Кошлар – безнең дуслар: мәктәпкә әзерлек шөгыль конспекты
Бу документта Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәрендә эшләүче «Теремкәй» балалар бакчасы өчен «Кошлар – безнең дуслар» темасы буенча мәктәпкә әзерлек төркеме конспекты тәкъдим ителә. Шөгыль балаларның табигатькә һәм аның матурлыкларына мәхәббәт тәрбияләү максатын күз уңында тотып оештырылган, аларда танып белү-сөйләм үсешенә зур игътибар бирелә. Шөгыльдә балалар кышлаучы һәм күчмә кошлар турында белемнәрен формалаштыра, җитәкчеләренең ярдәме белән актив һәм кызыклы уеннар аша белемнәрен арттыралар.
Максат – балаларда табигатькә кызыксыну уяту, аларга кошларның яшәү рәвешен, ел фасылларына ничек җайлашуларын аңлату. Уеннарда актив катнашып, балалар йорт кошларының үзенчәлекләрен, аларның яшәп китү шартларын өйрәнәләр. Шөгыль барышында кулланылган методикалар һәм приемнар балаларның хәтер һәм фикер йөртү сәләтләрен үстерүгә, бәйләнешле сөйләм, уйлау сәләтенә уңай йогынты ясый.
Шөгыль концепциясе Менә шул ук вакытта мәктәпкә әзерлек программасының төп юнәлешләренә нигезләнгән. Интеграцияле белем бирү өлкәләре арасында «Аралашу», «Хезмәт», «Матур әдәбият уку» һәм «Музыка» кебек дисциплиналар бар, бу балаларның гомуми үсешенә һәм интеллектын арттыруга ярдәм итә. Кошлар турында җыелган белемнәр балаларда мәрхәмәтле, сакчыл караш тәрбияли, аларның табигатькә булган мәхәббәтен арттыра.
Документта шөгыльнең планлаштырылган темалары, методик материаллары, балаларның активлыгына һәм игътибарлылыгына юнәлтелгән уеннар тәкъдим ителгән. Шулай ук, шөгыльне оештыру процессы, кирәкле җиһазлар, уйнау формалары, һәм көтелгән нәтиҗәләр турында да мәгълүматлар бар. Документ мәктәпкәчә белем бирү оешмалары өчен мөһим ихтыяҗларны канәгатьләндерүдә, балаларга файдалы, кызыклы һәм дәресләрдә катнашу теләген уяту максатын куя.
Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәренең
«Теремкәй» 77 нче балаларның танып-белү-сөйләм үсешен өстенлекле гамәлгә ашыручы гомүмүстерешле балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Мәктәпкә әзерлек төркемендә
«Кошлар – безнең дуслар» темасы буенча шөгыль конспекты
Тәрбияче: Хисамутдинова А.И.
Яр Чаллы
2017 ел
Тема: “Кошлар – безнең дуслар”
Төркем: мәктәпкә әзерлек төркеме.
Юнәлеш: танып белү-сөйләм үсеше.
Төп белем бирү өлкәсе: “Танып белү” белем бирү өлкәсе
Интеграцияле белем бирү өлкәләре: “Аралашу”, “Хезмәт”, “Матур әдәбият уку”, “Музыка”.
Үткәрү формасы: махсус оештырылган өйрәнү шөгыле.
Максат: мәктәпкәчә яшьтәге балаларда табигатькә кызыксыну уяту.
Бурычлар:
белем бирү: балаларның ел фасыллары турында булган белемнәрен баету һәм системалаштыру, табигатькә хас билгеләр турындагы белемнәрен ныгыту . Төрле уеннар аша кышлаучы һәм күчмә кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү һәм системалаштыру. Кошларның яшәү рәвеше, ел фасылларына ничек җайлашуы турындагы белемнәрен арттыру.
үстерү: хәтер һәм фикер йөртү сәләтен үстерү, сүз байлыгын арттыру, бәйләнешле сөйләм телен камилләштерү; эзлекле һәм мөстәкыйль фикерләүне, күзәтүчәнлекне үстерү.
