Публикации воспитателей детских садов
О проекте

ДОКЛАД НА ТЕМУ "Әкият терапиясе"

Мухаметзянова Рафиса Рафисовна Мухаметзянова Рафиса Рафисовна
DOCX
100
1
Предпросмотр

Баланың мәктәпкәчә яшьтәге чоры – тирә-юньне йотлыгып өйрәнү, күп кичерешләрне үзенә туплау һәм кеше шәхесе формалашуда иң мөһим чор.  Баларның физик һәм психик яктан сәламәт булулары өлкәннәрнең йогынтысы бик зур роль уйный. Психик яктан сәламәт булуның бер чарасы буларак әкияттерапиянең әһәмияте турында сезгә якыннан таныштырып китәсем килә.
Әкияттерапия – психик сәламәтләндерү һәм акыл үсешен үстерүдә кулланыла. Шигырьләр, хикәя һәм әкиятләрдәге геройларның образларын, вакыйгаларын сурәтләүләрне алар күз алдына конкрет китерәләр һәм үзләрен шул вакыйгалар эчендә итеп хис итәләр, хыялланалар һәм фикер йөртергә өйрәнәләр. Хәзерге заманда әкияттерапия бик актуаль булып тора.  Әкият аша без чынбарлык белән параллель үткәрә алабыз. Шуңа да ничек иртәрәк бу эшне башласак, шулай яхшырак. Әкиятнең эчтәлегенә, геройларның образларына сораулар, чагыштыру алымнарын кулланып, без балалар белән анализ ясыйбыз, шул вакытта балаларның уй-фикерләрен, уй-кичерешләрен үзебезгә билгеләп бара алабыз. Әкияттерапия шөгыльләре балаларны чынбарлыктан аермый. Һәрбер шөгыльнең ахырында балалар белән берлектә сораулар ярдәмендә фикер алышалар: әкият сезне нәрсәгә өйрәтте? Бу белемнәрне һәм тәҗрибәне үз тормышыбызда ничек кулланачакбыз? Шулай итеп әкият илендә сәяхәт иткәндә, балалар тормыш тәҗрибәсен туплыйлар, социаль күнекмәләр булдыралар. Әкияттерапия психологларның, психотерапевтларның, педагогларның эшендә бик зур урын ала һәм психолог ярдәм техникасы булып кулланыла.
Әкиятне өлкән кеше сөйли ала яисә бала белән бергәләшеп тә сөйләнелә. Әкияттерапияне берничә төрле ысул белән эшләп була:
–         Әзер әкият белән эшләү;
–         Балалар яки өлкәннәр тарафыннан уйлап чыгарылган әкият белән эшләү.
Бала өчен әкият – ул фантазия, уйдырма гына түгел, ул аның өчен чынбарлык. Әкият аша тормыш һәм үлем, ярату, мәхәббәт һәм ачу,  күралмау, кайгыртучанлык хисләрен белән таныштыра алабыз. Бу хисләр балалар өчен әкияти, аларның аңнары өчен аңлаешлы, әммә дә ләкин әхлак тәрбиясе чынбарлык булып кала. Әкияттерапияне балалар һәм өлкәннәр өчен дә куллана алабыз, чөнки аның яшь чиге юк: һәрбер яшькә карап үз әкиятләре, миф, легенда (риваятьләр), мәсәл, җырлар һ.б бар.
Без биш төрле әкият белән эш итә алабыз:
1. әдәби әкиятләр (борын заманнан тупланган әкиятләр)
2. дидактик әкиятләр (педагоглар иҗат итә, анда абстракт символлар кулланыла: саннар, хәрефләр, авазлар һ.б, анда алар чыбарлыкка әйләнәләр, әкияти тормышта яшиләр).
3. психокоррекцион әсәрләр (баланың үз-үзенең тотышына йомшак йогынты булдырыла).
4. психотерапевтик әкиятләр (монда кешеләрнең проблемалары турында сөйләнелә һәм бу әкиятләрдә бала үзен таный ала. Бу әкиятләрне без үзебез яза алабыз.)
5. медиатив әкиятләр (бу әкиятләрдә уңай образлар гына кулланыла, башка әкиятләрдән аермалы буларак монда тискәре образлар, геройлар, конфликлар юк.)
Һәрбер шартлар, ситуацияләр өчен кирәкле әкиятләр сайланыла яки махсус әкият языла. Төрле әкиятләр төрлечә балага җиткерелә: ул әкиятне анализлау, сөйләү, курчак театры, драматизацияләү, рәсем ясау һәм башкаларны куллана алабыз.
Әкиятләрне төрле вакыйгаларга, ситуацияләргә каратып сөйләп була. Мәсәлән: мәктәпкә адаптация, урлау, ашарга теләмәү, сүз тыңламау һ.б. Әкиятне укыганда балага игътибар итәргә кирәк, тыңлыймы ул, әкият ошыймы, укып бетергәннән соң әкият турында сөйләшергә кирәк. Сораулар бирәбез, үзебезнең мөнәсәбәтебезне белдерә алабыз. Шулай ук бала да үзенең фикерен әйтергә тиеш, бала күбрәк үзе сөйләргә теләсә, без аңа мондый мөмкинлек бирергә тиешбез. Әгәр дә бала сөйләргә теләмәсә, без каршы килергә тиеш түгел. Соңрак ул үз халәтенә кайта, үзе сөйли, без кирәкле моментны эләктереп алырга тиешбез. Шуннан соң әкияткә карата рәсем ясарга тәкъдим итәбез, үзебез дә ясый алабыз. Бу чара баланы тынычландыра, киеренкелек халәтен күтәрә. Аннары без рәсем турында фикер алышабыз. Бу рәсемдә без әкиятнең эчтәлегенә карап баланың үзенә якын, актуаль булган проблемасын күрә алабыз, шуңа карата сорауларыбызны бирәбез. Соңгы этап ул әкиятне драматизацияләү. Балаларга роль бирәбез, бала рольне үзе сайласа бигрәк тә әйбәт була. Соңыннан нәтиҗәләр чыгарабыз, анализлыйбыз.
Шулай итеп әкияттерапия безгә бик күп мөмкинлекләр ачырга мөмкин, моннан без дөрес итеп файдаланырга тиешбез, балага әкиятләр аша чынбарлык белән танышырга булышырга тиешбез.



