Зоопаркка кунакка: сөйләм үстерү өчен кызыклы уеннар
Сыйныфта балалар өчен «Зоопаркка кунакка» шөгыле үткәрү — бу белем алу һәм иҗат итүнең бик кызыклы һәм файдалы юлы. Бу шөгыльдә балалар хайваннар турында күп нәрсәләр беләләр, сөйләм телләре үсә, игътибарнары, хәтерләре ныгый. Барысы да уен формасында, бу балаларның шөгыльдән максималь мөлкәткә ия булуын һәм укыту процессын кызыклы итүен тәэмин итә. Тәрбияче, шөгыль барышында, балаларның җавапларын үсендереп, аларга сораулар бирә, шул рәвешле, һәр бала буш вакытларын актив үткәрә.
Шөгыль максаты — балаларда илһам уяту, аларга хайваннарны танып белергә, дөньяга сакчыл караш тәрбияләргә. Татарстан балалар бакчасында аеруча мөһим, чөнки без балаларга тирә-юньне, табигатьне һәм җәнлекләрне ярату, хөрмәт итү хисе уяту өчен тиешле шартлар тудырырга кирәк. Хайваннар турында сөйләгәндә, балаларның җанлы образлар аша мәгълүмат алуы, табигатькә ихтирамлы карашларын формалаштыру газиз. Зоопаркка бару, хайваннарны күзәтү һәм аңлау — балалар катнашындагы бу шөгыльнең төп асылы.
Шөгыльдә эшнең барышы укучыларның игътибарын җәлеп итеп, чын-маңкаларны да, уеннарны да берләштерә. Мәсәлән, балалар белән бергә зоопаркка бару образы тудырыла, анда һәрбер хайван турында сораулар бирелә, ритмлы уйнау чаралары үткәрелә. Шулай ук, балаларны тавышларыннан хайваннарны танып белү уены популярлаша. Бу шөгыль барышында балалар фокусының әһәмияте арта, чөнки хайванның тавышы аша алар үзләренең хәтерләрен, игътибарларын һәм күзаллавын ныгыта.
Шөгыльнең нәтиҗәсендә, балалар тормышларының кайнар моменты — зоопарктан кайту. Аларга йорт хайваннары турында белемнәрен җиткерергә, өемнең мохите белән бәйләгән тәкъдимнәр-bu invloed on ихтимал гауардыз. Бу этапта балаларның кулланылган белемнәре практик кулланылыш таба, алар хайваннарга һәм табигатькә карата җаваплылык, ярату, тәрбияләү хисләре белән тула. Һәрбер мизгел шөгыль аша аларның акылларын, эмоцияләрен формалаштыра, шундый ук вакытта укыту процессын кызыклы итәргә уңайлы юлда бара.
1 нче кечкенәләр төркемендә сөйләм үстерү буенча йомгаклаушөгыле
“Зоопаркка кунакка”
Максат:Кабул итү сәләтен, игътибарны үстерү. Хайваннарга карата сакчыл караш тәрбияләү. Тәрбияче биргән соруларга җавап бирү күнекмәсен ныгыту, сөйләм телен үстерү. Уеннарда катнашу теләге уяту, табигатькә, хайваннарга ярдәм итү теләге, күзаллау, хәтер, игътибарлылык тәрбияләү.
Материал һәм җиһаз: кояш рәсеме, болыт, чәчәкләр өчен зәңгәр, кызыл, сары төстәге күбәләкләр, кыргый һәм йорт хайваннары, серле капчык, хайваннарның яздырылган тавышлары; төзү материаллары ; кәбестә, печән, үлән, сөт, сөяк рәсемнәре; ноутбук.
Юнәлеш: сөйләм үстерү һәм танып белү.
Төп белем бирү өлкәсе: сөйләм үстерү
Белем бирү интеграль өлкәләре:аралашу, социальләштерү, физик тәрбия, матур әдәбият.
Үткәрү формасы: уен ситуацияләре аша балаларның белемнәрен тикшерү.
Эшчәнлек барышы:
Тәрбияче: Балалар, карагыз әле тәрәзәгә, көн нинди?
Балалар: Болытлы.
Тәрбияче: Кояшның бәлки чыгасы киләдер, әйдәгез бергәләп чакырабыз!
(Балалар белән бергә)
“Кояшкаем, чык, чык!
Майлы ботка бирермен,
Майлы ботка Казанда,
Тәти кашык базарда
Әти китте базарга
Тәти кашык алырга....
Кирәкми безгә салкын.”
– Булдырдыгыз, балалар. Безнең эндәшне ишетеп кояш та чыкты. (кояш рәсемен кую) Ә хәзер әйдәгез әле, иртәнге кояш кебек түгәрәк ясап басыйк! Менә шулай! Иртән кояш чыккач, кошлар сайрый, чәчәкләр дә уяна. Әйдәгез без дә куллар ярдәмендә чәчәкләрнең уянуын күрсәтик әле!
(Бармаклар өчен күнегү)
“Иртәнге кояш нурында
Чәчәкләр уяналар.
Әкрен генә җил исә
Таҗкайларын селкетә.
Җилгә каршы торырга
Тамырлар ярдәм итә.”
– Бик яхшы! Кояш нурларын чәчеп торганда кәефләр дә күтәренке, гел яхшылык кына эшлисе килеп тора. Сез, балалар, яхшылык эшләргә яратасызмы?(әйе)
-Балалар, минем сезгә бер яңалыгым бар? Әйтимме?