тәрбияви: кошларга карата мәрхәмәтлелек, сакчыл караш тәрбияләү. Табигатьнең матурлыгына соклану хисе, кошларга карата ярдәм итү теләге уяту.
Көтелгән нәтиҗә: куелган максатка ирешү.
Алымнар һәм ысуллар: сорау-җавап әңгәмәсе,тасвирлау,чагыштыру,табышмаклар табу,күмәк уен,компьютер чаралары куллану.
Сүзлек эше: Актив: күк, сыртлы, күгелҗем, җимлек, алъяпкыч, тылсымлы. Пассив: кырау, кырпак,талчыбык,могҗизалар.
Шөгыльгә әзерлек: Кошлар турында әңгәмәләр; кышкы урманга сәяхәт; кош рәсемнәрен карау һәм ясау; “Безнең җимлеккә кошлар килде” рәсемен карау һәм эчтәлеге буенча хикәя төзеп сөйләү; ата-аналар белән бергә җимлекләр ясау һәм агачларга элеп кую; җимлеккә килүче кошларны ашату һәм күзәтү. Кошлар турында хикәяләр төзергә өйрәнү. Шигырьләр тыңлау: Г. Тукай “Кошларга”, Н. Мадьяров “Тукран”, Р.Вәлиев “Чыпчык”, Ф.Яруллин “Ала карга”, Э.Шәрифуллина “Күнмиләр кошчыклар”, Р.Бәшәр “Күгәрченнәр”, хикәяләр: Ә.Баян “Кошлар рәхмәте”, Р.Хафизова “Песнәк”. Ятлау: Д.Гарифуллин “Песнәк”, Ә.Кари “Кошлар туйдырам”, Ф.Яруллин “Чыпчык”, Г.Афзал “Песнәк”.
Җиһазлау: ”Кышкы урман” картинасы, кошлар рәсемнәре, мнемотаблица, дидактик уеннар, тартма, биремле конвертлар, хәрефләр язылган карточкалар, экран, проектор, кошлар маскалары, ата-аналар белән берлектә ясаган җимлекләр.
Шәхси эш: Риназга тулы , дөрес җөмләләр төзергә ярдәм итү.
Даниска игътибарын тупларга булышу.
Төзелеше:
1) Психологик оештыру моменты – 2 мин.
2) Экрандагы хатны уку – 1 мин.
3) Кошлар турындагы табышмакларга җавап эзләү, рәсемнәрен тактага элү – 2 мин.
4) Мнемотаблица буенча уен “Кош турында сөйлә” – 5 мин.
5) Кошлар турында шигырьләр сөйләү – 2 мин.
6) Сүзле уен ”Игътибарлы бул!” – 2 мин.
7) Физминутка “Очты, очты кошчыклар” уены – 2 мин.
8) “Кошны җый, исемен әйт” уены – 3 мин.
9) “Дөрес әйт” уены (кошлар турында сораулар) – 2 мин.
10) Кошларның табигаттәге файдасы турында сөйләү – 2 мин.
11) Кошларга ничек булышырга? – 2 мин.
12) Бармак уены “Кошларны сыйлыйбыз” – 1 мин.
13) “Кем нәрсә ярата?” биреме – 2 мин.
14) Хәрефләрдән сүз төзү, посылкадан җимлек алу – 1 мин.
15) Йомгаклау – 1 мин.
Шөгыль барышы:
Оештыру
(Балалар түгәрәкләнеп басалар).
Исәнмесез, балалар, хәерле көн! Хәлләрегез ничек?
Балалар, карагыз әле, бүген тышта нинди матур көн! Әйдәгез бер-беребезгә матур көннәр, күтәренке кәефләр телик:
Хәерле көн Сезгә,
Хәерле көн Безгә!
Матур үтсен көнебез,
Көләч булсын йөзебез!
Төп өлеш
Балалар, безгә бүген посылка килде. Кем җибәргәнен табышмакка җавап тапкач белербез:
Мин мультфильмда яшим,
Шәмәхәсу төсендә.
