Портфолио воспитателя детского сада
  1. Главная
  2. Занятия с детьми
  3. Режим моментларында балаларның хәрәкәт активлыгын оештыру

Режим моментларында балаларның хәрәкәт активлыгын оештыру

Каримова Алсу Анасовна
Каримова Алсу Анасовна
DOCX
145
5

Әлеге документта балаларның хәрәкәт активлыгын оештыруның әһәмияте һәм актуальлеге турында сөйләнә. Сәламәт бала – гаилә, җәмгыять һәм киләчәк өчен зур бәхет. Бу проект хәрәкәт активлыгының балалар организмына һәм психикасына уңай йогынтысы, шулай ук балаларның физик үсешенә йогынты ясаучы аспектлары турында мәгълүматлар тәкъдим итә.

Балаларның хәрәкәт активлыгы, бигрәк тә мәктәпкәчә яшьтә, аларның психофизик сәламәтлеген ныгыту һәм формалаштыру өчен мөһим. Системалы физик активлыклар балаларның мозгына, йөрәк-кан тамырлары системасына һәм организмның башка функцияләренә уңай йогынты ясый. Хәрәкәт активлыгының кимүе, киресенчә, сәламәтлеккә начар йогынты ясарга мөмкин. Бала замана увлеченияләре нәтиҗәсендә озак вакытлар телевизор каршында утыра, телефонда уйнарга күбрәк вакыт уздыра, бу хәл исә хәрәкәт активлыгын киметә. Шулар аркасында күп вакыт аксым базасы һәм физик әзерлек түбән дәрәҗәдә кала.

Проектның максатлары арасында балаларның хәрәкәт мөмкинлекләрен өйрәнү, хәрәкәт активлыгының уңай почмакларын үстерү, физкультура шөгыльләрен камилләштерү һәм хәрәкәт активлыгын куллану өчен стандарт булмаган материаллар эшләү входи. Икенче урында – балаларда физик культура ысулларын өйрәнү, хәрәкәт активлыгын ныгыту, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру. Балалар төркемнәре арасында активлык дәрәҗәсен аерып төшеп, аз хәрәкәтләнүчеләр, уртача хәрәкәтләнүчеләр һәм артык актив балалар арасында аерым витаминлаштыру кирәк.

Төрле режим моментларында балаларның хәрәкәт активлыгын оештыру алымнары бик күп. Мәсәлән, иртәнге гимнастика, физминуткалар, сулыш гимнастикасы, күзләр өчен гимнастика, бармак уеннары, хәрәкәтле һәм аз хәрәкәтле уеннар һәм балаларның ирекле хәрәкәт активлыгы кебек мөһим элементлар булдырыла. Хәрәкәт активлыгын оештыру процессында балаларның яшь һәм индивидуаль үзенчәлекләрен истә тотарга кирәк.

Проектның максаты – балаларның физик активлыгын арттыру, хәрәкәтләнү кыйммәтләрен ныгыту, гомум сәламәтлеккә ярдәм итү, һәм, ниһаять, балаларда тормыш өчен кирәкле осталыкларны формалаштыру. Бу ысуллар балаларның психик үсешен стимуллаштыру өчен уңай нәтиҗәләргә ия булачак, һәм шулай ук аларның дөньяны танып белү сәләтләрен арттырачак.

Предпросмотр

Режим моментларында балаларның хәрәкәт активлыгын оештыру.
 
         Проектның актуальлеге.Сәламәт бала – үзе бер бәхет. Гаиләдә әти-әниләр өчен булса, бакчада - тәрбиячеләр, ә мәктәпкә йөри башлауга, укытучылар өчен дә уртак бәхет. Бала организмның барлык системалары һәм функцияләре формулашуның төп һәм кирәкле шарты – хәрәкәт активлыгы. Барыбызга да билгеле һәм күп психолог, медицина хезмәткәрләре тарафыннан расланган факт: системалы рәвештә физик күнегүләр белән шөгыльләнү баш мие эшчәнлеген яхшырта, кәефне күтәртә, йокыны җайлай, аппетитны ача. Барыбызга да билгеле, хәзер балалар күп вакытын телевизор карап, телефонда уйнап уздыра. Ә баланың җитәрлек хәрәкәтләнмәве күп органнарның эшенә тискәре йогынты ясый, бу үсә торган организмда тискәре күренешләр китереп чыгара, йөрәк эшенә, үпкә сулыш юлларының үсешенә зыян салырга мөмкин. Бу чир вакытында матдәләр алмашы  бозыла, вегетатив нерв системасы бозыла, физик эшчәнлек кинәт кими.
Максат:  
1. Балаларның хәрәкәт мөмкинлекләрен, ихтыяҗларын өйрәнү, балалар һәм педагогларның “хәрәкәт активлыгы” турындагы күзаллауларын киңәйтү ;
2. Балаларда җитезлек , хәрәкәтләр ярашуы , чыдамлык кебек сыйфатларны үстерү , сәламәт яшәү рәвеше булдыру;
3. Төркемнәрдә балаларның актив хәрәкәте өчен шартлар тудыру, физкультура почмакларын камилләштерү;
4. Режим моментларында куллану өчен стандарт булмаган материал әзерләү.
 
Көтелгән нәтиҗә.
1.    Балаларда тормыш өчен кирәкле күнекмәләр һәм осталыкны үстерү, хәрәкәтләнү  сыйфатын яхшырту.
2.    Балаларның үз-үзләрен контрольдә тота, үз-үзләренә бәя бирә белүе;
3.    Режим моментларында хәрәкәт активлыгын үстерү нәтиҗәсендә балаларның авыртучанлыгын киметү.
    Хәрәкәт активлыгы буенча балаларны 3 төркемгә бүләргә мөмкин:
1. Аз хәрәкәтләнүче балалар. Алар пассив, бик тиз аручан. Аларга гадәттә башкаларга комачауламас өчен читтәрәк булырга тырышалар.  Мондый балаларда физик күнегүләргә, уеннарга кызыксыну тәрбияләргә кирәк.
2. Уртача хәрәкәтләнүче балалар. Алар көн дәвамында бертигез хәрәкәтләнә, күнегүләрне төгәл, дөрес үти.
3. Артык күп хәрәкәтләнүче балалар. Мондый балалар ның үз-үзен тотышы тотрыклы түгел, бик еш конфликтлы ситуацияләргә эләгәләр,  күп очракта бер максатсыз чабып йөриләр. Безнең күзәтүләр буенча мондый балалар  күнегүләр, шөгыльләр вакытында эшнең асылына төшенеп бетәргә өлгермиләр, дөрес, җиренә җиткереп эшләмиләр. Мондый балалар белән күбрәк тынычландыручы күнегүләр эшләргә, төгәл башкарырга өйрәтергә кирәк.
         Димәк, хәрәкәт активлыгын оештырганда балаларның яшь һәм индивидуаль үзенчәлекләрен истә тотарга кирәк.
Балалар бакчасында балаларның хәрәкәт режимы 3 блоктан тора:
1. Махсус оештырылган шөгыльләр;
2. Режим моментларында өлкәннәр һәм балаларның уртак эшчәнлеге;
3. Балаларның ирекле хәрәкәт активлыгы.
 Мәктәпкәчә тәрбия бирү тармакларында баланың физик яктан әзерлеге физкультура дәресләрендә генә түгел, ә башка төр шөгыльләрдә дә, хәрәкәтле уеннарда, ягъни режим моментларында, шулай ук  гомуми үткәрелә торган спорт бәйрәмнәрендә тормышка ашырыла.
Режим моментларында хәрәкәт активлыгына түбәндәгеләр керә:
-иртәнге гимнастика
-физминуткалар
-йокыдан соң уздырылучы гимнастика
-сулыш гимнастикасы
-күзләр өчен гимнастика
-бармак уеннары
-хәрәкәтле һәм аз хәрәкәтле уеннар
-балаларның ирекле хәрәкәт эшчәнлеге
1. Иртәнге гимнастика.
         Бакчада баланың көне иртәнге гимнастика белән башлана. Ул иртәнге ашка кадәр уздырыла, 10-12 минут дәвам итә. Һава, табигать шартларына карап бина эчендә яки саф һавада үтәргә мөмкин. Гимнастика барышында форточкалар ачык булырга тиеш. Гимнастик күнегүләр балаларның яшь үзенчәлекләренә карап билгеләнә. Традицион гимнастика  3 өлештән тора: кереш, төп, йомгаклау өлеше. Кереш өлештә төрле төрдәге йөрү, йөгерү күнегүләре уздырыла. Төп өлештә мускул, буыннарны хәрәкәтләндерүче, гәүдәне төз тотуга һәм пространствода ориентлаша белүгә юнәлдерелгән предмет белән  яки предметсыз башкарылучы күнегүләр уздырыла. Өченче өлешкә исә янәдән йөрү, сулышны тигезләргә ярдәм итүче күнегүләр керә. Күнегүләрне һәр ике атна саен алмаштырып торырга киңәш ителә.     
2.Физкультминутка.
Физкультминутка  шөгыльләр вакытында һәм бер шөгыль белшн икенче шөгыль аралыгында уздырылырга мөмкин. Бу балалар гел бер позада утырып ара, ә физминутка мускулларны, буыннарны язарга ярдәм итә. Әлеге чара 1-2 минут дәвам итә.   Бу вакытта шулай ук форточкалар ачык торырга тиеш.
Мәсәлән, түбәндәге хәрәкәтле ял минуты, эш коралларының исемнәрен хәтердә ныгыту белән бергә, балаларда хезмәткә мәхәббәт тәрбияли. Теләп һәм яратып башкарганда, хезмәтнең кешеләргә бәхет һәм шатлык китерүен төшендерә.
Тәрбияче: Оста иртә үк
Эшкә кереште.
Эш кораллары
Юксынган эшне.
Тәрбияче: Сөенде ышкы:
Балалар: “Эш, эш, эш, эш”, - дип (ышкылау хәрәкәтләре ясау).
 Тәрбияче: Шатланды пычкы:
 Балалар: “Ты-рыш, ты-рыш”, - дип (парлап басып, утын кисү хәрәкәте).
 Тәрбияче: Очынды чүкеч:
Балалар: “Шәп-шәп, шап-шап”, -дип (кадак кагу хәрәкәте).
Тәрбияче: Талпынды балта:
 Балалар: “Шат-шат, шалт-шалт”, - дип (утын яру хәрәкәте)
3.  
Йокыдан соң     уздырылучы күнегүләр.   
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның нерв системасының төп үзенчәлеге бер төрле халәттән икечесенә акрын күчүе. Ш        уңа күрә йокыдан  соң күнегүләр уздыру мөһим. Балалар төрлесе төрле тепмта уяна.  Гимнастика балаларның кәефен күтәрә, шулай ук гәүдә торышы һәм табаннар дөрес формалашмаудан профилактика чарасы булып тора. Гимнастика 7-10 минут дәвам итә. Ел дәвамында төрле формалар кулланыла:
