Портфолио воспитателя детского сада
  1. Главная
  2. Занятия с детьми
  3. Обучение Правилам Дорожного Движения в Детском Саду Актаныш

Обучение Правилам Дорожного Движения в Детском Саду Актаныш

Мингазова Гуляндам Ахматсафовна
Мингазова Гуляндам Ахматсафовна
DOCX
122
1

Муниципальное дошкольное образовательное учреждение "Актаныш" с гордостью представляет занятие, посвященное правилам дорожного движения. Воспитатель Г.Ә.Мингазова совместно с детьми подготовила мероприятие "Юлда булсаң бул өлгер, юл кагыйдәләрен бел", нацеленное на формирование у детей навыков безопасного поведения на дороге.

Занятие прошло в игровой форме, что способствовало лучшему восприятию информации. Сначала воспитатель провела беседу, в которой обсудила важность соблюдения правил дорожного движения и познакомила детей с основными сигналами светофора и дорожными знаками. Далее ребята участвовали в игровых упражнениях, где каждый мог продемонстрировать свои знания и навыки, полученные в ходе обучения.

Не менее важным аспектом занятия было знакомство детей с специальными транспортными средствами, такими как пожарная машина и скорая помощь. Это не только расширило кругозор детей, но и научило их уважать работу сотрудников экстренных служб. Вопросы, которые дети задавали, подчеркивали их заинтересованность в теме и желание лучше понимать окружающий мир.

Занятие завершилось игрой, в которой дети смогли закрепить изученные знания в практических ситуациях. Воспитатель вдохновила детей на активное взаимодействие и сотрудничество, обсудив, как важно быть внимательными на улице и понимать, что безопасность – в наших руках. Мы уверены, что занятия подобного рода положительно скажутся на сознании детей и помогут им правильно ориентироваться в сложной ситуации на дороге.

Предпросмотр

Муниципаль  мәктәпкәчә белем  бирү учреждениесе “Актаныш 
авылы гомуми  үсеш бирүче  №2  балалар                                                 бакчасы”
 
 
 
 
 
 
“Юлда булсаң бул өлгер, юл кагыйдәләрен бел”
                  (Мәктәпкә әзерлек төркеме балаларын юл йөрү
кагыйдәләренә өйрәтү)
 
 
                                         
 
 
 
 
 
                                                                
 
 
                                                                Югары категорияле
тәрбияче   Г.Ә.Мингазова             
                                                                                                                                                                                                                                                                 
 
 