Тәмле ашлар пешерәм,
Юктыр яхшырак миннән.
Чаңгыда да шуам мин,
Дусларым да күп минем.
Үзем түп-түгәрәк,
Кем мин, әйтеп бир тизрәк! (Совунья)
Дөрес, бу – Совунья! Әйдәгез урыннарга утырыйк, посылканы ачыйк, Совуньядан килгән электрон хатны да укыйк.
(Экрандагы хатны уку): “Исәнмесез, балалар! Мин – Совунья. Мин беләм, сез кошларны бик тә яратасыз, алар турында күп беләсез. Мин сезгә посылка җибәрдем, сезнең өчен төрле биремнәр, табышмаклар, уеннар әзерләдем. Дөрес итеп чишсәгез, җавапларны тапсагыз, берешәр хәреф бирелер. Шул хәрефләрдән сүз төзергә кирәк булыр. Минем биремнәрне үтәрсезме? Алайса, башлагыз! Уңышлар Сезгә!”
Балалар, безне бүген бик кызыклы эшләр көтә. Әйдәгез, беренче конвертны ачабыз. Беренче конвертта – табышмаклар. Җавапларын таба барабыз, рәсемнәрен тактага элеп куябыз.
Көләч түтәй гөлдерәп,
Кызыл читек, күк күлмәк.
Җим сибәбез күргәчтен,
Бу кем була? (Күгәрчен)
Җәй шакылдый бу чүкеч,
Кыш шакылдый бу чүкеч.
Ничек чыдый бу чүкеч? (Тукран)
Чырык-чырык чыркылдый,
Бер җиргә дә ул китми.
Безнең белән дус яши,
Әйтегезче, ул ни? (Чыпчык)
Кырау булсын, кырпак булсын,
Китмәс дустым.
Җәен-кышын салмый сары алъяпкычын. (Песнәк)
Ала чапан киенгән,
Мал суйганга сөенгән,
Шунда төшеп йөгергән. (Саескан)
Ап-ак карда кып-кызыл алмалар. (Кызылтүш).
Афәрин, балалар! Булдырдыгыз! Бу бирем өчен сезгә Совунья хәреф әзерләгән. (Балаларга хәреф язылган карточка бирелә)
Әйтегез әле, нинди кошлар соң бу? (Бу – кышлаучы кошлар). Ә без барлык кошларны нинди 2 төркемгә бүләбез? (Күчмә кошларга һәм кышлаучы кошларга). Күчмә кошлар турында нәрсә әйтә аласыз? (Көз көне җылы якка очып китәләр). Ә кышлаучы кошлар нишлиләр? (Урманнардан кешеләр янына очып киләләр, кышны безнең якларда үткәрәләр). Әйдәгез кышлаучы кошларны санап китик әле. (Чыпчык, кызылтүш, песнәк, саескан, күгәрчен, тукран, карга). Бүген без сезнең белән кышлаучы кошлар турында сөйләшербез.
Хәзер икенче конвертны ачабыз. Монда – кышлаучы кошлар рәсемнәре. Әйдәгез алар белән якыннанрак танышып китәбез. Кем безгә мнемотаблица буенча кошлар турында сөйләп китә?(Балалар кышлаучы кошлар турында сөйләп китә, тәрбияче алар турында кызыклы мәгълүматлар өсти).
Чыпчык – кечкенә, түгәрәк башлы, кыска муенлы, кыска канатлы кош. Томшыгы – каты, кечкенә.Чыпчыкның гәүдәсен соры-көрән төстәге йон каплаган, канатлары, койрыгы – көрән төстә. Чыпчыклар бик әрсез кошлар. Әгәр дә чыпчыклар бик каты чыркылдаша башласа, җылы буласын көт тә тор. Салкын көннәрне чыпчыклар бер-берсенә терәлешеп утыралар. Алар ипи валчыклары, ярма, орлык белән тукланалар.