- үз-үзеңә массаж, разминка
- уен формасында  гимнастика
- төрле тренажорлар кулланып
- массаж ясаучы ковриклардан йөрү
4. Сулыш гимнастикасы.
Бу төр чыныктыру ЛФК га керә.Сулыш гимнастикасы организмга өлешләп һәм шулай ук гомуми тәэсир итә. Ул борын белән дөрес суларга өйрәтә. Борын белән сулау баланың авыручанлыгын киметә (бигрәк тә сулыш юлы, салкын тиеп авыру очраклары вакытында). Белем алу эшчәнлегенә уңай йогынты ясый. Тулысынча тирән сулыш алу үпкәләрне киңәйтә һәм күкрәк читлегенең диформациясен бетерә.  Гиперактив балалар өчен бик файдалы: тынычланырга, киеренкелекне киметергә өйрәнә.  Шулай ук авазларны дөрес әйтергә өйрәнгәндә дә файдалы. И.С.Красикованың элементар сулыш күнегүләрен куллану бик отышлы: “Уч  төбеңә өр” “Шар кабарт”. А.Н.Срельникованың  сулыш гимнастикасы ысулы да үзенчәлекле. Ул гади, аңлаешлы, нәтиҗәле. Анда сулыш хәрәкәтләр белән алып барыла.
Бу сулыш гимнастикасын эшләгәндә түбәндәгеләргә игътибар итәргә кирәк.
-борын белән кыска сулыш алырга.
-сулышны алган саен авыз аша чыгарырга.
-сулыш алуны хәрәкәт белән бергә башкарырга.
-барлык сулыш алулар марш темпында башкарыла.
-эчтән генә санарга(8 әр тапкыр санала)
   Сулыш гимнастикасы,массаж һәм чыныктыру чаралары төрле авырулардан: салкын тиюдән, бронхиальный астмадан ярдәм итә.
5. Күзләр өчен гимнастика (Күрсәтеп кителә)
Күп эшләдем, күп күрдем,
Арыдылар күзләрем.
Йомам күзем, ял итсен,
Ачам күзем, күп күрсен.
Тагын йомам һәм ачам,
Бер йомам да, бер ачам.
Күзләр хәрәкәте белән
Бик зур әйләнә сызам.
Аннан төбим күзләремне
Имән бармак очына.
Кисәк карыйм тышта үскән
Биек агач башына.
6. Бармак уеннары.
         Бармак уеннары баланың акыл, фикер эшчәнлеген үстерүдә, дөньяны танып белергә өйрәтүдә бәя биреп бетергесез тәрбия чыганагы, чөнки әлеге уеннар аша бала әхлакый – этик кагыйдәләр белән дә таныша башлый. Бармак уеннары – өлкәннәр белән балаларның үзенчәлекле аралашу, күңел ачу чарасы.Димәк, бармакларның сөйләм үсешенә дә тәэсире зур. Бармаклар белән төрле күнегүләр ясау, аларны төрлечә хәрәкәтләндерү – баланың сөйләмен үстерүдә уңай шарт булып тора.Безнең халыкта бармак уеннары да бик күп бит. “Атка печән кем сала?”, “Качкан бармакны тап!”, “Тычкан-төлке чабышы”. Аларның кайберләрен уйнаганда без җырлар җырлыйбыз, такмаклар әйтәбез. Сүзләрне әйткәндә, бармакларны бер-бер артлы бөгеп барабыз.
Баш бармак – баш кашый
Имән бармак – имән ташый,
Урта бармак – утын яра
Атсыз бармак – ат куа
Чәнчи бармак – чәй эчә.
Шуңа үсмәгән дә ул!
Балаларның бармакларын ныгыту өчен “Бармак театры” оештыру бик файдалы. Тик шуны истә тотарга кирәк: бармак уеннары биш минуттан озаграк булмасын, бу аның сөйләм функциясен стимуллаштыру өчен бик җиткән.
7. Хәрәкәтле һәм аз хәрәкәтле уеннар
Иң зур төркемгә хәрәкәтле һәм аз хәрәкәтле уеннар керә. Хәрәкәтле уеннар  саф һавада гына да, шулай ук бина эчендә дә уйналырга мөмкин. Биредә зур урынны халык уеннары алып тора. Хәрәкәтле уен вакытында уен шартларын төгәл үтәү мөһим. Шулай ук оялчан балаларны төп рольләрне башкаручы итеп кую, аз хәрәкәтләнүсе балаларны уенга җәлеп итү кирәк.
8. Балаларның ирекле хәрәкәтләнүе.
         Монда зур урынны балаларның саф һавада уеннары алып тора. Бу очракта бала үз уеннынан, хәрәкәт активлыгыннан  канәгатьләнү алырга тиеш. Уеннарны бала үзе, үз теләгенә карап сайлый. Бу вакытта педагог балалар  уенны оештырмый, күзәтә генә. Ләкин балалар кул астында хәрәкәтләнергә этәргеч бирүче әсбаплар: сюжетлы уеннар өчен атрибутлар, маскалар, физкультура почмагы, урамда уйнар өчен скакалкалар, уенчыклар булырга тиеш.  
          Болардан тыш төрле спорт бәйрәмнәре уздыру балаларның хәрәкәт активлыгын яхшырта.
          Балалар бакчасының төп бурычы булып  балаларны мәктәпкә әзерләү тора. Әгәр дә бала мәктәпкәчә яшь чорда сәламәтлеген сакласа һәм ныгытса аңа мәктәптә уңайлы булачак. Ә без үз чиратыбызда әти-әниләр белән бердәм эш алып барсак кына нәтиҗәгә ирешәчәкбез.Балаларда тормыш өчен кирәкле күнекмәләр һәм осталыкны үстерүне иң мөһим бурыч итеп саныйбыз. Һәр хәрәкәт балаларга шатлык китерсен, ялкау, битараф балалар булмасын иде.