Портфолио воспитателя детского сада
  1. Главная
  2. Занятия с детьми
  3. Шөгыль «Биремнәр илендә» в Казан балалар бакчасында

Шөгыль «Биремнәр илендә» в Казан балалар бакчасында

Садыкова Разина Рафаиловна
Садыкова Разина Рафаиловна
DOCX
136
1

Документ описывает занятие, проведенное в детском саду Казанского района, где акцент сделан на развивающие игры для детей. Основная тематика занятия – знакомство с окружающим миром через изучение домашних и диких животных, а также овощей и фруктов. В процессе взаимодействия, юные воспитанники получают возможность развивать свои навыки и способность к анализу.

В начале занятия воспитатель приветствует детей и приглашает их поздороваться с пришедшими гостями. Занятие начинается с легкой разминки и обсуждения текущего времени года. Педагог задает вопросы о весне и к природе, чтобы создавать связь с с окружающим миром. Также занятия включает в себя ответы на загадки о растениях, что позволяет детям не только активно участвовать, но и проявлять свои знания.

Дети вовлечены в процесс обучения через различные игры, такие как «Кто где живет», где они должны определить, где живут дикие и домашние животные. Это создает у них понимание относительности и различия между ними. Кроме того, занятия включают элементы физической активности, такие как игры с мячом, что тоже способствует гармоничному развитию детей.

В ходе занятия также проводятся интерактивные игры, среди которых «Шалкан», где дети вспоминают персонажей и их действия. Это не только развивает их память, но и помогает лучше воспринимать татарский язык через родные народные сказки. В итоге каждый ребенок имеет возможность понять важность взаимодействия с природой и животными в весёлой и приятной атмосфере.

Занятие завершается подведением итогов, где дети делятся своими впечатлениями о пройденном материале. Это укрепляет понимание изученного и создает положительные эмоции, что важно для дальнейшего обучения и развития в детском саду. Документ подчеркивает значимость раннего развития детей через игры и занятия на татарском языке в дружелюбной атмосфере.

Предпросмотр

Казан шәһәре Совет районының “Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче
60нчы номерлы катнаш төрдәге балалар бакчасы” мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе.







Уртанчылар төркемендә танып белү (Әйләнә-тирә донья белән танышу)
өлкәсе буенча йомгаклау шөгыле.
Тема: “Биремнәр илендә”






Тәрбияче: Садыкова Р.Р.







2017ел.


Максат: йорт һәм кыргый хайваннар турында алган белемнәрен ныгыту;
сүзләрнең капма-каршы мәгънәләрен табарга өйрәтү”Шалкан”
әкиятен искә төшерү; табышмакларга җаваплар табу.



Җиһазлау: йорт һәм кыргый хайваннарның, кояш, яшелчә рәсемнәре,
Шалкан”әкияте.



Шөгыль барышы.
- Хәерле иртә. Исәнмесез,балалар. Безгә кунаклар килгән. Әйдәгез алар белән дә исәнләшик әле. Ә хәзер түгәрәк ясап басыйк һәм кулларга тотыныйк.
Кулларга без тотындык,
Бер-беребезгә елмайдык
Җылы китте кулларга.
Рәхәт булды дусларга.
-Балалар, безнең хәзер елның кайсы фасылы? (яз)
-Язгы айларны искә төшереп китик әле (март,апрель,май)
-Яз икәнен кайдан без кайдан беләбез? (Кар эри,бөтен дөнья яшәрә. Кояш катырак җылыта башлый)
-Балалар,карагыз әле нинди матур кояш. Аның нурлары никтер төрле төсләр-гә кергән. Кояш үзенең сары төсен алсын өчен безгә аның нурларына язылган табышмакларның җавапларын табарга кирәк.
1. Тәрәзәсе юк,ишеге юк,
Эче тулы корт. (Кыяр)
2. Үзем туныйм,үзем елыйм (Суган)
3. Үзе кызыл,үзе буялмаган (Кишер)
4.Утыра бер ак чүлмәк
Өстенә кигән йөз күлмәк.(Кәбестә)
5. Түгәрәк кенә йорт
Эче тулы корт ( Помидор)
6. Чәчәге агачында
Алмасы тамырында (Бәрәңге)
(Яшелчәләрнең рәсемнәрен табып, балалар үзләре тактага элеп баралар)
-Бер сүз белән аларны ничек әйтеп була?(Яшелчәләр)
-Балалар,безгә бүген кунакка урманнан куян Озынколак килгән.Ул безгә төрле биремнәр алып килгән. Әйдәгез,шул биремнәрне чишәбез. Беренче бирем “Кем кайда яши?”дип атала. Кыргый һәм йорт хайваннары үзләренең урыннарын бутаганнар. Әйдәгез, без аларга булышабыз.
-Әйтегез әле, кыргый хайваннар кайда яши?(Урманда)
-Йорт хайваннары кайда яши?(сарайда,йорт янында)
-Булдырдыгыз,балалар.Әйдәгез икенче биремне чишик. Ул “Бер сүз белән әйт”дип атала.
1. Машина,самолет,ракета,корабль-транспорт.
2.Эт,песи,сыер,ат-йорт хайваннары.
3.Кыш,яз,җәй,көз-ел фасыллары.
4.Шкаф,өстәл,урындык-йорт җиһазлары.
5.Алма,груша,киви,банан-җиләк-җимешләр.
-Молодцы,балалар! Бераз ял итеп алыйк. Матур итеп бастык.
Өй алдында чебиләр
Чип-чип диеп йөриләр
Кечкенә канатлары
Сап-сары муеннары
Җирдән чирәм чүплиләр
Бар белгән уеннары.
-Бераз ял итеп алдык. Дүртенче биремне тыңлыйбыз. “Күп итеп әйт”дип атала. Мин сезгә сүзләр әйтәм,сез аларны күп итеп әйтергә тиеш буласыз.
(Туп белән уйнала) Мәсәлән:сыерчык-сыерчыклар.
-Ә хәзер “Шалкан”әкиятен искә төшереп китик.
-Бабай нәрсә утырта?
-Ярдәмгә ул кемне чакыра?
-Әби кемне чакыра?
-Оныгы кемне чакыра?
-Эт кемне чакыра?
- Песи кемне чакыра?
-Алар барысы бергә нәрсә эшлиләр?
-Балалар,әйдәгез “Түгәрәк”уены уйнап алабыз. (Музыка астында)
-Шөгылебезне дәвам итик. Бишенче биремне тыңлыйбыз. “Йөзә,йөри,оча”уе-нын уйнарбыз. Мин сезгә төрле транспорт төрләрен күрсәтәм. Сез аларны төрле хәрәкәтләр белән күрсәтергә тиеш буласыз.(Оча-кулларны ян-якка җәеп селкибез;йөри руль тоткан шоферны күрсәтәбез; йөзә-йөзү әрәкәтләре ясыйбыз)
-Балалар,менә без сезнең белән биремнәрне чишеп тә бетердек.Әйдәгез Озынколак белән саубуллашыйк.
-Балалар,без сезнең белән нәрсәләрне искә төшердек?(кыргый һәм йорт хайваннарын,яшелчәләрне, “Шалкан”әкиятен искә төшердек. Табышмаклар-га җаваплар таптык)


Кулланылган әдәбият:
1.Интернет чыганак Сабыем.ру
2.З.М.Зарипова, Р.И.Исаева “Үстерелешле уеннар”