Песнәк – кечкенә, матур, сары түшле, кара бүрекле кош. Түшендә кара галстугы да бар. Томшыгы – кыска. Элек-электән килгән шундый гыйбәрә бар: песнәкләрне үтерергә ярамый. Әгәр дә песнәкне үтерсәң,башка хайваннарны үрчетеп булмый. Шуңа күрә җимлекләрне бик аска куярга ярамый, песиләр тотарга мөмкин.
Кызылтүш (карабүрек) – кара бүрекле, кызыл гәүдәле кош. Канатлары, койрыгы кара төстә, аркасы – зәңгәрсу-соры. Томшыгы – кыска. Миләш, балан җимешләрен яратып ашый.
Тукран – аклы-каралы йонлы кош, муенында ак таплар, канатларында ак сызыклар бар. Башында кызыл пилоткасы бар. Томшыгы – очлы, нык. Тукранны “урман табибы” дип йөртәләр, чөнки ул агачларны зарарлы бөҗәкләрдән арындыра.
Саескан – озын, туры койрыклы кош. Башы, канатлары, койрыгы кара төстә, кырыйларында ак таплар бар. Томшыгы – очлы, нык. Саескан ялтыравыклы әйберләр ярата. Ул нинди ялтыравыклы әйбер күрсә, шуны оясына ташый. Кайвакытта саескан оясында алтын әйберләр дә тапканнар. Аны шуңа күрә русча сорока – воровка, ягъни саескан-карак дип тә атыйлар.
Күгәрчен – күгелҗем төстә. Гәүдәсе овал формасында, муены – уртача озын, тәпиләре нык, кызыл төстә. Бик кызык гадәтләре бар: атлаган саен баш ияләр. Күгәрченнәрнең нинди генә төрләре юк. Алар кулга бик тиз ияләшәләр. Циркта күгәрченнәр төрле-төрле катлаулы күнегүләр башкаралар.
Карга – зур гәүдәле, нык тәпиле, нык томшыклы кош. Башы, түше, канатлары – кара, калган өлешләре – соры төстә. Карга зур-зур атлап йөри. Кеше тораклары янында еш очрый, кешедән калган азык-төлек калдыклары белән туклана.
Балалар, без кошлар турында шигырьләр өйрәнгән идек, әйдәгез аларны сөйләп китәбез. (Балалар шигырьләр сцйли). Г.Афзал “Песнәк”, Ф.Яруллин “Чыпчык”, Ә.Кари “Кошлар туйдырам”, Ә. Баян “Кошлар рәхмәте”.
Афәрин, балалар. Матур шигырьләрегез өчен Совунья сезгә икенче хәрефне бирә.(Балаларга хәреф язылган карточка бирелә).
Өченче конверттагы бирем – сүзле уен “Игътибарлы бул!”. Мин сезгә шигырь сөйлим, ә сез кышлаучы кош исемен ишетү белән кулыгызны чабыгыз.
Мондый кошлар киттеләр:
Күке, казлар, аккошлар,
Песнәкләр, сандугачлар,
Кара карга, тургайлар,
Сыерчыклар, чыпчыклар,
Үрмәләчләр, саесканнар,
Карлыгачлар, торналар,
Чукырлар һәм каргалар
Барыгыз да булганнар,
Барыгыз да уңганнар
Утырыгыз, балалар!
Менә күпме кош беләбез без. Афәрин! (Балаларга хәреф язылган карточка бирелә).
Ә хәзер ял итеп алыйк. Физминутка “Очты, очты кошчыклар...” уены.
Оча-оча кошчыклар,
Утыралар кошчыклар.
Җирдән җим чүпләделәр,
Песине күрмәделәр.
Песи йокыдан тора,
Мәкерле план кора.
Шап итеп сикерә,
Бер кошны эләктерә.
Дүртенче конверттагы бирем – “Кошны җый, исемен әйт” уены. (Балаларга пазллар бирелә, кошларны өлешләрдән җыярга кирәк. Бирем үтәлгәч, хәрефле карточка бирелә).
Балалар, кошның гәүдәсе нинди өлешләрдән тора? (Гәүдә, баш, муен, канатлар, томшык, койрык, тәпи).
