:
Бары бер көн генә…
Бул яхшы, рәнҗетмә
Һәм тимә син миңа.
 
Малай: Ярар, күбәләк, тимәм. (Китә)
 
 Күбәләк чәчәктән чәчәккә “очып” йөри. Залга кыз бала керә.
 
Кыз: Нинди матур күбәләк!.. (Бергә уйныйлар)
  
“ Шүрәле” балетыннан Шүрәле музыкасы яңгырый. Залга үкереп Шүрәле керә, бии башлый. Күбәләк куркып “очып” чыгып китә, ә кыз агачлар артына кача. Ләкин Шүрәле аны күреп ала.
  Шүрәле: Чык әле, әй, курыкма! Уйныйк бергә кети-кети!
Кыз: Синең белән уйнарга кайчан да өлгерермен. Тылсым балалар бакчасында Тукай абыйның иҗатына багышланган кичә уза. Шунда барыйк.
Шүрәле: Нинди Тукай? Кем соң ул?
Кыз: Синең турында язган Тукай! Әйдә, тизрәк, барыйк.
Түгәрәк ясап йөриләр, бакчага килеп җитәләр.
 
Кыз: Исәнмесез, балалар!
Шүрәле: Мин дә бәйрәмгә килдем, үзем белән Тукай китабын да алып килдем!
Әнә, аның геройлары да килә…
 Музыка астында кәҗә белән сарыкны “җигеп” Гали керә.
 
Кәҗә: Килдек сезгә кунакка
Балалар бакчасына.
Тукай китапларын алдык
Галинең акчасына! (Көлешәләр)
 
Ләйлә: Рәхмәт инде, Кәҗә дус!
Әйдә, түргә үтегез.
Безнең белән бергә-бергә
Бераз бәйрәм итегез!
 
Шигырь “Гали белән Кәҗә”
 Сарык: Безнең Гали бигрәк тату кәҗә белән.
Менә кәҗә карап тора тәрәзәдән.
Гали аны печән белән сыйлый.
Кәҗә рәхмәт әйтә, сакалын селкетә.
(Гали кәҗәгә “печән” бирә, кәҗә башын селки)
 
Самат: Әнә тагын кемдер килә, ахрысы…Бу бит Габдулланың яраткан көчеге!
 
Музыка астында эт белән уйнап бала керә. Эт тезләнеп утыра.
 
Шигырь “Кызыклы шәкерт”
 Бала: Әйдәле, Акбай, өйрән син,
Арт аягың берлә тор.
Аума-аума, туп-туры тор,
Төз утыр, яхшы утыр.
 
Эт: Ник газаплыйсың болай син?
Мин бит әле кечкенә,
Мин туганга тик ике айлап
Булыр я өч кенә.
 
Юк, кирәкми, мин өйрәнмим,
Минем уйныйсым килә.
Шул болыннарда ятасым,
Шунда ауныйсым килә.
 
Бала: – Ах, җүләр маэмай, тырыш яшьләй.
Зурайгач җайсыз ул!
Картаеп каткач буыннар
Эш белү уңайсыз ул!
 
Алып баручылар бергә: Дусларым, әйдәгез, Тукай әсәрләрен искә төшерүне дәвам итик.
 
Музыкага ел фасыллары керә. Уртага басалар.
 
Яз: Боз һәм кар эреде, сулар йөгерде,
Елап елгалар, яшьләр түгелде.
Көннәр озая, төннәр кыскара –
Бу кайсы вакыт, я, әйтеп кара?! (Балалар җавап бирәләр: “ЯЗ”)
Җәй: Ашлыклар үсте, башаклар пеште,
Кояш пешерә, тиргә төшерә.
Халык ашыга, китә басуга,
Урагын ура. Бу кайчан була? (Балалар җавап бирәләр: ҖӘЙ”)
 
Көз: Кырлар буш кала,
Яңгырлар ява.
Җирләр дымлана,
Бу кайчан була? (Балалар җавап бирәләр: “КӨЗ”)
 
Кыш: Һәр җир карланган,
Сулар бозланган.
Уйный җил, буран.
Бу кайчан, туган? (Балалар җавап бирәләр: “КЫШ”)
 
“Су анасы” музыкасы яңгырый. Залга су анасы керә.
 
Су анасы: Эх… Бәйрәм тамамланып та киләме әллә, минем рәхәтләнеп шигырьләр тыңлыйсым килә иде…
Ләйлә: Тыңла, Су анасы, балалар бик күп шигырьләр беләләр!
 
Килгән балалар һәм укучылар шигырьләр сөйлиләр.
 
Самат: Менә, Су анасы, ошадымы?
Су анасы: Ошады, балалар. Ә сез беләсезме, Габдулла Тукайның иң яраткан уены нинди булган?
Балалар: “Ачык авыз”
Су анасы: Әйе, әйдәгез, без дә шул уенны уйнап алабыз!
 
Уен “Азык авыз”
Балалар икешәрләп (аллы – артлы) түгәрәккә басалар. Бер бала парсыз кала. Музыка уйный башлагач, артта басып торган балалар түгәрәк буйлап биеп йөриләр. Көй туктагач, тиз генә парлашып басалар. Парсыз калган бала “ачык авыз” була.
 
Залга бала белән әни керә.
 Бала: Әни, әни, алтын тарак таптым. Сусадым, ардым, әни. Мин бик озак чаптым…
Су анасы: Бу бит минем алтын тарак, бир! Бая көндез улың урлап качты, карак!!!
Әни: И балам, балам! Кеше әйберенә тияргә, сорамыйча алырга ярамый.
Бала: Мин дә шуннан бирле андый эшкә кыймый башладым. Я иясе юк дип әйберләргә тими башладым.(алтын таракны әнисенә бирә)
Әни: Мә, Су анасы ал тарагыңны, безне гафу ит.
Тәрбияче: Менә, нәни дусларым, без Габдулла Тукайның бик күп әсәрләрен искә төшердек. Шигырьләрен, әкиятләрен яхшы беләсез икән. Ә хәзер тагын бер кат сынап карыйм әле үзегезне, таныйсызмы икән ул әсәрләрне?!.
 
(Әкият, шигырь рәсемнәре күрсәтелә.)
 Алып баручы: Менә, дусларым, нинди күңелле кичәбез ахырына да җитте. Халкыбызның Тукай сүзләренә иҗат ителгән “Туган тел” җыры белән кичәбезне тәмамлыйбыз.
Туган тел җыры башкарыла.