Исәнме алтын көз!
Праздник «Исәнме алтын көз!» в детском саду «Тургай» - это уникальная возможность для детей познакомиться с татарскими традициями и культурой. На празднике ребята смогут не только развлекаться, но и расширить свои знания о национальных праздниках. Осень - время сбора урожая, и мы с детьми обсуждаем, как Татарстан отмечает эту пору года, сохраняя при этом свои народные обычаи. Праздник начинается с приветствия и знакомства детей с Алтын көз, символом осени, который приносит радость и изобилие.
Детей ждут игры, песни и танцы, которые помогут создать теплую и дружелюбную атмосферу. Мы активно вовлекаем и родителей, которые приглашаются на праздник, чтобы вместе отпраздновать это замечательное событие. Также дети изучают стихи и песни о природе, которые позволяют им лучше понять красоту осеннего времени. Во время праздника проводятся мастер-классы по изготовлению осенних поделок, где дети могут проявить свою креативность и фантазию.
На празднике среди детей будет много интересных конкурсов, которые развивают командный дух и взаимопомощь. Например, они будут собирать «урожай» из игрушечных овощей и фруктов, а затем рассказывать о том, как они выглядят и для чего они нужны. Это не только развивает их творческие способности, но и воспитывает любовь к природе и своему народу. Кроме того, каждое выступление и номер будут подготовлены с участием родителей, что создаст атмосферу праздника как для детей, так и для взрослых.
МБМББО“Шөгер гомумүстерешле балалар бакчасы “Тургай”
“ЛМР” МБ ТР
Тема:“Исәнме алтын көз!”
(мәктәпкә әзерлек төркеме)
Максат: Татар халкының милли бәйрәме “Алтын көз” турында балаларның белемнәрен киңәйтү. Милли горурлык хисләре тәрбияләү.
Бурычлар:
бәйрәмдә катнашасы килү теләге булдыру, иптәшләренең чыгышларын дикъкать белән карарга һәм тыңларга өйрәтү;
бәйрәм мөхите булдыру, балаларда күтәренке кәеф тудыру;
матур әдәбият һәм фольклор әсәрләрен сәнгатьле итеп башкарырга өйрәтү.
Бәйрәмне әзерләде:
1 категорияле татар
теле тәрбиячесе
Кашипова Р.Н.
Музыка җитәкчесе:
Ахметова М.К.
2017 ел октябрь
Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен
Алтын көз бәйрәме
Җиһазлар: уеннар өчен кирәк- яраклар, кулъяулык, ачкыч. кәрзин күчтәнәчләр, бүләкләр.
Алдан әзерлек эше: Җырлар, шигырьләр, җырлы-биюле, сүзле уеннар өйрәнү. Әти-әниләрне, әби- бабайларны кунакка чакыру.
Бәйрәм барышы: зал көзге табигатьне чагылдырып бизәлгән: ясалма агачлар, төсле яфраклар, яшелчә муляжлары
(Балалар кулларына яфрак тотып дүрт рәткә тезелеп басалар)
Алып баручы:
Хәерле көн, балалар, , әти-әниләр, килгән кунаклар! Сезнең барыгызны да Алтын көз бәйрәме белән котлыйбыз.Кешеләр бу бәйрәмне җәй үтеп, бакчаларда җиләк-җимешләр җыелгач, кырларда барлык икмәкләр урыннарына урнаштырылгач үткәргәннәр. Без дә бүген төрле уеннар уйнап, җырлап, Алтын көзне каршы алырбыз.
Килә шаулы, алтын матур көзем
Оча яфрак, исә көзге җил.
Табигатең бигрәк сокландыргыч,
Хуш киләсең, көзем, әйдә кил.
1бала:
Вам осенние листочки
Я на память подарю,
Покружиться с ними в вальсе
Всех гостей я приглашу.(Самир)
2 бала:
Рәхим итегез
Көзге бәйрәмгә.
Яфраклар тотып,
Бер биик әйдә. (Айрат)
3 бала:
Этим танцем начинаем
Золотой осенний бал.
Начинаем, открываем
Наш веселый карнавал!(Дима. Г)
“Яфракларбиюе”
4 бала:
Все сюда скорей спешите,
Собирайтесь в этот зал,
Если видеть вы хотите,
Золотой осенний бал.(Дима П.)
