Балалар бакчасында инновацион алымнар куллану
Бүген балалар бакчасында заманча технологияләр куллану - тәрбияче өчен күп кенә уңайлыклар тудыра. Инновацион алымнарның файдалы һәм иҗади аспектлары балаларның уку-укыту процессына әһәмиятле йогынты ясый. Тәрбиячегә, беренче чиратта, үзенең фәнни-методик белемнәрен камилләштерү, яңа белемнәрне алып, балалар белән эшләүдә һәрвакыт яңалыкларны кертү сорала. Быелгы елда без вакытында балаларның грамоталылыгын һәм иҗади фикерләвен үстерү максатын куйдык. Мисал өчен, интерактив экраннар, компьютер программалары, онлайн платформалар аша балаларга укытуны оештыру нәтиҗәсендә, аларның игътибарын һәм кызыксынуын арттыру мөмкинлеге бар.
Шулай итеп, аек караш, заманча кимәлдә укыту методикаларына инновацион технологияне кертү безнең төп максатыбыз булып тора. Тәрбияченең көндәлек эшчәнлегендә маэстролыкны һәм иҗади инициатива күрсәтүне уку-укыту процессында активлаштыру да мөһим. Укытучы буларак, мин балаларның өйрәнүе һәм үсешенә яңа алымнар, инновацион методикалар Аркылы ярдәм итәргә тырышам. Ким дигәндә, аларга яңа материал биргәндә күрергә, ишетәргә һәм сизәргә мөмкинлекләр бирү кирәк.
Коммуникатив технологияләр, интернет ресурслары һәм интерактив выгляды балаларның иҗади сәләтләрен активлаштыру өчен яхшы база булып тора. Мәсәлән, Габдулла Тукай әсәрләрен өйрәнү өчен «Иң зирәк!» уены — үзенең эпизодлары аша балаларның мәгълүматларны сорый белү сәләтен ныгытуда ярдәм итәр. Офис программалары ярдәмендә эшләнгән презентацияләр балалар өчен мавыктыргыч, әмма җитди уен формада буларак, белемнәрен тикшерү һәм анализлау максатын куя.
Ниһаять, туган телне саклау — милли мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне өйрәнүдә барып җитү тагын да мөһимрәк. Һәм моның өчен балалар бакчасы — иң кулай һәм уңайлы урын, аны актив рәвештә куллануыбыз безнең төп бурычларыбызның берсе. Туган телдә тәрбияләү, балалар арасында татар мәдәнияте турында белемнәрне формалаштыру, аларның ана телендә сөйләшүләрен гамәлгә ашыру — мөһим һәм сменгезлек белән алып барыла торган эшләр. Инновацион алымнар куллану — бу җирдә уңышлы студияләр һәм проектлар эшләргә ярдәм итә.
“ Балалар бакчасында инновацион алымнар куллану”.
