Кышкы Урманга Сәяхәт: Балалар өчен Уеннар һәм Белемнәр
Кышкы урманга сәяхәт - балалар өчен уникаль һәм мавыктыргыч тәҗрибә. Ул аларга кышкы табигатьнең үзенчәлекләрен өйрәнергә, ел вакытларының үзгәрүчәнлеген аңларга мөмкинлек бирә. Мондый чаралар, балаларның ел фасыллары, аларның билгеләре һәм табигатьтәге үзгәрешләр белән танышуларына ярдәм итә. Мәктәпкә әзерлек төркемендә үткәрелгән шундый сәяхәтләр балаларда табигатькә мәхәббәт һәм саклау теләге уятырга булыша.
Бу-кышкы урманның тылсымлы дөньясында балаларның нәкъ менә яз, җәй, көз һәм кыш турында мәгълүматларын арттырырга мөмкинлек бирә. Кышта, җирне ак кар каплаганда, агачларның һәм җәнлекләрнең төрле хасиятләре турында белешмә алырга, аларның кышлаучы һәм күчмә икәнлеген аңларга өйрәнәләр. Кышкы мизгелләр баланың сөйләм телен баетуда, халык иҗаты үрнәкләре, шигырьләр, мәкальләр һәм чыккынлы уеннар аша актив катнашу тәҗрибәсен формалаша.
Әлеге сәяхәттә балалар табигатьне өйрәнү өчен күзаллау, сөйләм, иҗади һәм логик фикерләү сәләтләрен активлаштыра. Тәрбиячеләр белән бергәләп башкарылган уеннар балаларның кышкы табигатькә карата кызыксынуларын арттыра, алар арасында дуслык, хезмәттәшлек рәвешендә мөнәсәбәтләр булдыруга ярдәм итә. Кыш - ул сабыйлар өчен яңа белемнәр алып килергә, тагын да яңа хисләр уятырга сәләтле мизгел.
Мәктәпкә әзерлек төркемендә әйләнә-тирә
табигать белән танышу
Тема: ”Кышкы урманга сәяхәт”
Максат:
1. Балаларны ел вакытлары белән таныштыруны дәвам итү; кышка хас билгеләрне, табигатьтә була торган үзгәрешләр турында белемнәрен ныгыту.
2. Шулай ук балаларның агачлар, җәнлекләр, кошлар турындагы белемнәрен арттыру.
3. Халык авыз иҗаты, матур әдәбият үрнәкләре, пиктограмма, сынамышлар, мәкальләр кулланып балаларның сөйләм телен баету; авазлар өстендә эш алып бару.
4. Әйләнә - тирә табигатькә кызыксыну уяту, тереклек ияләренә сак караш һәм мәхәббәт тәрбияләү.
Сүзлек өстендә эш:
Әсбаплар: пиктограмма, кошлар, агачлар белән рәсемнәр, схемалар.
Эшчәнлек барышы:
(Балалар түгәрәккә бер-берсе белән тотынышып басалар.)
Тәрбияче:
Түгәрәккә җыедык,
Кулны-кулга тотындык.
Мин - синең дус,син – минем дус,
Бер - беребезгә елмайдык.
Балалар, ишетәсезме?Нинди тавыш икән бу?(грамзапись) Кайсы ел вакытын чагылдыра?(җаваплар)
Тәрбияче: Нинди айлар кышка керә?Кышка хас билгеләрне санап китик әле.(җаваплар)
Тәрбияче: Кыш көне җирне ап-ак кар каплый,көннәр салкыная, салкын җилләр исә,битне чеметә,агачлар бәскә төренә,кошлар җылы якка китәләр,бөҗәкләр җир астына яшеренә,елгаларны,күлләрне боз каплый,ябалак- кар ява,Буран улый.Ничек итеп улый?
(у-у-у) Ә җил ничек исә?(ү-ү-ү)
Тәрбияче: Ә хәзер кыш турында шигырь сөйләп китик. Бер бала башлап җибәрә, калганнар дәвам итә.
Йомшак кына кар яуды,
Бөтен җирне каплады.
Ап-ак булды болыннар,
Ап-ак булды киң кырлар.
Урманнарга,бакчаларга
Урман,кырлар өстенә
Ак мамыктай күбәләк кар
Төшә дә төшә генә.
Уен “Сүзләр дә атлап йөри”.
Тәрбияче: “Йомшак кар ява”җөмләсе ничә сүздән тора,сез миңа атлап күрсәтегез.
(Тәрбияче схема кәрсәтә) Шушы схема буенча кыш турында җөмлә төзегез.
Тәрбияче: Хәзер, балалар, басабыз, учларны куйдык, күз алдына китерегез, кар ява, кар бөртекләре учка төшә. Нинди ул? (салкын, ак, йомшак, эри) Әйдәгез,уйнап алыйк.