 
Максат:  Коммуникация буенча белемнәрен ныгыту, яшьтәшләре һәм өлкәннәр белән аралаша белүләрен камилләштерү. Регулировщик , махсус транспортлар белән балаларны таныштыру. Дидактик уеннар аша балаларның  юл билгеләре, юл йөрү кагыйдәләре турында өйрәнгәннәрне системага салу, белемнәрен тирәнәйтү һәм тормышта кулланырга өйрәтү. Урам хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең әһәмиятен искәртү, балаларны игътибарлы булырга өйрәтүне дәвам итү, сөйләм телләрен үстерү. Юл хәрәкәте иминлеге сагында торучы хезмәткәрләргә ихтирам, хөрмәт хисе тәрбияләү.
Сүзлек: светофор, регулировщик, жезль
Тарату материалы:  Юл билгеләре, махсус транспортларга язылган саннар, фломастер.
Демонстрацион материаллар: Компьютер,машина макеты, полиция киеме, махсус машиналар, регулировщик курчак, светофор, юл билгеләре, телефоннар, самокат, открыткалар.
Алдан эшләнгән эш: Әңгәмә кору, урамга экскурсия.
Занятие барышы:
 Ике бала уйнап килеп керәләр.
- Сәлам Әдилә,
- Привет Рәйхан.
- Ой, Әдилә монда кунаклар бар икән, исәнләшергә кирәк.
-Исәнмесез!
- Хәерле көн!
- Әйдә Рәйхан бер уен уйныйбыз, бер-беребезгә сораулар бирешәбез.
-Әйдә, син башла.
- Алмаш- тилмәш өч күз яна
  Яшел, сары һәм кызыл                                  
  Урамда исән йөрергә
  Булыша ул көнозын.          Нәрсә ул?
-Светофор.  Ә светофор ни өчен кирәк?
- Светофор ул урамдагы юл хәрәкәтен тәртипкә китерә.
Шулвакыт ямьсез машина тавышы ишетелә, ике кыз килеп керәләр.
- Кызлар исәнмесез
- Исәнмесез
- Машинага утырып йөрисегез киләме?
- Килә
- Әйдә утырыгыз
- Рәхмәт (Кызлар утыралар)
- Киттекме?  (Чыгып китәләр)
- Рәйхан синең телефоның бар бит, полициягә шалтыратырга кирәк, кызларны урладылар бит.
- Хәзер, телефон номерын оныттым бит Әдилә каушаудан.
- 02, әйдә тизрәк шалтырат инде.
- Алло исәнмесез
- Исәнмесез, сезне полиция хезмәткәре тыңлый.
- “Ромашка ” балалар бакчасы яныннан ике кызны машинага утыртып алып киттеләр, ярдәм итегез зинһар өчен   (Рәйхан)
- Ярый, аңлашылды.   (Чыгып китә ике кызны җитәкләп алып керә)  Балалар. Еламагыз. Менә таныш булмаган кешеләр белән сөйләшмәгез, бигрәк тә аларның машиналарына утырырга ярамый, аңлашылдымы? Икенче алай эшлисезме?
- Юк абый, рәхмәт инде сезгә.
- Саубулыгыз балалар.
Тәрбияче аңлата: Әгәр берәр чит кеше сине үзе белән чакыра икән, хәтта синең әти- әниеңне беләм дип әйтсә дә, итагатьле итеп гафу үтенергә һәм аның яныннан читкә китәргә кирәк. Әдилә белән Рәйханга бик зур рәхмәт.
Ә хәзер балалар уеннар уйнап ярышып алырбыз. Нәрсә бу? Самокат. Самокатлар белән ярыш.
Җиңүчене бер бала котлый.
-                    Наил  син бигрәк җитез булдың, миңа синең беренче килүең бик ошады һәм минем сине котлый сым килә. Открытка бирә (Стенада кормашек)
-Рәхмәт.
Икенче пар ярышканда бер бала егыла. Хастаханәгә шалтыратыгыз 03 ашыгыч ярдәм машинасы кирәк.(Бер бала шалтырата)
-Алло исәнмесез
-Исәнмесез, ашыгыч ярдәм пункты булдымы? “Ромашка”балалар бакчасының зурлар төркемендә бер бала егылып аягын авырттырды
- Кайгырмагыз, хәзер килеп җитәбез.
- Рәхмәт, саубулыгыз  
-Исәнмесез, кем аягын авырттырды, әйдәгез минем белән.(Җитәкләшеп чыгып китәләр)
- Балалар, ашыгыч ярдәм машинасы светофорга буйсынамы?    Юк.
- Ни өчен?
Тәрбияче аңлата, чөнки алар махсус транспортлар дип аталалар, махсус транспорт ул кешеләргә ярдәмгә ашыга.