Бишенче конверттагы бирем – “Дөрес әйт” уены. Балалар, мин сезгә сораулар бирәм, ә сез кулларыгызны күтәреп сорауларга җаваплар табыгыз!
Кызыл күкрәкле кош – ул....
Хат ташучы кошлар - ..........
“Урман табибы” дип кайсы кошны атыйлар?
Чырык-чырык килүче кош - .......
Сары алъяпкычлы кош - ......
Ялтыравыклы әйберләр яратучы кош – ул.......
Афәрин, балалар! Дөрес җаваплар әйттегез. Кошлар – табигать күрке алар. Аларның матурлыгын күреп,тылсымлы җырларын тыңлап,күңел сафлана: алар табигатькә,безнең күңелләргә ямь өстиләр. Кошлар агачларны зарарлы бөҗәкләрдән чистарталар.Басуда икмәкне саклыйлар,үсемлекләрне начар кортлардан чистарталар. Балалар, сез ничек уйлыйсыз: кошларга кыш көне нәрсә куркынычрак: кышкы салкынмы, әллә ачлыкмы? (Кыш көне ачлык куркынычрак, чөнки кошлар ашап җылыналар.) Кышкы салкыннарга караганда кошларга ачлык куркынычрак. Әгәр дә кош 6 сәгать эчендә бернәрсә дә ашамаса ул үләчәк, чөнки кошлар ашап җылыналар. Кышкы суыкларда кошлар бик күпләп үлә.
Кошлар шушындый салкын көннәрдә нишлиләр икән? Нәрсә белән тукланалар? (Кешеләр янына очып киләләр, калган җиләк – җимешләрне ашап бетерәләр, кешеләрдән калган азык-төлек калдыкларын чүплиләр, кешеләр кошларга җим бирәләр). Кешеләр кошларга ничек ярдәм итә алалар? Җимлекләр ясап элеп куяга кирәк һәм көн саен аңа азык салырга кирәк. Без кошларны нәрсәләр белән сыйлыйбыз? (Без кошларга ипи валчыклары, төрле ярмалар, ит мае бирәбез. Чүп үләннәре орлыклары, көнбагыш, карбыз, кабак төшләре сибәбез.) Нинди кош нәрсә ярата? Сыерчык ит мае ярата, карабүрек миләш, балан ашый, каргалар, чыпчыклар, күгәрченнәр ипи валчыклары, ярмалар яраталар. (Балаларга хәреф язылган карточка бирелә).
Алтынчы конвертны ачарга вакыт җитте. Бирем: “Кем нәрсә ярата?” уены. (Балалар парлашып эшлиләр, кошны ризыгы белән тоташтырырга кирәк).
(Балаларга хәреф язылган карточка бирелә).
Балалар, Совунья әзерләгән хәрефләр бирелеп бетте, әйдәгез алардан сүз төзеп карыйк. (Балалар җимлек сүзе төзиләр.)
Афәрин, балалар, әйдәгез посылкадан безгә җибәрелгән җимлекне алабыз һәм урыннарга утырып Совуньяның соңгы электрон хатын укыйбыз:“Афәрин, балалар! Булдырдыгыз! Биремнәрне дә үтәдегез, кошлар турында да күп беләсез икән! Мин сезгә посылка белән җимлек җибәрәм, мин аны дусларым белән ясадым, сез аны үзегезнең мәйданчыкка элеп куегыз, кошларны онытмагыз, аларга булышып, ашатып торыгыз! Рәхмәт, балалар!“
Балалар, без бу җимлекне үзебезнең мәйданчыкка элербез, кошларны гел ашатып торырбыз, шулай бит?! Балалар, без бүген нишләдек? Кемнәр турында сөйләштек? Нинди кошлар кышлаучылар төркеменә керә? Без кошларга ничек булышабыз? Балалар,кайсыгыз сөйләп бирә,ничек итеп без кошларга булышабыз? (Кошларга җим сибәбез.Кош оялары ясап куябыз.Кыш көне кошларга җимлекләр ясап куярга кирәк, җим салып торырга кирәк.)
Афәрин, балалар! Шөгыль тәмам!