Портфолио воспитателя детского сада
  1. Главная
  2. Занятия с детьми
  3. Бала тормышында уенның роле

Бала тормышында уенның роле

Галиева Гульназ Рафисовна
Галиева Гульназ Рафисовна
DOCX
481
1

Балалар өчен уен — тормышның истәлекле һәм мөһим элементы. Уеннар балаларга иҗат итәргә, уйнау һәм хикмәтләр белдерергә мөмкинлек бирә. Уйнаган вакытта алар дөнья турында белем ала, хисләрен аңлата һәм иҗади фикерләүләрен үстерә. Бу текстта без уенның бала тормышындагы әһәмиятен һәм аның рухи, физик һәм социаль үсешкә ничек тәэсир итүен карап чыгарбыз.

Уенның дансыз уңышлары балага тормышның гади бикләмләрен аңларга, үз хис-тойгыларын белдерергә, һәм өйрәтүче процессларда катнашу өчен кирәкле төп күнекмәләрне үстерергә ярдәм итә. Уйнау барысында балалар дуслык, иптәшлек, әти-әниләренә ихтирамын өйрәнәләр. Әгәр дә алар уйнарга өйрәнгәндә, уенчыклар белән кичә уздырса, алар белән бергәләп аралашу, хисләрен белдерүнең зур файдасы бар. Бу — уңай психология һәм эмоциональ хәлне формалаштыру өчен мөһим вакыт.

Кечкенә балалар уенчыгы белән танышканда үз уеннарын кораллар, иркен фикерләү, һәм хисләр дөньясы аша формалаштырыр. Уенчыклар аларга уйнау процессында дөньяны мөстәкыйль өйрәнергә мөмкинлек бирә. Балалар уенчыкларга балалар бакчасында, өйдә мөстәкыйль шөгыльләр өчен уйлап табырга, призлар һәм нәтиҗәләр өчен бергәләп уйнауны оештырырга да кирәк. Бала уенчыклары — ул хис күңелле, фәнни, иҗади, һәм комплиментар элементлар җыелмасы.

Тормышта уен һәрвакыт комбинациядә урын ала, һәм без аны тотарга тиеш. Әгәр дә бала уенын хуплап уйнау тәрбияләү тинчмәтендә бала үсешенә төшендерә - балыкчылык, спорт уеннарын белдерә, ял вакытларында актив уйнау хәтерне билгели. Кем белән уйнаганы да, нәрсә уйнаганы да мөһим. Бала уенны кадерләүне шуннан белә, һәм иң башта уенын тулысынча уйный алганда, ул безгә кычкырып, дуслык белән уенчыклар арасындагы бәйләнешне формалаштыра.

Күпчелектәге әти-әниләрнең берләшеп уены — семьядәге хезмәттәшлекнең хезмәт нәтиҗәләрен, дуслык һәм дуслык түгел, ә баланың эмоциональ дәрәҗәсенең структурасын формалаштырыр. Бала шул рәвешле актив шарты белән катнаша, теләп бераз тормышта катнаша, тәмле уен илә мөмкинчелектән файдалана. Уенчыгы башкару нәтиҗәләрен, күбесенчә, сабыйларны фикерләргә өйрәтә. Ләкин, иң мөһиме — уенчыклар укытып, формалашу алып бару өчен җаваплылык бирә.

Шуны әйтергә кирәк ки, һәр бала уенчыклар белән мөстәкыйль уйнаганда, гади сюжетлы уеннар уйнау белән акыл үсешенә йогынты ясый. Уеннар йортта, балалар бакчасында да тигез кабул итәлгән, ата-аналар һәм тәрбиячеләрнең киңәшләре ролен арттыра. Уйнау — таләп иткән сыйфатларны, игътибар, игътибарлылык, ныклык һәм кыюлыкны тәрбияләү процессында зур дәрәҗә тәшкил итә. Яхшы уенчыклар бик күп һәм төрле парлап уйнауны кылычка алып килә.

Карталар, сызымнар, йә булмаса зур бүләкләр түгел, ә кечкенә уенчыклар, команда уеннары, логик уйнашлар һәм бизәк уены баланың тормышын сәламәт һәм кызыклы итәр. Рухи үсешкә нык йогынты ясаячак — ул тормышта үз фикерләве, чын ихтыяҗга, ихтыяҗдан тудыруы белән мәгълүмат алырга мөмкинлегебез зур. Уен — белем алу, иҗат, һәм аралашу үрнәге; әти-әниләргә бала белән берлектә уйнау һәм гади уенны платформалаша.

