Публикации воспитателей детских садов
О проекте

Конспект занятия "Ямьле яз"

Шакирзянова Илюза Хайдаровна Шакирзянова Илюза Хайдаровна
DOCX
86
1
Предпросмотр

Комплексы дәрес «Ямьле яз»


Шакирзянова И.Х. Вахитовский район МАДОУ №273


Танып-белү – сөйләм үсеше юнәлеше.
«Аралашу» - белем бирү өлкәсе.
Максат: балаларнын яз, язгы үзгәрешләр турындагы белемнәрен тирәнәйтү.
Бурычлар:
1.Язгы табигатьтәге үзгәрешләрне күрә белү һәм яз килүгә сөенү хисләре тәрбияләү.
2 Сораулар ярдәмендә балаларнын логик фикерләү сәләтен үстерү.
3. Табигатьтәге бәйләнешләрне аңлата белү күнекмәләрен камилләштерү.
Интеграцияле белем бирү өлкәсе:
-Аралашу
Матур әдәбият уку.
Иҗади сәнгать эшчәнлеге.
Сүзлек: нур бөркелде, бөре, гөрләвек, фасыл, сыерчык оясы.
Әзерлек эше: көндәлек күзәтү, язгы сүрәтләрне карау, яз турында шигырьлэр, хикэялэр уку.
Жиһазлар: « Яз. Сыерчыклар» рәсеме, кош рәсемнәре, яз рәсеме.
Тарату жиһазлары: ак альбом бите, пумала, төсле буяулар, губка.
Уткәрү формасы: кумэк эш.





Эшчэнлек барышы
-Хэерле көн!
-Кэефлэрегез ничек?
-Имин үтсен көнегез!
1. «Табышмак эйтэм – жавап тап!»
Яңгырлы да карлы да,
Э каеннары сулы.
Бөрелэре туп-тулы –
Елның кай фасылы? (Яз)
-Эйе балалар табигатьтэ яз!
Көннэр озая,
Төннэр кыскара.
үген без сезнең белән ямьле яз турында сөйлэшербез.
2. Шигырь уку:
Көннэр аяз. Күктэ алсу
Нур сибеп кояш көлә,
Жиргә тама көмеш тамчы,
Сагынып көткэн яз килэ.
3.Балаларга сорау:
-Балалар, әйтегез әле язгы айлар, нинди айлар була? (март, апрель, май)
-Яз көне һава торышы нинди була? (жылы, кояшлы)
үк йөзе нинди, күктә нинди болытлар йөзә? (чиста, зәңгәр, матур, якты, ачык; ак болытлар, зәңгэрсу болытлар)
-Яз көне җир өстеннән аккан суларны ничек дип атыйлар? (гөрләвеклэр)
4. Шигырь уку:
Яз килде, кояш көлде,
Дөньяга нур бөркелде.
Агачлар уяндылар,
Барсы да кузгалдылар.


5. Балаларга сорау:
-Агачлар язны ничек каршы алалар, агачларда нинди үзгәрешләр курәсез? (бөреләнә)
6. Шигырь уку:
Ачылды ак калын юрган,
Исте апрель жилләре.
Канат кагып ерактан,
Кошлар кайта көньяктан.
7. Балаларга сорау:
-Нинди кучмә кошларны сез беләсез? (тургай, сыерчык, сандугач, аккош, куке, торналар, карлыгач, кыргый урдәклэр, кыргый казлар)
8. Хәрәкәтле ял минуты: «Апрель»
- Ә хәзер, әйдәгез балалар ял итеп алыйк!
Гөрләвекләр агалар,
Күктә кояш елмая.
Каңгылдашып торналар,
Төзелеп үтте бая.
Инешләрдә коена
Канатланып үрдэк, каз.
Жирне яшэртеп безгэ,
Гөллэр алып килә яз!
9. Эчтәлекле рәсемнәр карау: «Яз. Сыерчыклар».
әсемдә нинди ел фасылы күрсәтелгән? (яз)
-Балалар бу рәсемдә нишлиләр? (сыерчык оясы ясыйлар)
10. Рәсем ясау:
-Э хәзер, эйдәгез балалар, ямьле язны узебезнен ак альбом битлэребездэ сүрәтлик!
-Игьтибар белэн тактага карыйбыз!


Рәсем ясау этабы:
Бөтен эш губка һәм пумала ярдәмендә алып барыла.
1 этап: Жирне ясау (көрэн белэн кара төсне кушып).
2 этап: Кар (зәңгэр белән ак төсне кушып губка ярдәмендә).
3 этап: Чирәм (губка ярдәмендә).
4 этап: Агач (кулны калтырату ысулы белэн пумала очы ярдәмендә).
5 этап: Җимлек (пумала ярдәмендә).
6 этап: Кошлар ясау (зәңгәр, сары, ак төсләрне кушып, пумала очы ярдәмендә гәудәсен, томшыгын, күзләрен, койрыгын ясау).
7 этап: Агачларда берничә яфраклар ясау (пумала ярдәмендә эзләр ясыйбыз).
8 этап: Кук йөзен ясау ( ак белэн зәңгәр төсне кушып, губка ярдәмендә).
9 этап: Кояш ясау (губка ярдәмендә, нурларын пумала белэн эзләр калдырып ясау)
10 этап: Кояш нурлары (жир өстеннэн сары төс белэн пумала ярдәмендә эзләр ясау).
11. Йомгаклау өлеше:
-Менэ без сезнең белән язгы табигатьне ак альбом битендә сүрәтләдек.
-Әфәрин балалар!