Татарстан Республикасы Әтнә районы мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе “Олы Әтнә балалар бакчасы”







Балалар бакчасы тәрбиячеләре өчен район семинары



[Р] авазын автоматлаштыру”
Мәктәпкә хэзерлек төркемендә ком терапиясе элементлары белән оештырылган эшчэнлек







Укытучы-логопед: Мухаметзянова Р.Р.





Әтнә 2016
Татарстан Республикасы Әтнә районы мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе “Олы Әтнә балалар бакчасы”








Балалар бакчасы тәрбиячеләре өчен чыгыш



Әкият терапиясе








Укытучы-логопед: Мухаметзянова Р.Р.




Әтнә 2016
Белем бирү бурычлары: [р] авазының дөрес әйтелешен ачыклау, сөйләмдә автоматлаштыру; иҗектә, сүздә, ишетеп аеру күнекмәләре бирү; Р хәрефе белән таныштыру; ишетеп зиһенгә алу һәм фонематик ишетү сәләтен үстерү; хәтерне, игътибарны, фикерләүне активлаштыру.
Үстерү бурычлары: балаларның космос турындагы белемнәрен үстерү, сүз байлыгын арттыру; уйлау, фикерләү сәләтләрен, тапкырлык, зирәклек, игътибарлылыкларын үстерү.
Тәрбия бурычлары:  туган ягыбызга карата горурлану хисе тәрбияләү, аны ярату, аның табигать байлыгына соклану, туган җиребезгә мәхәббәт тәрбияләү.
Җиһаз: планеталар төсенә туры китереп буялган шарлар,йолдызлар, кисмә рәсемнәр,индивидуаль эш өчен рәсемнәр, төсле ком, космик ком, елга комы, магнит тактасы, магнитофон.


