Әтнә районында «Сөмбелә» бәйрәме уздырыла
Әтнә муниципаль районының Күңгәр балалар бакчасында «Сөмбелә» бәйрәме үткәрелде. Бу күңелле чара традицион рәвештә ел да күзәтелә. Бәйрәм көзге көн белән төн тигезләшкәндә, табигатьтә яңа мизгелләр һәм үзгәрешләр игълан иткәндә үтә.
Кунаклар һәм балалар, бергәләп, табигатьнең гүзәллеген һәм көзге муллыкны хөрмәтләп, бик күп шигырьләр укыдылар. Аларның башкарган шигырьләре, җырлары һәм биюләре һәрбер кешенең күңелендә җылы хисләр калдыра. Көз - җимешләр һәм яшелчә белән янәшә, матур күренешләр белән дә тулы вакыт!
Бәйрәмның төп геройлары - күзге хозур һәм табигатьнең байлыгы. Балалар, дус-ишләр белән берлектә, көзнең матурлыгын һәм аның көймә-килмәсен дә исәпкә алып, үзләренең борчулары һәм шатлыклары белән бүлештеләр. Елның һәр чорында, табигать безгә матурлык һәм байлык бирә, тик көз ул - күп җимешләр һәм муллык чоры.
Көзге мәртәбә кузгалсак, бары тик уңышлар турында гына сөйләшәбез. Чөнки бу вакытта алар безгә һичшиксез килә, һәм барыбыз да табигатьнең матурлыгына сокланабыз. Угуучылар, дусларыбыз, әти-әниләр исә балалардан көчле дәрт алу өчен бу бәйрәмдә катнаштылар.
Күмәкләшеп сары-яшел яфраклар, матур җимешләр белән бизәлгән залда очрашу бик күңелле булды. Көз туганыны һәм Җәй туганын кадерләү, шулай ук, дуслар арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту өчен дә бик әһәмиятле булды. Өстәлдә куелган ризыклар, күңелле дулкыннар белән безнең бәйрәмне тагын да ямьлерәк итте!
Әтнә муниципаль районы «Күңгәр балалар бакчасы”тәрбиячесе
Гарипова Файлә Әгъзәм кызы.
Хуш киләсең , Көз кызы Сөмбелә!
А.б. Исәнмесез!Хәерле көн хөрмәтле кунаклар,әтиләр-бабайлар!
Без бүген ,ел да үтә торган көзге бәйрәм “Сөмбелә”бәйрәменә җыелдык.Бу бәйрәм көн белән төн тигезләшкәндә бәйрәм ителгән.Без дә сезнең белән бу бәйрәмне билгеләп үтәргә килдек.Ә хәзер әйдәгез,бергәләп бәйрәм итик.
1.Диана. Ни арада җәй үтте, Матур көз килеп җитте. Шатлык тулы бу бәйрәмне Балалар күптән көтте.
2.Ранил.Бүген бездә матур бәйрәм бүген бездә көзге бал. бүген көзге байлык белән бизәлгән бу безнең зал.
3.Гөлинә.Җиргә яфрак коелган, сап-сары келәм булган яфракларны җыярбыз, букет ясап куярбыз.
4.Зилә. Көз көннәре килеп җитте, хушлашабыз җәй белән. Бөтен җиргә яфраклардан алтын келәм җәелгән.
5.Фәнис. Җылы якларга кошлар да китә. Көз агачларны сап-сары итә. Алар коела җил искән саен. Җилферди җилдә сап-сары каен.
Җыр.”Яфрак бәйрәме”.
А.б. Балалар,көзге муллыкның ни икәнен сез беләсездер инде?!Көз-басулардан җыеп алынган иген,бакчалардан җыелган яшелчә,җиләк-җимеш ул.Ә аларның безнең өчен файдасы бик зур.
6. Рәсим. Көз көннәре бик күңелле, бик күп җимешләр пешә. Помидор , карбыз өлгерә, алмалар өзелеп төшә.
А.б. Балалар,тыңлагыз әле,мин сезгә бер мәкаль әйтәм:
“Язның байлыгы- кояш,
Көзнең байлыгы –нәрсә?”
Б-р. Уңыш.
А.б. Дөрес,балалар,көз - муллык чоры. Ә безнең иң зур уңышыбыз нәрсә?
Б-р. Икмәк.
7.Лилия.Күрегезче,күрегез, өстәлгә ипи килгән,нинди матур күпергән!
