Портфолио воспитателя детского сада
  1. Главная
  2. Занятия с детьми
  3. План-конспект занятия по рисованию во второй младшей группе

План-конспект занятия по рисованию во второй младшей группе

Мустафина Эльмира Рафаиловна
Мустафина Эльмира Рафаиловна
DOCX
200
0

В данном документе представлен план-конспект занятия по рисованию для детей второй младшей группы, основанный на популярном стихотворении Г. Тукая «Бала белән күбәләк». Цель занятия - углубить знания детей о произведениях выдающегося татарского поэта и развить их творческие способности.

Занятие начинается с обсуждения творчества Габдуллы Тукая. Воспитатель знакомит детей с жизнью и работами поэта, рассказывая о его вкладе в татарскую литературу. Привлечение внимания к творчеству Тукая помогает детям осознать важность культурного наследия и развить интерес к литературе.

После вводной части воспитатель читает стихотворение, побуждая детей внимательно слушать и обсуждать его содержание. Ведутся вопросы о природе, жизни бабочек и их месте в экосистеме. Это создает контекст для будущей художественной деятельности, позволяя детям самостоятельно размышлять о прочитанном.

На данный момент занятия предусмотрен творческий процесс — рисование бабочек. Дети будут использовать свои пальцы для нанесения красочных узоров на бумаге, что способствует не только развитию моторики, но и придает уникальность каждому произведению искусства. Этот подход помогает детям реализовать свой внутренний мир и фантазию.

Завершение занятия включает в себя обсуждение работ и подведение итогов. Воспитатель провоцирует детей поделиться своими впечатлениями о процессе рисования и получившихся рисунках. Это помогает развивать навыки самооценки и критического мышления. Таким образом, занятие не только обогащает знания, но и способствует развитию креативности у маленьких художников.

Предпросмотр

2

План конспект занятия по рисованию во второй младшей группе по стихотворению Г. Тукая "Бала белән күбәләк"


МАКСАТ:Габдулла Тукай иҗаты белән таныштыруны дәвам итү, балаларның күбәләк турындагы белемнәрен тирәнәйтү,аларга карата кайгыртучанлык,сак караш тәрбияләү, аны бармаклар ярдәмендә бизәргә күнектерү. Төсләр аеру өстендә эшләү.
Шөгыль барышы:
Без бүген Габдулла Тукайның “Бала һәм күбәләк” шигырен өйрәнербез. Һәм шушы шигырьгә нигезләнеп,күбәләкнең “күлмәгенә” бизәкләр төшерербез.
Шөгыльне башлар алдыннан, бераз искә төшерик әле, кем ул Габдулла Тукай?
Балаларның җаваплары тыңлана. Шагыйрь турында бераз информация бирелә. Балалар,Габдулла Тукай ул- татар халкының күренекле шагыйре. Ул бик күп шигырьләр язган,балалар өчен әкиятләр иҗат иткән. Мәсәлән, “Су анасы”, “Шүрәле”, “Кәҗә белән Сарык” әкиятләре. Ә бүген мин сезгә аның “Бала белән күбәләк” дип аталган шигырен укып китәрмен. Игътибар белән генә тыңлагыз:


Бала:
Әйт әле,Күбәләк,
Сөйләшик бергәләп:
Бу кадәр күп очып
Армыйсын син ничек?
Ничек соң тормышың?
Ничек көн күрмешең?
Сөйләп бирче тезеп,
Табаламсың ризык?


Күбәләк:
Мин торам урманда,
Болында ,кырларда;
Уйныймын,очамын
Якты көн булганда.
Иркәли һәм сөя
Кояшның яктысы;
Аш буладыр миңа
Чәчәкләр хуш исе.
Тик гомерем бик кска:
Бары бер көн генә,-
Бул яхшы,рәнҗетмә,
Һәм тимә син миңа.


-Сезгә шигырь ошадымы?
-Монда сүз нәрсә турынды бара?
-Күбәләк кайларда яши?
-Сез күбәләкләр тотасызмы? кебек сорауларга балаларның җаваплары тыңлана. Күбәләкләрне тотарага, куарга ярамаганлыгы искәртелә. Инде утыра-утыра аргансыздыр, әйдәгез ял итеп алыйк


Ял минуты.


Күбәләк булып очабыз,
Аннан җиргә кунабыз.
Чәчәктән чәчәккә сикереп,
Өскә карап алабыз.
Менә минем уң канатым,
Менә минем сул канатым
Менә җир,менә һава.
Үрелик әле алга.
Утырып-торып алыйк,
Урыннарга таралыйк.


-Әйдәгез,балалар,өстәлләр артына утырышыйк. Ә хәзер без сезнең белән күбәләкне бизи башларбыз, мин сезгә әзер күбәләк өлгеләре-рәсемнәре таратам. Һәркайсыгызның алдында, буяулар бар,бармакларның очын батырып,аны күбәләкнең “күлмәгенә” төшерәбез,шуннан сон бармакларны салфеткага сөртәбез һәм тагын икенче төстәге буяуга бармакны манып, нәк шул рәвешле эшебезне дәвам итәбез. Пөхтә эшләргә кирәклеге әйтелә.


Релакс музыка куела.


Рәсем ясау ошдымы? Сорауларга җаваплар тыңлана.


Эш беткәч уйнарга ярый” шигыре укыла


Килеп чыккан эш нәтиҗәсе: