- Главная
- →
- Занятия с детьми
- →
- Әби-бабайларны хөрмәт итү: Мәктәпкә әзерлек төркемендә интеграль шөгыль
- →
Әби-бабайларны хөрмәт итү: Мәктәпкә әзерлек төркемендә интеграль шөгыль
Бу документта балалар белән үткәрелгән кызыклы интеграль шөгыль турында сүз бара. Тәрбиячеләр, шөгыль вакытында, әби-бабайларның кадерле кешеләр булуын балаларга җиткерәләр. Әти-әниләр, әби-бабайлар – безнең тормышта иң якын, газиз кешеләрдер. Дәресләрдә халык уеннары, шигырьләр һәм аудиоязмалар кулланыла, бу исә шөгыльнең кызыклы һәм файдалы булуына ярдәм итә.
Шөгыльнең максаты – балаларда әби-бабайларга хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләү. Тәрбияче балаларга, әби-бабайларыбызның ничек кадерле булуы, аларның тормышы, булган традицияләр турында сөйли. Шулай ук, балаларның әби-бабайларына ярдәм итү, аларның рәхмәтләрен ишетүләренең ни кадәр мөһим икәнлеге ачыклана. Кулланылган материаллар шушы максатка юнәлтелә, алар актив шөгыльләр формасында үткәрелә.
Шөгыль барышында балалар традицион татар уеннары уйный, шул тәртиптә күңелләре күтәрелә, һәм милләтебезнең тарихына, мәдәниятенә якынлаша. Тәрбияче тарафыннан тәкъдим ителгән интерактив һәм күңелле активлыклар балаларның кызыксынуны уята. Балалар әби-бабайларының тормыш рәвешен, аларның милли киемнәрен, көнкүреш әйберләрен өйрәнәләр. Мәсәлән, сандыкның эчендәге сөлгеләр, читекләр турында сөйләшү, татар халкының үткәндәге тормышын аңларга ярдәм итә.
Балалар дәрес ахырында дәү әниләренең алар турында уйлаганын, ихтирам белән сөйләшкәнен искә алалар. Тәрбияче, балаларның хәтерләрендә калырлык моментлар булдыру өчен, шөгыльнең иң кызыклы мизгелләрен күтәреп чыга. Бу шөгыль балаларның ихтыяҗларына җавап бирә, аларга белем арта, һәм күңелле вакыт үткәрәләр.
Конспект: «Әби-бабайларны хөрмәтлик!»
Мәктәпкә әзерлек төркемендә интеграль шөгыль.
Төзүче: Сабирова Г.М.
Дәреснең максаты:
– зурларга карата хөрмәт тәрбияләү;
– куелган сорауларга тулы җөмләләр белән җавап бирү осталыгын үстерү;
– әби-бабайларның кадерле кешеләр булуын төшендерү.
Дәрестә кулланылган материал: шигырьләр, аудиоязмалар, татар халык уеннары.
Әзерлек эшләре: сандык әзерләү, милли киемнәр туплау.
Эшчәнлек барышы
Тәрбияче: Балалар, без сезнең белән иң кадерле булган кешеләребез, әти – әниләребне бик яратабыз, шулай бит.. Ә менә бүгенге шөгылебездә аларның әти-әниләре турында сөйләшербез. Әби-бабасы булган кешенең нинди бәхетле икәнен һәр бала белә. Әбием! Бабам! Нинди матур яңгырый бу сүзләр! Бу сүзләр, “әни”, “әти” дигән сүз кебек үк якын һәм кадерле. Әби -бабайларны хөрмәт итәргә, яратырга, кадерләргә кирәк.
Тәрбияче:Балалар, мин сезнен янга буген буш кул белән килмәдем. Дәү әнием сезнен янга киләсен белгәч менә шушы сандыгын биреп җибәрде, аның эчендәге гасырлар буе сакланып килгән сер белән сезне дә таныштырырга кушты.
Тәрбияче: Балалар, сандыкны ачып караганчы, әйдәгез бер күңел ачып алыйк әле.
ҖЫРЛЫ БИЮЛЕ “Түбәтәй” уены.
Тәрбияче: Бусандык – тормыш чынбарлыгын, күп серләрне үзенә сыйдырган тарих ул. Анда татар халкының эшчәнлеге дә, осталыгы да, уңганлыгы да; әби – бабаларыбызның, әти- әниләребезнең күңел серләре дә, шатлыгы да, кайгылары да тупланган. Әнә шундый хәзинәне саклый торган узган гасыр сандыгы ул”.
