Портфолио воспитателя детского сада
  1. Главная
  2. Занятия с детьми
  3. И туган тел, и матур тел – праздник в Аксу

И туган тел, и матур тел – праздник в Аксу

Шамсетдинова Резидя Хузятовна
Шамсетдинова Резидя Хузятовна
DOCX
299
3

В этом документе представлено описание праздника, который прошел в Аксу мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе. На мероприятии, посвященном теме «И туган тел, и матур тел», собрались воспитанники, их родители и гости, чтобы отпраздновать красоту и богатство родного языка.

С самого начала праздника интерьер был красиво оформлен, создавая атмосферу тепла и уюта. Дети активно участвовали в подготовке, украшали зал в соответствии с тематикой. Каждый момент был наполнен радостью и весельем, что сделало праздник поистине незабываемым.

Бакча мөдире выступила с приветственным словом, поздравив всех с этим важным событием. Она подчеркнула, насколько значимо сохранять и развивать родной язык, передавая его от поколения к поколению.

Кроме того, дети подготовили разнообразные выступления, которые включали в себя песни, стихи и танцы на татарском языке. Каждый номер стал ярким и запоминающимся, способствуя культуре и традициям нашего народа.

Праздник завершился концертными номерами, где каждый ребенок смог проявить свой талант и гордость за свою культуру. Были исполнены любимые всеми народные песни, а также современные композиции, которые пробуждали чувства и воспоминания о родной земле.

Таким образом, праздник «И туган тел, и матур тел» стал не просто мероприятием, а настоящим праздником души, объединившим ребенка с его культурными корнями и средствами самовыражения в родной речи.

Предпросмотр

Буа муниципаль районы Аксу мәктәпкәчә белем бирү
учреждениесе.



И туган тел,
и матур тел .
Lenovo_A1000_IMG_20160304_095259.jpg


Тема:”И туган тел, и матур тел”.
План:
1.Бүлмәне бәйрәмчә бизәү ,җиһазлау.
2.Бакча мөдиренең бәйрәм белән котлау
гышы.
3.Балалар чыгышы.
4.Концерт номерлары.
5.Йомгаклау.





Тәрбияче.
Хәерле көн әниләр,кунаклар , балалар ! Без бүген зур бәйрәм “И ту-
ган тел,и матур тел “ бәйрәме иртәсе уздырырга җыелдык.Безнең
туган телебез бик матур, ягымлы. Без ана телендә сөйләшәбез.Бу
тел безгә ана сөте белән кергән.Без үз телебезне яратабыз һәм үз
телебез белән горурланабыз.
Туган тел”җыры җырлана (Г.Тукай сүзләре,халык көе).
1бала.
Нинди моңлы көй бу?
Тукай җыры “Туган тел”.
Истән бердә чыкмый торган,
Халык көе “Туган тел”.
2 бала.
Туган тел”не җырлап,сөйләп,
Үсеп җитәрбез шулай.
Барлык татар балалары
Ярата сине шулай.
3 бала.
Яшәр өчен бетмәс көч алырга,
Олысына һәм дә кечегә.
Мәхәббәтле , ямьле ,мәрхәмәтле.
Туган ягы кирәк кешегә.
4 бала.
Без татарлар - ! Шушы исем белән
Җирдә яшәү үзе зур бәхет.
Яшибез без бу җирдә,
Бар халыклар белән берләшеп.
5 бала.
Туган җирем – Идел буе,
Һәр телнең бар туган иле.
Туган җирем кебек назлы,
Җырдай моңлы татар теле.
Туган ил “ җыры җырлана.(З.Туфайлова сүзләре ,Л.Хәйретдинова көе).
6 бала.
Әни” – диям үз телемдә ,
Татарча матур итеп.
Әни” – диям сөеп-сөеп,
Әнигә рәхмәт әйтеп.
7 бала.
Куанам ,шатланам,
Туган телем – татар теле,
Әнкәм теле булганга.
Әнкәм теле ,әбкәм теле,
Бабам теле булганга.
8 бала.
Әби”- диям үз телемдә,
Татарча матур итеп.
Рәхмәт үстергәнең өчен.
Татарча матур итеп.
9 бала.
Бабай” – диям үз телемдә
Татарча горур итеп.
Горур булганнар бабайлар,
Нәкъ минем бабам кебек.
10 бала.
Дөньяда иң- иң матур ил
Ул минем туган илем.
Дөньяда иң-иң матур тел,
Ул минем туган телем.
11 бала.
Балам”- диеп ,туган телдә
Эндәшә миңа әткәм.
Әнкәм” – диеп,әниемә
Мин туган телдә дәшәм.
Рәхмәт әнием” җыры җырлана.(А, Минһаҗев сүзләре,Ә.Һадиева
Көе).
12 бала.
Туган телдә сөйләшеп,
Яшим мин туган илдә.
Туган ил”- дигән сүзне дә
Әйтәм мин туган телдә.
13 бала.
Без –татарлар!
Татар исемен без
Горур йөртә торган бер халык.
Без – татарлар!
Шулай диеп белә,
Безне бөтен дөнья бар халык.
14 бала.
Без – татарлар !
Шушы исем белән
Җирдә яшәү үзе бер бәхет.
Без – татарлар!
Яшибез без җирдә
Бар халыклар белән берләшеп.
15 бала.
Төрле – төрле исем йөртсәк тә без,
Төрле – төрле җирдә яшәсәк тә,
Тик бер генә туган телебез,
Тик бер генә туган илебез.
Кояшлы ил – бәхет иле “ җыры җырлана.(Ә.Рәшит сүзләре , Л.Б.Болгари көе)
16 бала.
Мин сөйлим ана телендә,
Яшим атам җирендә.
Бу бәхет миңа бирелгән,
Туган йорт нигезендә.
17 бала.
Тәүге кабат җиргә басып ,
Сукмактан киттем йөреп,
Әйтәм ана теле белән ,
Мин җирдә кеше !” – диеп.
18 бала.
Күзләремне ачты минем,
Иркәләде үз телем.
Үз телем яктыртты юлны,
Үз телем бирде белем.
Тәрбияче.
Күрәсез шагыйрә Мөнәвәрә Аитова үз телебезне зурларга ,хөрмәт-
ләргә куша.Без – бәхетле халык, чөнки безнең Шагырьләребез ,ком-
позиторларыбыз бар.Аларның әсәрләрен без ана телендә тыңлыйбыз ,җырлыйбыз һәм татар халык көенә биибез.
19 бала.
Бәйрәмнәрдән бәйрәмнәргә күчеп,
Җырлыйк әле , биик һай!
Эшебез дә бәйрәм кебек булсын,
Һәр көнебез булсын алсу май.
Татар халык биюе башкарыла.
Бәйрәм конөерт номерлары белән дәвам итә.



















Список посещаемости детей Аксунского МБДОУ
Аксу балалар бакчасына йөрүче балалар исемлеге


Баланың исем фамилиясе,әтисенең исеме

Туган елы ,көне

1.Гисматуллина Самирә Рафыйк кызы
2.Сулейманова Раилә Рамил кызы
3.Сулейманова Рамилә Рамил кызы
4.Самитов Илназ Нияз улы
5.Чумарин Азат Дамир улы
6.Хайруллина Рәзилә Рөстәм кызы
7.Хамидуллина Алисә Рәфис кызы




12.11.2015
10.02.2014
31.12.2015
03.02.2015
23.02.2012
18.06.2012
30.04.2012