Портфолио воспитателя детского сада
  1. Главная
  2. Занятия с детьми
  3. Һөнәрләр дөньясы: Балаларга һөнәрләр турында аңлату

Һөнәрләр дөньясы: Балаларга һөнәрләр турында аңлату

Абдуллина Венера Абдулхаевна
Абдуллина Венера Абдулхаевна
DOC
163
2

Бу документ балалар бакчасында үткәрелә торган дәрестең планын һәм барышын тасвирлый. Дәреснең төп максаты – балаларга һөнәрләрне таныштыру, аларның сүз байлыгын арттыру һәм «Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс» мәкален өйрәнү. Тәрбияче дәрес барышында уеннар, рәсемнәр һәм шигырьләрне кулланып, балаларны актив катнашырга һәм тыңларга рухландыра.

Дәресте укучылар аваз юллары аша башлап җибәрәләр һәм шуннан соң төркемдә шөгыльләнәләр. Тәрбияче җәмгыятьтә нинди һөнәрләр барлыгын сорап, балалардан җаваплар ала. Дәреснең бу этапында балалар үзләренең әти-әниләре, туганнары һәм танышларының профессияләре турында сөйләшәләр. Шулай ук, хәрәкәтле уеннар аша, балалар нинди һөнәрләр икәнен чамалый алалар.

Дәреснең практик өлеше барышында балалар бер-берсенә төрле һөнәр иясен күрсәтә һәм рәсемнәр ярдәмендә бу һөнәрләрне танып алалар. Операцияләр һәм аңлатмалар бәяләнә, бу балаларның сүз байлыгын арттыру, логик фикерләү сәләтен үстерүгә ярдәм итә. Тәрбияче, шушы гамәлләр ярдәмендә балаларда старт хисен уята.

Һөнәр ияләрен танып белгәннән соң, балалар аңлаешлы, структуралы һәм җанлы итеп, үзләре теләгән һөнәрләр турында шигырь сөйләү өчен әзерләнәләр. Бу процесс аларның иҗади сәләтләрен үстерә һәм нәтиҗәдә, һәр бала үзенең хыялына, булачак һөнәренә ихтирам белән карый яки шушы юнәлештә тырышырга омтыла.

Предпросмотр

                                 Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс.
 
                                         ( мәктәпкә әзерлек татар төркемнәре өчен)
 
                                                                                           Казан шәһәре Киров районы
                                                                                           350 нче балалар бакчасы тәрбиячесе
                                                                                           Абдуллина Венера Гәптелхәй кызы.
 
Максат: Сүз байлыгын арттыру һәм активлаштыру һөнәр, хезмәт, эш турында мәкальләр өйрәнү. Нинди һөнә ияләре барлыгын белү, истә калдыру. Кем нәрсә эшли? Соравына тулы җавап алу. Балаларда өлкәннәр хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү.
 
Кулланма материал: Туп, рәсемнәр.
Алдан үткәрелгән эш: Шигерьләр өйрәнү. Мәкальләр өйрәнү, “ Кунак каршылау” уенын сәхнәләштерү.
 Шөгель барышы: Балалар кереп утыра.
Тәрбияче:
-         Исәнмесез балалар.
-         Исәнмесез. ( кунаклар белән исәнләшү)
Тәрбияче: Балалар без сезнең белән алдагы дәресләрдә нинди һөнәр ияләре булуы турында сөйләшкән идек. Бүген шуларны искә төшереп алыйк әле.( балалар җавабы)
 Тәрбияче, Укытучы, Табиб, төзүче, кибетче һ.б.
Тәрбияче: Бик дөрес. Ә хәзер мин сезгә сораулар бирәм. Түгәрәккә чыгып басыгыз. ( туп белән уен; тәрбияче 1-2 сүз әйтә, бала шул сүзләр нинди һөнәр ияләре өчен икәнен әйтергә тиеш.
-         Балалар укыта ....... – укытучы.
-         Балалар тәрбияли .... – тәрбияче.
-         Авырулар карый ..... – табиб.
-         Киемнәр тегә ...... – тегүче. Һ.б.
Тәрбияче: Бик яхшы, ә хәзер мин сезгә рәсемнәр таратам, шул рәсемгә карап, кайсы һөнәр иясе өчен булуын әйтегез ( рәсемнәр балалар кулына таратыла)
Китап рәсеме ( бала җавабы) укытучы.
Уенчыклар рәсеме.......Тәрбияче.
Күлмәк рәсеме......тегүче. һ.б.
Тәрбияче: Бик яхшы балалар. Хәзер сез әниләрегезнең кем булып эшләүен, кунак апалрга әйтеп китегез әле.
= Минем әнием тәрбияче.
= Минем әнием укытучы.
= Минем әнием тегүче.
= Минем әнием хуҗабикә.һ.б.
Тәрбияче: Бик яхшы балалар, булдырдыгыз.Без хәзер һөнәр ияләре турында белгән мәкальләребезне искә төшерик.
( Тәрбияче мәкальнең яртысын әйтә, балалар калган яртысын әйтеп бетерәләр)

  1. – Һөнәрле үлмәс....һөнәрсез көн күрмәс.
  2. – Агач җимеше белән........кеше эше белән мактала.
  3. – Эше юкның ...... ашы юк.
  4. - Башланган эш ..... беткән эш.
  5.  –Эш беткәч........ уйнарга ярый.