5бала:
Көз ашыга агачларга
Үз бизәген салырга
Урманнарны, болыннарны
Буяп китә сарыга.(Лиана)
6 бала:
Көз килде.Үләннәр
Саргайды, шиңде.
Сап-сары яфраклар
Җиргә сибелде. (Айгөл)
7 бала:
Яфракларын коя-коя,
Бакчабызга килде көз.
Алтын сары яфракларны
Кулыбызга җыйдык без. (Азалия)
Җыр “Яфрак бәйрәме”
1.Яңгыр түгел, кар да түгел,
Яфраклар ява җиргә.
Көз турында җырлыйк әле-
Кушыл син яңа җырга.
Кушымта:
Сары, сары, сап-сары
Агачның яфраклары.
Җил исә, ява яфрак-
Көзнең матур чаклары
2.Оча яфрак, уйный яфрак,
Һавларда әйләнеп.
Бүген, бүген, бүген, бүген
Яфракларның бәйрәме.(Балалар яфракларны урыннарына куялар)
8 бала:
Опустел скворечник –
Улетели птицы,
Листьям на деревьях
Тоже не сидится.
Целый день сегодня
Всё летят, летят...
Видно, тоже в Африку
Улететь хотят. (Тимур)
9 бала:
Алтын яфраклар очалар,
Безнең башларга тиеп.
Саубуллаша кыр казлары,
Язын кайтырбыз диеп.(Айзилә)
Җыр “ Көзге моң”
1.Салкын булып көз җилләре
Исә башлады.
Торналар һәм кыр казлары
Китә башлады
Кушымта:
Кыйгак-кыйгак!
Кыйгак-кыйгак!
Китә башлады
2. Яңгыр елый алар китсә,
Моңсу була дип.
К-та:Тып-тып, тып-тып,
Кушымта:
Тып-тып, тып-тып,
Моңсу була дип
Моңсу була дип
(Балалар урыннарына утыралар. Убырлы карчык керә. Җеп белән урап бәйләнгән Алтын көзне алып килә)
Убырлы карчык: Килми генә торсын әле көз! Менә Алтын көзне алып китеп, үземнең өемә бикләп куям. Миңа да бәйрәм кирәк. Минем өемә көз китерсен, байлык китерсен!
Алтын көз: Юк – юк, җибәр мине, Убырлы, мин бикләнеп яши алмыйм. Мин кешеләрне бик, бик яратам. Балаларга көз китерәсем, көзге муллык өләшәсем бар.
Убырлы карчык: Ә – ә – ә, балаларны яратасың, ә мине яратмыйсыңмы?
Алтын көз: Әйбәт булсаң, явызлыклар кылмасаң, сине дә яратырмын, сиңа да мул уңышлар алып килермен.
Убырлы карчык: Миңа да мул уңышлар алып килерсеңме?Андый рәхәтлекләрне башкалар белән бүлешеп булмый инде. Әйдә, үземә генә алып килерсең андый көннәрне. Менә мин сине шушы ачкыч белән өемдә бикләп тотармын (ачкыч күрсәтә). Кулъяулыгыма яхшылап төенләп куйыйм әле(ачкычны кулъяулыкка төенләп , кесәсенә салганда төенле кулъяулык төшеп кала.Убырлы Алтын көзне алып чыгып китә).
Алып баручы: Балалар, нишлибез инде? Алтын көздән башка көз дә килми,мул уңыш та булмый бит. (Аптырап йөргәндә, төенләнгән кулъяулыкны табып ала. Чишеп ачкычын алмакчы була, чишелми. Кулъяулык “Телгә килә”)
Кулъяулык: Юк, мин гади яулык түгел, бик тиз генә чишелмим. Мине чишәсегез килсә, җырлап – биеп, уйнап көлеп күңелемне күрегез. Шартымны үтәсәгез, бәлки чишелермен – ачкычлы булырсыз.
Алып баручы: Кулъяулыкның да шарты бар икән, Убырлы карчыкныкы шул булыр инде ул! Балалар,әйдәгез әле, кулъяулыкның шартларын тыңлап китик.
Кулъяулык:Беренче шартымны тыңлагыз: Алтын көз килсен өчен башта үзегез белән таныштырыгыз, аннан тәмле сүзләр әйтегез!