-Без бүген зоопаркка барырбыз, ләкин без үзебез генә бармыйбыз. Безнең белән тагын кемнәрнең барасы килгәнен беләсегез киләме? (әйе)
-Балалар бу нәрсә? (серле капчыкны күрсәтү, балаларның җаваплары)
-Серле капчыкта нәрсәләр бар икәнен беләсегез киләме? (Әйе) Серле капчыкта нәрсәләр бар икәнен белсәгез, алар да безнең белән бара. Моның өчен без хәзер сезнең белән бер уен уйнап алабыз. Ул уен: “Тавышыннан таны” дип атала. ( Язмада ат, сыер, песи, эт, кәҗә, сарык тавышлары яңгырый, балалар тавышлары буенча аерып әйтәләр, балалар тавышыннан танып әйткәч, серле капчыктан тәрбияче хайваннарны алып өстәлгә куя тора)
-Балалар, болар нәрсәләр соң? Алар кайда яшиләр? (йорт хайваннары, ишегалдында). Аларны үзебез белән зоопаркка алып барабызмы?
-Булдырдыгыз, балалар, сез бик зур яхшылык эшләдегез, йорт хайваннары бик сөенәләр сезнең белән зоопаркка баруларына.
(Берничә баланы чакырып үзенә ошаган хайванны алырга кушу һәм нәрсә алуы турында сорау-җавап)
-Менә балалар безгә инде юлга кузгалсак та була. Нәрсә белән барырбыз икән соң?
-Көн матур, кояшлы, һава саф, әйдәгез, балалар, җәяү генә барыйк.
Без атлап та барабыз
Йөгереп тә барабыз.
Арып китсәк утырып,
аякларны язабыз.
-Балалар, карагыз әле, нинди матур аланлыкка килеп чыктык. (Елаган тавыш ишетелә) Чү, балалар, ишетәсезме, кемдер елый.
-Нәрсә булды икән?
-Балалар, безнең күбәләкләр адашкан икән, үз чәчәкләрен таба алмый йөриләр. Булышабызмы аларга?(Әйе)
-Балалар, әйдәгез әле аларга булышыйк.
-Күбәләкләр нинди төстә, чәчәкләре дә шундый төстә булырга тиеш (балалар урнаштыралар).
-Адилә, син күбәләгеңне нинди төстәге чәчәккә урнаштырдың?
-Кызылга.
-Дөрес! (Балалар күбәләкнең төсе буенча чәчәкләргә урнаштыралар)
-Бик яхшы! Күбәләкләр үз өйләрен таптылар.
Балалар чәчәкләрне кешеләр таптамасын, күбәләкләрне куркытмасын өчен нишләргә кирәк?(Койма ясарга.)
-Коймаларны ниди төстә куярбыз?(кызыл)
(Балалар шакмаклар ярдәмендә койма төзиләр, тәрбияче аларны мактый)
-Менә, балалар, гел яхшылыклар гына эшләгәч, зоопаркка килеп җиткәнебезне сизми дә калганбыз.
(экранда зоопарк рәсеме)
-Балалар, бу нәрсәләр? (Хайваннар.)
-Бу хайваннар нинди хайваннар?(кыргый)
-Алар кайда яшиләр? (Зоопаркта, җылы якта)
-Бу нәрсә? (Фил.)
-Әйе, ул кечкенәме, зурмы? (Зур.)
-Аның нәрсәләре бар? (Тәрбияче филгә күрсәтә.) (Башы.)
-Башында нәрсәләре бар? (Колаклары.)
-Филнең колаклары кечкенәме, зурмы? (Зур.)
-Балалар, филнең борыны бик озын. Аны хортум дип атыйлар. Бергәләп кабатлыйк әле: «филнең хортумы».
-Булат, филнең хортумын күрсәт әле. Филнең тагын нәрсәләре бар? (Гәүдәсе, койрыгы, аяклары.)
-Филнең аяклары нинди? (Юан.)
-Булдырдың! Айгөл, бу нәрсә? (Тәрбияче жирафка күрсәтә.) (Жираф.)
-Жираф кечкенәме, зурмы? (Зур.)
-Жирафның муены нинди? (Озын.)
-Жирафның тагын нәрсәләре бар? (Башы, колаклары, авызы, гәүдәсе, койрыгы, аяклары.)
- Жираф һәм филне кайда гына күрергә мөмкин? (зоопаркта, җылы якта)
-Әйе, балалар, бу җәнлекләр барысы да җылы якта яшиләр.
-Булдырдыгыз! Зоопарк сезгә ошадымы?
-Безгә инде өйгә кайтырга вакыт, йорт хайваннарының ашыйсы да килә башлаган. Әйдәгез, балалар, группабызга кайтыйк. Кайтканда безгә елга аша чыгарга кирәк булачак, без аны ничек чыгарбыз икән? (сикереп).
-Менә кайтып та җиттек, йорт хайваннарын ишегалдына урнаштырыйк та ашарларына бирик. (Тәрбияче кәбестә, печән, үлән, сөт, сөяк рәсемнәрен аерып күрсәтә, балалардан сорап җавап алгач, һәрберсенең алдына куя).
-Балалар, бу нәрсә? (кәбестә, печән, үлән, сөт, сөяк) Моны нәрсә яратып ашый? (кәҗә, сыер,ат(сарык), эт).
-Менә рәхмәт, балалар, булдырдыгыз. Йорт хайваннары сезгә рәхмәт әйтәләр, үзегез белән зоопаркка алып барганга бик сөенделәр.
-Әйтегез әле, балалар, без бүген кая бардык? Нәрсәләр күрдек? Кемнәргә ярдәм иттек? (Балаларның җаваплары)
-Рәхмәт сезгә, балалар, сез бүген гел яхшылыклар гына эшләдегез. Әнә кояш та сезгә карап елмая, җылы нурлары белән сезне иркәли. Шул кояш нурлары җылысында сез дә бераз ял итеп алыгыз.