Портфолио воспитателя детского сада
  1. Главная
  2. Занятия с детьми
  3. Кошлар – безнең иң яхшы дусларыбыз

Кошлар – безнең иң яхшы дусларыбыз

Салимова Нурзида Агламшовна
Салимова Нурзида Агламшовна
PPTX
365
11

Кошлар – табигатьтә иң матур һәм әһәмиятле хуҗаларның берсе. Алар безнең дусларыбыз, һәм каждое яз сезгә боку киләләр. Кошларның безгә тәкъдим иткән матурлыклары һәм аларның сайравы һәрвакыт күңелләребезне җылыталар. Кышын җылы якларга китеп, көзен кире әйләнеп кайтканда, алар безне үз җыры белән каршылыйлар. Яз җитү белән, сыерчыкларның, кара каргаларның сөенечле кайтулары безне табигатьнең яңаруын искәртә. Безнең дусларыбыз, кошлар, дөньяның күп төрле урыннарында яшиләр, ләкин безнең өчен алар үз туган ягын сагынып кайталар.

Кошларның файдасы гаять зур, алар табигатьне сакларга ярдәм итәләр. Алар үсемлекләрнең орлыкларын тараталар, чәчәкләрне серкәләндерәләр, шулай ук зарарлы бөҗәкләрне чүпләп, безнең бакчаларны һәм кырларны чистарталар. Кошлар табигатьнең матурлыгын арттыралар, һәм алар безгә никадәр үткәрелһә дә, йәни дә яз батыклары, аларның уяту җыры - безнең көннәребезнең матурлыгын арттыра. Кошларның матурлыгына, аларның сайравына, һәм аларның табигатькә йогынты ясавына сокланып, без аларны чын дусларыбыз итеп санау мәҗбүр.

Ихтимал без башкарган игелектән һәм кошлар өчен ясаган оялардан без күңелле, тыныч кышлар, матур язлар кичерәчәкбез. Кошлар һәм балалар бергәләп рәхәтләнсен, чөнки анда мәхәббәт, дуслык бар. Без, аларга ярдәм итү белән, безнең табигатьнең дуслары булып, аларга бурычлы булабыз. Кошларның яшәү урыннарын саклап, аларны рәнҗетмик, чөнки алар безнең дусларыбыз, табигать сакчылары булып торалар. Без кошларга карап, кабаттан табигатьнең тылсымын ачырбыз.

Предпросмотр

 Тема:“Кошлар – безнең дусларыбыз.”
Бәйрәм башлана. Әкрен генә кошлар, су тавышы язылган көй яңгырый.
А.Б. Менә яз да җитте. Җылы яктан безнең дусларыбыз – кошлар кайта башлады. Беренче булып кара каргалар, сыерчыклар кайталар. Алар кайталар да чыркылдашырга тотыналар, сызгыралар, сайрыйлар, күңелле җырлар җырлыйлар, тырыша-тырыша оя ясыйлар, бала чыгаралар.
А.Б. Кышның салкын бураннары үтә
Менә кабат җиргә язлар җитә.
Таллар бөре ача, кояш көлә,
Күчмә кошлар җиргә тавыш бирә.
Җылы яктан очып кайтырлар
Көзен киткән кошлар, кошкайлар.
Җырлый-җырлый оя сайларлар
Безнең якын дускайлар.
Алып баручы: Балалар, хәзер кайсы ел фасылы?
Балалар: Яз!-.: Дөрес, яз.  
АЛИЯ
Ачылды ак калын юрган
Исте апрель җилләре.
Кошлар кайта: сагындырган
Туган-үскән җирләре 
РАЯН
Яз килә. Яз килә.
Сыерчыклар килә.
Гөрләшеп, сайрашып,
Җырчы кошлар килә.
Сез инде кошларны беләсез, без аларны ике зур төркемгә бүлеп йөртәбез. Нинди төркемнәр әле алар. (күчмә кошлар һәм кышлаучы кошлар).
Күчмә кошлар көз көне җылы якка очып китәләр.
Кошлар безнең дусларыбыз дибез, ә алар кешеләргә нинди файда китерәләр соң? (җәй көне зарарлы бөҗәкләрне чүплиләр, шулай итеп урман, болыннарны кибүдән саклыйлар; матур итеп сайрыйлар, үзләренең матурлыклары белән тирә –юньне балкытып торалар).
           Ә кышлаучы кошлар нишлиләр?  кешеләр янына очып киләләр).
Әйдәгез кышлаучы кошларны санап китик әле. (чыпчык, кызылтүш, песнәк, саескан, күгәрчен, тукран, ала карга).


1А.Б. Иң беренче булып яз хәбәрчесе кара каргалар очып кайта. Беләсезме, алар безнең якларга кайтканда тәүлегенә 50 километр чамасы юл үтәләр. Кара каргалар да кешеләргә файда китерә.


Айгол
Язын ерак-ераклардан
Очып килде каргалар,
Тал башына зур бер шәһәр
Тезеп куйдылар алар.
Без каршы алдык аларны
Үз итеп, сөеп,
Диңгез, чүлләрне исән-сау
Кичкәнсез, - диеп.


ДИЛЯ
Ала карга 
Ала карга нигә ала, 
Белә моны кайсыгыз? 
Белмәсәгез, үзем әйтәм, 
Авыртмасын башыгыз. 
Бик-бик элек, кош-кортларга 
Кием өләшкән чакта, 
Ала карга бар кошлардан 
Килгән, ди, иң-иң артта. 


АДИЛЯ
Чыпчык
 
Тәрәз каршына 
Килгән бер чыпчык. 
Миңа кычкыра: 
– Чык әле, - ди, - чык. 
Алдый ул, беләм, 
Гел шулай итә. 
Йөгереп чыксам, 
Оча да китә.


Зәлинә
Кояш нурын сипте җир өстенә,
Исте йомшак җылы җилләре.
Кошлар кайта: сагындырган
Туган-үскән җирләре.
Көннәрен юлда үткәреп,
Куанышып очалар,
Канатларына күтәреп,
Яз китерә ич алар.
Рәдел
Кошлар туйдырам 
Әнәс Кари 
Җимлек ясап бирде миңа 
Абыем Сәлим. 
Шунда хәзер кошлар өчен 
Җимнәр сибәм мин. 
Бире килә күк күгәрчен, 
Песнәк hәм чыпчык. 
Җыелалар бер-бер артлы 
Пыр-пыр очынып. 


ТЭБРИС
Күгәрчен 
Гөрли-гөрли җырлый ул, 
Кызыл читек кия ул. 
Күлмәкләре күгелҗем, 
Татулыкны сөя ул. 


Камил
тукыран

Тук, тук, тукран, 
Тукылдатып утырам. 
Агачтагы кортларның 
Барсын чүпләп бетерәм.


САМИРА
Балалар ярдәм итә
 
Кышын бездә яшиләр: 
Песнәкләр hәм чыпчыклар, 
Күгәрченнәр, чәүкәләр, 



Тагын башка кошчыклар. 
Кыен була аларга 
Кышын салкыннар җиткәч, 
Ачыгалар, туңалар, 
Ашарга җимнәр беткәч, 
Шундый салкын кышларда 
Бу сөекле кошларга 
Балалар ярдәм итә 
Рәхәт, тыныч кышларга 
Җим сибәләр аларга, 
Оя ясый балалар, 
Шатланышып, кошкайлар 
Канатларын кагалар.


Сэет
Чыпчыгым 
Бар минем кошчыгым – 
Кечкенә чыпчыгым. 
Бер көнне салкыннан 
Жиргә ул егылган. 
Ә анны мин күрдем, 
Бүлмәгә китердем. 
Терелткәч, җылыткач, 
Очыртып җибәрдем. 


Кошлар турында мәкальләр әйтеш. 
Карга-чәүкә түбәннән очса, кар ява. 
Чыпчыклар чыркылдашса, көн җылыта. 
Күгәрченнәр гөрләшсә, hава начарлан
ыр. 
.Кош оялары янында кычкырма, шаулама. 
Кошларны рәнҗетмә, куркытма. 
Кош оясын туздырма. Андагы йомыркаларны, кошчыкларны кулыңа алып карама. 
.Кошлар өчен җимлекләр hәм оялар эл. 
Бездә күп төрле кошлар яши. Кошлар – безнең дусларыбыз. Алар табигать сакчылары, кешеләргә файда китерәләр – агачларны корткыч бөҗәкләрдән чистарталар. Кошларга ярдәм итик, оялар элик, кошларны саклыйк. Шул вакытта кошлар табигатькә ямь өстәп, сайраулары, соклангыч очышлары белән кешеләрне сөендерерләр. 

Алып баручы: Сыерчык – күчмә кош. Алар җылы яклардан гөрләвекләр ага башлау белән кайталар. Ул бик матур итеп сайрый. Башта ата сыерчык килә. Шуңа күрә аның җыры моңсурак була. Ә инде ана сыерчыклар кайтакач, алар бергәләшеп җырлыйлыр. 


2А.Б. Кошлар һавада очарга җайлашканнар. Шуңа күрә алар кеше аягы басмаган урыннарда да яшиләр. Таулар, урманнар, диңгезләр аша очу кошлар өчен бик үк авыр түгел. Мәсәлән, Европа өлешендә яшәүче авыл һәм шәһәр карлыгачларының Африканың көньягына очып китүе, аларның Һиндстанда кышлавы билгеле булды. Хәзер яз җиткәч, алар туган җирләренә кире әйләнеп кайталар. Безнең якны сагынып кайтучы кошларның сез кайсыларын беләсез?
2А.Б. Безнең иң яраткан кошчыгыбыз – ул сыерчык. Ул үзенең матур сайравы белән сокландыра һәм зарарлы бөҗәкләр ашап зур файда китерә.
ЛЭЙЛЭ
Җылы яклардан Сыерчык килде.
Мин куйган яңа Ояга керде.
Шундый сөенде,Ошаткач инде...
Оя кырында Чыбыкка басып
Үзе турындаСөйләде ачык.
И туган илне Сагындым, диде.
Аннан сайрадыҮзе чыгарган
Сагыну “ дигән,Яңа бер көйне.


А.Б. Кошларның файдасы гаять зур. Алар үсемлек орлыкларын тараталар, чәчәкләрне серкәләндерәләр.
А.Б. Канатлы дусларыбызны сакларга, аларның ояларын туздырмаска, күкәйләрен ватмаска кирәк.
.Б. Канатлы дусларыбызны һәм ярдәмчеләребезне саклыйк һәм яклыйк.
Хуш киләсез, кошкайлар,
Сайрагыз көнен-төнен.
Кайда ошый?Сайлагыз,
Җир-сулар бик киң безнең.


Табышмак әйтеш.
Агач башында йорты,
Эчендә яши җырчы.  (Сыерчык. )
Гөрли-гөрли җырлый ул,
Кызыл читек кия ул.
Күлмәкләре күгелҗем,
Татулыкны сөя ул.  (Күгәрчен. )
Борыны озын, боты озын,
Камышлыкта көнозын.
Сазлык җирләрдә йөри.
“Тату торыйк”, – дип сөйли.  (Торна. )
Бер кошым бар: тынмый,
Агачка оя кормый;
Өе җирдә,
Җыры – күктә.  (Тургай)
Җәй шакылдый бу чүкеч,
Кыш шакылдый бу чүкеч.
Ничек чыдый бу чүкеч.  (Тукран))
Алып баручы: Әфәрин! Табышмакларга төгәл җавап бирдегез. Сынатмадыгыз.
Ә хәзер нәни дусларыбыз белән “Очты, очты. . . ” уены уйнап алыйк.
Рәхмәт. Безнең нәни дусларыбыз да бу уенда бик уяу булдылар.
Алып баручы: Әйдәгез әле, бергәләп, кошлар турындагы сынамышларны да искә төшереп үтик. Әлбәттә инде, әти-әниләр дә, килгән кунаклар да кушылсын.
а) Чыпчыклар агач очына кунсалар, көн салкын була, түбән ботакларына кунсалар, җил чыга.
б) Торна биесә, һава җылыныр.
в) Яңгыр буласы булса, карлыгач бик түбәнтен очар.
г) Тилгән кычкырса, озак аяз булыр.
Музыка астына Карга очеп килә.
Карга: Кар-кар-кар! Исәмесез, балалар! Кунакка чакырган өчен рәхмәт.
Аб.: Карга, нишләп синең борының кара?
Карга: Бу бик озын тарих. Теләсәгез, мин сөйлим.
Балалар ризалашалар.
Мин бик кызыксынучан: бөтен җиргә борынымны кыстырам. Бервакыт мин учак янында утыручыларның күмердә казынганнарын күрдем.
Аб.: Карга, күмердә нәрсә эзләгәннәр?
Карга: Алга таба тыңлагыз. Алар киткәч мин учак янына очып килеп үземнең зур һәм кызыксынучан борынымны тыктым. Аннары мин күмерләрне ташладым, һәттә минем канатыма, борыныма һәм башыма күмер төште.
Аб.: Карга, син нәрсә таптың соң күмердә?
Карга алып баручыга төенчек бирә.
Карга: Мин моңа кадәр белмәдем.
Аб.: Балалар, бу бит пешкән бәрәнге. Ул бик тәмле.
Карга: Мин аны сезгә бирәм.
Аб.: Безнең балалар сиңа кошлар турында җыр бүләк итәләр.
 Жыр 
Алып баручы: . Чыннан да, кошлар безнең дусларыбыз. Кошларны беркайчан да рәнҗетмәгез, ояларын туздырмагыз. Кошлар өчен оялар, җимлекләр ясап элегез!Алар сезгә үзләренең сайраулары аша рәхмәтләрен җиткерәләр.