Тәрбияче: Карагыз әле, нәрсәләр болар?
Балалар:Түбәтәйләр һәм яулыклар.
Малайлар түбәтәй киеп, кызлар яулыкларын бәйләп басалар.
Тәрбияче:Балалар, татар егетләре һәм кызлары әнә шулай матур итеп киенеп су буйларына, болыннарга уенга төшкәннәр, уйнаганнар, күңел ачканнар. Гармун тавышы кичке авыл өстендә яңгырап торган. Бу киемнәрне киеп эшкә йөргәннәр, урак урганнар (сандыктан бала итәкле күлмәк, чигелгән алъяпкыч алып күрсәтелә).Балалар, әйдәгез әле, “Йөзек салыш” уенын уйнап алыйк әле .
“Йөзек салыш” уены уйнала.
Тәрбияче:Балалар, сезнең чиккән сөлгеләр күргәнегез бармы?
Балалар:Әйе.
Сандыктан сөлгеләр күрсәтелә.
Тәрбияче: Карагыз әле, нинди матур сөлгеләр! Чигелгән сөлгеләр, сезнең әбиләрегезнең гомер юлдашлары булганнар. Аларны сабантуй бәйрәмендә җиңгән атларның ялларына бәйләгәннәр, өйләрне бизәгәннәр.Безнең әбиләребез элек-электән кич утырып сөлгеләр чиккәннәр.Ул сөлгеләрне алар бирнә итеп сандыкларда саклаганнар, дусларына, туганнарына бүләк иткәннәр.
Сандыктан читекләр, алъяпкычлар күрсәтелә.
Тәрбияче: Ай, нинди матур читекләр, карагыз әле, кызлар, карагыз! Борынгы бабаларыбыз – Идел буе болгарлары йомшак күннән затлы киемнәр тегүнең, күнне сәнгатьчә эшкәртүнең чын осталары булганнар. Халкыбызның бизәкләп чигелгән сафьян читекләре, башмаклары үткән гасырда ук дөнья базарында дан тоткан. Күпме гүзәл әйберләр!.. һәркайсы затлы, асыл, зиннәтле.
Тәрбияче:Әйдәгез, балалар, әбиләребезнен йоласын дәвам итеп, без дә алъяпкычларһәмчитекләр бизәп карыйк.
“Киемне бизә” дидактик уены уйнатыла. (аппликация)
(Балаларның эшләре анализировать ителә)
Тәрбияче:Сандыкның төбе дә, сере дә тирән икән. Хәзер генә төбенә төшеп җитеп аның серен ачып бетереп булмас. Анда бит әле сез яшисе тормыш, сезнең балаларагызның, оныкларыгызның сере дә ята. Әйдәгез, инде чыгарган хәзинәләребезне сандыкка кире тутырыйк.(әйберләрне тутырып куялар)
Тәрбияче: Без менә бу конвертны ачырга онытканбыз. Ачып укыйк әле.
(Тәрбияче укыган рәвеш китерә)
Тәрбияче:Балалар, ә дәү әнинең сезнең белемнәрегезне тикшереп карыйсы килгән. Әйдәгез, сорауларга җавап бирик әле:
– Безнең өчен бик якын, газиз кешеләр кемнәр алар?
– Кем әти-әнине карап үстергән?
– Әби-бабай дип кенә түгел, тагын нинди ягымлы сүзләр белән эндәшәбез?
– Сез читтә яшәгән әби-бабаларыгызның хәлләрен ничек беләсез?
– Алар нинди эшләр башкара?
– Әби- бабайларыгызга ничек булышасыз?
Тәрбияче:Менә, балалар, шөгылебез дә ахрына җитте. Сезгә ошадымы?
Марат, сиңа нәрсә бик нык ошады? Син өйгә кайткач кемгә сөйләп/ эшләп күрсәтәсен аны.....
Балалар, шөгелебез сезгә ошагач мин бик шат. Безгә шундый бай серле сандык калдырган өчен дәү әниебезгә рәхмәт әйтеп “ДӘҮ ӘНИЕМ” җырын тынлап китик әле.
“Дәү әнием” җырын тыңлау.