Тәрбияче: Дөрес, эш беткәч уйнарга ярый. Хәзер без сезнең белән интервью алу уены уйнап алабыз. Һөнәрләр турында сөйләшкәч миңа Регина үзенең телевизордан диктор буласы килүен әйтте.
Регина: Әйе, минм диктор буласым килә. ( кулына микрафон ала)
Саша: Бик яхшы. Ә мин оператор булам.( кулына видеокамера ала)
Регина: - Саша, әнә теге кешеләрдән интервью алыйк әле.( залдагы балаларга мөрәҗәгать итәләр)
-         Исәнмесез. Сез кем булып эшлисез?
-         Исәнмесез. Мин һөнәрем буенча табиб.( табиб булып киенгән бала шигерь сөйли)
Ак халатым көндә өскә киеп.
Терелтәмен бөтен кешене.
Сәламәтлек телим барыгызга,
Бик яратам дуслар эшемне.
Дару гына түгел дәвалаучы
Кеше җанлы булырга кирәк.
Дару булышмаган урыннарда,
Шәфкатъ туташлары зур терәк.
 
( Табиб янына бер бала керә, ул тәрбияче)
Табиб: Исәнмесез, узыгыз, утырыгыз. Кайсы җирегез авырта. ( табиб авыруны карый)
-         Исәнмесез. Башым авырта, йөрәгем чәнчеп тора.
Табиб: Эшегез авырдыр, сез кем булып эшлисез.
Тәрбияче бала: - Әйе шул, эшем авыр, ләкин кешеләргә бик кирәк. Мин тәрбияче Булып эшлим, балалар тәрбиялим.( шигерь сөйли)
 
-         Тәрбияче – беләсезме кем ул?
Җанын, күңелен биреп эшләүче,
Аналардай, йөрәк җылысы белән,
Балаларны назлап сөюче.
Сөйлим аның сезгә нечкәлеген,
Аңлар аны бала сөйгәннәр.
Аларны мин сагынып эшкә киләм
Аңлар аны мине белгәннәр.
 
Регина: Саша, әйдәле тегендәрәк барыйк. Анда кемнәр бар икән?
-         Исәнмесез. ә сез кем булып эшлисез?
-         Исәнмесез. Мин һөнәрем буенча төзүче. ( төзүче булып киенгән бала шигерь сөйли)
 
Мин буламын төзүче,
Матур йортлар төзүче.
Мин салган яңа йортларда
Балкып торалар утлар.
Шәһәремнең иркен урамнарын,
Матурлыйсы килә тагында
Үсә Казан һаман матурлана,
Балкып тора һәрбер ташы да.
 
Төзүче:
-         Мин төзегән йортлар бик биек, матур, чиста, иркен. Йортлар белән бергә, мин мәктәпләр, балалар бакчалары, шифаханәләр, кибетләр төзим.
( икенче бер бала)
-         Ә мин шул кибеттә сатучы булып эшлим. ( сатучы булып киенгән бала шигерь сөйли)
Сатучы булып эшлим мин,
Матур кибеттә
Ниләр генә юк анда
Бар ак күмәчтә, сөттә.
Әйбер ала күп кеше,
Олысы һәм кечесе.
Һәммәсе мактап китә,
Бар кеше хөрмәт итә.
( сатучы һәм сатып алучы арасында диолог, өстәлгә кибет уены куела.)
Сатучы яшелчәләр сата.
-         Исәнмесез.
-         Исәнмесез.
-         Сезгә нәрсә кирәк?
-         Миңа яшелчәләр кирәк иде.
-         Рәхим итеп сайлагыз.
-         Кыяр, кишер, кәбестә, суган, бәрәңге ...... һ.б.лар.
( сатучы счетта саный)
Сатып алучы: Кәбестә ничә сум тора?
Кибетче: Ун сум.
Сатуп алучы, кибетченең кулына акча биргән кебек саный; 1.2.3.4.5.6.....
Башка яшелчәләрне дә шулай сатып алалар.
Кибетче: Бу кадәр яшелчә сезгә нигә?
Сатып алучы: Мин ашханәдә пешекче булып эшлим.( пешекче булып киенгән бала шигырь сөйли)
Мин пешергән барлык тәм – томнарда
Утыралар табын түрендә,
Тәмле булсын диеп янып – көеп,
Пешекчеләр йөри һәр көндә.
Ипекәйне сез күрегез әле
Алсуланып тора һәр ягы.
“ Икмәк бар нәрсәдән олы” диләр,
Бу дөрес сүз белегез аны.
Регина: Әйе, бик дөрес сүзләр.
( диктор булган бала шигырь сөйли)
Күпме кеше булса җир йөзендә,
Шул кадәрле һөнәр дөньяда.
Барысыда кирәк, зур хөрмәткә лаек,
Тынычлыклар булып торганда.
Эшкә биреп бөтен көчегезне,
Алны – ялны белми эшлисез.
Шуның өчен сезгә бик зур рәхмәт,
Бик мактаулы һәрбер эшегез.
“ Күрсәт әле үскәнем” дигән уен уйнала.
Тәрбияче: - Күрсәт әле үскәнем, ничек токмач кисәләр?
Менә шулай, менә шулай, шулай токмач кисәләр.
( балалар хәрәкәт белән күрсәтәләр)
-         Ничек кирпеч салалар?
-         Ничек ашлык уралар? Һ.б. лар.
   (уен вакытында ике бала әби белән бабай булып киенеп керәләр, уртада әзерләп куелган чәй табынына чәй эчәргә утыралар, алар арасында диолог)
-         Әйдәле, бабай менә шикәр белән эч. ( ишек шакыйлар Әби барып ача)
-         Әй, бабай, балалар кайтты бит.
-         Бик яхшы, бик яхшы булган, укып бетереп кайтулары дыр Алла боерса.
-         Бабай, кара әле, алар кем булырга укыдылар әле?
-         Кем белсен аларныкын, әйдә үзләре сөйләп күрсәтерләр әле. ( балалар керәләр, берсе тәрбияче, икенчесе укытучы булырга укып кайтканнар)
Укытучы булырга укыган бала:
 
Кечкенәдән дус кызларны тезеп,
Өйрәнә идек саннар.
Мин билгеле гел “ укытучы”
Ашты тормышка, минем хыяллар.
Менә Бабай Минем диплом,
Синең дә көч бар ионда.
Син өйрәттең безне һәрчак,
Үз эшеңә тугры булырга.
Эшебезне бик тә яратабыз,
Бала чактан сеңгән ул канга,
Сез бит безгә үрнәк идегез,
Хөрмәткә лаек һәрбер һөнәр дидегез.
Бабай: Бик яхшы кызым, бик яхшы( Бабай баланың башыннан сыйпап куя)
Тәрбияче булырга әзерләнгән бала:
 
Минем Бабай, хыялларым
Тәрбияче булу гына,
Минем хезмәтем бирсен иде,
Һәркемгә җылы гына.
Хәерле юл теләп озаттыгыз,
Безне уку йортына,
Менә кайттык, сезнең янга
Сөенеп каршы алыгыз.
Тәрбияче булу иде хыял
Хыяллар ашты чынга,
Нәни балалар тәрбиялим.
Бала үсүен күзлим.
Уен белән өйрәнәбез,
Төшенәбез дөнья серенә
Тәртипле дә акыллы да,
Балалар бөтен җирдә.
( Әби балаларның аркасыннан сыйпап куя)
Тәрбияче: Булды балалар, бик яхшы аңлаешлы итеп кунак апаларга һәрбер һөнәр турында чыгыш ясадыгыз. Сезгә зур рәхмәт. Хәзер мине тыңлагыз инде.
 
-         Туган илнең кочагында
Үскәнеңне бел, балам.
Һәркайда да ишек ачык,
Һәм якты синең юлың.
Җир бораула – нефтьче бул,
Шахтерлар да мактала,
Оста ташчы да бик кирәк, -
Ул матур йортлар сала,
Очучы бул, диңгезче бул,
Корыч кой, тимерче бул
Тепловозлар йөрт еракка
Йә бик шәп игенче бул
Алма бакчалары үстер,
Эшлә син тракторда
Туган халкыңа хезмәт ит
Заводта яки кырда.
 
Тәрбияче: Шушының белән шөгелебез тәмам, саубулыгыз.
Кулланган әдәбият: “ Иң матур сүз” Резедә Вәлиева “Күлмәк тектем” 90 бит.
Мәгариф.2001 нче ел 5нче сан. Сания сәйфуллина шигере.” Тәрбияче” 32 нче бит.
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
                                                                          Казан шәһәре Киров районы
                                                                          350 нче балалар бакчасы тәрбиячесе
                                                                          Абдуллина Венера Гәптелхәй кызы.
 
        Тәрбиячем.
 
 
Тәрбияче, бала тәрбияли,
Кызганмыйча күңел җылысын.
Тик, аларда була, диеп уйлыйм
Йөрәкләрнең иң – иң олысы.
 
Балаларга акыл, тәрбияне
Йөрәгеннән алып тарата.
Аналардай йөрәк җылысы белән,
Һәр баланы шулай ярата.
 
Бала күңеле ап – ак кәгазь диләр
Яза күрмә ялгыш сүзләрне
Күңелең дә, кылган гамәлеңдә
Яктыртсын тик изге эшләрне.
 
Балаларны өйрәтү, ул уен түгел,
Авырлыклар очрый юллар да.
Тәрбиячем! Бирешмә син бердә,
Бар уйларың булсын балада.
 
Уйный, уйный үсә бәләкәчләр,
Күзләрендә балкый ай, кояш
Авыр чакта сезгә елышалар,

Бала көтә, ягымлы караш.
 
Кайберсенә бәлки җитми ана назы,
-         Эшем кала, - диеп торма син.
Башларыннан сыйпа, ягымлы бул,
Киләчәкнең, алар тоткасы.