8. Гүзәл. Көзнең иң мактур бүләге- икмәк тора табында. Тормышыбыз ямьле булыр, икмәк булган чагында.
9. Рәниф. Яшәү чыганагы – кояш нурын, җир җылысын саклап үзендә, күкләргә терәп кисәр икмәк һәр табынның тора түрендә.
10. Илсөя. Ипи басуда үсә, аннан амбарга күчә. Аннары мичтә пешә, Аннары мичтән төшә, аннан килә өстәлгә, безгә куәт өстәргә. Ипи булса табында булдырам мин барын да.
11. Сөмбел. Сары төс ул була күпләп- алтын бөртек төсе ул. Бөртек бит ул,үзе тәмле икмәк, икмәк җирнең көче ул.
12. Лилия. Икмәк – игенченең җан җылысы, җир ананың кадер хөрмәте. Яшәү тамыры ул,һәр йөрәкнең, шуңа кадерлибез икмәкнең.
13.Булат. Әти-әни,Ватан һәм дә икмәк! Бу сүзләрдә тормыш мәгънәсе. Бәхет,хезмәт,ирек,яшәү яме- шул сүзләргә бәйле һәммәсе.
Җыр.”Чайкала иген кырлары.”
А.б. Беләсезме балалар , тиздән бөйрәмебезгә , көтеп алган кунагыбыз, Көзсылу да килеп җитәр.Карагыз әле, күрегез Көзсылу килә, Көзсылу!Чып-чын табигатьнең гүзәл патшабикәсен бергәләп каршы алыйк.
14.Булат. Килә шаулы,алтын матур көзем, оча яфрак,исә көзге җил. Табигатең бигрәк сокландыргыч! Хуш киләсең, Көзем ,әйдә кил.
15.Ранил. Күңелләргә якты нур өләшеп,
Шатлык өстәп һәрбер йөрәккә,
Үз муллыгы белән көзләр килә,
Йомгак ясап җәйге хезмәткә.
Көзсылу. Исәнмесез, балалар, хөрмәтле кунаклар!
Балалар: Исәнме, Көзсылу!
Көзсылу.Мин “Көз кызы”, “Уңыш кызы”
Көзге байлык кулымда.
Муллык белән байлык телим
Кем очраса юлымда.
Бүген –бәйрәм!Бүген минем туган көнем!
16.Лилия.Моңлы,гүзәл,матур,аяз көннәр,
Мул игеннәр синең бүләгең.
Сокландыргыч синең табигатең,
Бигрәк матур,ай-һай ,күлмәгең!
Көзсылу. Рәхмәт.
17. Сәйдә. Исәнме,Көз,алтын Көз!
Безне сагынып килдеңме?
Агачларга ,куакларга,
Сары чуклар элдеңме?
Көзсылу. Элдем,дусларым,элдем!
А.б. Балалар, әйдәгез сорыйк әле, Көзсылу безгә нәрсәләр алып килде икән?
Балалар җитәкләшеп, түгәрәк ясыйлар,
“Көз, көз, әйт әле”җыры башкарыла.
Тәрбияче.Рәхмәт сиңасиңа,Көзсылу,безне мул уңышларың белән куандырган өчен.
18.Назлыгөл.Көз шулай төрле төсләргә
Буйый бөтен җирне дә
Җиләк –җимеш белән сыйлый
Шатландырып безне дә.
Көзсылу. Мин бүгенге бәйрәмгә үземнең туганым Җәйсылуга чакыру җибәргән идем. Күрәм ,ул килеп тә җиткән.
Җәйсылу. Исәнме , Көз туганым!
Көзсылу. Исәнме,саумы,кадерле кунагым!
Җәйсылу.Син табигатьне миннән кабул итеп ал!Миңа ял итәргә вакыт,җылы якларга китәм.
Көзсылу. Рәхмәт сиңа ,Җәйсылу,мул уңыш үстергән өчен.Мин бу байлыкны саклармын!
Ә хәзергә бергәләп бәйрәм итик.
Дуслар, бәйрәмгә килгәнсез,
Гөлдәй матур киенгәнсез.
Ниләр китердегез көзгә –
Сөйләп бирегезче миңа!
А.б. Безнең бәйрәмгә көзнең байлыклары үзләре дә килде.Әйдәгез, аларның да әйтер сүзләре бар бугай, тыңлап китик әле.
Көзсылу.Хәлләрең ничек соң ,Кыяр дустым?