Алып баручы: Балалар, әйдәгез үзебез турында сөйлик әле. (Балалар түгәрәк ясап басалар, күмәк сөйлиләр) Минем исемем..... Миңа 6 яшь. Мин Шөгер авылында яшим. Тургай балалар бакчасына йөрим.
Балалар без бит күп матур сүзләр дә беләбез. Әйдәгез “Кулъяулык биреш” уенын уйнап, тәмле сүзләр әйтәбез. (Балалар түгәрәккә басалар Көй астында бер-берләренә кулъяулык бирәләр.Көй туктагач кем кулында кулъяулык калса, шул тәмле сүз әйтергә тиеш. Мәсәлән: “Исәнме”. Аннан бу сүзне барлык балалар да кабатлап әйтәләр)
Уен “Кулъяулык биреш”
Алып баручы:(чишеп карый, чишелми)Балалар, безнең кулъяулыгыбыз чишелми. Кулъяулыкның тагын шарты бар. Әйдәгез тыңлап карыйк.
Кулъяулык: Алдагы шартым мондый: биеп күрсәтегез.
Алып баручы: Кулъяулык, безнең кызларыбыз хәзер бик матур итеп зонтиклар белән биеп күрсәтерләр.
Зонтиклар белән бию
Алып баручы: (Кулъяулыкны чишеп карый, чишелми) Әйдәгез кулъяулыкның тагын шартын тыңлыйк.
Кулъяулык:Алдагы шартымны тыңлагыз. Көз турында сөйләгез.Көз көне нинди яшелчәләр җыялар? Алар турында бармак уенын уйнап күрсәтегез.
(Балалар урыннарында утыралар)
Алып баручы: Балалар, бу шартны да без үти алабыз. Мин көз турында җөмлә башлыйм, ә сез дәвам итегез. Алтын ...... көз килде. Яфраклар......кызыл, сары, матур. Яңгыр.....ява. Бакчада ...... яшелчәләр үсә. Мин.....көзне яратам. Ягез әле әйтегез, көз көне нинди яшелчәләр өлгерә?
Балалар:Кыяр, помидор, суган, кәбестә, бәрәңге, сарымсак, борыч, чөгендер....(Интерактив тактада слайдлар ярдәмендә)
Алып баручы:Бик дөрес.Ә хәзер яшелчәләр турында бармак уенын да уйнап алыйк.
Бармак уены:
Кыяр өлгерә,
Борыч кызара,
Кәбестә үсә,
Помидор пешә.
Суган, сарымсак әзер-
Тик җыеп кына өлгер.
Алып баручы: Булдырдыгыз балалар. Кулъяулыкны чишеп карыйк әле.(чишә, чишелми). Булмый бит әле балалар. Тагын кулъяулык нинди эш бирер икән безгә, тыңлап карыйк әле.
Кулъяулык:Яшелчәләрне җыйдыгыз. Хәзер бу яшелчәләрдән тәмле генә итеп салат ясагыз!
Алып баручы: Анысын да без булдырабыз. Шулай бит, балалар! Әйдәгез тәмле генә итеп салат ясыйбыз.(Урындык кырыйларына басалар. Интерактив тактада салат ясау сүзләренә туры килгән рәсемнәр чыга)
Сүзле уен: “Салат ясыйбыз”
Ярдәм көтеп тормыйбыз,
Яшелчәләр турыйбыз.
Чиста итеп юабыз,
Без кәбестә турыйбыз.
Бераз кишер кырабыз,
Ваклап суган турыйбыз,
Тозлап,майлап алабыз,
Яхшылап болгатабыз,
Бигрәк тәмле,ашагыз!(интерактив тактада сүзләргә туры килгән слайдлар чыга)
Алып баручы: Бик әйбәт балалар. Бик оста итеп тәмле салат та ясап куйдык. Куъяулыкны чишеп карыйк инде, чишелер микән? (чишеп карый, чишелми) Балалар, чишелми бит әле бу яулык һаман, нишләргә инде!?
Кулъяулык:Тагын бершартымны үтәсәгез бәлки төенем чишелер дә. Шартымны тыңлагыз. Көз турында бер бик матур җыр җырлап күрсәтегез.