-Тагын нинди махсус транспортлар була
1.Янгын сүндерү машинасы- 01
2.Полиция машинасы - 02
3. Ашыгыч ярдәм машинасы- 03
4.Газ машинасы- 04                              Аларга нинди саннар язылган?
Дөрес балалар, менә бу транспортлар кешеләргә ярдәмгә ашыгадар инде, шуңа алар светофорга буйсынмыйлар. Ә светофор булмаса кем урамда юл хәрәкәтен тәртипкә китерә?  Регулировщик   (Курчакны күрсәтү)
Регулировщик (юл хәрәкәтен көйләүче хезмәткәр) - кулына каралы- аклы таяк тоткан (жезль)һәм күкрәгендә билгесе булган полиция хезмәткәре.Ул, барысыда аны яхшы күрсеннәр өчен, юл чатының уртасында тора. Регулировщикның һәрбер хәрәкәте светофорның бер сигналына тәңгәл килә.(Кызыл ут- таяк аста яки уң кул алга сузылса, сары ут- таяк маңгайда яки уң кул өстә, яшел ут- борылып таяк аста яки куллар ян-якта)  Физминут.
Транспорт һәм җәяүлеләрнең хәрәкәте урамда юл билгеләре белән көйләнә, шулай бит балалар. Без нинди юл билгеләрен беләбез? Тыючы, кисәтүче, күрсәтүче, сервис. Уен: “Белем тикшерәбез”
-Бу билгеләрне кайларда күргәнегез бар?   (Урамнарда, шәһәрләдә, юл чатында, балалар бакчасы янында, мәктәп яннарында һ.б.- --Бу  юл  билгеләре нинди төркемгә керәләр? (кисәтү билгеләре, тыю билгеләре,  информация-күрсәтү билгеләре)
-Светофор кемнәргә кирәк?( җәяүлегә дә, транспорт йөртүчегә дә)
-Светофорның нинди төсе иң өстә?( кызыл, сары ,яшел )
-Убырлы карчык нинди транспортта  йөргән ?( ковер- самолет, себерке, вертолет)
      Компьютер белән эш. Экранда рәсемнәр күрсәтелә, бу урынга нинди юл билгесе куяр идең?
1.“Сак булыгыз балалар”дип кисәтә
2. “Җәяүлеләргә йөрү тыела”
3. “Велосипед юлы”
4. “Җәяүлеләрнең юлны аркылы чыгу урыны”дип кисәтә
5. “Велосипедта йөрү тыела”
6. “Җәяүлеләр юлы”
Махсус машиналар:
1.Янгын сүндерү машинасы- 01
2.Полиция машинасы - 02
3. Ашыгыч ярдәм машинасы- 03
4.Газ машинасы- 04                        
Уен: “Ярый әле”
- Шәһәр урамында транспортлар күп йөри, ярый әле.... (Светофор бар, юл билгеләре, регулировщик һ.б.)
-Өйдә газ исе килә, ярый әле...(телефон номерын беләм, күршеләр өйдә иде, тәрәзәне ачып куя алдым)
-Авырып киттем, өйдә дарулар беткән, ярый әле...(күршеләрдә дару бар иде, әнине чакырдым, аптека- дан барып алдым)
Уен: “Сезнең күз алдыгызга нәрсә килә?”
-Армия (солдат абыйлар, танклар, машиналар, өйләр һ.б.)
-Полиция (жезль таягы, аларның киемнәре, йолдыз, фуражка, пистолет, машина)
 -Ашыгыч ярдәм машинасы (врачлар, авыру кешеләр, укол, градусник)
-Урам (Светофор бар, юл билгеләре, регулировщик, машиналар, автобуслар, өйләр һ.б)
Шарлар чәчелә. Балалар шул шарларга үзләре теләгән юл билгеләрен ясыйлар.
-Рәйхан, син үзеңнең шарыңа нинди юл билгесе ясадың?
-“Балаларга велосипедта йөрергә ярый” дигән бигене ясадым, мин велосипедта йөрергә яратам бит. Ә син Әдилә үзең нинди билге ясадың соң?
-Мммммм...... мин кисәтүче билгене ясадым. Үзебезнең бакчага килгәндә гел күрәм мин аны
-Без бүген бу занятиедә тагын бик күп билгеләр, төрле кагыйдәләр өйрәндек.
-Әйе, хәзер без курыкмыйча шәһәр урамнарында да йөри алырбыз инде иеме Рәйхан.
-Әниләр белән шулай бит.
-Әйе...(көлә)
-Газиз, син нинди юл билгесе ясадың?
-Мин велосипедта йөрергә ярый дигән билге яадым, ә син Наил нинди билге ясадың? Һ.б.
Шарларны тотып җыр: “Светофор”