Предпросмотр

«Балам тормышында уен ни дәрәҗәдә әһәмиятле икән?”
Сабыйлары кечкенә вакытта,әти – әниләр бу сорауны, үзләренә бер мәртәбә биреп шуна җавап таба алган булсалар ,алар баласының тормышындагы уенга, аның белән уйнауга ,баланың уенчыгына зур игътибар биргән булырлар иде. Балачак бер генә килгән кебек, уен да сабый чакта тәмле, кирәкле, рәхәт хисле бер генә була шул.
Мөстәкыйль уйнарга өйрәнсен өчен, өлкәннәр кече яшьтән үк бала уенын җитәкчелек итәргә тиеш. Уйнарга өйрәнмәгән бала машинаны берни уйламыйча этеп йөри, курчак белән дә теләр теләмәс уйный. Уенчыклар белән дә башкача уйный белми, алар аны тиз туйдыра. Аннары әти-әнисеннән яңа уенчык таләп итә башлый.
Әти-әниләрнең бала фикерен, уенын хуплап бергәләп уйнавы уңай нәтиҗә бирә. Әгәр бала хаклы булмаса, уен барышында төзәтмәләр кертергә мөмкин. Ике яше тулып узган бала уйнарга аеруча ярата, үзенең уеныннан зур канәгатьлек ала. Бу чорда бала хис белән уйный. Ә үсә төшкән саен балаларның уеннарында төп урынны хәрәкәтле уеннар алып тора.Балалар туплар, сикергечләр, кыршаулар белән уйнарга яраталар.Ярышлы уеннарга игътибарлары арта: алар теләп командаларга бүленеп уйнарга теләүләрен белдерәләр.
Уенның үзәгендә инде, билгеле, уенчыклар тора һәм алар күптөрле.
Әмма хәзерге гасырда , интернет, компьютер заманасында баланың уенчыгын нәкъ менә шушы “вакыт үткәргечләр” алмаштырды да инде. Әти-әниләр балалары тик торсын, комаучауламасын, еламасы өчен , үзләрен тынычлыкта калдырсын өчен компьтер, телефон, планшет, телевизор белән “алдалап”, уен бала томышыннан юкка чыгара, уен кирәксезгә әйләнеп калып бара, “уен” ның бала тормышында төп роле, тәмлелеге, әһәмияте “үтерелә” дип әйтер идем мин, бик кызганыч шул.
Әммә мин шуны искәртеп китер идем . Хөрмәтле әти-әниләр! Уенчыкларны дөрес сайлый белүегез - балага эхлакый тәрбия бирүнең беренче , мөһим шарты булып тора. Кече яшьтәге балаларга, гаиләдә һәм балалар бакчасында бигрәк тә сюжетлы - образлы уенчыклар ( курчаклар, төрле җәнлекләр, әкият геройларын, маскалар, киемнәр) булдырырга кирәк, ә инде урта, зурлар,мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә андый “әзер” уенчыкларга караганда, “эш” таләп итә торганнары (кисмә рәсемнәр, шакмаклар, лего, конструкторлар) файдалырак. Әлеге уенчыклар балалар фантазиясе өчен уйнарга, рәхәтләнеп куллану өчен иркен мәйдан булып тора.
Уенчык балага беренче тапкыр күргәндә генә түгел, ә аны тотып, капшап караганда да, бер урыннан икенче урынга күчергәндә дә, гомумән, һәрвакыт канәгатьлек хисе бирергә тиеш. Бала уенчыклары төрле булырга тиеш. Уенчыклар төрле булган саен баланың уены да кызыклы , мавыктыргыч, иҗади була. Кече яшьтәге балаларның уенчыклары күз алдында булырга тиеш, чөнки бала уенчыкларын күргәндә генә уенның сюжетын уйлап таба ала. Бала күбрәк өлкәннәр янында уйнарга ярата, чөнки ул хуплау, ярдәмгә моһтаҗ.  
3-4 яшьтәге балаларның игътибарлары үзгәрүчән бул, шуңа күрә аларга гади сюжетлы уеннар тәкъдим ителә,түземлелек тәләп итә торган логик фикерләүләрен арттыра торган уеннар уйналса, баланың бик нык фикерләү, уйлау дәрәҗәсе арта, аң-белемнәрен тирәнәя.
5-6 яшьтәге балаларда исә, сүзле уеннар киң уйнатыла башлый. Әлеге уеннар сөйләм телен үстерүгә дә ярдәм итә. Нәниләрнең хәрәкәт осталыкларыда арта барган саен, алар белән җитезлек, өлгерлек, сабырлык таләп ителә торган уеннар да уйнарга мөмкин.
6-7 яшьлек балаларның уеннарында төрле физик күнегүләр, спорт һәм халык уеннары белән мавыга башлыйлар. Балалар белән сигнал буенча хәрәкәт башкара белү, тирәлектә үз урыннарын таба белергә, өлгерлек, җитезлек, игътибарлылык, кыюлык кебек ихтыяри сыйфатлар тәрбияләргә булышлык итә.Сюжетлы-ролле уеннарны балалар бу яшьтә аңлап, рольгә кереп, чын барлыкны тасфирлап уйныйлар, тулы җөмләләр белән диалог төзеп аралашар.
Баланың уенчыкларын даими рәвештә бергәләп карап, юып, билгеле бер урынга әйбәтләп урнаштыруда мөһим. Ватык уенчыкларны бергәләп төзәтергә мөмкин, әти-әни шушы эш белән баланы мөстәкыйллелеккә өйрәтә, уенчыкларга сак караш тәрбияли. Уенчыкларны “дәвалау” да образлы ярдәмендә сюжетлы-рольле уен рәвешендә оештырырга мөмкин-баланың әти-әнисе,якыннары белән үзара мөнәсәбәтне ныгытугы, арады җылылык хисен тирәнәйтүгә сәбәп чара да булып тора.
Әти-әниләргә ,үзләренең балалары тормышына карата, кыйрыйдан карарга , нәтиҗә ясарга тәгъдим итәм,алдагы бирелгән сорауларга җавап биргәннән , уйлап бер фикерә, нәтиҗәгә килгәннән соң, баланың тормышында уеннарына, сабый белән уздырылган вакытка бөтенләй икенче караш туар һәм кичектерелмичә яңадан төшеп калынган, әрәм ителгән вакытыгызны куып җитәргәз ашыгырсыз дип өметләнәм, әмма сорауларга сез, үзегезгә үзегез ялганламыйча җавап бирүегез сорала:

  1. Балагыз белән ахыргы көннәрне нинди уеннар уйнадыгыз?

  2. Балагыз сезнең белән уйнарга сораса сез нишлэячәксез?

  3. Балагыз нинди уеннар һәм нинди уенчыклар белән күберәк уйнарга ярата?

  4. Балага яңа уенчык алганда иң беренче итеп нәрсәне күз алдында тотасыз?

  5. Бала чагыгызда нинди уеннар уйнаганыгызны балагызга сөйләгәнегез бармы?

  6. Уенчык ватылса сез нәрсә эшлисез, балага нәрсә дисез?

  7. Гаиләгездә кем(әти,әни) күберәк бала белән шөгылләнә һәм уйный?

  8. Сюжетлы-ролле уеннар уйнарга яратасызмы? Нинди төрләрен уйнаганыгыз бар балагыз белән?

  9. Сезнең уйлауыгызча сюжетлы-ролле уеннар ни өчен кирәк, алар баланың үсешенә нинди йогынты ясыйлар?

         Йомгаклап шуны әйтергә була, мин гади тәрбияче бистәбезнең 5нче номерлы балалар бачасында эшлим – Шакирова Гөлназ Рафис кызы, үз эшемне бик яратып башкарам, балаларны чын ихлас күңелемнән сөям, белем качыкларын баетам, шөгылләнәм. Балалар бакчасында шөгылләр уен формасында уздырыла, чөнки сабыйларга төрле үстерелешле уеннар аша гына белем биреп була һәм бирелгән белемнәр нәтиҗә китерәләр.Уен баланы активлаштыра, аңарда иптәшлек, дуслык, бер-берсенә карата,үзара ихтирам итү хисе тәрбияли, аның акыл үсешенә йогынты ясый .Алдагы әйтелгәннәрне күз алдымда тотып сабыйлар белән уку елы дәверендә нык шөгылләнәбез, уйныйбыз , белемебезне тирәнәйтәбез. Әти-әниләр белән дә тыгыз эш алып барам,киңәшләр бирәм, фикерләшәм: өйдәге мөхиттә дә бала белән уйнап шөгылләнү бик зур белемнәр тупланган җимешләр бирә, баланың логик фикерләүе, белем үсеше, аралашуы, сөйләм теле үсеше нык алга китә, оялучанлыгы юкка чыга, тормышның кыйммәтен, рәхәтен аңлый башлый, табигатькә сак караш формалаша, матурлыкны күрергә өйрәнә.
Балаларыбызны уенлы бала чактан мәхрүм итмәсәк иде хөрмәтле әти-әниләрһәм коллегаларым.


Бистәбезнең 5нче номерлы “Сөенеч” балалар бакчасы , уртначылар төркеме тәрбиячесе Шакирова Гөлназ Рафис кызы.