Алып баручы: Без бу шартны да булдырабыз, шулай бит балалар!? Әйдәгез бергәләп “Бар матур бакча” җырын җырлыйбыз.
Җыр: “Бар матур бакча”CDпроект “Уйный-уйный үсәбез” №11 (Балалар бәрәңге, суган, кыяр битлекләре кияләр)
Алып баручы: ( җыр беткәч балалар урыннарына утыралар) Әйдәгез инде кулъяулыкның төенен чишеп карыйк(яулык чишелә ачкычны алалар).
(Убырлы карчык керә)
Убырлы карчык: Кая югалттым соң шул кулъяулыгымны? Сез күрмәдегезме?
Алып баручы: Күрдек тә, таптык та, инде. Ачкычны да кулга төшердек. Менә!(Күрсәтә)
Убырлы карчык:Минем ачкыч бит ул , бирегез!
Алып баручы: Бирми генә торыйк әле. Менә безнең балалар белән ярышып кара, җиңә алсаң, карап – карарбыз.
“Яшелчәләр җый”(Убырлы карчык балалар белән бергә яшелчә җыя, Убырлы карчык җиңелә)
Алып баручы: Әйдәле Убырлы, син безгә капчык киеп сикереп күрсәт әле, сикерә алсаң ачкычны бирербез. (Убырлы карчык капчыкка кергәч, капчык авызын бәйләп куялар.Ул кычкыра, чыгаруларын таләп итә).
Алып баручы: Менә, Убырлы карчык эләктердек үзеңне! Алтын көзне азат итсәң, без дә сине коткарырбыз.Риза булмасаң, чыгармыйбыз.
Убырлы карчык: (еламсырап) Коткарыгыз гына, җибәрәм Алтын көзне.Үз кулларым белән китереп бирермен.
Алып баручы: Ышанып җибәрәбезме, балалар?
Балалар:Әйе.
Алып баручы: Ярый инде, бар чык. Алып кил Алтын көзне.(Чыгара, ачкычны бирә.Убырлы карчык чыгып Алтын көзне алып керә).
Убырлы карчык: Менә алып килдем- сүземдә тордым (үзе китә).
Алтын көз : Рәхмәт,сез мине явыз карчыктан коткардыгыз.
Мин –Алтын көз. Килдем сезгә.
Көзге байлык кулымда.
Муллык белән байлык телим
Кем очраса юлымда.
Исәнмесез, нәни дусларым!
Алып баручы: Әйдә, Алтын көз, түрдән уз, рәхим ит! Без балалар белән синең килүеңә матур бию дә өйрәндек. Әйдәгез балалар Алтын көзгә үзебезнең биюебезне бүләк итәбез.
Татарча бию
Алтын көз: Бик матур биедегез, рәхмәт балалар!
Алып баручы: Балалар, Алтын көзнең кәрзинендә нәрсәләр бар икән? Әйдәгез сорыйк әле.
Җыр: “Көз һәм балалар җыры” CD проект “Уйный-уйный үсәбез” №36
Балалар:Әйдә, әйдә әйт әле,
Кәрзинеңдә ниләр бар?
Көз: Кәрзинемдә кызыл, сары
Яшел, матур алма бар
Балалар: Әйдә, әйдә әйт әле,
Кәрзинеңдә ниләр бар?
Көз: Кыяр, суган
Кәбестә бар, кишер бар.
Алып баручы: Рәхмәт Алтын көз. Бик матур җырладыгыз.
Алтын көз: Мин дә буш килмәдем- сезгә мул уңыш,җиләк-җимеш, алтын яфраклар, сихәтле яңгырлар алып килдем. Көзге көннәр һәр көнегезне шатлыкка, бәхеткә күмсен. Менә бусы- сезгә бәйрәм күчтәнәче, рәхәтләнеп сыйланыгыз! Балалар, мине башка балалар бакчасында да көтәләр.Саубулыгыз!
(Алмалар салынган кәрзинне бирә. Балалар рәхмәт әйтеп алалар)
Алып баручы:Шуның белән безнең бәйрәмебез тәмам. Бәйрәмдә катнашкан балаларга, тәрбиче апаларга, музыка җитәкчесенә, геройларга, килгән әти-әниләргә зур рәхмәтемне белдерәм. Игътибарыгыз өчен рәхмәт. Саубулыгыз!
12