Беренче кечкенәләр төркемендә «Яңа ел» бәйрәме
Кечкенәләр өчен уникаль Яңа ел бәйрәме – бу балаларның күңелендә генә түгел, ә ата-аналарының да хәтерендә мәңгегә уелып калырлык вакыйга. Бәйрәм залы тылсымлы һәм серле кылынган, балалар күзләрендә ярату һәм шатлыкны тоя. Алар чыршыны күреп, әкияти мохиткә чумалар.
Бәйрәмнең иң кызыклы мизгелләре башланыр алдыннан тәрбияче балалар белән кызыклы табышмаклар сөйләп, аларның кызыксынуын арттыра. Бәйрәмнең беренче өлешендә балалар чыршының матур яшел бизәкләре белән, аның утлары белән таныша. Алар бергәләп тылсымлы таякны эзлиләр һәм Кыш бабайның килүен түземсезлек белән көтәләр.
Кыш бабайның хәрәмдәшеше булган Саескан балаларга Кыш бабайның хәбәрен җиткерә. Ул да, балаларның шатлыгын уятып, бәйрәмнең яңадан көтелгән мизгелендә кич сагынылган герой булып кала. Шатлык, юмор һәм кышкы бәйрәмнәрне берләштергән мизгелләр – барысы да балаларның күңеленә яткан. Кыш бабай балаларга үзенең бүләкләрен биреп, аларның күзендәге шатлыкны күрә.
Шигырьләр укып, җырлар җырлап, халыкның игтибарына төшке кышкы бәйрәм ямьле, истәлекле һәм икенче елга яхшы теләкләр белән җылытып үтә. Бәйрәмнең ахырында балалар чыршы белән соңгысында иң матур мизгелләрен барлап, аның белән исәнләшеп чыга.
Беренче кечкенәләр төркемендә “Яңа ел” бәйрәме
Балалар бәйрәмчә бизәлгән залга килеп керәләр. (серле музыка уйный)
Тәрбияче.Балалар, карагыз әле, безнең музыка залы бүген аеруча серле. Мин сезгә хәзер бер табышмак әйтәм, игътибар белән тыңлагыз:
Төсен үзгәртми бер дә,
Гел яшел күлмәк кия.
Матур бизәнеп, һәр елны
Безгә кунакка килә.
Нәрсә ул?
Балалар. Чыршы, чыршыкай.
Тәрбияче.Дөрес, балалар. Бүген безнең залыбыз уртасында яшел чыршы балкып утыра.
Туган җиребезгә Яңа ел килә. Бүген без дә Яңа ел бәйрәменә җыелдык. Барыбыз бергә күңелле итеп бәйрәм итик әле.
Тәрбияче. Балалар, карагыз әле безнең чыршының утлары янамы? (балаларга карап сорый)
Балалар. Юк!
Тәрбияче. Бәйрәмебез гади түгел
Зур шатлыклар бәйрәме,
Чыршы балкып торыр иде,
Ничек кабызыйк аны?
Балалар. Тылсымлы таяк белән.
Алып баручы. Кайдан алыйк икән соң без ул тылсымлы таякны?
Хат ташучы саескан керә.
Саескан: Менә сезгә Кыш бабайдан телеграмма.
Тәрбияче. Кая, кая? Кыш бабай нинди хәбәр җибәрде икән? (Укый.)
Юлны бик зур көрт баскан,
Шуңа бик әкрен киләм,
Чыршы төбендә күп кар
Көри торыгыз шунысын
Кызурак та килер идем
Түшәлсә юлга чирәм.
Кайгырмагыз сез шулай да,
Кар астында бер сер бар.
“Кар яуган” җыры
Алып баручы чыршы төбеннән тылсымлы таякны ала.
Тәрбияче. Чү, чү! Бу тылсымлы таяк түгелме соң? (Карый.) Шул үзе! Менә хәзер чыршыны да кабызырга була. Әйдәгез, балалар, барыбыз бергә: «Чыршы, чыршы, кабын син,Утларыңны балкыт син!» дип кабатлыйк. Ә мин тылсымлы таякны селтим.
Балалар сүзләрне кабатлыйлар. Алып баручы таякны селти. Утлар кабына.