Бүген тәрбиячедән бик күп нәрсә таләп ителә: үз эшеңне бик яхшы белү, балаларны яратудан тыш, аларның фикерләү сәләтен үстерү, уку-танып белү эшчәнлеген оештыру, рухи һәм физик үсешен тәэмин итү. Ә моның өчен педагогтан үз шәхесенә тәнкыйть күзлегеннән карау, яңалыкка омтылу, заман сулышын тоеп, белемне өзлексез камилләштерү, укыту-тәрбия процессына иҗади якын килеп эшләү сорала. Бүгенге балалар мәгълүмати технологияләр белән бик иртә таныша. Хәзер балалар бакчасында да заманча технологияләрне үзләштерү мөмкинлеге бар һәм мин аны үз эшемдә еш кулланырга тырышам. Бүгенгәчә бала өчен мәгълүмат чыганагы булып китап, рәсемнәр, тәрбияче сүзе тора, ә шулай да аларны тагын да кызыксындырырга уйласак коммуникатив технологияләр ярдәмгә килер. Шуңа да хәзерге педагоглар балаларны кызыксындыру, аларның игътибарын җәлеп итү өчен төрле алымнар уйлап табарга — шул ук мәгълүмати технологияләрне үзләштерергә һәм аларны укыту-тәрбия процессында кулланырга тырышалар. Заман үз таләпләрен куя: бүгенге көндә укыту-тәрбия процессына яңа технологияләрне кертеп җибәрү төп мәсьәлә булып тора. Менә шушы методика кысаларында балаларны үз тирәңә туплап, аларда кызыксыну сүрелмәслек итеп оештырырга кирәк дип саныйм. Һәр баланың белем үзләштерүгә сәләте төрлечә була. Кайбер балаларда ишетеп истә калдыру дәрәҗәсе өстенлек алса, күпчелек балаларда күреп истә калдыруы өстенлек алган була. Менә шушы вакытта нәкъ компьютер ярдәмгә килә. Чөнки мониторда барлык биремнәр матур, эстетик яктан камил эшләнә. Презентация төзегәндә, бик күп материал: төрле схемалар, рәсемнәр, фотосурәтләр, проблемалы ситуацияләр кертергә була. Коммуникатив технологияләр куллана башлау белән эш җайланган сыман тоелды. Кайдандыр, нәрсәдер эзләп утырасы юк. Интернет челтәре бик ярдәм итә, кирәкле материалны табу да җиңел. Мәсьәлән, иҗади белем эшчәнлегендә балаларны “Гжель” белән таныштырырга кирәк булса, тиз арада слайд аша күрсәтеп була. Билгеле, бер эш тә тиз генә эшләнми, эшчәнлек алдыннан тәрбиячегә зур әзерлек эшләре алып барырга туры килә, күпмедер вакыт сарыф итәргә кирәк : материалны табарга, кирәкле җиргә урнаштырырга...
Компьютер белән эшләгәндә балаларда шатлану хисе туа, игътибарларын җәлеп итеп була, кызыксунучанлыклары арта.
Сезнең игътибарга яңа технологияләр кулланып төзелгән “Иң зирәк!” уены тәгъдим итәм. Бу уенны Габдулла Тукай әсәрләрен өйрәнеп, йомгаклау максатыннан, танып-белү белем эшчәнлегендә кулланам. Бу уен аша балаларның белемнәрен тикшереп, анализ ясап була.
Көнүзәк мәсьәлә - туган телне саклау һәм үстерү, чөнки телнең яшәеше, үсеше халыкның аны көндәлек тормышта ни дәрәҗәдә куллануына бәйле. Туган тел – бала тугач та үзләштерелә башлаган олы хәзинә.
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Татар халкының мәшһүр шагыйре, бөек әдип Габдулла Тукай үзенең туган телгә булган ихтирамын әнә шулай матур итеп әйтеп биргән. Туган тел төшенчәсенә зур мәгънә салынган. Ул әти-әни, туган җир, Ватан сүзләре белән бер үк дәрәҗәдә бөек сүз.
Туган телгә баланы аның иң газиз кешесе – әнисе өйрәтә, шул телдә аңа назлы бишек җырлары җырлый, иркәли, юата. Шуңа күрә аны халык ана теле дип атый. Баланың ана телен үзләштерүенә һәм аны актив куллануына, шул телдә тәрбия һәм белем алуына, һәрьяклы үсеше булсын өчен балалар бакчасы уңай урын булып тора. Туган телне өйрәнүгә без үз алдыбызда түбәндәге бурычларны куйдык: балаларны халкыбызның милли мәдәнияте үрнәгендә тәрбияләү, тарихына, гореф-гадәтләренә кызыксыну уяту, саф татарча сөйләшүләренә ирешү.
Дидактик уен «Иң зирәк!”
Балага (яки берничә балага ) сорау укыла, ул тиз арада җавап бирергә тиеш.
Максат: фикерләү сәләтен, тизлеген үстерү.
Тема: “Габдулла Тукайның балачагы һәм иҗаты”.
Дидактик уен ике өлештән тора.