Шөгыль барышы:
Логопед: Балалар,без бу бүлмәгә нинди дә булса авазны өйрәнер өчен җыела идек, ләкин бүген өйрәнергә тиеш булган [р] авазы югалган. Бүген нинди көн соң, балалар?
Балалар: Космонавтика көне.
Логопед: Безнең [р] авазы да ялгышып космоска очып киткән, безгә аны табарга кирәк, юкса шөгылебез килеп чыкмас. Балалар, космоска нәрсә белән очып була?
Балалар: ракета белән.
Логопед: Әйдәгез ракетага утырыйк та, без дә [р] авазы артыннан кузгалыйк. Без килеп төшкән планета – Марс. (Балаларның бу планета турындагы белемнәрен ачыклау). Бу планетада бөтен нәрсә дә башка, балалар, хәтта ком да башка икән. (Космик ком белән таныштыру, комда кул белән хәрәкәтләр башкарып артикуляцион гимнастика ясау): Яшәгән ди булган ди бер әби белән бабай
Булган ди аларның оныклары:
Кайберләре бик симез,
Кайберләре бик ябык булган ди.
Алар әби белән бабайга кунакка килгәннәр
Әби кабартма пешерергә камыр баскан.
Менә болай баскан ди,
Менә шулай баскан ди.
Кабартмалар кабарган...
Менә шулай кабарган,
Менә болай кабарган...
Оныклар бик тиз ашап бетергән!
Логопед: Безнең икенче тукталышыбыз Нептун планетасы, анда “Авазлар шәһәре” урнашкан. ([р] авазының әйтелешен ачыклау, нинди урамда яшәгәнен әйтү, авазга тулы характеристика бирү). Киләсе планетага юл бик ерак, без анда бары тик шушы төсле түгәрәкләргә басып кына бара алачакбыз, һәр адымга [р] авазы кергән иҗек әйтеп атлыйбыз: ра-ру-ри-ро-ру.
Балалар парталар артына утыралар, аларга [р] авазы кергән рәсемнәр таратыла,балалар аларны төсле ком белән бизиләр, нәрсә ясаганнарын тулы җөмләләр белән әйтәләр.
Балалар:Мин ракета рәсемен бизәдем.
Мин роза рәсемен бизәдем.
Мин карбыз рәсемен бизәдем.
Мин ромашка рәсемен бизәдем.
Мин помидор рәсемен бизәдем.


Логопед: Магнитофон кабызыла, анда алдан әзерләнгән инопланетян тавышы яңгырый: “Сигнал сос, сигнал сос!!! Зинхар булышыгыз, безнең планетабызга куркыныч яный...Рәсемнәр астындагы схемалар буталган, зинхар булышыгыз, булышыгыз...” ( Балалар картиналар астында төсле фишкалар белән схемалар төзиләр).
Логопед: Балалар, без [р] авазын эзләп таптык, инде кабат Җир планетасына кайтырга кирәк. Ләкин безнең ракетабыз кабыниый, ул эшләсен өчен безгә сүзләрдә [р] авазының урынын дөрес билгеләргә кирәк. (Магнит тактасында эш. Ракета рәсеме эленә, балалар ракетаның тәрәзәләренә авазның урынын туры китереп ябыштыралар) .
Ракета кабына, балалар түгәрәк ясап басалар, күзләрен йомалар р-рр-р-р авазын әйтеп җиргә “төшәләр”.
Эш песоклы планшет янында дәвам итә. Балалар күргәннәрен комда төшереләр, белемнәрен ачыклау буенча эш алып барыла.
Йомгаклау.