Нинди матур безнең чыршы!
Җем-җем килеп яна ул.
Башлыйбыз чыршы бәйрәмен,
Котлы булсын Яңа ел!
“Чыршыкай ” җыр җырлыйлар.
Тәрбияче. Кыш бабай озаклады бит, балалар. Мөгаен аның бүләкләр салынган капчыгы бик авырдыр, карлы юлдан йөк күтәреп килүе бик авыр шул. Ә без сезнең белән кыш бабай килгәнче бер уен уйнап алыйк. Ул арада кыш бабабыз килеп тә җитәр.
Тәрбияче. Кыш бабай, кыш бабай дибез. Аның турында нәрсәләр беләбез соң без? Мин сезгә сораулар бирәм, сез бергәләп җавап бирерсез.
Кыш бабайны барлык кеше дә беләме? ӘЙЕ
Кыш бабай бик әйбәт бабаймы?
Кыш бабай салкыннан куркамы?
Кар кызы белән Кыш бабай дуслармы?
Кыш бабай бүләкләр алып киләме?
Молодцы, балалар! Сез барлык сорауларга да дөрес җавап бирдегез. Димәк Кыш бабай килер вакыт килеп тә җиткән.
1 б. Суык бабай кил безгә яңа ел бәйрәменә
Чыршы әйләнәсендә җыр җырлап әйләнергә Риназ
Залга бер-бер артлы кар йомарламнары очып керәләр. Җил, буран тавышы
Тәрбияче. Нигәдер салкын булып китте. Бу ни хикмәт? Кар йомарламнары оча. (Ишеккә бара.) Ә, менә безнең белән кем шаяра икән. Кыш бабай икән бит ул, балалар! Балалар, әйдәгез бергәләп Кыш бабайны чакырыйк әле!
Хор белән: Кыш бабай , кыш бабай!
Кыш бабай керә.
Кыш бабай.
Исәнмесез, балалар!Исәнмесез, әниләр! Исәнмесез, әбиләр!Исәнмесез, бәбиләр!
Тирән карларны ерып,
Борынымны өшетеп,
Озын юллар үттем мин,
Сезгә килеп җиттем мин.
Һай, чыршыгыз бигрәк матур,
Елык-елык яна ул,
Бәхетле һәм сау булыгыз,
Котлы булсын Яңа ел!
Тәрбияче.Рәхмәт, Кыш бабай, изге теләкләреңә. Без сине күптән сагынып көтәбез. Син бераз утырып ял ит, ә безнең балалар сиңа үзләренең һөнәрләрен күрсәтерләр.( Кыш бабайны урындыкка утырту)
Кыш бабай. Ягез әле, нинди һөнәрләрегез бар. Күреп китим әле
Балалар шигырьләре:
1.Уянып бүген иртән,
Карасам тәрәзәгә,
Ак сакаллы Кыш бабай
Кар алып килгән безгә.
2. Куяннарга Кыш бабакай
Ак туннар бүләк итте.
Урман юлын акка бизәп,
Ак карлар сибеп китте.
3. Йомшак кына кар яуды,
Бөтен җирне каплады
Ап-ак булды болыннар,
Ап-ак булды киң кырлар.
4. Күрегез бу чыршыны,
Чыршының да чып-чыны!
Нинди төз, матур, биек,
Тора түшәмгә тиеп
5. Бүлмәдә чыршы агачы,
Ул яшелдән киенгән.
Чыршы да урманнан безгә
Бәйрәм итәргә килгән.
6. Чыршы-чыршы без сине
Сагынып көттек ел буе
Син тагын да матуррак
Бизәлгәнсең бу юлы
7. Яшел чыршы
Басып торчы
Өйнең түрендә!
Килдек бергә без биергә
Синең тирәңдә.
8. Матур бәйрәм җырыбыз,
Яңгырагач еракка,
Кыш бабабыз ишетеп,
Килде безгә кунакка.
9. Җилкәсенә капчык асып,
Кыш бабай килеп керде.
Төрле кызык сүзләр әйтеп,
Бүләк өләшеп йөрде.
10. Әй кыш бабай, кыш бабай
Хуш киләсең, уз бире.
Шатланышып җыр белән
Каршылыйбыз без сине.
