Публикации воспитателей детских садов
О проекте

Тукай теле

Нургалиева Миляуша Альбертовна Нургалиева Миляуша Альбертовна
DOCX
60
1

Сценарий посвященный творчеству татарского поэта Габдулле Тукаю

Предпросмотр

Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы
Әгерҗе шәһәре 7 нче “Бәләкәч”
муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү оешмасы




Тукай теле
Габдулла Тукайга багышанган бәйрәм сценарие





Әзерләде: Нургалиева М.А.



2024
Тукай теле-туган тел
Максат: Бөек шагыйребез белән танышуны дәвам итү
Бурычлар:
1. Балаларда Г. Тукайныӊ күпкырлы иҗатына кызыксыну уяту, ихтирам хисләре тәрбияләү.
2. Шигырьнеӊ эчтәлеге буенча үз фикерләрен әйтә белү, фикерләү, хәтер сәләтен үстерү.
3. Г. Тукай әкиятләре, шигырьләре аша балаларда матур әдәбият белән кызыксыну, аларда укырга теләк тәрбияләү.
Экранда Г.Тукайга багышланган презентация.«Туган тел» музыкасы уйный.
Тәрбияче: Хәерле көн кадерле балалар!
Язнын икенче ае- апрель. Апрель – бәйрәмнәргә бик бай ай. Менә бүген 26 апрель - бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне.
1 бала: Туган телне яттан сөйләп,
Үсеп җиткәнбез шулай.
Барлык татар балалары
Ярата сине, Тукай
2 бала: Иң матур җир кайда дисез,
Билгеле Кырлай инде.
Барча әкият геройлары
Кырлайда туган инде.
3 бала: Әкиятләрен сөйләп, тыңлап,
Телләребез ачыла.
«Су анасы», «Шүрәлеләр»
Безнең дуслар барсы да.
1) Г. Тукай кечкенәдән табигатьне, җан ияләрен яраткан, аларга
карата миһербанлы, шәфкатьле булыргаөндәгән.
Шигырь:«Бала белән күбәләк». (11 төркем)
2)Без сезнең белән балалар, табышмаклар әйтешергә бик
яратабыз. Менә мин дә сезгә берничә табышмак әйтеп китәм, сез
җавап бирегез.

  1. «Нәкъ кеше кебек үзе

Маңгаенда мөгезе.
- Былтыр кысты!-дип кычкыра.
Туганнарын чакыра. Кем ул?» (Шүрәле)
-Бик дөрес!
2.) «Кешенең якын дусты
Йортның тугры сакчысы.
Аннан гел игелек көт,
Әисеме ничек?» (Эт)–Бик дөрес, балалар. Бу –эт. Хәзер шул
шаян, ләкин бернәрсәгә дә өйрәнергә теләми торган Акбайны
«Кызыклы шәкерт» шигыре аша тасвирлап
күрсәтерләр.(8 төркем)
3)«Кем сакаллы булып туа?» (Кәҗә)
«Гали белән кәҗә» шигыре.(13 төркем)
Алып баручы:
Булдырдыгыз балалар, табышмакларның да җавапларын белдегез,
бик матур итеп шигырьләр сөйләдегез.Әйдәгез әле хәзер уйнап
алыйк.
4)Уен: «Миңлебай».(Бер бала Шүрәле булып билгеләнә).
Балалар:( җырлап түгәрәктә Шүрәле тирәли әйләнәләр):
Син уртада без кырыйда
ӘйләнәбезШүрәле,
Ни кылансаң, ни эшләсәң,
Шулай эшләрбез әле.
Шүрәле: Менә алай, менә болай,
Әйдәэшләгез шулай!
(Уен берничә тапкыр кабатлана, Шүрәле мөгезен бору, койрыгын
болгау, кытыклау кебек хәрәкәтләр ясый, балалар аның артыннан
кабатлыйлар)
5) Әйдәгез тагын бер уен уйнап алабыз .
Барысын да беләм мин дип
Мактанырга ашыкма.
Мин башлыйм-син дәвам ит,
Шигырьләрне таны да.
«Гали белән...», «Туган...»,«Ялкау......»,
«Шаян...», «Эш беткәч..», «Бала белән..»,
«Туган ...», «Кызыклы...». .
Тәрбияче: Булдырдыгыз , бигрәк тапкырлар икәнсез. Рәхмәт.
6) А.б. Балалар, сез Г. Тукайныӊ бик күп шигырьләрен, әкиятләрен
беләсез. Хәзер сезнеӊ белән бер уен уйнап алырбыз. Бу уенныӊ
исеме «Кайсы әкият кирәк-яраклары» дип атала. Мин сезгә
рәсемнәр күрсәтәм, ә сез бу рәсемнеӊ нинди әкият яки шигырьгә
туры килә икәнен атарсыз:
Уен: «Кайсы әкият кирәк-яраклары»
-алтын тарак.
-капчык.
-күбәләк.
-эт.
-учак.
7) А.б. Тукай шигырьләрен рус телендә дә бик яратып сөйлиләр. Хәзер сезгә «Эш беткәч уйнарга ярый» дигән шигырьне 9 төркем балалары тәкъдим итә.
Ә инде 13 төркем баласы «Ялкау маэмай- ленивый пес» шигырен сөйли.
Булдырдыгыз балалар.
8) Ял минуты «Су анасы» уены.
Балалар түгәрәккә басалар. Бер бала Су анасы итеп билгеләнә. Ул
күзләре бәйләнгән килештүгәрәк уртасына утыра. Уйнаучылар
түгәрәк буенча әйләнеп йөриләр:
Су анасы, су анасы,
Су анасын күр әле.
Каршыӊда кем басып тора-
Ялгышмыйча әйт әле.
Җыр ахырында балалар туктап калалар. Күзе бәйләнгән Су анасы
урыныннан тора. Тәрбияче бармагы белән берәр уенчыга төртеп
күрсәтә. Әлеге бала Су анасы янына килә. Су анасы капшап карап
аныӊ кем икәнен әйтергә тиеш. Әгәр дөрес әйтсә, шул уенчы Су
анасы була.
8)Балалар, сез матур итеп шигырьләр сөйләдегез, табымакаларга да җаваплар бирдегез. Әйдәгез әле Габдулла Тукай язган әкятләр буенча мультфильмнар карап алыйк.
9) Әхәзер Габдулла Тукай сүзләренә язылган «Туган тел»
җырын тыңларбыз һәм кушылып җырларбыз.
Җыр: «Туган тел».
Бәйрәмдә катнашуыгыз өчен бик зур рәхмәт. Барыбызга да уңышлы
көннәр булсын!