Кыяр. (Гөлинә)Хәлем минем бик яхшы,
Уңышлар бик күп булды.
Хуҗам бик тырыш бала,
Түтәле дымлы булды,гел утап кына торды.
Көзсылу. (Ләйсән)Ә син ничек үстең,Помидор дус?
Помидор.(Сөмбел)Хуҗабикәнең кызы
Бик тырыш бала булды.
Су сипте,чүп утады,
Шуңа уңыш күп булды
Бу бакчага йөридер,-дип
Рәхмәт әйтергә килдем.
Уңган,тырыш,тәртипле дип,
Һәр җирдә сөйләп йөрдем.
Суган.(Сәйдә) Менә миңа карагыз.
Мин матур һәм нинди зур!
Уңышым булды бик мул.
Борыч.(Энҗе) Борыч мин,тәмле,зур үзем,
Карап торырга кызык,
Күлмәгем дә төрле төсле,
Сары , яшел һәм кызыл.
Чөгендер.(Илсөя) Яшел яфраклар астыннан
Калкытам кызыл башым,
Һәр бала яратып ашый,
Тәмле чөгендер ашын.
Кәбестә(Альмир) Ә мин булам ,Кәбестә
Мин бик тәмле бәлештә
Миннән щи пешерәләр,
Йә,голубцы төрәләр.
Бәрәңге(Рәсим) Мин - бәрәңге .Пешерсәң,
Мин тәмле булам бик тә,
Мине йөртәләр хәтта
Икенче икмәк дип тә.
Борчак.(Илвир) Мин-борчак.Мине кешеләр
Кырга чәчеп үстерәләр.
Җыеп алгач,көзен миннән
Тәмле ботка пешерәләр.
Кишер.(Гүзәл) Күрегезче,мин- Кишерне,
Җиргә качтым бик оста,
Үзем бөтенләй күренмим,
Толымым гына өстә.
Кабак.(Диана) Минем кебек зур кабакны
Табалмаслар беркайда,
Сентябрьдә өлгерәм мин
Утырсаларда майда.
Җиләк.(Зилә) Минем исемем җиләк
Хуҗам бик уңган бала
Җыйды берничә чиләк
Рәхмәт әйтим әле диеп
Бакчага килдем эзләп.
А.Б. Менә нинди уңган,тырыш
Балалар йөри бездә.
Хезмәт шулай матурлый шул
Нур балкый йөзләрендә.
Җыр. “Уңыш җыябыз”
Көзсылу.Кадерле,дусларым!Сез миңа бикошадыгыз,рәхмәт сезгә.
А.б. Көзсылу,безнең балалар синең өчен бик матур җырлар,биюләр,шигырьләр әзерләделәр,әйдәгез бергәләп күңел ачыйк.
Аерым номерлар башкарыла.
Көзсылу. Рәхмәт,дусларым!Мин сезнең белән бик рәхәтләнеп ял иттем.Мин дә сезгә буш кул килмәдем,күчтәнәч-табышмаклар алып килдем.
1.Утыра бер ак чүлмәк,
Өстенә кигән йөз күлмәк?(кәбестә)
2.Чибәр апама карыйм да елыйм.(суган)
3.Чәчәге агачында,алмасы тамырында.(бәрәңге)
4.Җир астында картыгыз,сакалыннан тартыгыз.(шалкан)
Бигрәк тапкырлар инде үзегез,булдырдыгыз.
Ә хәзер, минем кечкенә генә күчтәнәчләремне кабул итеп алыгыз, сыйланыгыз.
Балалар. Рәхмәт,Көзсылу!
Җәйсылу. Ярый, Көз туганым,балалар, минем сезнең белән саубуллашыр минутларым килеп җитте.Көзсылу,мин сиңа үз урынымны ышанып тапшырып китәм.Хушыгыз,сау булыгыз.
Б-р. Хуш,сау бул , Җәйсылу!
Көзсылу.Без бүген бик күңелле бәйрәм иттек. Көз шулай инде ул,балалар,әле моңсу һәм шатлыклы,кояшлы-яңгырлы була.Ләкин мин бик шат.Сез мине матур төсләрем,мул уңышларым,яшелчә,җиләк –җимешләрем өчен яратасыз.Бүген минем бәйрәмемдә катнашканыгыз өчен зур рәхмәт сезгә. Ә хәзергә сау булыгыз!
Б-р. Хуш,сау бул ,Көзсылу.!
7