11. Әй кыш бабай, кыш бабай
Хуш киләсең, уз бире.
Кунак булып килер дип
Күптән көттек без сине.
12. Кыш бабай, кыш бабай
Безгә бик таныш бабай
Сакал-мыек ап-актан,
Килгән безгә ерактан.
“ Ап-ак куян утыра ” җыры җырлана.
(Кыш бабай балаларга рәхмәт әйтә нәрсәдер эзли, бер бияләен тапмый.)
Кыш бабайның бияләен яшереп куялар.
Биеп күрсәтсәң, бирәбез диләр.
Кыш бабай татарча бии ..
Кыш бабай. Уф, ардым! Бияләен бирәләр.
Кыш бабай. Бигрәк шук балалар булдыгыз әле сез. Замана балалары шундый булалардыр инде...
Кыш бабай башын тотып арлы-бирле йөри башлый. Эзләнә, чыршы астын барып карый.
Тәрбияче . Кара әле, Кыш бабай, ни булды сиңа? Бияләеңне бирдек бит инде.
Кыш бабай. Оныгымны эзлим. Кая китте икән?
Тәрбияче Ул бит әле килмәде.
Кыш бабай. Һм-м... Килмәде, дисең инде алайса. Алай... Саескан, кил әле монда. Хәзер тиз генә урманга барып Кар кызын алып кил.
Саескан чыгып китә.
Кар кызы, керә.
Кар кызы. Исәнмесез, балалар!Исәнмесез, кунаклар!
Яңа ел белән сезне,
Яңа бәхетләр белән!
Яңа елда зур үсегез,
Көн дә артсын көчегез.
Ел үсәсен ай үсегез!
Илгә хезмәт итегез!
Яңа елда уңышлар
Телим сезгә мин, дуслар!
Шундый матур бәйрәмне,
Бушка уздырмыйк әле.
Сез, балалар, кул чабыгыз,
Бер биеп алыйк әле!
“Кар бөртекләре” биюен бииләр..
Тәрбияче Булган безнең балалар.Шигырьләр дә күп беләләр. Хәзер сезгә әйбәт итеп шуны сөйләп бирерләр. Утыр, Кыш бабай, ял ит! Хәзер шигырьләр тыңларсың.
13. Төрле –төрле утлар яна
Без уйныйбыз әйләнеп
Бигрәк матур, бигрәк ямҗле
Безнең чыршы бәйрәме.
14. Җырлый-җырлый әйләнәбез,
Чыршы тора уртада.
Кунак булып ак сакаллы
Бабай килгән бәйрәмгә.
15. Уйныйбыз да көләбез
Кыш бабайны көтәбез.
Кил, Кыш бабай, әйдә кил,
Яңа елны алып кил.
16. Әйдә яңа ел
Шатлык белән кил
Сине каршылый
бөтен туган ил
17. Суык бабай кил безгә,
Яңа ел бәйрәменә
Чыршы әйләнәсендә
Җыр җырлап әйләнергә
18. Нинди матур бу бәйрәм!
Күктә балкый көмеш ай,
Ә чыршыбыз нинди бай.
Нинди әйбәт кыш бабай
19. Сакалы ак, үзе бик шат
Кыш бабай, Кыш бабай
Кыш бабайны каршы ала
Кар кызы ак сылукай.
Кыш бабай. Бигрәк уңган, булганнар икән сез. Рәзхмәт сезгә балалар. Менә балалар Яңа ел бүләкләре( Алып баручыга бирә) . Зур уңышлар, яңа бәхетләр сезгә. Ә безгә китәргә кирәк. Сау булыгыз!
Кар кызы Сау булыгыз балалар!
(Кыш бабай, Кар кызы, саубуллашып чыгып китәләр.
Балалар. Сау бул Кыш бабай, сау бул Кар кызы.
Җыр. “ ”
Балалар чыршы белән саубуллашып, җыр җырлап, чыршы тирәли әйләнәләр һәм залдан чыкканда: «Хуш, чыршы!» дип чыгып китәләр
Тәрбияче. Менә бәйрәмебез дә ахырына якынлашты, сезгә исәнлек, саулык, бәхет телим, сау булыгыз.
Бәйрәм тәмамлана.