1. Г.Тукайның бала чагы ( кыскача балаларны татар халкының тормышы, ничек яшәешен искәртеп китү, борынгы җиһазларны танып исемнәрен әйтү, ни өчен кулланганнарын ачыклау, күзаллауларын үстерү, тарихка кызыксыну уяту.)
2. Габдулла Тукай әсәрләре буйлап сәяхәт ( таныш әсәрләрен искә төшерү, гомумиләштерү)
1 слайд. Бу кечкенә малай кем ул? (Габдулла Тукай)
2 слайд. -Кечкенә бәбиләрне кайда йоклатканнар? (бишектә)
- Чәйне кайдан ясап эчкәннәр? (самавардан)
- Кием- салымны кайда саклаганнар? (сандыкта)
- Бүлмәне нәрсә белән яктыртканнар? (лампа белән).
3 слайд. Габдулла кайда укыган? (мәдрәсәдә)
4 слайд. Борынгы әйберләрне җыеп саклау урыны ничек дип атала? (музей)
5 слайд. Сезнең алда нәрсә? (һәйкәл) – Кемнең һәйкәле? (Г. Тукай)
6 слайд. “Эш беткәч уйнарга ярый”
- малай нишли? (дәрес карый)
- нинди агач турында сүз бара? (алмагач)
- эш беткәч нишләргә ярый? (уйнарга).
7 слайд. “Су анасы”.
- су буенда малай кемне күрә? ( су анасын )
- нинди ярамаган эш эшли малай? ( тарак урлый)
- тарак нинди була? ( алтын ).
8 слайд. Шүрәле”.
- Шүрәленең кулын кем кыса? ( Былтыр )
- Шүрәле кайда яши? ( урманда)
- Егет урманга нигә килә? ( утын кисәргә).
9 Слайд. “Кызыклы шәкерт”
- Малай көчекне нишләтергә тели? (өйрәтергә)
- Көчекнең нишлисе килә? ( уйныйсы )
- Һөнәргә кайчан өйрәнергә кирәк? ( яшьли).
10 слайд “Бала белән күбәләк”.
- Бала нәрсәне күрә? ( күбәләкне)
- Күбәләк кайда яши ? ( урманда...)
- Күбәләк ничә көн яши ? (бер).
11 Слайд “Кәҗә белән сарык”.
- Кәҗә белән сарык кая китәләр? ( урманга)
- Сарык белән кәҗә капчыкка нәрсә салалар? ( бүре башын )
- Үзләренең тәвәкәллекләре белән алар нәрсәләрне куркыталар? (бүреләрне).
Әгәрдә балалар сорауга бер сүз белән генә җавап кайтарганын теләмәсәгез, тулы җөмлә белән җавап кайтаруларын таләп итә аласыз, бу инде һәр тәрбияченең үз эше. Мондый уенны безнең балалар бик теләп уйныйлар, дәртләнеп сорауларга җавап бирәләр.
“Иң зирәк” уенын мин төрле темалар буенча үткәрәм: “Хайваннар дөньясы”, “Юл йөрү кагыдәләре”, “ Кайсы әкияттән?”, “Табигать”. Төркемдә балалар күп булса тагын да кызыгырак, берничә баланы уйнатып, араларыннан иң күп дөрес җавап кайтарган баланы билгеләп , аның фотосүрәтен стендка: “Атнаның иң зирәк баласы” дип куеп була. Әти- әниләр дә үз балаларын стендта күреп горурланып йөриләр, сөенәләр. Йомгак итеп, шуны әйтер идем: әгәр дә күрсәтмәлекне житәрлек дәрәжәдә , төрле уен ситуацияләр, сөйләм күнегүләре, инновацион технологияләрне куллансак, берсүссез , эшебездә зур уңышларга ирешеп булыр. Төп максатыбыз – балаларны мәктәпкә әзерләү, һәр баланың үз юнәлешендә үсү мөмкинлекләре һәм киләчәктә белем алуга омтылыш булдыру өчен шартлар тудыру.