Физкультминутка
Кар,кар кар ява,
Бураннарны туздыра.
Кулларга төшеп эри,
Үзе бик тиз туңдыра.
Йомшак карны алабыз,
Аннан туплар ясыйбыз,
Кар атышып уйныйбыз,
Бик күңелле яшибез.
Тәрбияче: Балалар, сезнең кышкы урманга барасыгыз киләме?(җаваплар) Ә нәрсәгә утырып барырга?(җаваплар) Кыш көне урманда бик күп кар,шуңа күрә мин сезгә чаңгыда шуып барырга тәкъдим итәм.Чаңгыларны тактык, урманга без киттек.(чаңгыда шууны имитацияләү)
Тәрбияче: Менә без урманга килеп җиттек.Нинди матур кышкы урман,саф һава,Нәрсәләр күрәсез?(җаваплар)
Тәрбияче: Нинди агачлар беләсез?(җаваплар)
Тәрбияче: Алар ничек кышка әзерләнәләр? Без кыш көне туннар,бүрекләр киябез,ә агачлар ничек суыктан сакланалар?(җаваплар) Әйе,аларның кайрылары калын,шуңа күрә алар өшимиләр.
Тәңкә карлар сипкән,
Җирне ап-ак иткән.
Чыршы,каен,имән
Кардан чикмән кигән
Уен ”Агач янына йөгер”(балалар әйткән агач исеме буенча танып табырга тиеш)
Тәрбияче:Карагыз, монда ниндидер эзләр бар? Нәрсәләрнең эзләре булырга мөмкин икән?(җаваплар)
Тәрбияче: Нинди җәнлекләрне очратырга була безнең урманнарда?(җаваплар) Әйтегез,ничек алар кышын үткәрәләр,нәрсә белән тукланалар?(җаваплар)
Тәрбияче: Бер уйнап алыйк .Уен “Күрсәт әле, үскәнем”
(Тукылдаган тавыш ишетелә)
Тәрбияче: Нинди тавыш бу?
Тук-тук тукран
Тукылдатып утыра.
Агачтагы кортларны
Барын ашап бетерә.
Тәрбияче: Тукран турында нәрсә беләсез?(җаваплар)
Тәрбияче: Тукран – ул кышлаучы кош, урманның санитары булып тора, агачларны бөҗәкләрдән дәвалый. Тагын нинди кошларны очратырга була?(җаваплар)
Тәрбияче: (саескан рәсемен күрсәтеп) Менә бу кош турында сөйләшеп китәсе килә (алдан бер бала әзерләнеп куя)
Бала: Саескан – ул кышлаучы кош.Ул ялтыравыклы әйберләр ярата.Нинди ялтырап торган әйбер күрсә,шуны оясына ташый.Кайвакытта саескан оясында алтын өйберләр дә тапканнар.Аны шуңа күрә русча”сорока-воровка”, ягъни саескан-карак дип тә атыйлар.
Тәрбияче: Ә мин сезгә менә бу кош (рәсем күрсәтә) турында сөйләп китәм. Аның исеме – чукыр.Ул кыш көне йомырка салып,утырып,бала чыгара торган бердәнбер кош.Әти-чукыр әни-чукырны һәм кечкенә кошчыкларны да туендырып тора.Алар нарат,чыршы күркәләре,аларның эчендәге орлыклар белән тукланалар.Чукырның томшыгы очлы,берсе өстенә берсе урнашкан.Шундый очлы томшыгы белән агач күркәләре эченнән орлыкларны чүкеп алырга чукырга бик җиңел.
Тәрбияче: Ә хәзер мин сезгә бер уен тәкъдим итәм.Кышлаучы һәм күчмә кошларны аера беләсез микән?(уен “Кошларны аерып куй”)
Тәрбияче: Балалар,кыш көне кошларга җим эзләргә бик авыр,шуның өчен без аларга ярдәм итәргә тиеш.Ничек итеп?(җаваплар)
(Бер бала җимлек белән уртага чыга һәм “Кошлар туйдырам”шигырен сөйли)
Тәрбияче: Әйдәгез,балалар җимлеккә азыклар салып калдырыйк,кошлар килеп тукланырлар.
Тәрбияче: Балалар,безгә кайтырга кирәк,чаңгыларны тагып,юлга чыгыйк.(чаңгыда йөрүне имитацияләү)
Тәрбияче: Менә кайтып та җиттек.Балалар,сезгә ошадымы?Нинди яңа белем алдыгыз?(җаваплар)
Тәрбияче: Кыш – ул табигатьнең бик матур мизгеле.Кыш турында бик күп сынамышлар,мәкальләр барлыкка килгән. Сез беләсезме аларны?(сынамыш,мәкальләр)
Тәрбияче: Балалар,сез бүген бик яхшы эшләдегез, рәхмәт сезгә.